Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Җылы урын. Инвестор үзе сайлый

Инвесторларга Татарстан тәкъдим итә торган преференцияләр, республика территориясендә урнашкан махсус икътисадый зоналар, алгарышлы икътисадый үсеш территорияләре, индустриаль парклар – болар барысы да бизнесны уңышлы алып бару өчен тудырылган мөмкинлекләр. Ләкин нинди генә шәп мөмкинлекләр тудырылмасын, бу нәтиҗә һәрвакыт уңай булачак дигән сүз түгел. Әлеге мөмкинлекләрдән дөрес, отышлы итеп файдалана белү исә бизнесны уңышка алып бара. Татарстанга эшләргә килгән компанияләргә күз салу да җитә – һәркайсы шуңа бер дәлил.

«Роквул-Волга», «Тракья Гласс Рус», «Август-Алабуга», «Хаят Кимья», «Каcтамону Интегрейтед Вуд Индастри»… Идеалга якын шартларда алдынгы технология һәм тәҗрибәне үстерүдән алынган синергетик нәтиҗә бизнеста уңышка ирешергә булышкан предприятиеләрне санап чыгар өчен генә дә күпме вакыт кирәк булыр иде. Шуңа да бик күп мисаллар арасыннан без өчесен генә сайлап алдык. Димәк, инвестицияләр кертү өчен урынны дөрес сайлаган очракта, нинди уңышларга ирешеп булуы турында өч тарих. 

ЕВРОПАГА – АЛАБУГА АША 

Алабугадагы «Kaстамону» заводы – Европаның иң эре агач эшкәртү предприятиеләренең берсе. Ул елына 1,05 млн кубометр МДФ‑плитә чыгара. Бүген бу хакыйкать, гәрчә әлеге завод оешып, халыкара дәрәҗәдә танылу алганга нибары берничә ел гына узган булса да. Гадәти шартларда мондый дәрәҗәгә күтәрелү өчен дистәләрчә ел таләп ителер иде. Алай гына да түгел, ачылганнан соң ике ел үтүгә, завод Россиянең идән өслекләре базарында лидерлар исәбенә керә.

«Кастамону» заводының Россиядәге генераль директоры Али Кылыч сүзләренә караганда, Россия Федерациясендә агач эшкәртү заводына инвестиция кертү идеясе 2008 елда туа. Ул вакытта компания вәкилләре Сочида узган форумда Татарстан Республикасы стенды белән таныша. Шуннан соң барысы да бик тиз хәл ителә. 2010 елның мартында «Алабуга» Махсус икътисадый зонасының Күзәтү советы үз территориясендә завод төзүгә фатиха бирә. Шул ук елның май аенда тантаналы рәвештә беренче нигез ташы салына. Тәүге продукция 2014 елның май аенда чыга.

Бүген «Кастамону» Россиянең МДФ‑плитә җитештерү базарының 30 процентын алып тора, шулай ук ламинатланган идән өслекләрен экспортка чыгару буенча иң эре җитештерүчеләрдән санала.

– Без инвестицияләр өчен иң дөрес урынны сайлаганга үсәбез, – дип аңлата Али Кылыч. – Моннан тыш, республика һәм федераль җитәкчелек безгә һәрьяклап ярдәм күрсәтеп тора.

Нигә төзелеш өчен иң дөрес урын буларак Татарстанның «Алабуга» махсус икътисадый зонасы сайлап алына соң? Биредә бизнеска эшләп китәр һәм үсәр өчен уңайлы инфраструктура һәм икътисадый шартлар тудырылган, дип ачыклык кертә Али Кылыч. Беренчедән, резидентлар сыгылмалы салым системасы белән тәэмин ителгән. Икенчедән, махсус икътисадый зонаның инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы дәүләт инвестицияләре хисабына булдырылган. Өченчедән, резидентларга административоештыру мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтелә: кадрлардан башлап, хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүгә кадәр. Дүртенчедән, продукциягә таможня хезмәте «бер тәрәзә» режимында күрсәтелә.

– Шулай ук безнең өчен Татарстан белән Төркия халыкларының якынлыгы, мәдәни-тарихи уртаклык та зур әһәмияткә ия, – ди Али Кылыч. – Беренче тапкыр монда килгәч, татар телен 70 процентка аңлавыма төшендем. Бу безгә яңа урынга ияләшергә, шулай ук проектыбызны тиз һәм уңышлы итеп тормышка ашырырга мөмкинлек бирде.

Бүген Алабугадагы завод елына 1,05 млн кубометр МДФ‑плитә һәм 35 млн кв. метр ламинат эшләп чыгара. Эшләү дәверендә предприятие төбәккә 771,8 млн доллардан артык күләмдә инвестицияләр керткән. Предприятиенең үзендә – 950 дән артык, ә чиктәш һәм хезмәт күрсәтү тармакларында 3000 кеше эш белән тәэмин ителгән. Тагын әле бу төп предприятиесе «Кастамону» булган җиһазлар җитештерү кластерын үстерү дә. Урман кисү тармагы предприятиеләре өчен сату базары да. Ахыр чиктә, импортны, ягъни Россия базарында чит ил җитештерүчеләре продукциясен алмаштыру да.

ЭЛЕККЕГЕ ЗАТЛЫЛЫК ҺӘМ  ГАДИЛЕК

«Полимекс» төрек компаниясе Шамов хастаханәсе бинасын сатып алгач, күпне күргән төзелеш бизнесы вәкилләре аптырап кала. Егерменче гасыр башында төзелеп, ярым җимерек хәлгә килгән бинаны яңартырга тәвәккәлләрлек кешеләрне Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә таба алмыйлар. Әмма бу эш алдан ук тормышка ашмастай тоела, шуңа күрә әле кыю адымга барган кешеләргә сәерсенебрәк карыйлар.

Ә эш тагын да кызыграк дәвам итә. Бинаның алгы ягы матурлана, хастаханә палаталары урынында биш йолдызлы кунакханә номерлары һәм холлары пәйда була.

European Property Awards премиясенең төбәк этабында «Яңа отельнең иң яхшы дизайн-проекты-2018» категориясендә җиңеп, кунакханә ачылганчы ук халыкара танылуга ирешә. Сүз уңаеннан, инвесторга проектны җиренә җиткереп башкарып чыгарга һәм алга таба үсәргә пандемия кебек гадәттән тыш хәл дә комачауламый.

Объектны реставрацияләргә һәм кунакханә итеп үзгәртергә биш ел таләп ителә. Архитекторлар, йөз еллык тарихи бинаның тышкы кыяфәтен үзгәртмичә, бик сак эш итә. Кайбер раритетлар, төзекләндерү эшләреннән соң, биш йолдызлы кунакханәнең заманча йөзенә бизәк кенә өсти. Кунакларны отельнең гадилеге, шул ук вакытта зиннәтле-зәвыклы булуы да сокландыра.

Кунакханә 2019 елның 1 мартында ачыла һәм шул ук елны коммерциячел күчемсез милек өлкәсендә CRE Federal Awards дигән һөнәри премиягә лаек була.

– Kazan Palace Hotel by Tasigo безгә килгән чит ил инвесторларының кунакханә инфраструктурасын үстерүдә катнашуына гына түгел, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау стратегиясен гамәлгә ашыруда булышуына да уңышлы мисал булып тора, – диде кунакханә ачылышы тантанасында ТРның Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. – Яңа бина кунакларны уңайлы шартлар белән тәэмин итә, ә бу исә республикага тагын да күбрәк туристларны җәлеп итү мөмкинлеге бирә. Объект төзелешенә кергән инвестицияләрнең гомуми күләме 15 миллион доллардан артыграк.

– Отельләребез концепциясе үзенчәлекле дизайн, югары хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе белән аерылып тора, шуңа күрә кунакларны битараф калдыра алмый, – ди Kazan Palace by Tasigo һәм Neo Kazan Palace by Tasigo* кунакханәләренең генераль менеджеры Серкан Аслан. – Бер тапкыр килгәннән соң, алар тагын безгә әйләнеп кайта.

Сүз уңаеннан, Neo Kazan Palace by Tasigo – Tasigo төркеменең Татарстан башкаласындагы икенче кунакханәсе, дүрт йолдызлы. Кунакханә 2020 елның декабрендә ачыла, ә инде мартта яхшы күрсәткечләргә дә ирешә. Ул шулай ук «Кунакханә күчемсез милеге» номинациясендә, коммерциячел күчемсез милек өлкәсендә Сommercial Real Estate Awards һөнәри премиясенә лаек була.

– Без Татарстанда икътисадның төрле тармакларында, шул исәптән туризм һәм кунакчыллык тармагында да үсеш күрәбез. Казанда ел саен халыкара һәм бөтенроссия күләмендәге форумнар уза, шул сәбәпле шәһәрнең барлык кунакханәләренә дә ихтыяҗ бар. Тулаем алганда, мин Татарстанда үсеш өчен мөмкинлекләр зур икәнен беләм, – ди Серкан Аслан. 

МӨҺИМ КӘГАЗЬ БИЗНЕСЫ

Россиянең кәгазь тастымаллар базарында лидерларның берсенә әйләнер өчен Алабугадагы «Хаят Кимья» заводына өч ел кирәк була. Бәдрәф кәгазе базары әйдаманы булыр өчен юл озаграк – биш елда үтелә.

Компания «Алабуга» МИЗ резиденты буларак 2011 елда теркәлә. Югары технологияле предприятие төзелешенә берничә ел китә. Заводның беренче чираты махсус икътисадый зонада дүрт елдан соң эшли башлый. Анда популяр брендлар астында йөз процентлы целлюлозадан бәдрәф кәгазе, салфетка һәм кәгазь тастымаллар җитештерелә. Проектка кертелгән инвестиция күләме 150 миллион долларны тәшкил итә. Инвестор ирешелгәннәрдә туктап калырга җыенмый. 2017 елның сентябрендә заводның икенче чиратын төзүгә фатиха алына. Ул да файдалануга тапшырылгач, предприятиенең җитештерү куәте елына 140 мең тоннага җитә, ә хезмәткәрләр саны 900 кеше була. Җитештерүне киңәйтү өчен кертелгән 3 миллиард сумнан артык акча «Хаят Кимья» заводына «Алабуга» МИЗнда премиаль бәдрәф кәгазе җитештерү мөмкинлеге бирә.

2020 елга «Хаят Кимья» Россиядә санитар-гигиена продукциясе җитештерү буенча икенче урынга чыга. Ул вакытта Россиядә җитештерелгән бәдрәф кәгазьләренең - 25%ы, тастылмалларның 33%ы «Хаят Кимья» предприятиесендә эшләнә. 2021 елның апрелендә «Хаят» холдингының бүлендек компаниясе булган «Хаят Россия» үз бренды астында бәдрәф кәгазе, кәгазь тастымал һәм салфеткалар, шулай ук нигез кәгазьләр җитештерү буенча завод төзелешенә 9 миллиард сумлык инвестиция кертү нияте турында игълан итә. Бу юлы – Калугада.

– Без – Россиянең кәгазь-гигиена продукциясе базарында лидер дип, горурланып әйтә алам. Нибары өч ел эчендә кәгазь тастымаллар җитештерү буенча алдынгылыкка ирештек – 2020 ел ахырына базарның 37% өлеше безгә туры килә иде. 2020 елның декабрь аена 29,4% ка ирешеп, бәдрәф кәгазе базарында да лидерлыкка чыктык, моның өчен безгә биш ел вакыт кирәк булды, – диде «Хаят Россия» генераль директоры Метин Мете. – Компаниябез Россиянең 88 500 сәүдә ноктасын үз товары белән тәэмин итә, шулай ук дөньяның 14 иленә озата. Безнең уңышның нигезенә 900 дән артык хезмәткәрдән торган команданың фидакарь хезмәте һәм «Хаят» холдингы тәҗрибәсе салынган.

«Хаят» җитештерүгә карата инновацияле, экологияле сәясәте белән аерылып тора. Бүгенге җитештерү куәтләре – ресурсларны сакчыл тоткан, тулысынча автоматлаштырылган алдынгы системалар базасында эшли торган инновацияле пространство ул. «Хаят Россия» илнең урман ресурсларын сакларга актив булыша, җитештерүгә плантация урманнарында үскән агачлар гына китә. Компания Россия тәэминатчыларының сәнәгать максатларында үстерелгән һәм FSC сертификатына ия агачларыннан алынган 100 процентлы беренчел целлюлозаны гына куллана. 

Фотолар: rais.tatarstan.ru, kastamonu.ru, kazanpalace.com, alabuga.ru

*«Тасиго» – Төркия һәм Россия территорияләрендә кунакханәләр белән идарә итү компаниясе, Төркиянең «Полимекс» төзелеш холдингы составына керә. 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: