Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Тукай эзе...

Тукай эзе...

Ул 27 яшен дә тутыра алмый кала... Ә үзеннән соң нинди тирән эз калдыра. 1913 елның 15 апреле (иске стиль белән 2 апрель) татар дөньясын чын мәгънәсендә тетрәндерә.

16 июня 2022

26 яшендә Тукай заманының иң атаклы, иң күп гонорар түләнә торган каләм иясенә әйләнә. Шигърияттә генә түгел, публицистикада да зур уңышларга ирешә. Исән чагында ук аның 22 исемдә 46 китабы дөнья күрә.
Кулдан-кулга йөреп үскән гади авыл малае, татар, гарәп, фарсы, төрек һәм урыс телләрендә ирекле аралаша һәм яза белә.
Тукай тәрҗемә эшләре белән актив шөгыльләнә. 1906–1907  елларда «Әл-Гаср әл-җәдид» җурналында Иван Крыловның 65 мәсәлен тәрҗемә итеп бастыра. Шулай ук Кольцов, Пушкин, Толстой, Лермонтов, Некрасов, Никитин кебек рус әдипләренең әсәрләрен дә татарчага тәрҗемә итә. Рус теленнән тәрҗемә итүне чын иҗат эшенә әйләндерә. Моның белән Тукай татар поэзиясенә яңа тема, мотив һәм сурәтләр алып килә.
Тукай халык җырларын бик ярата һәм аларны җыю буенча да шактый зур эш башкара. 1910 елда «Шүрәле» тәхәллүсе белән «Халык моңнары» дигән китап бастыра, анда 28 җыр туплана. Ул кулдан-кулга йөри торган басмага әйләнә.
Scan-220603-0001
Габдулла Тукай дуслары Фатих Әмирхан (беренче рәттә), Гафур hәм Каюм Коләхмәтовлар белән. Казан. 1912 ел.*
Габдулла Тукай үз язмаларын газета-журналларга биргән вакытта төрле тәхәллүсләр куллана. Галимнәр аның җитмешкә якын тәхәллүсе булуын дәлилли. Ләкин бүгенге көндә алар ачыкланып бетте дип әйтеп булмый, чөнки ул чорда нәшер ителгән басмаларның бөтен саннары табылмаган. Гарәп графикасындагы басмаларны укый алучылар да аз. Кайбер газеталарның саны Казан фондларында да сакланмаган. Шуңа күрә йөз елдан соң да Тукайның шигырьләре килеп чыгарга мөмкин, ди белгечләр. Тукай тәхәллүсләре арасында: «Шүрәле», «Тәртә башы», «Догачы», «Каз», «Бер фикерче», «Биик усал», «Болгар», «Шәкерт угы», «Имзасыз да Яраретдинов» һ.б.лар бар.
Тагын шуның кадәр яшәсә, Тукай татар халкы өчен ниләр эшләгән булыр иде икән? Милли хәсрәткә әйләнгән зур үкенеч бу. Әлбәттә, вакыт ул үкенечне тоныкландыра. Ләкин Тукайның үлеме чын мәгънәсендә фаҗига була. Монысы – бәхәссез. 1913 елда шагыйрь белән хушлашу көнен яктырткан татар газеталары тупланмасын Казан губерна матбугат эшләре махсус җыя. Һәм алар бүген барысы да ТР Милли архивында саклана.
Шул чордагы газеталар шагыйрьнең үлеменнән соң Казан, Кырым, Кавказ, Урта Азиядә татарларның иҗтимагый тормышы берничә көнгә туктады, дип яза. Китап кибетләре, нәшрият, хәтта завод, сәүдә үзәкләре 3–4 апрель көннәрендә ябык булачагын хәбәр итә. Татарлар яшәгән бөтен җирдә матәм чаралары уза. Ә мәктәпләрдә Тукай шигырьләрен, Коръән аятьләрен укыйлар.
2 апрель кичендә Габдулла Тукайны соңгы юлга озату комитеты оештыралар. Матәм чарасын 4 апрельгә планлаштыралар. Иртәнге унда шагыйрь вафат булган Клячкин хастаханәсе янына кешеләр җыела башлый. Халык дулкыны Яңа татар бистәсе зиратына кадәр сузыла. Төрле чыганакларга караганда, Тукайны соңгы юлга озатырга 5–10 мең кеше килә. Җеназаны Галимҗан Баруди уздыра. Кабер өстендә доганы исә Фатих Әмирханның әтисе Зариф хәзрәт Әмирхан укый.
Тукайның үлеменә бәйле рәвештә, сәүдәгәрләр шактый отышлы «бизнес» та оештыра. Мәсәлән, шагыйрьне соңгы юлга озаткан көнне Казан кибетләрендә чәчәкләр сатылып бетә. Ә инде өч атнадан Тукайның шигырьләрен граммофон тасмасына яздырып сата башлыйлар. Озакламый «Габдулла Тукай» исемле сабын да сатуга чыга. Аның бәясе ун тиен була. Нәширләр дә читтә калмый: китаплар бастыралар, шагыйрь сурәте белән тәбрикнамәләр ясыйлар. Хәтта шагыйрь сурәте төшерелгән конфетлар да пәйда була. Әлеге конфетларны Казан сәүдәгәре Вәлиулла Ибраһимовның «Альфа» кондитер фабрикасы чыгара.
Тукай соңгы көннәренә кадәр иҗат итә, шуңа да үләр алдыннан да нәширләрдән шактый акча аласы кала. (Һәр шигыре өчен илле тиен көмеш яки алтын белән түләнә.) Тукай шул акчаның 500 сумын ике сәләтле татар баласын рус уку йортларында укытыр өчен сарыф итәргә дип васыять итә. Үзе исемендәге стипендия булдыру теләген әйтә. 1913 елның 7 апрелендә «Йолдыз» газетасында бу стипендия фондына акча җыю турында игълан да басыла. Әмма оештыру эшләре барып чыкмый.
Хәтта Бөек Ватан сугышы барганда да халык Тукайны онытмый. 1943 елда шагыйрьнең вафатына утыз ел тулган көнне зурлап билгеләп үтәләр.
Бүген дә Тукай исеме еш яңгырый. Тукай исемен чит төбәкләрдә, хәтта чит илләрдә очратабыз. Казан, Уфа, Йошкар-Ола, Чиләбе, Ижау кебек Россия калаларында, Ташкент, Нукус, Әнкара, Алма‑Атада Тукай исемен йөрткән урамнар бар. Аның исеме белән аталган сквер, бульварлар да шактый. Казахстанның Сәмәй шәһәре, Төркиянең Истанбул, Әстерхан, Мәскәүдә, Казанда һәйкәлләр куелган.
Казанда, Арча районының Яңа Кырлай авылында, Казахстанның Уральск шәһәрендә музейлары эшли.
Тукай исеме Казан аэропортына, ТР Дәүләт филармониясенә, Уральск типографиясенә бирелгән. 1958 елдан башлап гамәлгә кергән Дәүләт премиясе дә Тукай исемен йөртә.
* Фотолар "Тукайга сәяхәт" китабыннан алынды

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: