Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Туполевлар гаиләсе тарихы

Туполевлар гаиләсе тарихы

Казан авиациясе танылган авиаконструктор Андрей Туполев исеме белән дә шактый тыгыз бәйләнгән. Һәм гаиләсе белән дә. Өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм алты Дәүләт премиясе лауреаты, инженер гаскәрләре генерал-полковнигы, СССР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Казан авиация заводына бик еш килеп йөргән, «Казан командировкалары» икешәр-өчәр айга сузылган, кайчагында күңелсезләнмәс өчен, кызы Юляны да үзе белән ала торган булган. Шуңа күрә Туполевлар шәһәребезне аеруча ярата, бу гаиләнең Казанга мәхәббәте әле дә сүрелми.

22 августа 2022

Заводка Андрей Николаевичның кияве – самолетлардагы көч бирү җайланмаларын проектлаштыру өлкәсендә танылган белгеч, СССР Дәүләт премияләре лауреаты Владимир Вуль да еш килә.
2014 елның июнендә Декабристлар урамында Андрей Туполевка һәйкәл ачу тантанасына аның оныгы – авиаконструктор Андрей Алексеевич Туполев килгән иде. Аның әтисе Алексей Андреевич Туполев – дөньяда тавыш тизлегеннән югарырак тизлектә очарга сәләтле беренче пассажир самолеты булган Ту‑144 очкычының баш конструкторы. 77107 номерлы әлеге самолет казанлыларга яхшы таныш – әлеге матур һәм куәтле машинага хәзер Четаев урамында карап сокланырга мөмкин.
2018 елда, Андрей Николаевич Туполевның тууына 130 ел тулуга багышлап, Казанның авиатөзүчеләр микрорайоны булган Социалистик шәһәр буйлап экскурсия оештырыла. Әлеге сәяхәтнең шигаре итеп: «Без тарихны һәм аны зур ярату белән булдырган кешеләрне онытмаска тиеш», – дигән сүзләр алына. Яңа маршрут белән беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов таныша.
Туполев исемендәге конструкторлык бюросы үзенең 100 еллыгын билгеләп үткән быелгы юбилей елында Казан авиация заводы директоры Николай Савицких заводның райондагы мәктәп укучыларына шефлык итү традициясен торгызырга карар кыла. Социалистик шәһәр буйлап экскурсия аша ул яшь буынны район тарихы һәм илебез авиациясен булдыруга зур өлеш керткән шәхесләрнең язмышлары белән таныштыра.
СҮЗ АЛАМ МИН ДӘ
Шулай килеп чыга ки, Андрей Николаевич Туполев оныгының оныгы, Владимир Михайлович Вуль оныгының улы, Мәскәү кунагы Станислав Крижевский беренче яшь экскурсант була.
Станислав Казанга үзенең атаклы туганы белән бәйле урыннарны якыннан күрү өчен килә. Аның бабасы Социалистик шәһәрдә еш кунак булган, үзе ясаган очкычларны сынаучы пилотлар белән күрешеп торган.
Андрей Николаевич йөргән урамнар буйлап узгач, Станислав көтмәгәндә: «Ә мин сезгә Николина Гора бистәсе буйлап экскурсия үткәрә алам. Килегез! Әбием Юлия Владимировна хәзер шундагы дачада яши», – дип тәкъдим итте.
ЯРАТКАН ИСЕМ
Бөек авиаконструктор турында дистәләгән китап, йөзләгән мәкалә һәм хатирәләр язылган, нәфис һәм документаль фильмнар төшерелгән, төрле шәһәрләрдә аның исемендәге музейлар булдырылган... Ә менә «Татарстан» укучылары өчен без, Станиславның җиңел аягы белән, шактый эксклюзив күчтәнәч әзерләдек: Андрей Николаевич 1955 елда гаиләсе өчен атап алган дачада Туполевлар турында бүгенгәчә саклана торган кызыклы, җылы гаилә хатирәләрен барладык. Аларны атаклы конструкторның оныгы Юлия Владимировна сөйләде.
