Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Талантлар лабораториясе

Талантлар лабораториясе

Татарстанның Талантлар университетында үзләштергән белем-күнекмәләргә югары уку йорты да, мәктәп тә, түгәрәк тә өйрәтмәячәк. Менә инде җиде ел бу мәйданчык сәләтле балаларга һәм яшьләргә хыял-максатларына ирешергә булыша.

15 июня 2022

Әмирнең пробиркасында желесыман масса. Егет аны лимон бөтнеге (мелисса) күзәнәкләреннән үстергән. Каллус дип аталган менә шундый массадан фармацевтика һәм косметология өчен биологик актив матдәләр алына. Казандагы 33 нче лицейның 9 сыйныф укучысы, шулай ук республиканың Талантлар университеты студенты Әмир Гыйльванов, КФУдагы фәнни җитәкчесе белән берлектә, лимон бөтнегеннән каллусны иң нәтиҗәле ысул ярдәмендә алырга мөмкинлек бирә торган технологияне эшләү белән мәшгуль.
Яшь егет үз проектын гамәлгә ашыра алсын өчен, Университет аңа КФУ белән хезмәттәшлек мөмкинлеген оештырган. Бу – белем бирү мәйданчыгы тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чараларының берсе генә әле.
– Университетка кергәндә, сиңа 100 балл бирелә, бу – 50 мең сум дигән сүз. Аларны төрле конкурсларда һәм белем бирү чараларында катнашу һәм аларда җиңү яулау өчен тотарга була. Әйтик, быел мин, университет җыелма командасы белән бергә, «ТехноСтрелка» халыкара фестиваленә катнаштым. Без анда беренче урын яуладык, – дип сөйли Әмир.
IMG_0312
Казандагы 33 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Әмир Гыйльванов лимон бөтнегеннән каллусны иң нәтиҗәле ысулларның берсе белән алырга мөмкинлек бирә торган технологияне эшли.
Талантлар университеты – республиканың сәләтле мәктәп укучыларына һәм яшьләргә ярдәм итү өчен белем бирү мәйданчыгы ул. Республика яисә федераль дәрәҗәдәге олимпиадада яки республика конкурсында җиңү яулаган, Татарстанда яшәүче 12 яшьтән 35 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр
Университет студенты булу хокукына ия. Хәзер биредә 2 меңгә якын кеше укый. Университет студентларының һөнәри үсешенә финанс ярдәме күрсәтү белән генә чикләнми. Биредә укучыга үз проектын эшләү өчен Татарстан югары уку йортларының лабораторияләренә керү мөмкинлеге бирелә, белем алу юнәлешен планлаштыруда остазлар ярдәме күрсәтелә, аларга шулай ук һөнәр сайлауда, фәнни, технологик, иҗади конкурс һәм олимпиадаларга әзерлек барышында булышалар. Күптән түгел Университет Казанда үз лабораториясен ачты. Мәйданчык тулы кыйммәтле фәнни эш өчен кирәкле бөтен нәрсә белән җиһазландырылган. Болар барысы да сәләтле балаларга бик тиз арада үз сәләтләрен мөмкин кадәр күбрәк үстерергә, киләчәкне күздә тоткан эшчәнлек өлкәсен сайларга ярдәм итә. Ә кемдер, моннан тыш, үзе өчен яңа кызыксыну офыклары ача.
ДӨНЬЯНЫ ҮЗГӘРТӘЧӘК МАТЕРИАЛЛАР
– Университетта шөгыльләнгән проектымны «Эшмәкәрлек фабрикасы»нда күрсәттем. Бу минем өчен бик кызыклы тәҗрибә булды. Элек мин киләчәк өчен биология яки программалаштыруга бәйле һөнәрләрне карый идем, әмма хәзер эшмәкәрлек юнәлешендә белем алу турында да уйлана башладым, – ди Майя Костюкова. Хәзер әле ул Казанның 86 нчы мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укый.
Университетта Майя шөгыльләнә торган проект – кузаклы үсемлекләрдән алына торган, шактый аз өйрәнелгән уникаль аксым – форисомны тикшерү. Форисомнарда иң кызыгы – аларның тышкы шартларга карап, формасын кире кайтырлык итеп үзгәртү сәләте. Шуңа күрә аны «акыллы» материаллар исәбенә кертеп карыйлар һәм аэрокосмик сәнәгать һәм авиатөзелеш тармагы, электроника һәм медицина өчен бик өметле чимал дип саныйлар.
– Бу Университет тормышта үсәргә теләүчеләр өчен күп нәрсә бирә. Шул ук вакытта тәртипкә дә өйрәтә. Һәр студентның шәхси үсеш планы бар, монда аның максатлары күрсәтелгән – кыска вакытлы (1 елга кадәр – ред. иск.), уртача вакытлы (2–3 ел – ред. иск.), озак вакытлы (5–7 ел – ред. иск.) Нәкъ менә шушы план миңа нәрсә эшләргә һәм нинди нәтиҗә алырга теләвемне аңлауда ярдәм итте, – ди Майя.
ЛИДЕР ӨЧЕН ОСТАЗ
«Яшьләр эшләре буенча министр булырга» – Чаллыдагы «Шатлык» яшьләр үзәге җитәкчесе, 24 яшьлек Руслан Матурин үзенең шәхси үсеш планында әнә шундый стратегик максат куйган. Талантлар университетында уку тәкъдиме аңа «Ел лидеры» конкурсының республика этабында җиңгәннән соң ясала. Университет Руслан өчен республиканың эре предприятиеләренең берсендә стажировка узу мөмкинлеге тудыра, анда яшь егет шәһәр Советы депутаты ярдәмчесе ролендә «Алабуга инициативасы» социаль проектында катнаша. Стажировка Русланның һөнәри тәҗрибә сандыгына нәтиҗәле элемтәләр, файдалы танышлыклар өсти. Май аенда «Эссен Продакшн» «Шатлык» үзәгенә ветераннар өчен шәхси котлау акциясе үткәрергә дә булышкан.
IMG_0368
«Яшьләр эшләре буенча министр булырга» – Чаллыдагы «Шатлык» яшьләр үзәге җитәкчесе, 24 яшьлек Руслан Матурин үзенең шәхси үсеш планында әнә шундый стратегик максат куйган.
– Минем өчен Университетта иң мөһиме – остазым, профессиональ коучым. Үзенең профессиональ һәм шәхси тәҗрибәсеннән файдаланып, ул миңа юнәлешне дөрес билгеләргә, иң мөһим нәрсәгә игътибар тупларга, нәтиҗәгә ирешү өчен ресурслар таба белергә ярдәм итә, – ди Руслан. – Моннан тыш, Университет миңа кирәкле өстәмә белемне бушлай алу мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, шул рәвешле инглиз телен өйрәнүемә юл ачылды. Моңа әле бик күп файдалы элемтә, чара һәм материалларны да өстәгез. Университет – чын-чынлап искиткеч үсеш коралы ул.
ТАЛАНТЛАР УНИВЕРСИТЕТЫ СТУДЕНТЫ БУЛЫРГА ТЕЛИСЕҢМЕ?
UTALENTS.RU САЙТЫНДА ГАРИЗА КАЛДЫР.
Фотолар Әмир Гыйльванов һәм Руслан Матуриннан алынды.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: