
1945 елның мае. Соңгы югалтулар исемлегеннән – дүртәү
Егерме ике яшьлек автоматчылар командиры Касыйм Хәйсаровның Берлинштрасседа яуда һәлак булуы турындагы хәбәрен 1945 елның 6 маенда тутыралар. Җиңү көнендә туганнары өчен ул әле исән була. Туган ягына үлем хәбәре, ягъни «кара кәгазь» 31 майда гына килеп ирешә...
12 июня 2025
Касыйм Хәйсаров ТАССРның Чүпрәле районы Иске Чокалы авылында туып үскән егет. Берлинны алганда, Бөек Ватан сугышының соңгы көннәрендә һәлак булган ике йөздән артык сугышчының берсе ул. Аларның фамилияләре рейхстаг диварларында да юк, соңгы югалтулар исемлегендә генә.
Ә гәүдәләре – немецлар мәркәзендә, туганнар каберлегендә.
1945 елның 1 маенда һәлак булган танк бригадасы сержанты Касыйм Хәйсаровны, хәрби дәрәҗәсенә туры китереп, Берлинштрассе белән Рихард (хәбәрдә шулай диелгән. – ред. иск.) чатында, Шарлоттенбург районында җирлиләр.
Ә менә 2 майда Берлин гарнизоны капитуляциясенә берничә сәгать кала һәлак булган 124 нче миномёт полкы транспорт йөртүчесе, Казан солдаты, өлкән сержант Василий Зубрицкий белән полкташлары Блюнкенфельд-штрасседа хушлаша.
Шушы ук көнне, немец башкаласында, үзе өчен соңгы сугышта кызылармияче Николай Костин вафат була. Полк командиры белән штаб башлыгы Зәй районы хәрби комиссариатына хәбәр юллый: «ТАССР, Зәй районы, Иске Тәкмәк авылында яшәүче гражданка Костина Анастасия Клементьевага хәбәр итегез: аның улы, рядовой радист Костин Николай Григорьевич, социалистик ватаныбыз өчен көрәштә, хәрби антына тугры калып, каһарманлык һәм ныклык күрсәтеп, 1945 елның 2 маенда һәлак булды. Хәрби дәрәҗәләр белән Берлин шәһәре, Ликтенберг җирлегендә җирләнде. Кооординаталар: Х=21300 У=96600».
Ә 25 яшьлек гвардия сержанты, авыр танк бригадасының разведрота пулемётчысы, хәзерге Тукай районы Иске Абдул авылы егете Муллагали Йосыповны Берлинның төньяк округында җир куенына иңдерәләр…
Сугышның соңгы көннәрендә һәлак булган бу солдатларның тормыш юллары да, язмышлары да төрле. Бөек Ватан сугышының беренче елларында югалтулар ачысын татыган, 1940 елда ук сугышка алынган Муллагали Йосыпов белән 1942 елда сугышка кергән Касыйм Хәйсаров, әйтик. Кырык өч яшьлек, сугышның барлык михнәтләрен үз башыннан кичергән машина йөртүче Василий Зубрицкий һәм әле сугышуның ни икәнен дә юньләп татырга өлгермәгән 18 яшьлек Николай Костин.
Сугышның соңгы көннәренә караган югалтулар исемлегендәге язмышларның дүртесе генә бу. Яудан әйләнеп кайтмаган 350 мең татарстанлының – дүртесе.
Добавить комментарий