Тулы бер слэм да аз
Грантка гариза тутырырга. Әлеге өч сүз ярдәмендә бүген теләсә нинди яшьләр проектын тормышка ашырып була.
15 июня 2022
«КАПМА-КАРШЫГА» КОРЫЛГАН ПОЭЗИЯ
Бер слэм гына аз тоела, шуңа күрә Регина янә гариза бирә һәм быел «күп серияле» проект өчен 1 млн сум күләмендәге грантны ота. Июнь ахырында инде өченче чара узачак.
– Мин 9 яшемнән үз шигырьләремне бик зур аудитория каршында укырга хыялландым. Әмма һәрвакыт бу миңа гына кирәк дип уйладым. Гариза әзерләгәндә, һәр икенче кешенең диярлек шигырь язуын, яшьләргә дә шигъри бәйгеләрнең кызыклы икәнлеген һәм слэмнарга килергә әзер аудитория барлыгын ачыкладым. Бу миңа илһам өстәде, – ди Регина.
Регина өчен авторларның ярышка иҗади якын килүе бик мөһим, шуңа күрә гадәти үк булмаган темалар тәкъдим ителә. Быел, мәсәлән, капма-каршылык темасы: ак һәм кара, яшәү һәм үлем, мәхәббәт һәм нәфрәт.
– Шигърият – без яшәгән чорның күчермәсе, чагылышы. Шигырьләребез бүгенге көндәге вакыйгаларны чагылдырсын иде. Шәхсән үзем өчен хакыйкать һәм ялган темасы кызык. Әле күптән түгел генә мин вакыйга һәм сүзләрне контекстта, шул исәптән вакыт, заман кысасында карауның никадәр мөһим булуын аңладым. Бөек Ватан сугышы чорына хас шигырьләр минем өчен хәзер бөтенләй башкача яңгырый. Бу хакта иҗат аша сөйләшергә теләр идем, – ди Регина.
Казан слэмнарында барлыгы 2 меңгә якын автор чыгыш ясаган, ә сайлап алуларга өч тапкыр күбрәк кеше килгән. Мондый проектлар өчен бик зур саннар. Слэмда катнашучылар җиңүче призы, укылган шигырьләренең аудио‑ һәм видеоязмаларыннан тыш, бөтен бөек шагыйрьләр дә һәрвакыт ия булган камилләшү, ярыша алу мохите дә таба.
– Башта бу үзенә күрә бер катлаулы сорау иде: мин ахыр чиктә менә шундый нәтиҗә килеп чыгарлык итеп яза аламмы? Нәтиҗәдә, слэм куркуларны җиңәргә һәм алга барырга ярдәм итте. Үз мөмкинлекләреңне күрергә һәм аларны арттыру ысулларына төшенергә. Әгәр беренче чарада калтырап, салкын тиргә баткан булсам, хәзер, әйтик, сәхнәдә үз-үземне иркен тотам, күңелем кушканча чыгыш ясыйм, – ди узган слэмнарда җиңүчеләрнең берсе, Казан авторы Васил Сәфәргалиев.
ҮЗ «ОСТАХАНӘҢНЕ» АЧ
– Бүген без сезнең белән нәрсәне дә булса үзгәртергә тиеш. Дошманлыкка мөнәсәбәтне карыйк, – дип башлый үз чыгышын публицист, «Башкача укырга өйрәнәбез» телеграм-каналы авторы Светлана Моторина.
Моннан берничә ел элек Светлананың улы сыйныфташлары ягыннан буллингка дучар ителгән. Әлеге хәлне җайлаганнан соң, Моторина мондый бәлагә тарыган ата-аналар өчен китап яза. Ул Мәскәүдән Казанга башка спикерлар белән бергә «Ата-аналар остаханәсе» проектында чыгыш ясау өчен килә. «Балагыз сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алсын өчен, ул бу ярдәмнең барлыгына ышанырга тиеш», – дип үзенең төп фикерен формалаштыра Светлана.
– Без балаларга да, өлкәннәргә дә максималь файда китерәчәк проект эшләргә теләдек. Безнең министрлык каршындагы Ата-аналар советы төзелде, ата‑ананы борчыган темалар, ата‑ана һәм яшүсмерләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә килеп туган проблемалар турында нинди форматта фикер алышырга кирәклеге ачыклады. Шулай рәвешле «Ата-аналар остаханәсе» концепциясе пәйда булды, – ди проект авторы Алинә Костягина.
Алинә, үзе «Минмол Тинс» яшүсмерләр белән эшләү юнәлешен җитәкләгән Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәменә таянып, «Росмолодежь» химаясендәге Милли студент клублары лигасы грантына гариза юллый. 252 мең сумны тәшкил иткән грант акчалары Россиянең төрле төбәкләреннән килгән алты спикер катнашында TED форматындагы бер көнлек чараны оештыруга җитә. Казан Милли китапханәсе задына 200 дән артык ата‑ана җыела, ә онлайн-трансляцияне 51 меңнән артык кеше карый. Һәр чыгыштан соң спикерларга сораулар бирәләр. «Остаханә» хәтта күп еллар яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче белгечләрдә дә бик күп хис-фикерләр уята.
– Шулкадәр кирәкле чара булды! Минем өч улым бар, өлкәне – яшүсмер. Спикерларның үз тарихларын сөйләве бик ошады. Кризислы хәлләрдән чыгуның чын тәҗрибәсе бик мөһим, – ди Яшел Үзән районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Веста Калистратова.
«Остаханә»нең нәтиҗәсе оештыручылар көткәннән дә артыграк була. Алинә бу юнәлештә эшчәнлеген алга таба да дәвам итәргә ниятли.
– Кирәкле һәм мөһим проектлар һәрвакыт ярдәм таба. Хәзер «Росмолодежь» 15 номинация буенча грант конкурслары үткәрә. Грантлар суммасы – 1,5 миллион сумга кадәр. Безнең республика министрлыгы 14 юнәлеш буенча грант суммасы 300 мең сумга кадәр булган конкурслар уздыра. Моннан тыш, «Росмолодежь» химаясендә ел саен «Таврида.АРТ», «Территория смыслов», iВолга һ.б. шундый форумнар уза. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге һәр катнашучы үз проектын тәкъдим итә ала, – ди «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» автоном коммерциячел булмаган оешмасы җитәкчесе Нәфис Сираҗетдинов. – Без проект авторларына киңәшләр бирәбез, гаризалар әзерләргә булышабыз. Конкурслар турында һәр җирдә сөйлибез! 2021 елда Татарстан яшьләре үз проектлары өчен 142,3 миллион сумга якын акча алды. Республикадан килгән гаризалар һәм җиңүчеләр саны арту бик әйбәт. Алар күбрәк булган саен, без регионга бюджет акчаларын күбрәк җәлеп итәбез. Моннан барысы да ота гына.
ГРАНТ АЛЫРГА ТЕЛИСЕҢМЕ?
«ТАТАРСТАН – МӨМКИНЛЕКЛӘР ТЕРРИТОРИЯСЕ» АКБОНЫҢ VK.COM/ VOZMOZHNOSTITATARSTAN АДРЕСЫНА МӨРӘҖӘГАТЬ ИТ.
Фотолар «Слэм» poetrvfest2021 фестиваленең рәсми төркеменнән, Алинә Костягинаның шәхси архивыннан алынды
Добавить комментарий