Тау батыры
Данил Садриев. Җирән чәчле, малайларча кыюлыгы, тәвәккәллеге әллә каян күренеп тора. Трамплиннан сикерү белән шөгыльләнүче Россия спортчыларының киләчәге турында сораганда ул конкрет җавап бирә: «Искиткеч!» Ул болай әйтергә хаклы, чөнки Садриев 2022 елда Пекинда узган Олимпиадада көмеш медаль яулый.
16 июня 2022
Исәпкә алмыйлар – Пекиндагы беренче чыгышларга кадәр. Биредә, уртача трамплинда, Лениногорск егете беренче кечкенә генә могҗизасын ясый. Квалификациядә, трамплин рекорды куеп, 107,5 метрга сикерә – башкалар ничек кенә тырышмасыннар, куып җитә алмыйлар. Финалга дүртенче булып чыга, ә ярыш нәтиҗәсе буенча планетаның сигез иң көчле сикерүчеләре арасына керә. Дебютант өчен – искиткеч нәтиҗә. Бигрәк тә соңгы утыз ел эчендә Россия спортчыларының финишта каядыр икенче дистәдә урнашуына инде ияләшкән булуыбызны күздә тотканда...
Әмма белгечләр күзлегеннән караганда моны уңыш дип санасак та, Данил өчен бу хаталар өстендә эш була... Күбрәккә ирешәсе килә. «Әле Олимпиада алдыннан, Австриядә әзерлек вакытында, мин бер нәрсәне аңладым: барысы да чынга ашарга мөмкин, – дип сөйли ул журналистларга. – Тиешле техник тәэсирләрне тойдым. Дөресен генә әйткәндә шәхси ярышларда зуррак нәтиҗәләрне көткән идем…»
Бу сүзләрне Данил Садриев Олимпиаданың көмеш бүләгенә ия булгач әйтә: шәхси турнирда ала алмаганны команда белән бергә алуга ирешә (әлеге көмеш медаль 54 елдан соң безнең спортчылар тарафыннан Олимпия уеннарында трамплиннан сикерү буенча яуланган беренче бүләк булды). Биредә, ниһаять, таудай җаваплылык өстеннән төшкәч, яшь спортчы камера һәм микрофоннар каршында безнең спортчыларның киләчәге турында бер сүз белән «Искиткеч!» диде.
– Менә күрерсез әле, якын елларда, тагын беничә егет үзен күрсәтәчәк, – дип аңлатты журналистларга Татарстан егете, бәхетле елмаеп.
– Димәк, бу медаль сезнең өчен сенсация түгел?
– Сенсация, әлбәттә, сез нәрсә?! Мин әзер идем, әмма шулай булачагын төгәл белми идем...
Үз-үзеңә ышанганлыкмы? Яшьләрчә мактанчыклыкмы? Данилны яхшы белгән беренче тренеры Николай Герасимов, мөгаен, аны башкалардан яхшырак, төгәлрәк сыйфатлыйдыр. Ныклык, үҗәтлек. Үз‑үзенә ышаныч. Мавыгучанлык...
Һәрхәлдә, Пекинда Данил ирешкән уңыш бернинди дә очраклылык түгел. Әлеге медальгә беренче адымны ул алты ел элек, олы абыйсы шөгыльләнә торган трамплиннан сикерүчеләр секциясенә килгәч ясый. Яшьтәшләре балалар бакчасында көндезге йокыда булса, Данил чираттагы тренировкасына бара.
Тагын бер адым – башкалар унбиш яшьләр тирәсендә генә сикерергә тәвәккәлләгән Лениногорскидагы 75 метрлы трамлинны унике яшендә яулау. Аннан соңгы елларда исәпсезхисапсыз тренировка, әзерлек һәм ярышлар арасында төннәр буе һәм ялларда мәктәп предметларын тырышып-тырышып өйрәнгәндә...
«Азия балалары»ның күптән түгелге җиңүчесе – бүген инде атказанган спорт мастеры һәм «Ватан каршындагы казанышлар өчен» ордены медале иясе. Гәрчә яше буенча һаман әле юниор саналса да. Олимпия уеннарының призёрының киләчәге искиткеч булырмы – барысы да аңардан тора.
– Дөнья йолдызлары дәрәҗәсендә эшли, шуңа күрә тиешле тырышлык куйганда озак еллар биеклектә торырга мөмкин, – дип саный Николай Герасимов.
Данил тренерның йөзенә кызыллык китерергә ияләшмәгән. Март ахырында ил чемпионатында аңа тиңнәр булмады...
Фото: ru.wikipedia.org, © Солтан Исхаков, «Татар-информ» МА
Добавить комментарий