ХАКЫЙКАТЬКӘ ХОКУК БИРГӘН ДИПЛОМ
Татарстан дини традицияләрне дәвам итүне яңадан торгыза. Бөек Болгарның нәкъ үзәгендә төп миссиясе илебездәге мөселман өммәтенең кадрлар һәм интеллектуаль элитасын әзерләүдән гыйбарәт булган академия урнашкан.
Беркөнне ул АКШта уку, аспирантурада белем алу шартлары турында сөйләшергә дип Америкадагы танышларына чәйгә бара. Тик ниндидер бер протестантлык агымы тарафдары булып чыккан танышлары егетне үз диннәренә кабул итүнең театральләштерелгән тамашасын оештырган булып чыга. Аның мөселман булуы турында ишетәселәре дә килми. Егет качып китәргә җай таба. Танышлары соңыннан гафу үтенә. Якташыбыз үз юлыннан тайпылмый. Ул җирле халык белән аралашуны татар телен һәм мәдәниятен пропагандалау өчен файдалана, шул рәвешле үз иленең мәнфәгатьләрен яклый. Хәтта яңа танышларын туган авылына үзенең туена да чакыра. Саба районына килгәч кенә, кунаклар егетның үз милли традицияләренә тугрылыгын бәяләп бетермәүләрен аңлый башлый кебек.
Язмабыз герое Айнур Тимерханов лингвистика юнәлешендә берничә, шул исәптән чит илдә дә белем алып, егерме елга якын инглиз теле укыта, гарәп теле дәресләре алып бара, Татарстанда америкалыларга, кытайларга тел өйрәтә, Россия һәм Амери‑ каның югары уку йортларында лекцияләр укый. Россиядә ислам фәннәре докторларын әзерли торган бердәнбер югары уку йорты – Болгар ислам академиясе ректоры вазыйфасында галим төрле илләр, төрле дөньяви караш, төрле инану, төрле конфессия вәкилләре белән аралашу нәтиҗәсендә тупланган искиткеч бай тәҗрибәсенә таяна.
КОРЪӘН АЧКЫЧЫ
– Мин Татарстанны шулкадәр матур урын дип уйламаган идем, – ди гарәп теле укытучысы, Сүриядән килгән Әхмәд Шәех-Мостафа. Академия турында ул моннан зур тәэсирләр белән кайткан коллегаларыннан белеп ала. Аңа бөтенләй ят озын кышны санамаганда, Шәех-Мостафага монда барысы да бик ошый. Бигрәк тә республиканың милли телләр һәм мәдәниятләрне саклау юнәлешендә максатчан эшчәнлеге игътибарын җәлеп итә. Бик сирәк төбәкләр генә үзләренең милли үзенчәлекләрен саклап калу өчен шулкадәр көч куя, дип саный мөгаллим.
Күпмедер дәрәҗәдә бу Шәех-Мостафага эшендә ярдәм дә итә. Гарәп теле – Коръән ачкычы ул, аннан башка ислам нигезләрен аңлау мөмкин түгел. Ә төрки тел мохите гарәп телен аңлауны җиңеләйтә. Бу – академиядә белем алуның беренче баскычы. Өч еллык магистратура һәм тагын өч еллык докторантурада академия укучылары сөнни догматиканы, Коръән һәм хәдис гыйлемнәрен, исламның гыйбадәт тәртипләрен, ислам тарихын, ислам хокукы һәм фәнни‑дини тикшеренүләр методологиясен һәм башка фәннәрне өйрәнә. Чыгарылыш эшләрен дә алар гарәп телендә әзерли һәм яклый. Бу – принципиаль таләп: академия халыкара ислам фәне һәм мәгарифе мохитендә лаеклы урын алырга омтыла.
– Яңа кагыйдәләр буенча докторантура тәмамлаучыларның эшләре экспертлар тарафыннан берничә этапта тикшерү уза. Шуннан соң гына кандидатларга диссертация советы каршында яклауга рөхсәт бирелә. Россия өчен бу – уникаль күренеш. Илебезнең башка уку йортлары ислам фәннәре өлкәсендә белгечләр әзерләүнең мондый югары дәрәҗәсе белән мактана алмый, – ди фәнни эшчәнлек буенча проректор Руслан Сәяхов. – Ләкин безнең өчен дәвамчанлык гаять мөһим. Ул уку йортларыннан килгән көчле студентлар, чит илгә китмичә, белем туплауны бездә дәвам итә ала.
Шул ук вакытта гарәп теле милли хәзинәбез – татар, төрки һәм илебездәге башка дин галимнәренең дини һәм фәнни текстларын өйрәнүгә дә ишек ача.
ЯҢА ИСЕМНӘР МӨНБӘРЕ
– Бездән еш кына: «Академия кайчан яңа Мәрҗаниләр үстереп чыгара инде?» – дип сорыйлар. Чөнки белгечләребезне әзерләүгә бик күп көч һәм акча сарыф ителә бит. Мин: «3–4 ел эчендә фән күген яктыртырлык йолдыз галим үстерергә мөмкинме?» – дигән сорау белән җавап бирәм. Минемчә, бу хыял берничә буыннан соң гына чынга ашачак. Академия үзенең аякка басу һәм үсеш юлын узарга тиеш.
Яхшы белем алу гына түгел, ә менә шушы традицияләрдә тәрбияләнеп үскән, бу мохит һавасын сулаган кешеләр генә алдынгы, оригиналь фикер йөртү сәләтенә ия дин белгечләре була ала, – ди Руслан Сәяхов.
Татар-башкорт төбәгенең, Россия, Кавказ ягының, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстанның дини мирасын өйрәнү – студентларның фәнни-тикшеренү эшләрендә мәҗбүри юнәлеш. Чыгарылыш эшләрнең 60%ы диярлек шушы темаларга багышланган.
– Кулыбызда фарсы, гарәп, төрки, иске татар телләрендәге XVIII гасыр – XIX гасыр башларына караган, бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек биниһая зур материал катламы бар. Академиядә без әлеге фәнни хезмәтләрдәге фикерләрне тәфсирләргә, галимнәрнең нәрсә турында язганын аңларга тырышабыз. Чит илләрдәге коллегаларыбыз бу хезмәтләр бик тирән эчтәлекле һәм үзенчәлекле дигән фикердә. Без бу хакта бөтен дөньяга сөйләргә телибез, – ди Руслан Сәяхов. – Әлеге максатларда дөньяви югары уку йортлары белән элемтәләрне дә җайга салырга тырышабыз. Хәзерге вакытта кулъязмаларны өйрәнү өчен, академиянең Ислам мирасы үзәге базасында Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты белән бергә фәнни-тикшеренү лабораториясе оештыру турында сөйләшүләр алып барабыз.
Бу эш Курсави, Мәрҗани, Баруди һәм башка шундый дәрәҗәдәге яңа галимнәрне дөньяга ачарга мөмкин. Академиягә Иорданиядән килгән күренекле галим Сәед Фуда академия фондында үзенә билгеле булмаган авторның кулъязмасын тапкач, шаккатып, бик сөенгән иде. Әлбәттә, академиядә тупланган кулъязмаларның бай коллекциясен әле җентекләп өйрәнергә кирәк. Әмма мондый кулъязмаларның саклануы, дөньяда булуы факты – үзе үк ачыш.
НӘСЕЛДӘН КИЛГӘН МЕНТАЛИТЕТ
Дөрес, беренче карашка, бу эш махсус белгечләр генә шөгыльләнә торган тар юнәлеш кебек тоела. Йөз, ике йөз ел элек язылган хезмәтләрне өйрәнүгә нигә шулкадәр тырышырга, чыгымнар тотарга кирәк соң?
– XX гасырда илебездә хасил булган рухи бушлык хәзер бик тиз тулып бара. Тик аны дөрес тутырырга кирәк, – дип аңлата Руслан Сәяхов. – Без дә, мөгаен, ата-бабаларыбызга хас менталитет вәкилләредер. Аларның исламны ни рәвешле аңлавын, ничек кабул итүен никадәр тизрәк ачыкласак, үз урыныбызны, юнәлешебезне дә шулкадәр тизрәк билгеләячәкбез. Бушлыкны дөрес тутыру, ягъни төбәгебез һәм илебезнең ислам тарафдарлары яшәгән республикалары өчен традицион исламны торгызу, аны Россия, Татарстан мөселманнары арасында тарату темасы – академия өчен беренчел әһәмияткә ия. Бу эштә илебез белгечләренә дә, без алга сөргән кыйммәтләрне югары бәяләүче чит ил мөгаллимнәренә дә зур роль бирелә. Әлеге юнәлештә академия традицион ислам фикере үзәкләре – әл‑Әзһәр университеты (Мисыр), Димәшкъ университеты (Сүрия) һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Марокко, Йәмән, Иордания кебек илләрнең алдынгы ислам югары уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итә.
– Без билгеле бер җирлеккә караган сорауларны тикшерәбез, әйтик, Россия законнары һәм шәригатьнең аерылышу очракларына мөнәсәбәте; яки Мәрҗани дә шөгыльләнгән мәсьәлә – ястү намазы вакытын билгеләү; яисә кешегә имплантатлар куллану рөхсәт ителәме-юкмы икәнлеге, – дип сөйли әл‑Әзһәр университетының шәригать факультеты профессоры, шәех Әдһәм Таммам Фәрраҗ. Аның җитәкчелегендә студентлар фикъһе фәнен, шул исәптән заманча ислам хокукын өйрәнәләр. Ул тышкы сәяси тотрыксызлык шартларында бик мөһим предмет – исламдагы агым һәм төркемнәр турында да укыта. Шәех секталарның нидә ялгышуын, адашуын, аять тәфсирләрен ничек бозуын, җәмгыятькә нинди зарарлы йогынты ясавын аңлата.
БАШКАЛАРГА ЮЛ ЯКТЫРТУ
– Хәзер шактый четерекле чор, шуңа күрә без үз ватаныңны сөю кебек темаларга да фикер алышабыз. Студентларыбыз – солдатлар кебек, алар үз өлкәләрендә ватаннарын экстремизм һәм террорчылык кебек куркыныч‑ лардан саклый белергә тиеш, – ди шәех.
Аның күбесе – Россия төбәкләренең диния нәзарәтләре хезмәткәрләре яки гамәлдәге имамнар, ягъни мәхәллә халкының борчумәшәкатьләре, ихтыяҗлары турында иң күп белгән кешеләр.
– Мондый белем бик кирәк. Без бит психолог та, педагог та, бер яктан караганда, хәтта тәртип сакчылары да. Эшебезне дөрес алып бару өчен, һөнәри квалификацияне гел тиешле югарылыкта тотарга кирәк. Дөнья даими үзгәрештә, без ул яңалыкларны ислам күзлегеннән аңлата белергә тиеш. Мәсәлән, менә коронавирус белән бәйле бер сорау. Бу чирдән үлгән кешенең җәсәден ничек юарга? Аңа кагылырга ярыймы? Аны кәфенгә төрергәме? Фикъһе китапларында бу хакта әйтелми бит, – ди Яшел Үзән (Татарстан) Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин.
– Мин ке‑ шеләрнең рухи ярдәмгә бик мохтаҗ булуын күрәм. Минем яныма кайчак аерылышырга теләгән яшь парлар килә. Без вазгыятьне тикшерә башлыйбыз, һәм нәтиҗәдә аларның Коръәндә ир белән хатынга йөкләнгән бурычлар турында укымаганлыгы яки бу бурычларны үтәмәгәнлеге ачыклана. Күпләр әтисез үскән – ата кеше йә үлгән, йә гаиләдән киткән. Ә бит ислам безгә андый афәттән котылу өчен бөтен мөмкинлекләрне бирә. Академиядә алган белемнәрдән, хакыйкатькә якынлыктан илһамланам. Аннары, мәхәлләмә кайткач, мин шушы гыйлем нурын халыкка тарата алам.
– Дагыстанда исламны балачактан ук өйрәнәләр. Бүген аның өлкәннәрне хөрмәт итү, кечкенәләрне яклау, югары әхлак, чит кешенең кайгы-хәсрәтен уртаклаша белү кебек кыйммәтләре бик мөһим. Бирегә укырга китәр алдыннан, әти-әнидән рөхсәт сорадым. Алар китүемә каршы килмәде, һәм мин моңа бик шат, чөнки аларның хәер-фатихасы белән уку да җиңел һәм кызыклы. Бу белем миңа туган илемә кайткач ислам динен үстерергә-җәелдерергә ярдәм итәчәк, – ди Дагыстаннан килеп магистратураның 2 нче курсында укучы Йосыф Корбанов.
– Хәзер мин Дагыстанның танылган галиме һәм хокук белгече Хәсән Әлкадәри мирасын өйрәнәм. Ул мантыйк, математика, гарәп теле фәннәре белән шөгыльләнгән, шигырьләр язган, дворян статусына ия булган. Тамбов губернасында сөргендә чакта Әлкадәри татар галимнәре һәм дин әһелләре белән бик күп аралашкан, бу хакта истәлекләр китабы язган. Кайткач, туган авылында мәктәп ачып, ул үзе дә шунда укыткан. Мине аның бер кеше гомере өчен дип караганда гаҗәеп бай тәҗрибәсе илһамландыра. Әлкадәри хезмәтләре турында күп дөньяви эшләр язылган, әмма дини юнәлештәге тикшеренүләр юк диярлек. Минеке шундыйларның берсе булачак.
Йосыфның якташы, академиянең динигуманитар фәннәр кафедрасының өлкән методисты Мөхәммәд Шаһрединов биредә ислам фәннәре өлкәсендә магистр дәрәҗәсен ала һәм укуын докторантурада дәвам итә.
– Монда укырга кереп, төрле шәһәр, төбәк, илләрдән килгән кешеләр белән танышкач, үзем өчен тулы бер дөнья ачтым. Минем белән Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Ингушетия, Чечня студентлары укыды. Мин бу төбәк һәм илләрнең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында бик күп нәрсә белдем, – ди Мөхәммәд Шаһрединов. – Ә Россиядән читкә чыкмыйча, диссертация яклап, ислам фәннәре докторы дәрәҗәсен алу мөмкинлеге – чыннан да уникаль форсат. Теләк булганда һәм, әлбәттә, беркадәр тырышлык куйганда, теология буенча магистрлык дипломы да алырга мөмкин. Нәтиҗәдә бик зур өстенлек – дини һәм дөньяви белем турында берьюлы ике дипломга ия була аласың. Академияне тәмамлаучыларның күбесенә бу өстенлек эшкә урнашканда бик булыша.
ЮГАРЫ ДӘРӘҖӘДӘГЕ БИШ ЕЛ
Быел Болгар ислам академиясе үзенең беренче юбилеен билгеләп үтә. Югары уку йорты өчен бу әле бик гыска гомер. Әмма Айнур Тимерханов сүзләренә караганда, киләчәктәге казанышларга инде нигез салынган. Ислам мәгарифе өлкәсендә ислам фәннәре докторларының Россиядә беренче ике чыгарылышы булды. Бу белгечләр дини учреждениеләр системасында, дәүләт структураларында, дини һәм дөньяви югары уку йортларында эшли.
– Академиядә белем алу дәрәҗәле, популяр була бара, аның белән кызыксыну арта. Биредә киләчәктә зур абруй һәм йогынтыга ия булачак кешеләр укый, – ди Айнур Тимерханов. – Алар үз белемнәрен башкаларга тапшырачак, һәм шул рәвешле эшебезнең нәтиҗәлелеге үсәчәк. Россиядә ислам мәгарифе системасының барлык баскычлары да, ә шуның белән бергә аның иң югары баскычы – Болгар ислам академиясе дә ныклы үсеш ала, дип өметләнәм.
Олеся Бондаревская
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий