«Татарстан»ның 105 нче язы
«Татарстан» журналы язны 104 мәртәбә каршы алды инде. Һәм ул яз ел саен – төрле. Зәмһәрир суык вакытлары да булган аның, ачлыктан тилмерткән чаклары да, сугыш афәте алып килгән мизгелләре дә, Җиңү белән сөендергән онытылмас мәле дә…
Яз безне ташу сулары белән дә юган, кышкы бураннары белән дә күмгән, шау чәчәктә утырган бакчаларның башны әйләндергеч исе белән дә исерткән, җылы җилләре белән дә кочаклап төргән. Әле моңарчы билгеле булмаган сырхау белән хәвефләндергән, хәтәр китергән…
Шундый инде ул яз – үзгәрүчән, җилбәзәк, җиләс… Бер үк вакытта сагынычлы, кадерле һәм газиз дә. Кар көртләре буйлап йөгереп узып, ул аларны шаян гөрләвекләргә әйләндерә, ялангач кулы белән агачларга бер орынуы була – кәүсәләр яшелгә күмелә. Юкка гына «март аеның нечкә билле җиле сузылып ятып җиргә кар ашый» дип язмаган шагыйрь.
Ә аннан… бөтен түбә-кыеклардан песиләрнең хор коллективлары концерт бирергә керешә. Ир-егетләр исә, гүзәл затларның күз карашын гына эләктереп алып та, шигырь белән сөйли башлый. Кайчакта ак шигырь белән, әлбәттә, әмма бит монда эш рифмада түгел, ә теманы сайлый белүдә. Мәхәббәт очкынында…
Яз белән сезне, татарстанлылар!
2025 елның язы иң ямьлесе һәм тылсымлысы булсын!
Сезнең кыштан соң уянып килүче редакциягез
Добавить комментарий