Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Тугызынчы махсус мәктәп

Тугызынчы махсус мәктәп

Хәрби-һава көчләренең Казандагы 9 нчы махсус мәктәбен тәмамлаучыларның язмышы төрле. Әлбәттә, күбесенең тормыш юлы авиациягә бәйле. Араларында галимнәр, инженерлар, төзүчеләр, сәнгать һелләре дә бар. Әмма бу мәктәпне тәмамлаучылар тормышта ни белән генә шөгыльләнсәләр дә, ирләр дуслыгының бәһасен белгән чын ватанпәрвәрләр булып калалар.

25 августа 2022

БУЛАЧАК ГЕРОЙЛАР
1941 елның гыйнварында Казан урамнарында курсантлар формасы кигән чибәр егетләр пәйда була, барысында да кара шинель, куе зәңгәр төстәге китель һәм чалбар, киң каеш һәм хром ботинка. Зәңгәр петлицаларында – ВВС  (ХҺК) эмблемасы, аеру билгеләре өчпочмаклары һәм «СШ» хәрефләре. Беренче курсантлар. Аларның тәүге чыгарылышы 1941 елның 20 июненә туры килә.
ALEX3773
Хәрби-һава көчләре махсус урта мәктәбенең беренче җитәкчесе Йосыф Туишевның педсоветтагы ялкынлы чыгышын укытучылар игътибар белән тыңлый:
– Безнең бурычыбыз – булачак геройлар тәрбияләү! Бернәрсә белән дә исәпләшмичә, партия һәм халыкка тугры калып, Ватан өчен гомерләрен бирергә әзер булган Кызыл Армия сугышчыларының тиңдәшсез каһарманлыклары турында без шәкертләребезнең күңеленә үтеп керерлек итеп сөйләргә тиеш...
Мәктәптә дәресләр тугыз ай элек кенә башланган. Һәм беренче чыгарылыш нәкъ сугыш алдыннан – 1941 елның 20 июнендә була. Әле генә мәктәптән чыгарылган беренче рота егетләренең күбесе шундук фронтка китә.
Җиңү көненә кадәр Казанның тугызынчы махсус мәктәбен 651 курсант тәмамлый һәм аларның шактыена хәрби очышлардан әйләнеп кайту насыйп булмый...
1941 елгы тәүге чыгарылыш курсантларының бер өлеше башлангыч Югары авиация мәктәбенә укуларын дәвам итәргә җибәрелә. Алар арасында Александр Муравьёв (сугыштан соң ул туган мәктәбенә командир һәм әдәбият укытучысы сыйфатында әйләнеп кайтачак) та була. Аның «Девятая Казанская» дигән китабында беренче чыгарылыштагы курсташы Дамир Әюпов белән очрашуы сурәтләнә. Ул кайбер иптәшләренең язмышы белән таныштыра: «Дистәгә якын кеше һәлак булган. Синең белән бер партада утырган Борис Гужавин укчы-радист булган, самолетын 1943 елда бәреп төшергәннәр. Шулай ук Саша Шелымагин, Гриша Назаров, Женя Егоров – барысы да укчы-радист булып очкан. Сорокин белән Евлампиев Сталинград янында пехотада сугышканда һәлак булган. Андреев та шунда ук. Кайдадыр Сюнька Кулик та башын салган... Февральдә исә Рәим Учаров кайтты. Аның да сугышчан биографиясе сокланырлык. 1942 елның көзеннән ЛИ‑2 самолетында укчы-радист булган. Берлинны бомбага тотуда катнашкан. Бервакыт, фронт линиясеннән читтә самолетына зыян килгәч, парашют белән сикергән, адашып йөргәч, партизаннар янына килеп чыккан, диверсияләрдә катнашкан, шуңа Кызыл Йолдыз ордены аңа бик кыйммәткә төшкән...»
«ХӘРБИ-ҺАВА УЧИЛИЩЕЛАРЫ ӨЧЕН КАДРЛАР ТУПЛАУ, КЫЗЫЛ АРМИЯ ХҺК ОЧУЧЫЛАРЫ ҺӘМ ОЧУЧЫКҮЗӘТЧЕЛӘРЕН ӘЗЕРЛӘҮ МАКСАТЛАРЫНДА РСФСР, УССР, БССР, ГРУЗИЯ ССР ҺӘМ ӘРМӘНСТАН ССР ХАЛЫК КОМИССАРЛАРЫ СОВЕТЛАРЫНА МӘГАРИФ ХАЛЫК КОМИССАРИАТЫ СИСТЕМАСЫНДА ХӘРБИ‑ҺАВА КӨЧЛӘРЕНЕҢ 20 МАХСУС УРТА МӘКТӘБЕН (СИГЕЗЕНЧЕ, ТУГЫЗЫНЧЫ ҺӘМ УНЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАР СОСТАВЫНДА) ОЕШТЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘРГӘ». 
Совет хөкүмәтенең 1940 елның 6 ноябрендәге 2276 нчы «Хәрби-һава көчләре махсус урта мәктәпләрен оештыру турында»гы карары.

Исемлектә тугызынчы булып торган Казан махсус мәктәбенә Ленин һәм Лобачевский урамнары чатындагы бина бирелә. Бүген ул бинаны РФ Фәннәр академиясенең Казан филиалы били. Сугыш башлангач, анда госпиталь ачыла, махсус мәктәпне исә 6 нчы урта мәктәп бинасына күчерәләр (элекке Мариинск гимназиясе бинасы). Бүген биредә КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицей урнашкан.
ХЫЯЛГА ТАБА!
Гомумән, бөтен махсус мәктәпләр дә бер типта оештырыла. Укыту 8 сыйныфтан башлана, укыту программаларында хәрби эшне өйрәнүгә басым ясала. Махсус мәктәпләр турында нигезләмәгә ярашлы рәвештә аны тәмамлаучыларга унынчы сыйныфтан соң теләсә кайсы хәрби училищега керү мөмкинлеге бирелә.
983
Махсус мәктәпкә укырга керү җиңел булмый: кандидатларны махсус комиссияләр сайлап ала. Барлык гомуми белем фәннәре, бигрәк тә математика, физика, химия һәм чит телләр буенча белемнәр, сәламәтлек һәм физик әзерлек тикшерелә. «Готов к труду и обороне», Осоавиахим, «Ворошиловский стрелок», парашют спорты һәм башка оешмаларның спорт значокларына ия булу хуплана. Аңлашыла ки, бирегә иң талантлы, белемле һәм спорт яраткан үсмерләр генә эләгә ала.
Әлеге яшүсмерләрнең балачагы да бер үк төрле диярлек: күпләренең әтиләре юк, ачлык-ялангачлык, мохтаҗлык. Шуңа күрә ХҺК махсус мәктәбенә укырга керү аларга исән калырга гына түгел, хыяллары – зәңгәр күккә якынаерга да булыша. Үсмерләрне тулысынча карап-тәрбияләп кенә калмыйлар, аларны иң яхшы педагоглар укыта, хәрби очучы карьерасына әзерләнеп, алар армия чыныгуы үтә.
…Генаның әтисе фронтта һәлак була, әнисе исә, колхозда хезмәт көненә бирелә торган «таяк»ка эшләп, өч баласы белән көч‑хәл җан асрый. Шуңа күрә җидееллык мәктәптән соң Генаның укуын дәвам итү мөмкинлеге бөтенләй булмый. Бервакыт авыл советы секретаре Александр Юновидов юлында очраган малайга «Красная Татария» газетасын күрсәтә. Анда ХҺКнең 9 нчы махсус мәктәбенә укучылар җыю турында хәбәр ителгән була.
– Гена, мәктәпне мактау грамотасы белән тәмамладың, сине Казан мәктәбенә имтиханнарсыз кабул итәргә мөмкиннәр, – ди ул үсмергә.
Тиздән Геннадий Ванюрихин махсус мәктәп укучысына әйләнә. 1952 елда аны көмеш медальгә тәмамлый. Бүген ул – техник фәннәр докторы, профессор:
– Мәктәп минем тормышымда хәлиткеч роль уйнады дию һич арттыру булмастыр…
Сугыштан соңгы авыр елларда Казанның иң яхшы урта мәктәпләреннән берсендә уку  (мин хәзер дә шулай уйлыйм) минем өчен дә, сугышта әтиләрен югалтып, яшәү өчен нормаль шартлар булмаган авыллардан һәм кечкенә шәһәрләрдән килгән күпчелек үсмерләр өчен дә бәйрәм булды. Безнең белән укучы курсантларның берсе өенә: «Без төнлә ап‑ак җәймәләргә ятып йоклыйбыз, иртә белән исә атланмай ягылган ипи ашыйбыз», – дип хат язган иде. Без бу хатны аның тумбочкасыннан «табып алдык» һәм бергәләп укып көлештек. Әлбәттә, бу «эчке эшләргә» тыкшыну иде, әмма мәктәптә кагыйдәләр шундыйрак булды – бездәге хәлләр дә Николай Помяловскийның «Очерки бурсы»* әсәрендә сурәтләнгәннәргә охшаш иде. Ә ачы хакыйкать шунда ки: безнең күпчелегебез моңа кадәр ап‑ак җәймәнең дә, иртәнге яки кичке ашка атланмай ягылган ипинең дә нәрсә икәнен белми иде...
1998
1952 елда мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган Геннадий Ванюрихин. Техник фәннәр докторы, профессор.
«САМОЛЁТЛАР ҮЗЛӘРЕ ГЕНӘ ОЧА АЛМЫЙ…»
«Тугызынчы Казан» мәктәбен ачканда Туишевка шәһәрнең иң яхшы укытучыларын сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Шунлыктан биредә шәкертләр, стройда йөрү, атарга өйрәнү, армия Уставын ятлау һәм хәрби очучы һөнәре үзенчәлекләрен өйрәнү белән беррәттән, башка барлык предмет һәм фәннәр буенча төпле белем алу мөмкинлегенә дә ия була. Бу исә аларның барысының да киләчәк тормышында нык булыша. Мәктәпне тәмамлаучылардан менә дигән авиация инженерлары, конструктор, галим һәм, әлбәттә инде, пилот, очучы-сынаучылар чыга.
…1962 елның сентябрендә тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган Е-8/1 истребителен сынау тәҗрибә-конструкторлык бюросының шеф-пилоты Георгий Мосолов өчен чак кына фаҗигагә әйләнми кала. Тавыш тизлегеннән югарырак тизлектә самолет кабинасыннан катапультацияләнгәндә ул авыр җәрәхәтләнә. Табиблар аның гомере өчен озак көрәшә, коткарып кала, әмма СССРның атказанган очучы-сынаучысы, Советлар Союзы Герое, полковник, авиациядә тизлек һәм биеклек буенча алты дөнья рекорды (шулардан өчесе – абсолют) авторының очу биографиясе шуның белән төгәлләнә.
Георгий Мосоловның авиациядә эшләү дәвере пешкәкле самолетлардан – реактив, тавыш тизлегеннән акрынраклардан тавыш тизлегеннән югарырак оча торганнарына күчү чорына туры килә. Ул үзе бу турыда менә нәрсә сөйли торган була: «Безгә, әлеге бурычларны беренчеләрдән булып хәл итә башлаучыларга, шунысы яхшы мәгълүм: алга таба ясалган һәр адым конструкторларның искиткеч акыл киеренкелеген, эшчеләрнең осталыгын һәм зирәклеген, инженерларның һөнәрмәндлеген, очучы-сынаучыларның эшкә фидаиләрчә тугрылыгын таләп итә иде. Чөнки самолетлар үзләре генә оча алмый. Аларны әле моңа өйрәтергә кирәк».
Mosolov-Georgij-Konstantinovich-378x600
Georgij-Mosolov-i-YUrij-Gagarin.-1-600x471
Ике якын дус – Юрий Гагарин һәм Георгий Мосолов.
Аны «Микоян фирмасы тормышындагы тулы бер эпоха» дип йөртәләр – гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул «МиГ» корпорациясе генераль директоры – генераль конструкторының консультанты була. Георгий Мосолов – Казандагы ХҺК 9 нчы махсус урта мәктәбен тәмамлаучы 2 мең курсантның берсе. Атаклы мәктәпне ул 1944 елда бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган.
ТӨП УРАМНАН ОРКЕСТР БЕЛӘН
Актлар залыннан ишетелгән тавышлар какофониясе кинәт туктап кала – махсус мәктәптә тәртип шулай да иң мөһиме бит. Егетләр уен коралларын үз урыннарына куя.
– Иртәгә шәхси ял вакытыгызда репетициягә көтәм, – үсмерләр яратып «Дядя Степа» дип йөрткән укытучыларының тавышын барысы да ишетә, музыкантлар уку бүлмәләренә тарала.
Scan-220720-0002
Тынлы оркестр! Анда уйнау турында үсмерләрнең барысы да диярлек хыяллана. Һәм тынлы оркестр җитәкчесе, талантлы музыкант, педагог Степан Воронцов беркемне дә кире какмый. Бирегә өлкән сыйныфлар да, яңа гына мәктәпкә кергәннәр дә йөри. Шәһәрдә популяр булган оркестр кайларда гына уйнамый! Бигрәк тә бию кичәләрендә уйнарга ярата. Һәм инде ул чакта тыелган танго һәм фокстрот, падеграс һәм падеспань биюләре аеруча кызыксыну уята…
«СПЕЦ» МОРАТОВ НИЧЕК АКТЁРГА ӘЙЛӘНГӘН
Йөреп аргач, ул ВДНХ янындагы фонтан янына барып утыра, тәмәке кабыза. Янәшәдәге күзлекле кеше дә тәмәкесен кабыздыртырга сорый, аннары йөзе көнчыгыш якка тарткан, җитмәсә матур очучы формасы кигән егетне кызыксынып күзәтә башлый. Егетнең ВГИК бинасына карап‑карап куюын сизгәч, елмаеп сорау бирә:
– Шунда укырга керәсегез киләме?
– Әйе.
– Йәгез, берәр нәрсә сөйләп күрсәтегез алайса.
Егетнең Маяковский шигырен яттан сөйләве ир‑атка ошый:
– Иртәгә институтка килегез, 122 нче аудиториягә. Минем яныма, дип әйтерсез...
Чыннан да, бәхетле очрашулар көтмәгәндә була. Шул рәвешле Казандагы 9 нчы махсус мәктәпне тәмамлаган Раднэр Моратов Михаил Роммның үзендә укый башлый. Соңрак ул «Джентльмены удачи» комедиясендә төшеп дан казана, андагы Василий Алибабаевич роле «спец» Моратовны бөтен илгә таныта. Әмма, кызганычка, ул инде зәңгәр күкне буйсындыра алмый...
кадр из фильма
муратов
Футбол, волейбол, тынлы оркестр, бию коллективы, театр түгәрәге, җиңел атлетика, чаңгы, По‑2 самолетыннан 800 метр биеклектән парашют белән сикерүләр... Дөрес, соңгысы махсус мәктәпнең укыту программасына керми, әмма егетләрнең бөтенесе дә диярлек ДОСААФ составында була. Биредә аларның парашют белән сикерүен шәһәр аэроклубы аша оештыралар. Табигый ки, мондый универсаль белем һәм күнекмәләргә ия курсантлар әллә кемнәр була ала – очучыдан алып... актерга кадәр.
Һәм гомумән, аларның нинди һөнәрдә уңышка ирешүе мөһим дә түгел бит. Аларның һәркайсы бу тормышта үз урынын таба...
Алсу Троицкая
Фото: Александр Ефремов, kpfu.ru. Язмада ХҺКнең Казандагы махсус 9 нчы мәктәбенең 80 еллыгына багышланган «Честь имею!» китабыннан өзекләр кулланылды. 
* «Очерки бурсы» – Николай Помяловский повесте

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: