Тормышны дәреслекләрдән өйрәнмәсәң
Гарвард, Йель яки Оксфорд университеты, бейсбол, Вегаста каникуллар... «Алардагы» сәясәтчеләрнең яшьлеге бик кызыксыз һәм сәясәтчеләрнең үзләре кебек үк тормыштан ерак. Фәрит Мөхәммәтшинга бөтенләй башка университетларны – чын тормышныкын узарга туры килә.
16 июня 2022
Бакчада эшләүне гап‑гади җәмәгать эше дип атарга була, аның белән яшьтәшләрне шаккатыра алмыйсың. Каникулда эшкә урнашып, беренче акчаңны эшләп алу – менә монысы исә омтылуга лаеклы хыял. Тиздән ул да чынга ашачак. «Җәйгә әти мине ремонт-төзелеш идарәсенә урнаштырды, анда мин газоннарны уратып алыр өчен агач штакетниклар җыйдым. Борыс, такта, кадак – көне буе кадакла да кадакла». Җиденче сыйныфтан соң Мөхәммәтшинның җәе әнә шулай уза. Аттракционнар паркы түгел, тәүге хезмәт хакына сатып алынган беренче «Победа» сәгате һәм сеңелләренә бүләкләр – океан аръягындагы яшьтәшләренең паркта «американ» тавында элдерүе һәм әтиләренең «Ролекс»ын тагып йөрүенә караганда күбрәк эмоция биргәндер, мөгаен.
Армиягә киткәндә, Фәрит инде җитдирәк хезмәт тәҗрибәсе туплаган була. Тугызынчы сыйныфтан соң чираттагы җәйге каникуллар вакытында хәтта геологик разведка хезмәтендә геодезист булып та эшләп ала. «Геодезистлар нефть мәйданнарын үлчи, мин исә репер линейкасын гына тотып торам», – дип, тыйнак кына искә ала ул бу эш тәҗрибәсе турында. Мәктәпне тәмамлагач, Миңлебай газ-бензин заводына токарь өйрәнчеге булып эшкә урнаша. Аннары – машина йөртүчеләр курслары…
Әлбәттә, хәрби хезмәткә кадәр шофер булып эшләргә өлгергән егет армиядә кухня тирәсенә елышмый. Үзйөрешле зенит җайланмалары белән идарә итү, Тоцкое полигонында өйрәнүләр... – чын тормыш мәктәбе дими, ни дисең... Мөхәммәтшинның нинди солдат булуын сөйләп торасы юк: частьнең Мактау китабына беркемнең дә исемен болай гына язып куймыйлар. Хәер, төп казаныш бу түгел, дип саный ул үзе. «Армия миңа чын ир‑атлар дуслыгының нәрсә икәнлеген аңларга һәм аның кадерен белергә өйрәтте», – ди Фәрит Мөхәммәтшин.
Карьера үсеше күзлегеннән караганда, ике еллык хәрби хезмәттә шәп характеристикага лаек булган егеткә туп‑туры юл – университетка. Тик ул вакытта карьера сүзе сүгенүгә тиңләнә диярлек: эш урынында тир түгеп хезмәт куйган кешеләр хөрмәттә. Мөхәммәтшин нәкъ менә шундыйлардан. Башкала вузларыннан бигрәк, көтмәгәндә кызыклы эшкә өстенлек бирә – «Әлмәтнефть»кә КИП слесаре булып урнаша. Ә мәҗбүри югары белем белән нишләргә? Анысы исә, гафу итегез, кичләрен генә – газ сәнәгате техникумында (соңрак – читтән торып Уфа нефть институтында). Ул арада Фәрит цехның комсомол оешмасы секретаре вазыйфасын да башкара, җәмәгать эше өчен каян вакыт табадыр – үзе генә белә.
Әлеге университетлары турында сәясәтче болай дип сөйли: «Ул вакытта КИП слесаре булу бик дәрәҗәле санала иде. Бу эшкә актив, эшкә сәләтле, шактый югары интеллектка ия яшьләрне алалар. Бик мавыгып эшләдек, һөнәри конкурсларда теләп катнаштык, төрле электрон нәрсәләрнең серенә төшенер өчен, сәгатьләр буе өйрәнеп утырырга әзер идек. Әмма бу мохит белән генә чикләнмәдек. Ул чакта бер-беребез белән аралашу, китап һәм музыка турында кызып‑кызып бәхәсләшү, дөньядагы вакыйгалар карата, кайчак шактый беркатлы булса да, үз фикеребезне белдерү бик мөһим иде. Безгә шәһәр беренчелегенә футбол уйнау, ул вакытта популяр вокаль-инструменталь ансамбльләрдә җырлау кызык иде...»
«Без тормышны кулланырга гына гына түгел, ә чын-чынлап анда катнашырга теләдек, – дип әйтәчәк ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең яшьлеге турында. – Үз шәһәребездә, үз цехыбызда, үз стадионыбызда».
Чит илләрдәге оппонентлары белән чагыштырганда, безнең сәясәтчеләрнең күп очракта сүзләре нигә үтемлерәк, ышандыру көче нигә куәтлерәк икәнен аңлатып тору урынсыздыр. Язмыш сикәлтәләрен шәхсән тоеп, турыдан-туры үзең кичкән тормыш мәктәбе белән Гарвард да, Йель дә, Оксфорд та һичкайчан тиңләшмәячәк.
* Монда һәм алга таба цитаталар һәм фотолар «Фарид Мухаметшин. Виражи судьбы» документаль повестеннан алынды.
Добавить комментарий