179
– Андрей Николаевичны барысы да ярата иде: хезмәттәшләре, күршеләре, өлкәннәр, балалар, этләр, песиләр... Ә гаиләсе исә аңа чын-чынлап мөкиббән була. Андрей Николаевич хатыны Юлия Николаевнаны шулкадәр ярата ки, аның хөрмәтенә кызына шул ук исемне куштыра. Ә аның кияве – Владимир Вульның Юлия Андреевнага карата мәхәббәте чиксез була, шуңа да аның хөрмәтенә кызына, ягъни миңа Юлия исемен бирә.
Юлия Крижевскаяның ире Владимир, мөгаен, традицияне дәвам иткән булыр иде, тик хатыны аңа ике ир бала – Павел һәм Алексейны бүләк итә.
Булачак ире белән танышу тарихын искә төшергәндә, Юлия Владимировна, шаяртып, Булгаков әсәрендәге сүзләрне китерә: «Мәхәббәт безнең каршыбызда, җир астыннан чыккандай, кинәт калкып чыкты...», – ди. Ул синагогага бәйрәмгә килә. Анда түгәрәккә басып биегән «бик матур яшь егетләр»не күреп ала, шуларның берсе белән карашлары очраша, һәм егет аңа кулын суза. Гомерлеккә.
Аның әти‑әнисе Юлия Туполева белән Владимир Вуль арасында да бер күрүдә мәхәббәт кабынган булган икән. Алар Арбаттагы бер кибеттә танышкан һәм шуннан соң бер дә аерылышмаган.
ЯЛКЫНЛЫ ЙӨРӘКЛӘРГӘ УТ САЛУЧЫЛАР
Туполевлар нәселендәге ир‑атлар нинди хатын-кызларны яраткан соң? Бер билгеле җырда «ялкынлы моторлар» дип аталган дәртле йөрәкләрне Юлия исемле кызлар гына яуларга сәләтле микән әллә?
Юлия Владимировна башка серләрне дә ача.
Мәшһүр авиаконструктор булып танылачак Туполев сөеклесе белән Беренче бөтендөнья сугышы яралылары өчен ачылган госпитальдә өлкән шәфкать туташы («медбрат» дигән сүз ул вакытта бөтенләй кулланылмый) булып эшләгәндә таныша. Юлия Николаевна анда, хәзерге заман теле белән әйткәндә, волонтер була. Мәскәү консерваториясен һәм югары хатын-кызлар курсларын тәмамлаган кыз, берничә чит тел белә.
– Сүз уңаеннан, улым Алексейның хатыны һәм Станиславның әнисе – Марина Крижевская да чит телләрне камил белә, аның эше дә хәйриячелек һәм өметсез авыру кешеләргә ярдәм күрсәтү белән бәйле. Ул хоспислар төзү һәм аларга булышу белән шөгыльләнә торган «Вера» фондында эшли.
298
2_(рядом с 2)_мама леша 78
Юлия Владимировна белән Алексей 1978 һәм 2022 елларда дача фонында.
ПОЛИГЛОТЛАР ҺӘМ  КИТАП КОРТЛАРЫ
Туполевлар гаиләсендә барысы да полиглотлар. Андрей Николаевич авиация тематикасы буенча барлык чит ил журналларын укып барган. Кайчагында аңа аларны хатыны яки оныгы Юля тәрҗемә иткән.
– Мин француз мәктәбендә укыдым, – дип сөйли Юлия Владимировна. – Булачак режиссер Павел Лунгин белән бер партада утырдым. Аның әнисен – Астрид Линдгрен әсәрләрен тәрҗемә иткән Лилиана Зиновьевнаны бик ярата идем…
Туполевлар гаиләсендә укырга яраталар. Юлия Владимировна искә алуынча, Кырымга ялга баргач, бабасы: «Син миңа нәрсә кирәген беләсең», – дип, аны шунда ук китапханәгә җибәрә торган була. Һәм Юлия аңа Лев Толстой китапларын алып кайткан. Некрасов һәм Пушкин әсәрләрен Андрей Николаевич бите‑бите белән яттан сөйли алган.
ТУПОЛЕВ – ТӨРМӘДӘН ЧЫГУ АЧКЫЧЫ
Күңелдәге җылы истәлекләр кайвакыт авыр хатирәләр белән үрелеп бара – репрессияләр дулкыны Туполевлар гаиләсен дә урап узмый.
