Өстенлек – ясалма интеллектка
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры, Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе советы рәисе һәм Kazan Digital Week халыкара форумының идеологы Рифкать Миңнеханов «Татарстан»га фотовидеотеркәүнең ни өчен кирәклеге, юлның цифрлы игезәге нинди булуы һәм ник пилотсыз автомобильләргә күчү заман таләбе икәнлеге турында сөйләде.
22 сентября 2022
– Фотовидеотеркәү комплекслары – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны һәм юл хәрәкәтен оештыруны контрольдә тотуның универсаль чарасы. Тизлекне арттыру очракларын теркәү башлагач, полосалар буйлап хәрәкәт итү һәм автомобильләрнең маневр ясау тәртибе яхшырды, светофорның кызыл утына йөрүләр азайды. Юлдагы бөкеләрнең кимүеннән гыйбарәт икенче һәм шактый күзгә күренеп торган нәтиҗәне трафик белән адаптив идарә итү (Мәгълүмати-транспорт системасының (МТС) подсистемасы) бирде. Тоташ йөрешле юл чатларында, магистраль һәм торак йортларга алып бара торган юлларда хәрәкәт җайланды. Автомобиль йөртүчеләр юл чатларындагы вазгыятьне күзаллау мөмкинлеге алгач, аңлы рәвештә тизлек режимын саклый. Скептикларның фаразларына карамастан, юл бөкеләре кимеде, шәһәр экологиясе яхшыра төште. Моның ачык нәтиҗәсе – Казанда хәтта иң тыгыз сәгатьтә дә коллапс тумый, бөкеләрдәге автомобильләр, акрын гына булса да, барыбер бара.
– 2012 елдан Татарстанда юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив автоматлаштырылган системасы (АСУДД) эшли. Аның нәтиҗәләре нинди?
– Хәзер аның составында Казанның төп магистральләрендә – 184, Чаллыда 11 адаптив светофор эшли. МТС үстерүне күздә тоткан җирле проектны ахыргача тормышка ашырганда, Казанда адаптив светофорлар саны 40% тан артык, ә Чаллыда 20% (240 светофор, ягъни 50% ы) булачак. Автоматлаштыру юлларның үткәрү сәләтен – 15-20% ка, светофорлар арасында уртача тизлекне 15-20% ка арттырырга һәм һавада зарарлы матдәләр концентрациясен 20-25% ка киметергә мөмкинлек тудырды.
– Фотовидеотеркәү юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калуда ничек ярдәм итә?
– Дөнья тәҗрибәсе шуны күрсәтә: профилактиканың иң нәтиҗәле чарасы – җәзадан котылып кала алмау. Хәзер Татарстанда 856 фотовидеотеркәү комплексы эшли, шуларның 166 сы – күчмә, 22 се – мобиль комплекс. 2008 елда беренче системалар кертелгәннән алып, 2021 елның декабренә кадәр юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 653 тән 312 кешегә кадәр кимегән.
– Цифрлы технологияләр юлларны куркынычсызрак итәргә булышамы?
– Былтыр без юллардагы иң куркыныч участокларны ачыклауның цифрлы моделен эшләдек. Иң проблемалы урыннар – кимендә биш авария һәм өч төрле ЮТҺ теркәлгәннәре. Модель андый урыннарда өстәмә камера һәм датчиклар кую карарын кабул иткәндә булышачак. Трассаларда автомобиль хәрәкәте шактый көчле булганлыктан, һава торышының үзгәрүенә тиз игътибар бирү мөһим. Шуңа күрә Татарстан территориясендә 15 үзгәрүчән мәгълүмат таблосы, гамәлдәге 28 метеостанциясенә өстәп, тагын 15 юл метеостанциясе, шулай ук хәрәкәт интенсивлыгын контрольдә тота торган 18 датчик урнаштырылды. Мәгълүматлар «Автодория» тарафыннан эшләнгән «Цифрлы юл игезәге» подсистемасы белән эшкәртелә. Әлеге система машина йөртүчеләргә реаль вакыт режимында һава торышы шартлары турында хәбәр итә. Моннан тыш, республикада юл техникасын мониторинглау системасы эшли, ул юлларга реагентлар сибү яки куркыныч кар көртләрен чистарту өчен бригадаларны оператив рәвештә җибәрергә булыша.
– Юл хәрәкәте белән идарә итүне цифрлаштыру алга таба нинди юнәлештә үсәчәк?
– Республика «Транспорт системасын үстерү» РФ дәүләт программасының «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомумсистемалы чаралары» федераль проектында катнаша. Проектның бер этабы Транспорт системасы белән идарә итүнең бердәм платформасын (ЕПУТС) булдырудан гыйбарәт. Төбәкләрдәге ЕПУТС МТС белән идарә итүнең федераль платформасында бер сегмент булып тора. Платформага АСУДД подсистемалары, фотовидеотеркәү, транспорт агымнары мониторингы, гадәттән тыш хәлләрне видеокүзәтү һәм демодуляцияләү, метеокүзәтү, юлларны карап тоту хезмәте идарәсен диспетчерлаштыру, парковка белән идарә итү системалары керә.
– ЕПУТСны тулысынча кулланышка кертү кулланучылар өчен ни бирәчәк?
– Министрлык һәм ведомстволар берләштерелгән мәгълүмат алачак, ә бу исә иң нәтиҗәле карарлар кабул итүгә юл ачачак. Гади гражданнар һәм автомобиль хуҗалары өчен платформаның подсистемалары, төгәлрәге, алар күрсәткән хезмәтләр бик зур роль уйный. Без юлда вакытны янга калдыра торган адаптив светофорлар турында искә алдык инде. Башкалары да бар. Мәсәлән, авария-коткару хезмәтләре өстенлеген тәэмин итү модуле «Ашыгыч ярдәм» һәм янгын сүндерү машиналарына светофорның кызыл сигналына туктаулар санын киметергә мөмкинлек бирә. Ул шулай ук җәмәгать транспортының юл чатларында туктап тору вакытын 40% ка кыскарта һәм юлларда гомуми хәрәкәтне 37% ка тизәйтә ала. Авырлык һәм габарит контроле подсистемасы аша, Татарстан юлларыннан авыр яки зур габаритлы йөк ташыганда, тиешле рөхсәтне алырга һәм транспорт хәрәкәтенең маршрутын билгеләргә мөмкин һ.б.лар.
– Юлның цифрлы игезәге – пилотсыз транспорт, транспорт агымнары белән идарә итү кебек проектларда һәм башкаларда көн үзәгендә. Ни өчен ул нәкъ менә Татарстан өчен мөһим?
– Киләчәктә Татарстанда транспорт схемаларын планлаштыру цифрлы игезәк мәгълүматларына нигезләнеп алып барылачак икәнен генә дә телгә алу җитә. Бу мәгълүматларны җыю өчен, без LADA Largus автомобиленә көйләнгән юл лабораториясен сатып алдык. Ул, республика юлларында йөреп, һәр урынны панорамалы дүрт камера белән төшереп барырга тиеш. Оператор реаль вакыт режимында мәгълүматка берәр нәрсә язып куя ала. Үткән юлның язмасы саклана һәм соңрак цифрлы игезәккә әверелә. Мондый лаборатория башка төрле мәгълүматлар да туплый ала, мәсәлән, машина көпчәгенең юлда шуу дәрәҗәсе, юл катламының ныклыгы турында. Бу – диагностика, паспорт ясау һәм юл белән бәйле башка мәсьәләләрне чишү өчен кулланыла торган кыйммәтле мәгълүмат.
– АСУДД эше турында сөйләгәндә, сез экологик нәтиҗәлелек турында әйтеп үттегез. Аңа электрга көйләнгән транспортны үстереп тә ирешеп була. Әлеге юнәлештә эш уңышлы барамы, нәтиҗәләр ниндирәк?
– Бу – шулай ук югары технологияле мөһим проектларның берсе. Татарстанда хәзер 304 электрга көйләнгән автомобиль һәм 58 электр корылмасы бирү станциясе теркәлгән. Сүз уңаеннан, андый станцияләрне җитештерү белән Татарстанның ике предприятиесе шөгыльләнә. Бу елның җәендә ТР Министрлар Кабинеты 2022‑2024 елларга республикада электр корылмасы бирү инфраструктурасын үстерү турында дәүләт программасын раслады. Максат итеп куелган саннарның берсе – 2024 елга Татарстанда 174 корылма бирү станциясен урнаштыру. Программа шулай ук электрга көйләнгән автомобиль хуҗаларына транспорт салымы түләүдә ташлама бирүне тәкъдим итә. «Электрга көйләнгән автомобиль һәм водородка көйләнгән автомобиль» федераль проекты буенча, пилот төбәкләрнең берсе булган Татарстан территориясендә, җитештерүчеләргә чыгымнарның бер өлешен федераль бюджеттан кайтару шарты белән, 95 шундый станция урнаштыру каралган. Алар Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Яшел Үзәндә, Иннополиста һәм республика магистральләрендә барлыкка килергә тиеш.
– Киләчәк проектларының кайсын республика өчен иң перспективалы дип саныйсыз?
– Өстенлекле дип әйтү дөресрәк булыр. Уйлавымча, ясалма интеллект кертү белән бәйле проектлар ул. Киләчәктә автомобиль белән идарә итү тулысынча компьютер контроленә күчәчәк бит, кешенең катнашы мөмкин кадәр аз дәрәҗәдә булачак яки бөтенләй бетереләчәк. Кеше факторы катнашмаганда, хәрәкәт куркынычсызрак булачак, транспортны куллану нәтиҗәлелеге артачак, йөк ташуга чыгымнар кимиячәк, шәхси транспортка ихтыяҗ да, экологиягә йогынты да азаячак. Татарстан хәзер берничә «пилотсыз» хәрәкәт проектын тормышка ашыра. «Алабуга» МИЗ Россия юл ФТИ белән берлектә югары автоматлаштырылган һәм пилотсыз транспорт чараларын сынау зоналарын булдыру белән шөгыльләнә. 2018 елдан башлап Иннополис территориясендә «Яндекс»ның пилотсыз таксие йөри. Иннополис университеты һавада һәм җир өсте транспортында пилотсыз идарә итү белән бәйле технологияләр эшләү һәм камилләштерүне дәвам итә. КАМАЗ якын арада сәгатенә 60 км га кадәр тизлектә гади маневрларны башкарырга сәләтле пилотсыз йөк машиналарын серияле җитештерүне җайга салырга планлаштыра. «Казан-Телематика» компаниясе пилотсыз электр платформалар куллануны күздә тоткан автоном коммерция транспорты системасын эшли. Кырларда пилотсыз «АгроБот» тракторлары хезмәт куя, алар кешене тулысынча алыштыра ала. Бу проектларның арта гына барачагына шикләнмим.
Ксения Сёмина
Фото: tatar-inform.ru
Добавить комментарий