Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

ТҮБӘН БӘРӘСКӘДӘГЕ ТАШ МӘЧЕТ

Әлеге мәчет үзенең тыйнаклыгы һәм гадилеге белән аерылып тора – ак таштан, чатыр түбә астында төз манара, ярымай...

1769 ЕЛГЫ ТӨЗ БИНА
Таш мәчетләр архитектурасы шул заманның рус архитектурасы йогынтысында формалаша. Түбән Бәрәскәдә 1769 елда салынган мәчет Казандагы әл-Мәрҗани мәчетен хәтерләтә. Икесе дә татар архитектура традицияләре белән Петербург барокко кушылмасыннан гыйбарәт. Авылның калкулыклы ачык урынында төзелгән мәчет бик матур булып күренеп тора. Аның кырыс матурлыгы белән кызыксынучылар бирегә ераклардан килә.
5
ҖИМЕРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылындагы таш мәчетне җимерү өчен, совет чорында тракторлар һәм авыр техника җәлеп ителгән, дип сөйлиләр. Ләкин омтылышлар барып чыкмый. Мәчетнең борынгы катына җиткәч, аны сүтә алмыйлар: кирпечне берәм‑берәм алып булмый – бары тик ишәргә генә кала. Ләкин, бәхеткә, әлеге өметсез эшне ташларга тәкъдим итүче табыла. Шуңа мәчетнең төп өлеше сакланып кала.
4
ПАТШАБИКӘ РӨХСӘТЕ БЕЛӘН
Күз алдына китерегез: әлеге диварлар 250 ел тора – төзелешкә ныклык бирү өчен төзүчеләр измәгә чи йомырка салган, аны Борнаевлар заводына авыл кешеләре җыеп китергән. Нәкъ менә шул сәүдәгәрләр династиясенә нигез салучы Ибраһим Борнаев патшабикә Екатерина II дән үзенең туган авылында ике катлы таш мәчет салырга рөхсәт алуга ирешкән.
Казанда тагын бер елдан соң салынган әл-Мәрҗани мәчетенә исем биргән Шиһабетдин Мәрҗани үзенең бер хезмәтендә болай дип яза: «Авыл уртасындагы таш мәчетне әлеге авыл кешесе Ибраһим бине Йосыф бине Аснай бине Исәнкол бине Борнагол 1183 (1769) ел ахырында камил һәм бик яхшы халәттә, чуен баскычлар белән салдырган».
ҖИРЛЕ МӨСЕЛМАННАРНЫҢ КӨЧ ТУПЛАУ УРЫНЫ
Татарстанның иң борынгы таш мәчетенең үзенең беренчел кыяфәтенә никадәр дәрәҗәдә якын булуында, әлбәттә, авыл кешеләренең өлеше бик зур, реставрация идеясен алар күтәреп чыга. Мәчетне 2018–2020 еллар дәвамында төзекләндерәләр. Яңартылганнан соң мәчет мәхәллә халкы һәм мөсафирлар өчен бик уңайлы урынга әйләнә, алар бирегә намазга йөри, аралаша һәм үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйләшә башлый. Мәчет тарихи дини объект кына булып калмый, бәлки кабат җирле мөселманнарның көч туплау урынына да әйләнә.
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: