Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

РИЗАЭТДИН ФӘХРЕТДИН. БОЛГАНЧЫК ДӘВЕР МӨФТИЕ

Ризаэтдин Фәхретдин (1859–1936) татар иҗтимагый фикере тарихында уникаль урын алып тора. Ул XIX гасыр ахыры – XX гасыр башындагы яңарыш хәрәкәтендә мөһим фигура санала һәм тарихка күренекле тарихчы, педагог-мәгърифәтче, дин эшлеклесе, язучы буларак кереп кала.

Ризаэтдин Самара губернасы Бөгелмә өязенең Кичүчат (бүген – Татарстанның Әлмәт районы) авылында, нәсел җепләре борынгы Болгарга барып тоташкан мулла Фәхретдин Сәйфетдинов гаиләсендә туа. Шулай ук Риза Фәхретдиннең әтисе ягыннан бабасының туган ягында белем алганнан соң, Төркиягә киткәнлеге һәм Кара диңгез яры буендагы шәһәрләрнең берсендә губернатор дәрәҗәсенә кадәр үскәнлеге билгеле.
21 ЕЛ УКУ ҺӘМ МӘРҖАНИ БЕЛӘН ОЧРАШУ
1867 елда Фәхретдин Чистай мәдрәсәсендә белем ала, ике елдан соң әтисе аны Түбән Чыршылы авылындагы (бүген – Татарстанның Лениногорск районы) Абдулфәттах бине Абдулкаюм остазга укырга бирә. Бу авылда Ризаэтдин егерме елга якын яши. Шуның ун елы дәвамында ул белем ала, ә калганы дистә елында хәлфә ярдәмчесе буларак укытучылык итә.
Мәдрәсәдә Фәхретдин гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә һәм беренче мәртәбә Шиһабетдин Мәрҗани мирасы белән таныша. Аның карашлары Ризаэтдингә көчле йогынты ясый. 1886 елда Фәхретдин бөек галим белән танышырга һәм, форсат чыкса аралашырга дип, Казанга да килә. Кызганычка каршы, очрашу бик тиз була, алар берничә җөмлә белән генә аралашырга өлгерә...
Фәхретдиннең укуы 21 елга сузыла. Ул белемен бары тик Россиядәге мәдрәсәләрдә генә ала, шуңа да карамастан чит ил мөселман галимнәренең идеяләрен, хезмәтләрен шактый яхшы өйрәнә. Ризаэтдиннең белем дәрәҗәсе һәм иҗади мөмкинлекләре турында әле шул вакытта ук чит ил журналларында (мәсәлән, «Әл-Манар») аның язмаларының еш басылуы да раслый.
1888 елда Фәхретдин Россия империясе башкаласы һәм шәрык белеме үзәге СанктПетербургка юнәлә. Биредә ул ике айга якын яши, күренекле дини реформатор Җамалетдин әл-Әфгани (1839–1897) белән таныша. Әлеге очрашу Ризаэтдиннең фикер сөрешенә шактый зур йогынты ясый.
«АСАР» ТАРИХИ ХЕЗМӘТЕНЕҢ ДӨНЬЯ КҮРҮЕ
1891 елның февралендә Риза Фәхретдин Уфага килә. Аны Оренбург Мәхкамәи шәргыя казые итеп сайлыйлар. Ул актив фәнни эшчәнлек алып бара, бер үк вакытта Мәхкамәи шәргыянең архивын өйрәнә, аны тәртипкә китерә. Әлеге бай фонд материаллары аның «Асар» фундаменталь тарихи хезмәтенең нигезенә салына. Хезмәт 1900‑1908 елларда дөнья күрә. Шушы елларда «Сәлимә» һәм «Әсма» повестьлары языла: авторның игътибар үзәгендә – хатын-кызлар, ирләр белән хатын-кызларның тигез хокуклыгы мәсьәләләре.
Фәхретдин иҗатында шәхес тәрбияләү проблемалары, әхлак, эстетика мәсьәләләре зур урын алып тора. Моңа ул тулы бер китаплар сериясен багышлый.
ДИНИ РЕФОРМАЛАР ИДЕОЛОГЫ
1906 елда Фәхретдин татар сәнәгатьчеләре – бертуган Рәмиевләр чакыруы буенча Уфадан Оренбургка күченә. Аның фәнниагарту эшчәнлегенең иң уңышлы чоры башлана. Галим Оренбургта мөгаллимлек эшен дәвам итә һәм атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсен җитәкли башлый.
Оренбургта яшәвенең беренче ике елында Фәхретдин заманының танылган журналисты Фатыйх Кәрими җитәкләгән «Вакыт» газетасында мөхәррир урынбасары булып эшли, соңрак, 1918 елга кадәр, «Шура» журналында баш мөхәррир була. Әлеге басма битләрендә фәлсәфә, тарих, әдәбият һәм тел белеме, география, педагогика буенча язмалар басыла.
Нәкъ менә шул чорда Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани традицияләрен дәвам итеп, татарларда динне реформалау буенча төп идеологларның берсенә әверелә. Оренбургта эшләгән вакытта аның дини-теологик эчтәлеккә ия иң әһәмиятле хезмәтләре дөнья күрә. Диниислахчылык карашлары чагылыш тапкан әлеге хезмәтләр арасында «Җәвәмигъ әл‑Каләм шәрхе» һәм «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр» бар.
МӨСЕЛМАННАРНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕНДӘ
1922 елда Ризаэтдин Фәхретдин Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенә мөфти итеп сайлана. Үзенең фәнни тикшеренүләрен һәм тарихи «Асар» хезмәте буенча эшен дәвам итә. Күп кенә чыганакларны өйрәнеп, «Болгар тарихы» хезмәтен яза.
Мөфти буларак, Ризаэтдин Фәхретдин Россия мөселманнарының һәм дин эшлеклеләренең мәнфәгатьләрен актив яклый, мәчетләр каршында китапханә, архивларны саклауга ирешә. Аның тырышлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтендәге гаять бай архивы сакланып кала: Фәхретдин инициативасы буенча архивны 1935 елда дәүләт саклавына тапшыралар.
1926 елда Хиҗазда (Согуд Гарәбстаны) совет делегациясе җитәкчесе сыйфатында Ризаэтдин Фәхретдин мөселманнарның Беренче бөтендөнья конгрессында катнаша, шунда конгрессның вице-президенты итеп сайлана. Бу тагын бер мәртәбә галимнең ислам дөньясындагы югары абруен раслый.
Шул ук 1926 елда мөселманнарның Диния нәзарәте чираттагы съездын үткәрә, корылтайда Ризаэтдин Фәхретдинне яңадан мөфти итеп сайлыйлар. СССРда диннең киләчәктәге язмышы нинди буласын алдан ук сизеп, ул чордашлары булган дин эшлеклеләре турындагы мәгълүматны саклау юнәлешендә эш башлый. Кыска гына биографияләре язылган анкета тутырып җибәрүләрен сорап, барысына да циркулярлар юллый. 1932 елда кыйммәтле кулъязма һәм китапларны архивка саклауга тапшыру максатында СССР Фәннәр академиясенә хат яза. Үз кулъязмалары һәм хезмәтләренең бер өлешен академик Александр Самойлович үтенече буенча Ленинград Фәннәр академиясенә җибәрә.
Совет дәүләте тарафыннан дингә каршы алып барылган кырыс сәясәткә дә карамастан, Риза хәзрәт Фәхретдин хакимияткә лояль мөнәсәбәтен сакларга тырыша. Нәкъ менә шул позиция аңа вафатына кадәр мөселманнарның Диния нәзарәтен ябылудан саклап калырга булыша.
Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елның 12 апрелендә 77 яшендә бакыйлыкка күчә, ул татар зиратында күмелгән.
Айдар Кәрибуллин
Фото: zen.yandex.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: