Уңайлы да, матур да булсын
Хештеглар һәм зур‑зур язулар, экстрим-спорт өчен рампалар, уңайлы кафелар – Татарстан парк һәм скверларында мондый объектлар һәм башкалар… нәкъ менә сезнең социаль челтәрләрдәге фоторәсемнәрегез ярдәмендә барлыкка килә.
22 сентября 2022
ЧЫН ДИҢГЕЗДӘГЕЧӘ БУЛСЫН
– Яндекс.Карта сервисындагы фотолар нигезендә без бу урында кулланучыга кайсы тарафтан яки нинди объектларны фотога төшерү ошаганын билгелибез. Территорияне тагын да танытырлык һәм популярлаштырырлык яңа фотога төшү урыннары булдырырга тырышабыз, – ди архитектор Лилия Гыйззәтова. Казанның һәм Татарстанның барлык җәмәгать киңлекләре Лилия һәм аның хезмәттәшләре – «Архитектура десанты» бюросы катнашында яңартыла.
Хәзер Лаештагы Кама яры хәтта сезон тәмамланганнан соң да популяр булган чып‑ чын пляжга әверелгән. Монда төшерелгән бик күп фотоларда – комнан ничектер серле рәвештә чыгып торган көймә, ятьмәләр белән чолгап алынган үзенчәлекле күзәтү мәйданчыгы, «Кама диңгезе» хәрефләре, пергола. Әлеге элементларның урыны җентекләп планлаштырылган, хәтта көн дәвамында аларны куллану ничек үзгәрәчәге дә исәпкә алынган.
– Теге яки бу пространствоның проектын өч үлчәмле SketchUp дизайн программасында сызып чыгабыз. Лаештагы пергола проектын эшләгәндә, мин кояш функциясе ярдәмендә аның ни дәрәҗәдә яхшы күләгә ясавын тикшердем. Күләгә кирәгенчә «куе» килеп чыксын өчен, пергола биеклеген берничә тапкыр алыштырдым, – дип сөйли Лилия.
Фотосурәтләр, комментарий, геолокацияле теглар, кешеләрнең кайсы объектларга ешрак баруы турында язулар – җәмәгать киңлеге проектын әзерләгәндә әнә шундый ачык мәгълүматлар тикшеренү нигезенә салына. Шул рәвешле теге яки бу территориягә килүченең портреты, аның ни белән мавыгуы билгеләнә, өстәмә сервислар, инвентарьны прокатка алу пунктлары яки яраткан шөгыльләр өчен махсус урыннар ясау турында карарлар кабул ителә.
КАРУРМАНГА ТӨШКӘН ЯКТЫЛЫК
Куе ябалдашлы имән, юкә, өрәңгеләр арасыннан агач түшәлгән юл сузылган. Сукмаклар урман уртасына кереп китә. Бу яшел лабиринт спортчыларга, эт асраучыларга, шулай ук тукталышка кадәр юлны кыскартырга яратучыларга яхшы таныш. Монда хәтта караңгыда да адашып булмый: юллар яхшы яктыртылган. Җәяүләп йөрергә теләүчеләр өчен дә өстәмә вариант каралган: уйланып бара-бара, гөжләп торган паркның үзәгенә, таш җәелгән киң бульварга килеп чыга аласың.
Бу территориянең – Горки һәм Әмәт урманнары һәм алар арасындагы кечкенә генә буш мәйданның язмышы шактый аяныч була. Шәһәр өчен тиңе булмаган яшел массив 1970 нче еллардан бирле төрле яктан киселә килә, ә аннары интенсив төзелешләр белән кысрыклана. 1990 нчы елларда бу урман куркыныч урынга әйләнә: әйләнә-тирәне төрле маргинал һәм криминал затлар басып ала. Әмма тирә-яктагы микрорайоннар үсә, шуның белән бергә аларда яшәүчеләрнең уңайлы ял зонасына ихтыяҗы да арта. 2014 елда Горки‑Әмәт урманы, ниһаять, җирле әһәмияткә ия аеруча саклана торган табигый территория статусын ала. Аның яңарышы әнә шулай башлана. Хәзер паркны, бигрәк тә аның урманлы өлешен, танырлык та түгел.
– Бу урын Родина урамы һәм Җиңү проспекты арасындагы транзит зона буларак кулланылган. Безгә исә кешеләрне үтәли узудан туктатырга, паркны балалар да, өлкәннәр дә вакытларын уңайлы итеп үткәрә алырлык урынга әйләндерергә кирәк иде. Без узып китүчеләр һәм монда килүчеләр агымының ничек бүленүен тикшердек. Аланнарда ял итү зоналарын, әйтик, фонтан, балалар мәйданчыкларын урнаштырдык. Паркның үсемлек һәм хайваннар дөньясы – тере табигатьне өйрәнер өчен искиткеч материал. Моның өчен «Эко-йорт» төзелде, анда балалар өчен дәресләр уздырыла. Социаль челтәрләрдәге контентны тикшереп, без бу территориянең яшүсмерләр арасында популяр икәнлеген аңладык. Шулай итеп велодром пәйда булды, – дип сөйли Лилия Гыйззәтова.
Лилия Горки‑Әмәт урманын ныклап өйрәнә. Сукмакларны яктырту өчен, яктырту системасын көйләү проекты кирәк, ә аны төгәл маршрутны билгеләнгәндә генә ясап була. Топографик сурәтләрдә тапталган сукмакларны яшеллек каплый. Шуңа күрә Лилия һәм аның хезмәттәшләре GPS-трекерлар белән бөтен урманны йөреп чыга, һәм шул рәвешле аның яңа картасы ясала. Ә Әмәт урманындагы күпләр яраткан чаңгы юлы, яктыртылганнан соң, тагын да популярлашып китә.
ЧАҢГЫ ЮЛЫ ТӨРЛЕ БУЛА
Һәр проектның үз мантыйгы һәм концепциясе бар. Аккош күлләре территориясен яңарту проектын эшләгәндә, «Архитектура десанты», беренчедән, пляжга таба баручы һәм аннан кире китүче кешеләр агымын аеру, икенче яктан, кулланучыларга урман территориясенә керү мөмкинлеген азайту һәм шул рәвешле җирле флора һәм фаунага антропоген йогынтыны чикләү мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирә. Күл буендагы сукмакларның бер өлеше инде бик күптәннән тапталган була һәм моны проектлаучылар да исәпкә ала. Нәтиҗәдә, зур һәм кече күлләр тоташкан урында өстәмә «урап узу юллары» барлыкка килә.
– Әле күптән түгел генә монда килүчеләр агымын Strava кушымтасы аша күзәтеп бару бик уңайлы иде, бу кушымта ярдәмендә спортчылар үз хәрәкәтләрен һәм шөгыльләнү нәтиҗәләрен исәпкә алып бара. Strava кешеләр санын һәм аларның хәрәкәт траекториясен төсле карта рәвешендә күрсәтә, – ди Лилия Гыйззәтова. – Без мондый картадан Аккош күле буендагы гомуми чаңгы юлын проектлаганда файдаландык, безгә аны профессиональ спортчылар шөгыльләнә торган чаңгы юлыннан аерырга кирәк иде. Профессиональ чаңгы юлы зур булмаган җете кызыл әйләнә рәвешендә, ә гомуми чаңгы юлының төсе тоныграк, анысы зуррак та. Strava кушымтасының өстенлеге шунда: карталар нәкъ менә яшел массивлардагы активлыкны күрсәтә, трекер тотып, әллә ничә чакрым йөрисе юк.
Хәзер Аккош күле буйлап кышын да, җәен дә бик рәхәтләнеп йөреп кайтырга була. Моны паркның интернеттагы фотоларыннан да күрә алабыз. Күлләрне төзекләндергәннән соң барлыкка килгән объектлардан монда килүчеләр актив файдалана. Ләкин, әлбәттә, үзең барып күрү, парк буйлап трекер яки камера белән йөреп, сәфәрең турында цифрлы «бәяләмә» калдыру рәхәтрәк. Кем белә, хәзерге вакытта Татарстандагы чираттагы проектны әзерләүче белгечләргә бәлки нәкъ менә шул җитмидер.
Ксения Сёмина
Фотолар Анастасия Хатыйпова, tatar-inform.ru, Татарстан Республикасы җәмәгать киңлекләрен үстерү программалары матбугат хезмәтеннән алынды.
Добавить комментарий