Социализм чорының хыялдагы каласы
Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры Николай Савицких белән без Ту‑214 авиалайнеры янында очраштык. Дөресрәге, аның «Крылья Советов» паркындагы балаларны сөендереп торган уенчык версиясе янәшәсендә. Шушы урыннан безнең Социалистик шәһәр буйлап сәфәребез башлана, Казан үзәгеннән ерактарак урнашкан бу кечкенә район кайчандыр хыялдагы калага әверелергә тиеш була. «Һәм ул шундый булды да!» – дип саный экскурсоводыбыз булырга бик теләп ризалашкан Савицких.
18 августа 2022
1 920–1930 нчы елларда социалистик шәһәрнең архитектурасы нинди булырга тиешлеге турында бәхәсләргә бик күп алдынгы фикерле кешеләр җәлеп ителә. Казанның Социалистик шәһәрен РСФСР Эчке эшләр халык комиссариаты карамагындагы «Гипрогор» – Шәһәрләрне фотога төшерү, планлаштыру һәм гражданнар корылмаларын проектлаштыру дәүләт институты белгечләре проектлаган. Биредәге торак йортларның архитектурасы төрле планда башкарылуы белән таң калдыра: мәһабәт, зур «сталинка»лар да, күренекле архитекторларның проектлары буенча эшләнгән, күңелгә җылылык биреп торучы өч катлы йортлар да бар. Тормыш өчен кирәк бөтен нәрсә – кул сузымында гына.
Социалистик шәһәр мохитенең уйлап эшләнгән планировкасы, җыйнаклыгы һәм уңайлылыгы хәтта бүгенге көн таләпләренә дә туры килә алырлык. Алар шундый булып калачак та: 2018 елда микрорайонга берьюлы ике – истәлекле урын һәм мәдәни мирас объекты статусы бирелгән.
КАНАТЛАРЫН ҖӘЙГӘН ПАРК
Без «Крылья Советов» паркы – «хыялдагы кала» оазисында! Кайчандыр әлеге юллардан Сергей Королев һәм Валентин Глушко йөргән. Әлбәттә, аларга мондый мөмкинлек иреккә чыкканнан соң гына тәти. Сугыш елларында әле бу атаклы конструкторлар халык телендә «шарашка» дип йөртелгән ОКБ‑16 махсус конструкторлык бюросы тоткыннары була, анда реактив двигатель уйлап табу белән шөгыльләнә…
– Сугышка кадәрге елларда бу паркта тормыш ничек кайнап торганын күз алдыгызга китерегез әле! – дип башлый сүзен Николай Владимирович. – Заводның чаңгы базасы һәм шугалагы булган, яшьләрне парашют каланчасы үзенә тартып торган…
Агачларының күләгәсе кояш нурларыннан саклый торган, елның һәр фасылында матур булган парк бүген дә илһамландырырга сәләтле. Бигрәк тә реконструкциядән соң. Сүз уңаеннан, «Крылья Советов» сүзтезмә‑сендәге «канатлар» паркның формасын да белдерә. Һәрхәлдә, башта, 1939 елда, парк нәкъ менә канат рәвешендә булган.
Казандагы иң мәһабәт Ленин һәйкәлләренең берсе торган үзәк аллеягә чыгабыз. Күләгә астындагы эскәмиягә утырып, Ильичны күзәтәбез. Юлбашчының басып тору рәвеше үзенчәлекле: бер кулы кесәсендә, икенчесе бераз өскә күтәрелгән.
– Сүз уңаеннан, менә бу урында кайчандыр Михаил Симонов ял итәргә яраткан, – ди Савицких. – Дөньяда беренче булып Төньяк полюста авыр самолётны утырта алган атаклы очучы ул!
Бөек Ватан сугышы елларында Симонов өч йөзгә якын сугышчан очыш ясый. Берничә тапкыр дошман уты астында кала, тик ул һәрвакыт аэродромга исәнимин әйләнеп кайта... Ә безнең завод Михаил Васильевич өчен иң якын урынга әверелә – сугыштан соң ул унике ел биредә чыгарыла торган самолёт модельләрен сынау белән мәшгуль була.
ШАТЛЫК ТА, ГОРУРЛЫК ТА, КАЙГЫ-ХӘСРӘТ ТӘ...
Ак мәрмәр идән, колонна һәм баскычлар, ә эчтә – кызыл имән паркет... Без Ленин исемендәге мәдәният сараенда йөрибез. Совет чорындагы зиннәтлелек – башка сүз дә табып булмый. Сызым эшләре 1950 елда башлана, 1961 елда бина файдалануга тапшырыла, аны Казанның Сталин ампиры стилендә төзелгән зур җәмәгать объектларыннан иң соңгысы дип атарга мөмкин. Бүген бу мәһабәт Мәдәният сарае мәдәни мирас объекты санала.
Моннан биш ел элек биредә зур реставрация эшләре башкарыла, реставраторлар үз эшләренә бик сак карый. Планировкасы тарихи рәвешендә кала, залларның гомуми күренеше дә күпчелек дәрәҗәдә саклана, вакыт җилләре шактый таушалткан имән паркетны гына алыштырырга туры килә. Нәкъ шундыйга.
Театр залы, кинотеатр, ике катлы китапханә – болар барысы да завод эшчеләренең мәдәни ялын күздә тотып ачылган. Бирегә совет эстрадасы йолдызлары килә, авиация заводының дан тоткан күренекле иҗат коллективлары концертлар күрсәтә. Монда төрле зур бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр, Яңа елны каршы алалар. Директор Виталий Копылов заманында, аның шәхси күрсәтмәсе нигезендә, Мәдәният сараендагы табынга дефицит шампан шәрабе, мандарин һәм башка тәм-томнар алып кайтыр өчен, 31 декабрь алдыннан Казаннан Мәскәүгә махсус рейс җибәрелгән, дип сөйлиләр.
Әмма бу диварлар якты истәлекләр белән бергә, кайгылы көннәр турындагы хатирәләрне дә саклый. 1961 елның 20 июнендә Ту‑16 самолётының сынау очышы вакытында алты кешедән торган экипаж һәлак була, алар арасында чын легендалар – очучы-сынаучы Әнвәр Кәримов, штурман-сынаучы Василий Демидов була. Мәңгелеккә очып киткән ирегетләрне соңгы юлга шушы
Мәдәният сараеннан озаталар. Биредә сакланган фотода хезмәттәшләре һәм дуслары белән хушлашырга килгән меңләгән кешене күрә алабыз. Мәдәният сарае каршындагы мәйданны Социалистик шәһәрнең иң күренекле урыннарыннан берсе дип атарга була. Биредә биек гранит постаментта авиация сәнәгатенең тагын бер легендасы – СССР авиация сәнәгате министры, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, тугыз тапкыр Ленин ордены кавалеры Пётр Дементьевның бронза бюсты урнаштырылган…
– Аны Бөек Пётр дип йөрткәннәр – Дементьев чын авиация империясе төзүгә ирешкән: аның чагында дөньяда һәр бишенче самолёт Советлар Союзында эшләнгән булган, – дип сөйли Николай Владимирович. – Сүз уңаеннан, Пётр Васильевич – чыгышы белән Татарстан кешесе, Чүпрәле районының Үби авылында туган. Бу факт аның безнең заводка карата кайгыртучан мөнәсәбәтендә берәр нинди роль уйнаганмы, анысы билгесез. Тик шунысы хак: Ту‑160 стратегик бомбардировщигын җитештерүне җайга салачак завод турында карар кабул итү нәкъ менә Дементьевка бәйле була. Һәм ул Казанны сайлый.
СОҢГЫ КЫЗЫЛ ДИРЕКТОР
Ә юл аркылы Дементьевка тагын бер легендар шәхес – Виталий Копылов «карап тора». Горельеф «авиация сәнәгатенең күренекле оештыручысы» хөрмәтенә аталган урамга урнаштырылган. Якынрак килеп карыйбыз. Истәлек тактасында кырыс йөзле кеше сурәтләнгән: иреннәре кысылган, кашлары җыерылган, уйчан акыллы күзләре әйтерсең һәр нәрсәнең асылына үтеп керергә тырыша…
1973 елда яңа директорны Комсомольск-на-Амуре каласыннан Дементьев үзе алып кайта. «Мин тайгада үскән егет. Эшләргә дип килдем һәм сезнең ышанычны акларга тырышачакмын», – Копыловның коллектив алдында беренче чыгышы әнә шундый була. Күп тә үтми, ул Казанда иң абруйлы кешеләрнең берсенә әверелә.
– Копыловны заводта «Уссури юлбарысы» дип йөрткәннәр, шул исәптән холкының ныклыгы өчен дә, әлбәттә, – дип сөйли Николай Савицких. – Торгынлыклы 1970–1980 нче еллар Виталий Егорович тырышлыгы белән безнең предприятие өчен интенсив үсеш һәм иҗат чорына әйләнә. Асылда, аның территориясендә яңа завод үсеп чыга. Копылов чорында тавыш тизлегеннән югарырак тизлектә очарга сәләтле Ту‑160 стратегик бомбардировщикларын серияләп җитештерү башлана. Ерак арага оча торган Ил‑62 гражданнар самолётларын җитештерү җайга салына, алар нигезендә 1 нче номерлы борт функциясен башкарган самолётлар җыела.
Шундый ук глобаль үзгәрешләр социаль өлкәгә дә кагыла.
...Кайда гына булса да, завод хезмәткәрләрен кабул итә торган көнне Копылов билгеләнгән вакытка һичшиксез кайтып җитә иде, дип сөйлиләр. Иң мөһим бурычларның берсе – торак мәсьәләсен хәл итү. Виталий Егорович вакытында завод эшчеләре өчен ел саен 30 мең квадрат метрга кадәр торак файдалануга тапшырыла башлый! Нәкъ менә аның башлангычы белән йортлар төзү комби‑ наты оештырыла.
Лукин урамында Казанның беренче 16 катлы йортын төзүне Копылов шәхсән үзе җитәкли. Ул чорда яшәгәннәр искә алганча, йортны тапшыргач, директор шулхәтле сөенә ки, хәтта биеп җибәрә, әнә шул чакта аны барысы да «шат күңелле һәм яшь итеп» күрә…
Маршрутыбыз уза торган Копылов урамы, 5 нче йортны совет чорының соңгы директорына истәлек тактасы куяр өчен очраклы гына сайламаганнар. Бу өй 1950 нче еллар башында ук төзелгән, ләкин аны бүген дә, һичшиксез, Социалистик шәһәрнең йөзе дип атарга була. Йорт архитектурасы гаять үзенчәлекле һәм бик саллы. Горельеф урнаштырылган почмак өлеше җиде катлы башнядан гыйбарәт, ул түбәсендә терраса һәм колонналары булган биек шпиль белән бизәлгән.
Совет елларында биредә кунакханә урнашкан була. Казанга килгәч, ике балалы Копыловлар гаиләсе, шундагы казна бүлмәләренә күченеп, шактый озак яшәгән, диләр. Виталий Егорович, еллар буе яңа фатир көткән хезмәткәрләрне узып, завод фондыннан фатир алудан баш тарткан.
МОНДА КОРОЛЁВ ЯШӘГӘН!
Тар гына юл безне кирәкле подъездга алып килә. Күтәртелебрәк ясалган ишек төбендә – каеннар. Лядов урамындагы 5 нче йортта яшәгән күренекле шәхесләрне монда инде бернәрсә дә хәтерләтми. Өйнең ян тарафындагы истәлек тактасын санамаганда, әлбәттә. «1944–1946 елларда бу йортта танылган конструктор, совет ракета-космос техникасын уйлап табучы Сергей Павлович Королев яшәгән», дип хәбәр итә ул.
– Казанда ул күптән көтелгән иреккә чыгуга ирешә – ОКБ‑16 «шарашка»сының башка тоткыннары белән бергә 1944 елның июлендә вакытыннан алда азат ителә. Әлеге «шарашка»да Валентин Глушко җитәкчелегендә реактив ракета двигателе ясау белән шөгыльләнәләр, – дип аңлата Николай Савицких.
Алтынчы подъезд. Баскыч буйлап бишенче катка күтәреләбез. Биредә дүрт фатир, безгә сулдагысы кирәк. Королёв яшәгән ике бүлмәле фатир буш тора, диләр. Сүз уңаеннан, Валентин Глушко шушы катта ук яшәгән, Королёвның күршесе булган. 1944 елда бөтен подъездны элекке «шарашка» тоткыннарына биргәннәр. Кайсы гына исемне атама – барысы да даһи, күренекле шәхесләр.
Королёв фатиры тәрәзәсеннән күренгән манзара – балалар бакчасы, каршыдагы йорт аркасы, дистә еллар узса да, үзгәрмәгән диярлек. Тәрәзә каршындагы биек каенны гына кискәннәр. Тик бу безгә иртәнге якты нур белән тулган иркен бүлмәне күзалларга комачаулыймы соң? Шулкадәр кояшлы фатир! Җиһазлану ягыннан шактый тыйнак булган ул: карават, эскәтер урынына урын‑җир җәймәсе җәелгән аш өстәле, язу өстәле, берике табурет, тумбочка. Кирәк-яраклардан – өч пыяла банка, ике шешә, кружка һәм чәй кашыгы. Менә бөтен байлык шул! «Минем үземә дә көлке. Тик мин кайгырмыйм... Бу бит тормышта иң мөһиме түгел, һәм, гомумән, болар барысы да вак‑төяк кенә», – дип язган Королёв туганнарына үзенең, ниһаять, ирекле тормышы турында.
Әйе, иреге шактый шартлы булса да, монда ул бәхеткә тиенә. Ник шартлы дигәндә, паспорт урынына кулына азат ителү турында белешмә генә тоттырыла. Сайлауларда һәм демонстрацияләрдә катнашу мөмкинлеге урынына – хокукларда чикләнү һәм атна саен Черек күлгә барып билгеләнеп кайту. Каторга һәм махсус төрмәдәге тормыштан, махсус конструкторлык бюросында 15–18 сәгатьлек хезмәт көненнән соң Лядов урамындагы фатирында ул ялгызлыктан сүзнең туры мәгънәсендә ләззәт ала. «Кайтам да кичке ашка берәр җиңел генә нәрсә әзерлим, ә аннары караватка сузылып ятам да, үзем дә сизмичә, уйлый‑уйлый йокыга талам. Бик рәхәт!» – дип яза ул әнисенә. «Мин элек (сугышка кадәр) дөньяның гүзәллеген тоймый идем, ә хәзер мин кояш нурының да, бер йотым саф һаваның да, кипкән икмәк катысының да кадерен беләм».
Королёв гомере буе шундый булып калачак. Ул беркайчан да көнкүрештәге авырлыкларга зарланмаган, бернәрсә дә җыймаган, матди байлыкка исе китмәгән. Чөнки аның кулында күпкә мөһимрәк, кыйммәтлерәк әйберләр булган. Әйтик, баллистик ракета һәм ракетоплан ясау өчен беренче сызымнар һәм исәпләүләр, аларны ул шушы кояшлы бүлмәдә эшли башлый һәм Казаннан киткәндә үзе белән ала.
ЯШЕРЕН ОЧУЧЫ
Белинский урамындагы кечкенә скверда эсселек бөтенләй сизелми. Эскәмияләр, җәяүле сукмаклары һәм эшләми торган фонтан – сугыштан соң җайланган тормыш-көнкүреш истәлекләре.
– Бу скверга башка бер кызыклы фатир тәрәзәләре карый, – дип сөйли Николай Владимирович. – Анда Советлар Союзы Герое, танылган очучы-сынаучы Александр Васильченко яшәгән. Сугыш башланган көннән бирле Александр Григорьевич фронтка Пе‑2 бомбардировщикларын илтә торган авиация эскадрильясы белән җитәкчелек итә. Ә 1943 елның маеннан ул безнең заводта самолётлар сыный башлый.
Васильченконың фатирын табу бик җиңел булып чыкты: сигезенче йорт, өченче кат. Андый фатирлар икәү генә, аларны балконнарыннан аерып була. Француз балконы кухнядан чыга торган, зуррагына залдан чыгасың. Ул вакыт өчен бик шәп планировкалы фатир аның хуҗаларына зур казанышлары өчен бирелгән. Бу тәрәзәләргә карауга ук, ак эскәтерле өстәл, бәйләнгән челтәр салфеткалар, буфетта тезелгән савыт‑саба күз алдына килә…
Хәер, күрше йортларда яшәгән кешеләр сөйләгән истәлекләр дә бар. Менә алар, ул чакта бер көтү бала-чага, арка янына җыелып, кумирларын көтә. Һәм шулчак ул үзе дә күренә – көндәлек тормышта бик мәзәкчән, шук ир‑ат ишегалдына кәттә «Победа» машинасында килеп керә. Малайларны күргәч туктый. Аларга исә ике мәртәбә әйтеп торасы юк – шундук машинага төяләләр. Васильченко аларны аэропорт буфетына алып бара – ярымач йөргән урам балаларын тамаклары туйганчы сыйлый.
Аны яраталар, аңа сокланалар. Туганнары, дуслары һәм күршеләре генә түгел. Мөгаен, иң беренче чиратта, хезмәттәшләредер. Алар арасында инженер Сергеев та бар, Васильченко белән аны бер истәлекле вакыйга бәйләп тора.
...Пе-2 бомбардировщигы. Самолётның койрыгына РД‑1 сыек реактив двигательле тизләтү җайланмасы урнаштырылган – ул тизлекне шундук 200 километрга арттырырга сәләтле. Фашистларның котын алачак бу нәрсәне НКВДның ябык конструкторлык бюросы – шул «шарашка» тоткыннары уйлап таба. Чираттагы сынау очышларының берсе. Штурвалда – Александр Васильченко, янәшәдә – тоткын, инженер-экспериментатор – конструкторлык бюросы конструкторы Сергеев. Очыш гадәттәгечә дәвам итә, әмма 7 мең метр биеклектә койрык өлешенә ут каба. Ялкын бик тиз кабинага үрмәли. «Сикер!» – дип кычкыра пилот инженерга. Сергеев баш тарта – аңа авариянең сәбәбен ачыкларга кирәк. Васильченко янып торган машинаны могҗиза белән җиргә төшереп утыртырга өлгерә. Икесе дә шактый пешә.
Ул вакытта Васильченко кемне коткаруын аңлаган микән? Сергеев фамилиясендә киләчәктә космосны яулаячак легендар конструктор Сергей Павлович Королёв йөргән була.
КОБА? СЕРГО!
Маршрутыбызның соңгы ноктасы да, мөгаен, беренчесе кебек үк кызыклы һәм үзенчәлекледер. Аңа алып баручы юл да... Түшәме кессоннар белән бизәлгән биек арка аша узабыз – адресы Белинский урамы, 5 булган ар‑деко стилендәге биш катлы йорт 1938 елда төзелгән. Үз вакыты өчен артык модалы һәм затлы йортны архитекторлар бу тирәнең доминантасы итеп планлаштыра, ул авиазавод инженерлары һәм техник хезмәткәрләренә уңайлы тормыш шартлары тудыру максатын күздә тота.
Бу микрорайондагы торак йорт ансамбльләре аерым бер конфигурациягә ия – проектлаучылар аларда иркенлек һәм уңайлы җыйнаклыкны берләштерүгә ирешә. Без моны үзебез дә күрәбез – безгә кирәкле торак квартал ишегалдында зур сквер! Биредә дә үз архитектура доминантасы бар – Серго Орджоникидзе һәйкәле.
«Казанда «халыклар юлбашчысы» Иосиф Сталинга бердәнбер һәйкәл сакланып калган», – дип язган иде күптән түгел аның турында кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары. Янәсе, соңрак, идеология үзгәргәнгә күрә һәм шәхес культына каршы көрәш максатларында, монументка тиз генә Серго исемен биреп куйганнар. Өстәвенә, авыр сәнәгать халык комиссарын тышкы кыяфәте буенча Иосифтан аеру шактый катлаулы, таш һәйкәл рәвешендә инде әйтәсе дә юк..
– Бу уйдырма гына, – дип шикләрне тарата Николай Савицких. – Сезнең каршыда Серго Орджоникидзе һәйкәле, һәм ул башта ук шулай итеп уйланылган була. Монументны сүтеп реставрациягә алып киткәч, монда яшәүчеләр шулкадәр борчылды! Әмма, күргәнегезчә, бүген ул үзенең тарихи урынында.
Сүз уңаеннан, СССРның 30 нчы еллардагы легендар авыр сәнәгать халык комиссары хөрмәтенә куелган сыннарның илдә бик азы гына сакланып калган. Социалистик шәһәрдәге һәйкәл – шуларның берсе. Монумент авторының исеме һәм аның иҗат ителү елы тарих төпкелендә яшеренгән. Ә менә аның биредә – хыял каласындагы күләгәле скверда пәйда булуы билгеле.
...90 ел элек, 1932 елда, Казаннан ерак түгел бишьеллыкның удар төзелеше старт ала. Сәнәгать комплексын кеше ышанмаслык тиз арада – ике ел эчендә сафка бастыралар. Ә тагын бер елдан соң, 1935 елда, яңа предприятиенең беренче самолёты – спорт ярышлары һәм укуөйрәтү өчен кулланыла торган КАИ‑1 очкычы күккә күтәрелә. Бу әле зур тарихның башы гына була! Яңа заводка 124 нче номер һәм Орджоникидзе исеме бирелә. Эш шунда ки, халык комиссары бу эштә ярдәм генә күрсәтеп калмыйча, заводны да, Социалистик шәһәрне дә колачлаган биниһая зур төзелешне тулысынча үзе күзәтеп, тикшереп тора. Сүз уңаеннан, әлегә кадәр рәсми документларда ул Серго Орджоникидзе исемендәге бистә дип исәпләнә. Дөрес, бу хакта бик азлар гына белә.
Николай Савицких белән сәяхәтебез ахырына якынлаша. Кечкенә генә Социалистик шәһәрне берничә сәгать эчендә генә йөреп бетереп булмый икән. Казанның нибары берничә гектарын гына тәшкил итсә дә, монда күпме тиңсез архитектура һәйкәлләре, истәлекле тарихи урыннар, күренекле кешеләр турында хатирәләр саклана.
Ольга Туманская
Фото: Александр Ефремов, Марина Демидова архивыннан
Добавить комментарий