Владимир Вуль Лондонда урнашкан Мәскәү халык банкы директоры Михаил Вульның улы була. 1937 елда Михаил Давыдовичны Мәскәүгә чакыртып кайтаралар да атып үтерәләр. Ә хатынын лагерьга озаталар. Андрей Николаевич үзе һәм аның хатыны исә, корткычлыкта, контрреволюция оешмасы белән бәйләнештә гаепләнеп, иректән мәхрүм ителә. Төрмә богауларыннан котылгач, авиаконструктор кияве өчен икенче әтигә һәм остазга әверелә.
Андрей Николаевичны СССР Югары Советы депутаты һәм ярлыкау комиссиясе рәисе итеп сайлагач, ул капчык-капчык хат ала. Аның белән бергәләп бер төркем юристлар командасы эшли. Әгәр алар гаепсез хөкем ителгән кешене ничек тә коткару, иреккә чыгару мөмкинлеген таба икән, эшне ахырына кадәр җиткерәләр. Депутатка мөрәҗәгать иткән һәр тоткынга ничек тә булса булышырга тырышалар. Хәтта «Туполев – төрмәдән чыгу ачкычы» дигән гыйбарә дә пәйда була.
Юлия Владимировна әбисенең, ә соңрак әнисенең дә конвертларга акча салып утырганын хәтерли. Андрей Николаевич күп кешеләргә матди ярдәм күрсәтә. Хастаханәләргә барып, катлаулы операцияләргә мохтаҗ балалар өчен шәхсән ярдәм сорап йөри.
– Күпме кешене, дәвалану өчен, хастаханәгә салуга иреште ул! – дип искә ала бөек авиаконструкторның оныгы.
Бервакыт Юлия Владимировнаның хезмәттәше, медицина ярдәме күрсәтүен сорап, атаклы хирург Андрей Королевка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Үтенечне ишеткәч, ул: «Туполевка гомеребез белән бурычлы бит без!» – дип җавап бирә.
БАБАЙДАН КАЛГАН МИРАС
367
– Миңа дәү әнинең әтисен күрергә насыйп булмады, – ди Юлия Владимировнаның улы Алексей. – Әти-әнием, әби‑бабам истәлекләре, төрле мемуарлар һәм биографик китаплар нигезендә гомерем буе туплап ясалган җыелма портрет кына бар. Аны кайвакыт даһи дип атаганнар. Даһилек – бик көчле психофизик үзенчәлек, ул еш кына ниндидер экстремальлек белән чиктәш. Ә Андрей Николаевичның гаҗәеп акылы ихлас кешелеклелек белән берләшкән. Шуңа күрә ул гаиләсенә социаль генетиканың бик зур, сәламәт, рациональ уйланылган тәҗрибәсен мирас итеп калдырган.
4_АНТ и ААТ
Андрей Николаевич һәм Алексей Андреевич Туполевлар.
БИШЕНЧЕ БУЫН
Легендар Туполевның оныклары һәм аларның балалары белән саубуллашып, Николина Гора бистәсеннән Казанга бу гаиләнең буыннан-буынга күчеп килгән бәхет серен алып кайтып китәбез. Чынлыкта анда гайре табигый һични юк: бер-береңне яратырга, хөрмәт итәргә, ярдәмләшеп яшәргә һәм һәрвакыт кеше булып калырга кирәк. Тагын бер шарт: үз тамырларыңны һәм гаилә тарихын онытмау зарур. Даһи авиаконструктор Туполев оныгының оныгы Станислав үз гаиләсенең тарихын бишенче буынга кадәр чатнатып белә. Ә безнең оныкларыбызның оныклары да шулай мактанып-горурланып сөйли алырмы?
1_ЗАХОДНАЯ_вся семья
Бар гаилә җыелгач (сулдан уңга): Юлия Андреевна һәм Андрей Николаевич Туполевлар, Владимир Георгиевич Крижевский, нәни Павел Владимирович Крижевский, Владимир Михайлович Вуль, Юлия Владимировна Крижевская. 1971 ел.
Наталья Урейская
Фотолар Туполев-Крижевскийларның гаилә архивы һәм КАЗ архивыннан алынды.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: