ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ. ТАТАР ТАРИХЫ АТАСЫ
1870 елда Казанда «Назурател-хак…» («Хакыйкатьне күзәтү…») китабы дөнья күрә. Китап авторны үз ватанында гына түгел, бөтен мөселман Көнчыгышында таныта, чөнки әлеге хезмәттә үз заманы һәм даирәсе өчен яңа дини-реформаторлык идеяләре чагылыш таба. Шиһабетдин Мәрҗани күренекле дини ислахчылык идеологына әверелә. Әмма бөтен тормышының төп китабы әле язылмаган була…
«КАЗАН ҺӘМ БОЛГАР ХӘЛЛӘРЕ ТУРЫНДА ФАЙДАЛАНЫЛГАН ХӘБӘРЛӘР»
1870-80 нче елларда Мәрҗани иҗаты һәм эшчәнлеге татарларның мәгърифәтчелек-агарту хәрәкәте белән кушылып китә. Мәгърифәтчелек эшчәнлегенең бер ягы педагогикага бәйле. Мәрҗани татар руханилары арасыннан беренче булып тугыз ел дәвамында Казан татар укытучылар мәктәбендә (1876 елның 13 сентябрендә ачыла) дин белеме укыта. Ул татар халкының этногенезы мәсьәләсенә мөрәҗәгать иткән беренче татар тарихчысы була. Аның «Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») китабы әлеге проблемага багышланган.
Шиһабетдин Мәрҗани якты эз калдырган иң әһәмиятле белем өлкәсе дини фәлсәфә була. 70‑80 нче елларда аның иң күренекле хезмәтләре басыла, алар арасында «Китаб әл‑ хикмә әл-балига әл‑җания фи шәрх әл-акаид әл-хәнәфия» («Хәнәфитләр догмаларын аңлатырга булышучы өлгергән фәлсәфә турында китап») дә бар. Мәрҗанинең дини-фәлсәфи карашлары спекулятив теология һәм ислам догматикасы нигезләрен аңлату мәсьәләләрен тәнкыйтьләүдә чагылыш таба.
«БАБАЛАРЫБЫЗ ҺӘМ АЛАРНЫҢ КИЛӘЧӘК БУЫННАРГА СӘЛАМНӘРЕ ТУРЫНДА ҖЕНТЕКЛӘМӘ»
«Вафияйәт әл‑әсляф вә тәхийәт әл-әхляф» («Бабаларыбыз һәм аларның киләчәк буыннарга сәламнәре турында җентекләмә») – Мәрҗанинең кулъязма хезмәте, ул аны гомере буе яза. Мәрҗани Көнчыгышның күренекле шәхесләре турында энциклопедик сүзлек төзү эшенә алынган Россиянең беренче галиме була. Ул татар фәне, гомумән Россиядәге көнчыгыш белеме тарихын алга таба үстерү, халыкларның бер‑берсе турындагы белемнәрен тирәнәйтү өчен мондый төр тикшеренүләрнең зарурлыгын аңлый.Әлеге эшне Шиһабетдин Мәрҗани фәнни эшчәнлек алдында торган төп бурычларның берсе дип саный. Энциклопедия өчен материаллар туплаганда ул бик күп беренчел чыганакларга – борынгы тәңкәләргә, ярлыкларга, телдән-телгә күчкән һәм язма риваятьләргә, кабер ташларындагы язуларга мөрәҗәгать итә, гарәп, фарсы, төрки, өлешчә рус чыганакларыннан мәгълүмат ала.
Хәзерге вакытта җиде кулъязма том (җиденче том – алтынчысының дубликаты) Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана. Хезмәтләренең төп өлеше «вафийәт» дип аталган сүзлек рәвешендә эшләнгән, анда атаклы кешеләрнең биографияләре үлгән еллары буенча урнаштырылган, ә еллар эчендә – алфавит буенча. Энциклопедик сүзлекне төзүнең мондый методы мөселман Көнчыгышында күптәннән кулланыла (биографияләр – тәбәкат жанры).
Алтынчы том азагында колофон урынында: дата – хиҗрә буенча 1304 ел – «Ошбу түбәнчелекле Аллаһ колы Әбү Усман бине Абдаррафиа аш-Шибкави» дип китерелгән, моны мәгълүматны язуның тәмамланган көне һәм язучының исеме буларак карарга була. Язучының тулы исеме – Әбү Усман Борһанетдин бине Абдаррафиа аш-Шибкави – Мәрҗанинең «Мөкаддиму», «Мунтахаб әл-вафия» һәм «Әл-фаваид әл-мөхиммә» хезмәтләрен бастырган укучысы. Мәрҗани Мәккәгә хаҗга киткәндә Аш-Шибкави аны имам-хатыйб буларак алыштыра.
ЭНЦИКЛОПЕДИЯ ҺӘМ МӘРҖАНИ ФИКЕР СӨРЕШЕНЕҢ АСЫЛЫ
«Вафияйәт әл-әсляф» VII гасырдан алып XIX гасыргача чорны үз эченә ала (Мөхәммәд пәйгамбәрнең үлгән елыннан алып Мәрҗани яшәгән вакытка кадәр). Анда 6057 галим, язучы, фәлсәфәче һәм VII–XIX гасыр Көнчыгыш иҗтимагыйсәяси эшлеклесенең биографиясе тупланган. «Вафияйәт әл-әсляф…» хезмәтенең үзенчәлеге һәм әһәмияте шунда: Мәрҗани гарәп-мөселман материалларына гыйлемнең төрле өлкәләренә караган җирле мәгълүматны да өсти.
Татар фикер иясе урта гасыр тарихчылары тарафыннан табылган фактларны туплау һәм кәгазьгә төшерү белән генә чикләнми. Ул Шәрык дөньясы рухи мәдәниятенең бай материалын иҗади эшкәртә, теге яки бу тарихи вакыйга һәм фактларга үз бәясен бирә. Монда аның традицион мөселман белеме генә түгел, мәгърифәтче галим буларак эрудициясе һәм таланты да чагылыш таба. Энциклопедия шуның белән дә кыйммәтле: тарихи шәхесләрне сайлаганда, аларның тормыш юлын, эшчәнлеген яктыртканда, Көнчыгыш мәдәнияте күренешләренә бәя биргәндә, аның эчтәлеген ачканда Мәрҗани фикер сөрешенең асылы чагылыш таба.
Бу – оригинальлеге Идел буе, Урал төбәге, Урта Азия, Кавказ, Кырым – XVII–XIX гасыр төрки дөньясына караган һәм моңа кадәр фәнни әйләнешкә кермәгән материаллар белән билгеләнгән компилятив хезмәт.
«Вафияйәт әл-әсляф…» хезмәтендә автор үз хезмәт һәм эшчәнлекләре белән рухи мәдәниятнең теге яки бу өлкәсен бөтен мөселман дөньясына таныткан Көнчыгышның атаклы галимнәре, җәмәгать эшлеклеләрендә тәрәккыяткә илтүчеләрне күреп, аларның тормыш юлын сурәтли. Бу турыда әл-Фараби, Бахманйара, Әбүгалисина, Ибнә Рустә кебек исемнәре мөселман дөньясында да, Европада да билгеле булган атаклы Көнчыгыш перипатетикларының биографияләре дә сөйли.
ТАТАР ҺӘМ ГАРӘП-МӨСЕЛМАН МӘДӘНИЯТЕ ҺӘЙКӘЛЕ
Үзе язган биографияләрдә Мәрҗани, кагыйдә буларак, кешене җәмгыятьтә биләгән социаль хәленә карап түгел, бәлки акылы, белеме, гыйлеме буенча бәяли. Шул ук автор үзе яшәгән җәмгыятьтә шәхеснең урыны еш кына белем дәрәҗәсе буенча түгел, ә байлыгы һәм биләгән вазыйфасы буенча билгеләнгәнен дә аңлый. Әйтик, берәүнең биографиясен Мәрҗани аның гыйлемле, фәндә эз калдырганы өчен түгел, ә мал-мөлкәте, байлыгы белән күренекле булганы өчен бирелүен әйтә.
Мәрҗани хезмәтенең структурасы аның тарихны фән буларак аңлавы белән тыгыз бәйләнгән. Галим тарихны Коръәнне тәфсирләү, аны уку кагыйдәләре, хәдисләр һәм сөйләүчеләр турында фән, фикъһ кебек традицион фәннәргә кертә һәм урта гасыр мөселман мәдәниятендә әлеге дисциплина (тарих жанры) турында формалашкан карашларга таяна. Мәрҗани тарихка кайчандыр булган вакыйгаларны теркәү-беркетү ролен генә бирми, бәлки ул, фән буларак, теге яки бу хәлләргә китергән шартларны, сәбәпләрне өйрәнергә тиеш дип саный. Берүк вакытта тарихи күренешләрнең социаль аспектын аерып күрсәтеп, татар халкы тарихын аңлатуда новатор буларак та ачыла.
Мәрҗанинең «Вафияйәт әл‑әсляф вә тәхийәт әл-әхляф» («Бабаларыбыз һәм аларның киләчәк буыннарга сәламнәре турында җентекләмә») татар, тулаем гарәп-мөселман мәдәнияте һәйкәле булып тора. Әлеге энциклопедик хезмәт Якын Көнчыгышта яшәгән мөселманнарның гына түгел, Урта Көнчыгыш, Россия төбәкләре: Идел һәм Урал буе, Кавказ һәм Кара диңгез буе халыклары арасында мәдәни багланышларның күчүчәнлеге, үзара йогынтысы үрнәгенә әйләнә һәм әлеге халыкларның тарихын өйрәнүдә әһәмиятле чыганак булып тора.
Айдар Юзиев, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор
Фото: © ummet.kz
Добавить комментарий