Самолётны очарга өйрәтүчеләр
Казан авиация заводы очу‑сынау станциясе очучылары «Татарстан»га сынаучының ни өчен иң шәп һөнәр булуы, күккә нинди сыйфатларсыз күтәрелергә ярамавы һәм иң‑иң яхшы самолётлар хакында сөйләде.
26 августа 2022
1 нче класслы очучы-сынаучы
– Очучы һәм очучы-сынаучы – охшаш һөнәрләр. Ә аермасы нидә?
– Пилот серияләп чыгарыла торган самолётларда оча. Очучысынаучы исә очкычны беренче булып һавага күтәрә. Без самолётның техник һәм очыш таләпләренә ярашлылыгын тикшерәбез, хәтта нәрсәнедер үзгәртү һәм характеристикаларын яхшырту буенча киңәш тә бирә алабыз.
– Очу – нәкъ менә сезнең язмыш икәнен ничек аңладыгыз?
– Мөгаен, бу һөнәр мине үзе тапкандыр. Симонов исемендәге Сынау-конструкторлык бюросында эшләүче әтием киңәше белән өлкән сыйныфларда укыганда ДОСААФка бардым һәм L13 планерында тәүге тапкыр күк белән таныштым. Шуннан бирле гомерем авиация белән бәйләнгән.
– Теоретик һәм практик белемнән тыш, очучы-сынаучы булыр өчен тагын нәрсәдер кирәкме?
– Сынаучылар әзерләү үзәгенә үз һөнәренә гашыйк кешеләрне сайлап алалар. Керү имтиханында без «Минем ни өчен очучы-сынаучы буласым килә?» дигән темага инша яздык. Шулай ук стандарт булмаган ситуацияләрдә югалып калмау сәләте дә кирәк. Болар барысы да хезмәт юлының башында ук яхшылап тикшерелә. Мәсәлән, очучылар мәктәбендә теоретик имтиханнарны зур тәҗрибәле һәм дан казанган инженерлар, пилотлар һәм штурман-сынаучылар ала. Алар бик игътибар белән тыңлап тора, аннары исә кисәк кенә провокацион сорау биреп куя, мәсәлән, җәйге кояш торгынлыгы ноктасы бүген кайсы җирдә яки нәрсә ул Фибоначчи саны. Очыш буенча имтиханда яңа техникага һәм яңа ситуациягә тиз арада җайлаша алу сәләтен тикшерәләр. Истребитель урынына сине транспорт самолётына утырталар. Бу җиңел машина йөртүчене зур йөк машинасына утыртуга тиң. Инструктор исә яңа шартларга ни арада җайлашуыңны бәяли.
– Барлык бу сыйфатлар чыннан да кирәк булган хәлләргә юлыкканыгыз булдымы соң?
– Әйе, һәм бер генә тапкыр да түгел. Бервакыт без пассажирлар белән хәрби аэродромнан Ту‑134А самолётында очтык. Сигез мең метр чамасы биеклектә кабинаның алгы пыяласы очып чыкты. Самолётта бик каты тавыш – очу тизлеге сәгатенә 600 километр бит! Штурман тавышы ишетелми, һәм аңа курсны кәгазьгә язарга туры килә. Без ашыгыч рәвештә түбәнәябез. Ул чактагы халәтемне хәзергәчә хәтерлим – суламакчы булам, ә сулап булмый. Бәхеткә, төшеп утырдык, куллар гына суыктан күшегеп катты, чөнки биектә, бортның тышында, минус 50градус салкын иде.
– Сезнең аеруча үз иткән самолетларыгыз бармы?
– Мин 20 ләп типтагы очкыч һәм аларның модификацияләрен тикшердем, үзләштердем, әмма аерып яраткан самолетым юк. Миңа аларның төрле булуы ошый. Менә йөк ташый торган Ан‑72 нәрсәсе белән гаҗәпләндерә ала инде? Авыр, бик үк җитез дә түгел. Әмма аның кабинасы бик шәп. Түбәндә генә очасың һәм ачылган манзарага хозурланып барасың. Ә менә Ту‑214 тә эргономика һәм автоматлаштыру шулкадәр югары дәрәҗәдә ки, син очып киткәндә һәм төшеп утырганда гына штурвалга тотынасың.
– Сезне эшегездә нәрсә илһамландыра?
– Яңа авиация техникасын үзләштерү. Миңа Казан авиация заводында эшләү, «Туполев» фирмасының легендар самолетларында очу ошый. Биредә җитештерү планлаштырыла торган яңа самолетны тикшерә башлауны түземсезләнеп көтәм.
ЛЕВ ВОЛЕГОВ,
1 нче класслы штурман-сынаучы
– Сез сынау вакытында адреналин артуын тоясызмы?
– Юк. Адреналин бүленеп чыгу куркуны аңлата, ә очканда куркырга ярамый. Ул ялгыштыра, ә безнең һөнәрдә хәтта бик кечкенә генә хата да һәлакәткә китерергә мөмкин. Очучылар әзерли торган училищеда безгә әйтәләр иде: әгәр очарга куркасың икән, димәк, син әле очышларга әзер түгел. Шунлыктан очу бурычын яхшылап өйрәнү, очышның барлык нечкәлекләрен һәм аны башкару үзенчәлекләрен җирдә чакта ук экипаж белән тикшерү бик мөһим. Куркыныч туганда килеп чыгарга мөмкин хәлләрне кабинада яки тренажерда өйрәнергә кирәк. Безнең әле тагын бер кагыйдәбез бар: белмисең икән – сора. Очыш бурычында нәрсәдер аңлашылмый икән, инженердан, конструктордан аңлатуларын үтен. Үз‑үзеңә чиктән тыш ышанганлык та куркыныч.
– Сезнең эштә тагын нишләргә ярамый?
– Үз хаталарыңны машинаның төзексезлегенә яки конструкторларның исәпләүләренә сылтарга ярамый, чөнки бу чынлыкта булмаган кимчелекләрне төзәтүгә китерергә мөмкин. Ә инде техникадан ниндидер канәгатьсезлек бар икән, бу очракта үз позицияңне яклый белергә кирәк. Самолётны файдалануга тапшыру мәсьәләләрендә соңгы сүзне очучылар экипажы әйтә.
– Төрле самолетларда очу бер-берсеннән аерыламы?
– Минем бик күп машинада очканым бар – Ка‑27 вертолётыннан алып Ту‑160М самолётына кадәр. Алар белән идарә итүдә аерымлыклар бик күп, һәркайсының үз өстенлеге бар. Мәсәлән, вертолётта Кырым яры өстеннән очасың, матур кызлар кул болгый – бик рәхәт. Ә инде бөтен хәрби гамәлләрне үтәргә сәләтле Су‑24не иярләгәндә горурлык хисе кичерәсең. Очышта штурман навигация һәм корал куллану өчен җаваплы. Заманча самолетлар – составында катлаулы системалар һәм авиация коралларының төрле чаралары булган авиацион комплекслар алар. Боларның барысын да белергә һәм дөрес файдаланырга кирәк. Ту‑22М3 – әлеге җәһәттән иң катлаулы машиналардан берсе. Ул разведка һәм бомба ташлаудан алып канатлы ракеталар куллануга кадәр булган төрле хәрби бурычларны башкарырга сәләтле. Әлеге самолётта бурычымны сыйфатлы башкарганнан соң, мин рәхәтлек хисе кичерәм.
– Сезнең хобби да очышларга бәйлеме?
– Тизлеккә, дисәк, төгәлрәк булыр. Мин тау чаңгысында шуарга, хоккей уйнарга һәм кайвакыт парапланда очарга яратам. Биткә җил бәрә, тизлек, ирек хисе. Миңа көндәлек тормышта җитеп бетмәгән нәрсәләр бу.
– Эшегез сезнең гадәти тормышыгызга йогынты ясыймы?
– Авиациядә вак‑төяк була алмый, диләр. Бу кагыйдә тормышымда да саклана. Миңа вакыйгаларны контрольдә тоту ошый. Бервакыт мин дусларым – ориентлашу буенча спорт мастерлары белән тауга мендем. Әйберләребезне ташлар астына яшердек, әйләнә-тирәне хәтердә калдырырга килештек. Кире кайтканда, төрлебезнең төрлечә истә калдыруы мәгълүм булды. Мин исә GPS-координаталарны язып куйган идем. Шуңа күрә әйберләребезне бик тиз таптык.
– Шундый катлаулы булса да, ни өчен үз һөнәрегезгә тугры сез?
– Миңа даими уку, яңа авиация техникасын үзләштерү ошый. Мин очышларны һәрвакыт түземсезләнеп көтеп алам. Шуңа күрә яраткан самолетым – мин әле беркайчан да очып карамаганы.
Олеся Бондаревская
Фото: Александр Ефремов, Алексей Пилипенко
Добавить комментарий