Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Шамил Садыйковтан медиаторт

Шамил Садыйковтан медиаторт

15 ел элек Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары эшенең яңа формасы пәйда булды – басма матбугат, радио һәм телевидениенең аерым редакцияләре бер холдингка берләште. Ул чакта «Татмедиа» оештыруга каршылар күп иде. Хәзер исә мондый холдинг оештыру тәҗрибәсен уртаклашу өчен башка төбәкләрдән мөрәҗәгать итәләр. «Татмедиа»да эшләү тәҗрибәсе, республиканың төрле районнарында урнашкан массакүләм мәгълүмат чаралары челтәре белән җитәкчелек итү, иң зур төбәк медиакомпаниясе КУХНЯСЫ ТУРЫНДА һәм иң зур төбәк медиакомпаниясе КУХНЯСЫНДА «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сөйли. Әлеге әңгәмә барышында без бик тәмле һәм бик зур туган көн медиаторты «пешерергә» тиешбез, хәзер шуңа иң сыйфатлы ингредиентларны салып «камыр» басабыз.

01 октября 2022

АЛДЫНГЫ ТӘҖРИБӘ
– Шамил Мөхәммәтович, моннан 15 ел элек сез кайда идегез? Кайсы редакциядә эшләдегез һәм әлеге яңалыкны ничек кабул иттегез?
– Мин «Казан» муниципаль телерадиокомпаниясендә баш мөхәррир булып эшли идем, «Татмедиа» төзүгә шаһит кына булмыйча, үзем дә бу вакыйгаларда турыдан-туры катнаштым. Нәкъ менә «Казан» телерадиокомпаниясе ул чакта беренчеләрдән булып «Татмедиа» составына керде.
15 елдан соң, әле хәзер генә кешеләр әлеге карарларның дөрес, зирәк булуына төшенә башлады. Баштарак ММЧ җитәкчеләре моңа каршы килде, нинди бәхет елмаюын аңламады, диик. Мин дә аңламадым. Безгә барыбызны да мөстәкыйльлектән мәхрүм итәләр кебек тоелды. Тик нәкъ менә киресенчә булып чыкты.
«Татмедиа» бердәм бухгалтерия системасын булдырды, юридик бүлек, IT‑департаменты төзелде, холдинг филиаллары редакцияләре исә бары иҗат һәм контент белән шөгыльләнү, иҗади булмаган мәсьәләләргә вакыт сарыф итмәү мөмкинлеген алды. Редакцияләрдә төрле процессуаль ыгы-зыгы, кәгазьләр тутыру хәттин ашкан иде бит. Грантларда катнашу системасы үзе генә дә ни тора! Субсидияләр, һөнәри конкурслар, техниканы яңарту сораулары, билгеле бер сервис, технологияләрдән файдалану, укыту мәсьәләләре – боларның барысын да «Татмедиа» хәл итә һәм шул рәвешле филиалларның эшен җиңеләйтә.
Хәзер, 15 ел үткәч, без моның чыннан да бик дөрес карар булуын яхшы аңлыйбыз. Төрле төбәкләрдәге ММЧ вәкилләре бүген тәҗрибә уртаклашырга «Татмедиа»га килә. Үзләрендә дә шуңа охшаш берләшмә булдырырга тырышалар, әмма әлегә барып чыкмый. Тик шулай да алар тырыша, бездән үрнәк ала, чөнки бүген бу – медианы төбәк масштабларында үстерүдә иң алдынгы тәҗрибә. Һәм моңа аңлатма да бар: Татарстан – тотрыклы үсештәге, алдынгы төбәк.
Массакүләм мәгълүмат чараларын берләштерү мәсьәләләрендә дә ул чакта республика алдынгы булды. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең зирәк карары, ул вакытта Премьер-министр булган Рөстәм Миңнехановның әлеге процесс белән оста идарә итүе үз җимешләрен бирде. Һәм, һичшиксез, моңа «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Марат Моратовның энергиясе, үҗәтлеге, аның Татарстандагы массакүләм мәгълүмат чараларын төбәкнең үзе шикелле үк алдынгы итү теләге дә бик булышты. Күрүебезчә, аларның тырышлыгы бушка китмәде.
БУ БИК ВАКЫТЛЫ ЭШЛӘНДЕ
– Сезнеңчә, ММЧ редакцияләре берләшү нәтиҗәсендә нәрсәгә ия булды?
– Тарихи яктан бу бик вакытлы эшләнде – медиа тармагындагы нәкъ менә шул абсолют трансформация, тамырдан үзгәрешләр чоры бит бу. Муниципаль ММЧ өчен бу – тормышның яңа этабына күчү чоры. Редакцияләр, беренчедән, берләшкәннән соң финанс тотрыклылыгына иреште һәм хезмәт хакын вакытында түли башлады.
Хәтерләсәгез, ул чакта бу җәһәттән проблемалар шактый иде. Бер холдингка туплангач исә, редакцияләр ничек акча эшләү хакында баш ватудан котылды, иҗат һәм үсеш белән тынычлап шөгыльләнү мөмкинлеге алды. Икенчедән, технологик мәсьәләләрне глобаль хәл итү башланды: заманча техника, җиһазлар, компьютерлар сатып алынды. Өченчедән, журналистлар яңа технологияләрне үзләштерә башлады. Алдынгы төбәкнең массакүләм мәгълүмат чаралары артта сөйрәлә алмый бит инде.
БАШКА БЕРКАЙДА ДА ЮК
– Әйе, күп кенә журналистлар хәтерли әле – нәкъ шулчакта редакцияләрне яңа җиһазлар белән тәэмин итү, бөтен массакүләм мәгълүмат чаралары эшен глобаль үзгәртеп кору башланды: төргәктән башлап контентка кадәр, сайтлар, кайбер журналларның айпадверсияләре пәйда булды (аерым алганда, «Татарстан» журналыныкы), бина үзе ремонтланды: лифтлар, тәрәзәләр, менә хәзер без утырган ашханә... Сез «Татмедиа»ның хәзерге эшенә нинди бәя бирәсез?
– Хәзер «Татмедиа» – актив үсештәге холдинг. Менә шул ук «Идел-Пресс» типографиясен генә алып карагыз әле! 15 ел эчендә аны тулысынча үзгәртеп җиһазладылар. Бу – газетажурнал һәм китаплар җитештерү күләме буенча Россиядәге иң алдынгы типография. Технологик яктан иң куәтлесе, иң заманча типография станоклары куелганы.
Социаль челтәрләрне үстерүдә «Татмедиа» иң алдынгы тәҗрибәгә ия. Безнең үз Медиамәктәбебез бар. Без Россиядә беренче булып үз газета-журналларыбыз белән маркетплейсларга кердек, Россиядә беренче булып балалар һәм яшьләр журналларына видеопроектлар форматын керттек. «Татмедиа Junior» социаль челтәрләрдә утыздан артык проект алып бара, чөнки без аңлыйбыз: 30 яшьтән яшьрәк буын традицион медиадан файдаланмый. Алар газета укымый, радио тыңламый, телевизор карамый. Аларның бөтен тормышы – смартфонда. Шунлыктан, киләчәк турында уйлап, без үз аудиториябезне әзерләргә, рус һәм татар телләрендә видеопроектлар булдырырга тиеш.
Шул ук вакытта без үзебезнең өлкән аудиториябезне дә югалтмыйбыз. Газета-журналлар, телеканаллар, радиолар 50 яшьтән өлкәнрәк укучы, радио тыңлаучы, телевизор караучыларга кирәк. Бу аудитория бик актив һәм гаять зур. Безнең газета-журналларыбызның тиражы 200 меңнән арта. Бу бит – тере укучылар. Аларның һәрберсе үз газетасын көтеп ала, аны кулына тотып, рәхәтләнеп укырга тели, гәрчә интернеттан гына да укый алса да. Шунлыктан басма матбугатның кызыклы булуы зарур. Соцчелтәрләрне генә түгел, традицион медианы да үстерү сорала. Таләпләр һаман катгыйлана бара, алар онлайн-медиага көндәшлек тудыра башлый. Контентының сыйфаты, кызыклы булу ягыннан да оттырырга тиеш түгел, көн кадагындагы мәсьәләләрне сиземләргә, укучыларның сорауларына җавап бирергә тиеш. Әйе, алар яңалыкларны тапшыру буенча артка кала, әмма газета-журналлар яңалыклар өчен тәгаенләнмәгән дә, алар сорауларга җавап табу, кызыклы кешеләр турында кызыклы мәкаләләр уку өчен кирәк. Басма публикацияләргә жанр таләпләре бик югары, димәк, сыйфат та калышмаска тиеш.
Соңгы өч елда дистәдән артык яңа медиа оештырылды. Мәсәлән, татар телендә әдәби «Китап» радиосы. Мондый радио башка беркайда да юк. Ул Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән һәм аның ярдәмендә гамәлгә куелды. Хәтерләсәгез, совет чорында радиодан аудиоспектакльләр бара, артистлар китап укый иде. Хәзер исә моңа ихтыяҗ булса да, контент җитәрлек түгел. «Китап» радиосы нәкъ менә шул бушлыкны тутыра да инде. Ул Казанда гына сөйли, әмма смартфонда кушымтасы бар һәм күп кеше аны социаль челтәрләрдә тыңлый ала. 60 яшьтән өлкәнрәк аудиториягә тәгаенләнгән «Тәртип» ретро-радиосы контентын да смартфоннарда тыңлыйлар. Бу – «сөйли торган» радиога мохтаҗ гаять күпсанлы аудитория. Һәм ул аннан үзенә кирәкле әңгәмәләрне ишетә, күңеленә якын музыка тыңлый. FM-тапшыру Казанда һәм Яр Чаллыда, шулай ук смартфонда бар – бөтен дөнья татарлары ана телендәге сөйләмне ишетә, татар җырларын тыңлый ала.
Традицион медиага килгәндә исә, алар үз тирәләрендә онлайн-формат та булдыралар. Һәркайсының сайты һәм үз соцчелтәрләре бар. Мәсәлән, «Татарстан» журналыныкы кебек. Аның рус һәм татар телләрендәге басма версиясе маркетплейсларда сатыла – Россиянең теләсә кайсы почмагында сатып алырга мөмкин. Бу уникаль хәл. Өстәвенә, Казанда вендинг аппаратлары системасы челтәре эшли – алар барлык метро станцияләрендә, аэропортта, вокзалларда бар. Хәзер «Татмедиа» журналларын аппаратлар аша сату киосклар аша сатуны куып тотты. Бу проектның абсолют уңышы, ул үзен аклады һәм хакын каплады, сатуга тере кешене катнаштыру таләп ителмәгән вендинг аппаратларының киләчәге бик өметле.
Тагын бер гадәти булмаган юнәлеш – ачык хатлар, ягъни открыткалар. Минемчә, бу да журналистика. Менә үзегез карагыз: мәгълүмат һәм эмоцияләрне тапшыру, укучылар белән эшләү... Онытылган элеккеге, әмма күңелгә якын һәм шундый рәхәт формат. Мин үзем дә кечкенә чагымда авылдагы әби белән бабайга тирләп-пешеп открытка яза, һәр бәйрәмдә котлау юллап сөендерә идем. Бу хәзер дә бик кирәк, элеккеге кебек бик киң таралмаса да, җылы, ихлас сүзләр язылган матур открытка алырга теләүчеләр шактый күп әле.
Image-2
Әдәби-музыкаль, мәдәни-агарту «Китап» радиосын уйлап таптык.
открытки
Татар телендә бик матур, оригиналь открыткалар чыгарабыз.
Image-9
Журналистларны үзебезнең Медиамәктәптә даими укытабыз.
ДӘҮЛӘТНЕҢ СОЦИАЛЬ МИССИЯСЕ
– Күп кеше «Татмедиа» массакүләм мәгълүмат чараларын дәүләтнеке дип атый. Сез мондый фикер белән килешәсезме? Сезнеңчә, дәүләт матбугат чараларының киләчәге нинди?
– Миңа үз гомеремдә күп төрле массакүләм мәгълүмат чараларында эшләргә туры килде: муниципальләрендә дә, хосусыйларында да, дәүләтнекеләрдә дә, коммерция телеканаллары җитәкчесе дә булдым... Шуңа чагыштырырлык тәҗрибәм бар. Бүгенге икътисадый вазгыять массакүләм мәгълүмат чараларының бизнес булудан туктавын күрсәтә. Рекламаның гаять зур күләме соцчелтәрләргә китте. Моннан ун ел элек коммерция ММЧ товар һәм хезмәтләрне рекламалау бәрабәренә көн күрсә, хәзер бу юк. Мондый массакүләм мәгълүмат чаралары юкка чыгу алдында тора, күбесе инде юкка чыкты да. Бүгенге чынбарлыкта аларның акча эшләү мөмкинлеге аз. Дәүләт контрактлары, субсидияләр, дәүләт ярдәме булган ММЧ гына исән кала. Тормышның бүгенге этабында дәүләт ММЧ булу үзен аклый, чөнки алар беренче чиратта кеше өчен эшли, табыш алуны максат итми. Алар укучы, җәмгыять мәнфәгатьләрен күздә тота. Бүген ММЧның, бигрәк тә газета-журналларның, социаль миссиясе, бурычы – халыкны мәгълүмат белән тәэмин итү. Кешенең мәгълүмат алуга хокукы бар, бу аның төп ихтыяҗы. Шунлыктан газета-журналлар чыгару – дәүләтнең социаль миссиясе ул. Мәсәлән, пенсия түләү кебек үк. Дәүләтнең социаль миссиясе халыкны газета һәм журналлар белән тәэмин итү ул. Һәм без, журналистлар, әлеге миссияне башкарырга, хакимият белән халык арасында элемтә урнаштырырга тиеш: халыкка хакимият эше нәтиҗәләрен күрсәтергә, хакимияткә халыкның фикер-теләкләрен җиткерергә. Электрон ММЧ халык кәефе индикаторына әйләнеп бара. Онлайн-ММЧ һәм социаль челтәрләрне мониторинглауның гаять зур системасы дәүләтнең халык белән тиз арада ныклы элемтә урнаштыру системасын формалаштыра, шуңа журналистларның җәмгыять мәнфәгатьләрен яклау бурычы торган саен мөһимрәк була бара.
Ниндидер хәлләрдә безнең ярдәм белән үзләрен яклар өчен, халык журналистларга, массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Киләчәк – дәүләтнеке булган массакүләм мәгълүмат чаралары кулында.
IMG_9403
ЮГАРЫ ТИЗЛЕКТӘГЕ ҮЗГӘРЕШЛӘР
– «Татмедиа»да бер гасырлык һәм аннан да күбрәк тарихлы газета-журналлар шактый. Архивлардан карап, әлеге басма ММЧ төрле дәверләрдә, шулай ук соңгы 15 елда ничек үзгәрүен күзәтеп була. Сезнеңчә, холдингның 15 ел яшәү дәверендә журналистлар да үзгәрдеме? Һөнәри яктан? Гражданлык позициясе ягыннан?
– Журналистика Петр I заманыннан бирле үзгәрмәгәндер, мөгаен. Дөресрәге, аның асылы үзгәрми. Бу – мәгълүмат җыю һәм эшкәртү эше. Мәгълүматны җиткерү ысуллары үзгәрә. Газеталар, сайтлар, соцчелтәрләр аша... Без сезнең белән сайтларның гөрләп үсү чорын кичердек инде. Хәзер соцчелтәрләр тантана итә, безнең укучылар шунда. Шунлыктан журналистның эш форматы гел үзгәреп тора. Хәзер бик популяр юнәлеш – сторителлинг. Үзебезнең Медиамәктәптә без журналистларны сторителлингка өйрәтәбез. Модалы яңа сүз, тик без һәр яңаның шактый онытылган иске нәрсә булуын яхшы беләбез. Һәм, совет журналистикасы дәреслеген укып, әлеге сторителлингның очерк – аерым бер кеше тарихы – жанрына бик охшаш булуын ачыклый алабыз. Без Медиамәктәптә журналистларны өйрәткән бөтен төп әйберләр: теманы ачу, геройның тарихы, конфликт, сюжет үсеше, язу сыйфаты – барысы да шуннан. Аңлашыла ки, хәзер интернет гасыры, тизлекләр, тәкъдим итү, формат һәм күләмнәр башка, әмма асылы бит барыбер элеккечә. Соцчелтәрләр безне активрак, җитезрәк булырга мәҗбүр итә. Бүгенге көн журналисты гаджетлар белән эшли, фото, видео төшерә, материалларны сайтка куя, аудиторияне анализлау инструментларыннан, маркетингтан файдалана,үзен кем укыганын, аудиториясенең нинди булуын белергә тиеш... Бу акыллырак, зирәгрәк булырга мәҗбүр итә. Бүген үзгәрешләрнең тизлеге бик югары. Соцчелтәрләрне алып бару алгоритмнары һәр өч ай саен үзгәрә. Журналистка бүген гел укырга, өйрәнергә туры килә. Даими белем эстәргә әзерлек – бүгенге көн журналистының төп компетенциясе. Шунлыктан безнең Медиамәктәптә һәр атна саен онлайн-укыту бара, һәм әлеге процесс очсыз-кырыйсыз. «Татмедиа»да эшләүче барлык журналистлар гел укуда. Һәм бу «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең төп бурычы – яңа технологияләрне үзләштерү. Безнең эшебез, безнең нәтиҗә, безнең «торт» нәкъ менә шуннан җыйнала.
ТАТАРЧА, РУСЧА, ЧУВАШЧА, УДМУРТЧА…
– Татарстан – күпмилләтле төбәк. Республика гражданнарының үз ана теленә ихтыяҗы туган телләрендәге массакүләм мәгълүмат чаралары белән тәэмин ителү җәһәтеннән ничек канәгатьләндерелә?
– Безнең төбәгебез нәкъ менә күпмилләтле булуы белән уникаль дә. Газета һәм журналлар дәүләт теле булган рус һәм татар телләрендә генә түгел, әлеге милләт халкы тупланып яшәгән районнарда чувашча да, удмуртча да чыга. Күпмилләтлелек – безнең байлыгыбыз ул. Хәзер татар теленә аеруча игътибар бирәбез. Бөтен дөнья татарлары үз ана телендә укырга, яңалыклар белән танышырга, туган телен өйрәнергә тели – һәм бу безнең төп бурычларыбыздан берсе булып тора, күп проектларны Президентыбыз хуплый. Татар алфавитын өйрәтү буенча «Әлифба» проекты соцчелтәрләрдә шулкадәр зур уңышка ия!
БЕЗНЕҢ ТӨП КӨНДӘШ – ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ
– Планнарыгыз нинди? Нәрсә гамәлгә ашырылмады әле? Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларын нинди киләчәк көтә?
– Бурыч – яңа медиаларны үстерү. Хәзер телеграм-каналларның үсеше бик зур. Быел заманча медиалар инде сайтларсыз, соцчелтәрләр платформасында гына булдырыла. Эш тәртибе үзгәрә. Моннан биш ел элек мәгълүмат ул чакта икенче урында торган сайтка газета басылып чыккач гына куелса, хәзер барысы да нык үзгәрде. Журналист башта үз материалын соцчелтәрләргә, аннары сайтларга, иң соңыннан гына традицион массакүләм мәгълүмат чараларына урнаштыра. Көн картинасын, җәмәгатьчелек фикерен соцчелтәрләр формалаштыра, алар – калган бар нәрсәнең дә локомотивы. Һәм безнең бурыч – контентның кызыклылыгын соцчелтәрләр аша көчәйтү.
Безнең төп көндәш – ясалма интеллект һәм массакүләм мәгълүмат чараларының роботлаштырылуы. Хәзер инде сыныйбыз, безнең эксперименталь СНЕГ сайты бар, анда яңалыкларны роботлар яза. Алгоритмнар бар: пресс-релизны кертәбез дә, робот яңалыкны язып чыга. Сайтның робот язган яңалыклар тасмасы инде «Яндекс»та индексацияләнә. Бу – безнең киләчәгебез.
– Ягъни әлеге киләчәктә безне робот-журналистлар кысрыклап чыгарачак? Һәм безгә ясалма булмаган интеллектыбыз белән хәзер кая барырга инде?
– Безнең өчен журналистиканың иң катлаулы жанрлары, очерклар, репортажлар, аналитика мәкаләләре, кешеләр турында язу калачак, чөнки болар хакында бернинди ясалма интеллект та яза алмаячак.
ТАТМЕДИАЭКСКЛЮЗИВ
– Уф! Иркен суларга була алайса, роботлар безне җиңмәячәк.
– Һәм менә шушы шатлыклы нотада «Татарстан»ны туган көн торты белән чәй эчәргә чакырам. Һәм бу гади торт түгел, бу – медиаторт!
IMG_00014
Мондыйны башка беркайда да авыз итә алмаячаксыз – барысы да эксклюзив, патентланган, рецепты инде 15 ел буе яшереп саклана һәм бары тик «Татмедиа» АҖ туган көннәренә генә әзерләнә. Безнең барыбызга да тынычлык һәм уңышлар телим!
IMG_0020
IMG_90024
«Татмедиа» АҖ генераль директоры кабинетындагы медиаторт белән сыйланырга Якутиядән коллегаларыбыз да килеп өлгерде. Һәм чәй эчә‑эчә өстәге ике катны – «Татар-информ» МА, «Татарстан» һәм «Сөембикә» журналларын «ашап» та бетерделәр.
– Сезнең Татарстанда медиа бик тәмле икән! – дип мактады алар.


БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:
КАМЫР ӨЧЕН:
• «Татмедиа» АҖ филиаллары – 67 редакция;
• район, шәһәр һәм республика газеталары – 98;
• журналлар – 17;
• телеканаллар – 19;
• радиоканаллар – 17;
• Интернет челтәрендәге сайтлар – 81;
• «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы – 1;
• «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы – 1.
КРЕМ ӨЧЕН:
• Татарстан Республикасындагы ике дәүләт телен (рус һәм татар) кушарга;
• бераз чуваш телен өстәргә;
• бераз удмурт телен…
БИЗӘҮ ӨЧЕН:
• сыйфатлы контент;
• тоз, борыч, сторителлинг – тәменчә.
IMG_3059
Татьяна Вафина
Фото: Алсу Шакирова
 
 

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: