Саксофон һәм керосинка өчен соло
50 нче еллар Казаны
Заманны тояр өчен, аның тавышын һәм исен сизү зарур. Илленче еллар Казаны джаз тавышына күмелгән. Тарихи парадокс: халыклар юлбашчысы әле үзенең соңгы трубкасын да тартып бетермәгән, аның ярдәмчесе Михаил Суслов, космополитлыкны сүгеп, инде төкереген чәчә, ә Иделдәге провинциаль шәһәрдә – искиткеч музыкаль башбаштаклык! Чит илләрдәгечә стильле егетләр, «шанхайлылар» – галстук-күбәләк, модалы пиджактан – Баумандагы «Русское подворье» ресторанында һәм Горький паркындагы бию мәйданчыгында, «Родина» кинотеатрында һәм Офицерлар йортында ачыктан-ачык, яшеренмичә, «юаннар музыкасын» уйный...
Зыянлы буржуаз музыка әле ныгып җитмәгән җаннарны бик ансат кына яулый: Казан мединституты студенты Вася, бер тапкыр джаз әфьюнын татып карагач, гомергә аның колына әйләнә. Аның яшь дуслары белән дә – шул ук хәл. Аннары, күп еллар үткәч, язучы Василий Аксенов исенә төшерәчәк: аның яшьлеге, «кызыктыргыч ерак төнге дөнья утларыдай, әлеге «шанхайлылар» уты белән өртелгән булган» икән бит.
ШАНХАЙ-БЛЮЗ: СОВЕТ ВЕРСИЯСЕ
Коткы салучы еланнар – «шанхайлылар» – Казанга Кытайдан кырыгынчы еллар азагында кайтып төшә. «Шәрык илләре свингы короле» Олег Лундстрем җитәкчелегендәге унтугыз кеше, тулы бер биг-бенд. Лундстрем, Деринг, Бонарь, Баранович, Модин… Гәрчә башта Татарстанда Лундстремның бердәм джаз-оркестры юк дип саналса да (Ленин-Сталин партиясе сәясәтенә ачыктан-ачык каршы чыгып булмый бит), алдынгы карашлы яшьләр әлеге музыкантларны тиздән урамда таный башлаячак.
Әмма татар дипломатия сәнгате гамәлдә бит әле. Музыкантларны чыгыш ясаудан тыймыйлар, мөмкин булганда, аларны эшкә урнаштыралар, маэстро Лундстрем Казан консерваториясендә укый башлый (СССРда дипломсыз маэстро партбилетсыз коммунистка тиң бит). Һәм биг-бенд, төркемнәргә бүленеп, әкренләп халыкны «буржуаз агу» белән «агулый». Кинотеатрларда, ресторан һәм клубларда. Билгеле инде, чамасын белеп һәм җиренә җиткереп: программада беренче чиратта – «Катюша», «Голубка» кебек һәм башка ышанычлы совет көйләре джаз эшкәртелешендә яңгырый. Һәм икенче чиратта гына – эшче-крестьян дәүләтенә чит‑ят булган Глен Миллер, Дюк Эллингтон, Луи Армстронг җәүһәрләре... Дөрес, кайвакыт биг‑бенд тулы составта җыела, һәм шул чакта инде иң бәхетлеләр Шанхайдагы кабатлаган диярлек концерт программасын ишетеп кинәнә...
Җирле чекистларның да музыкаль зәвыгы булган, ахрысы. ТАССР Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгында 1952 елның декабрендә Олег Лундстремның сәяси ышанычлылыгын тикшерү өчен ачылган эштә: «Агентура аны советларга хәерхаһлы, дип саный», – дип теркәлгән.
ЗУР ШӘҺӘР ИСЕ
Лундстрем джазы – Иделдән искән саф җил кебек. Киләчәктә булачак үзгәрешләр җиле ул, әмма әлегә бик зәгыйфь. Казан коммуналкаларындагы әчкелтем исләр, Постау бистәсендәге зәһәр амбре һәм шәһәр читендәге пролетарийлар яши торган йортлар тәрәзәсеннән агылган махмыр сулышын басу әлегә аның хәленнән килми.
Илленче еллар башы Казанын чит ил исләре белән гаҗәпләндереп булмый. Татарстан урамын икегә бүлә торган җирле Унтер-ден-Линден – юкә аллеясенең (җитмешенче еллар башына кисеп бетерелгән) июньдә чәчәккә күмелүе генә ил халкының яртысы өчен сабын кайнатыла торган Вахитов исемендәге химкомбинат чыгарган әчегән май исен баса алмый. Стратегик дары заводыннан күтәрелгән күксел болыт Петрушкин разъездындагы һаваны тәүлек буе серкә исенә мана. Сарык тиресе иләү (мутон җитештерү технологиясе өчен Казан мех комбинатына 1951 елда Дәүләт премиясе биреләчәк) шәһәрдәге «хуш» исләр букетына үз «тәмләткечләрен» өсти...
Әмма сәнәгать исләре чәчәк кенә әле – совет классикасы «Шипр» фонында «Красная Москва» ислемае кебек. Казан «Шипры» – керосин ул, аның үзәге дә, кырыйлары да тулысынча шул искә баткан. Бөтен кешенең аш бүлмәсендә керосинка һәм керогаз төтенли; икмәк, тоз һәм шырпыдан соң, керосин иң үтемле товар санала. Аны алу өчен чиратка басу хәтта алдынгы эшчеләр сыйныфы белән ышанычсыз интеллегенцияне дә хокукларында тигезли.
Лундстрем хатыны белән Бауман урамында, театр хезмәткәрләре тулай торагында яши, бүлмә фанера белән бүленгән, уртак коридорда керосинка һәм кер юа торган тагараклар тора. Мөгаен, маэстро һәм башка «шанхайлылар» керосинны якындагы лавкадан – күрше Островский урамындагы тәбәнәк таш бина-бункердан аладыр. Керосин сатып алу – үзе бер могҗиза. Башта, эсседә әлсерәп, бик озак урамда чират торасың, аннары, ниһаять, мавзолейдагы кебек салкын һәм ярымкараңгы кибет эченә эләгәсең. Аермасы бер генә – саркофаг урынына, анда зур корыч чан тора, янәшәсендәге хезмәткәр литры 65 тиеннән ягулык бүлә...
Джаз дигәндә, Бродвей, Манхэттенның күккә ашкан йортлары, Американың куәтле машиналары күз алдына килә. Ерак дөнья утлары... Биредә исә – керосин, коммуналкалар. Моннан йөз ел электәге кебек үк Тукай урамындагы зур базар янында мәңгелек пычрак изгән шыгырдавык арбалар... Совет джазының киләчәге бар микәнни?
ИРКЕНРӘК СУЛЫШ АЛ ҺӘМ ҖЫРЛА
Берничә елдан соңгы Казан. Илленче еллар уртасы. Губернатор сарае каршындагы Кремль бакчасында гранит эскәмиядә бронза Ильич моңсуланып утыра – аңа терәлеп үк утырган мыеклы көрәштәше исә юкка чыккан, әйтерсең, анда беркайчан булмаган да. Һәм, гәрчә керосинкалар кимемәсә һәм дары заводы снарядларга тәмуг катнашмасы тутыруыннан туктатмаса да, хәзер шәһәрдә сулыш алу бөтенләй башкача.
Иркенрәк сулана, тын юллары киңрәк кебек. Һәркемгә. Джазга – бигрәк тә. Казан үзе теләп «шанхайлыларга»бирелә. Инде дипломлы композитор һәм Качалов театры
ның сәнгать җитәкчесе булган Олег Лунстрем дан нурларында коена. 1955 елның җәендә шәһәрдә афишалар ябыштырыла: Җәйге театрда джаз оркестры концертлары. Ун концерт булачак, әмма аларга эләгерлек түгел – бөтен билет сатылып беткән. Хезмәтчәннәр соравы буенча, Черек күлдәге иске циркта оркестр тагын бер концерт куя.
Джаз хәзер күңелгә якын, халык диңгез артыннан кайткан җәүһәрләр белән генә түгел, джаз эшкәртелешендәге татар көйләре белән дә хозурлана. Пластинка пәйда була, анда: «Олег Лундстремның Татар эстрада оркестры», дип язылган. Мондый оркестр рәсми теркәлмәгән, диләр, әмма бу хәзер беркемне дә хафаландырмый – хәрби френчтагы мыеклы кеше артыннан идеологик тыюлар да каядыр еракка киткән кебек...
Дмитрий Шостакович, татар композиторларының Лундстрем пластинкасындагы көйләрен тыңлагач, «Советская музыка» журналы редакциясендәге киңәшмәдә: «Совет җиңел музыкасы менә шул юлдан барырга тиеш», – дип әйтеп куя.
ИЛҺАМ ҺӘМ ПАРТИЯ – ИГЕЗӘК ТУГАННАР
Ирек бацилласы – йогышлы әйбер. Джазга яраган нәрсәләр ни өчен башкаларга ярамый? Мәскәүдәге Татар мәдәнияте декадасына әзерлек башлаган иҗат коллективлары (ул СССР Министрлар Советы карары белән 1957 елда үтәргә тиеш була) да үзләренең импровизациягә хокукын дәгъвалап чыга.
– Безнең эшебез иҗади, аның белән идарә итәргә ярамый, – дип киреләнә язучы Әмирхан Еники республика язучыларының 1956 елның маенда үткән җыелышында һәм мәдәнияткә партия тыкшынуын туктатырга өнди. Сталин бүләге иясе композитор Нәҗип Җиһанов исә бөтенләй аполитизм күрсәтә – декадага партия турында җыр язудан баш тарта! Дәлилли дә: «Тәкъдим ителгән шигырь илһамландырмый, илһамсыз исә мин яза алмыйм». Декадага әзерлекне тикшерү комиссиясендә Җиһанов: «Опера театры составы сәнгатьлелек принцибы буенча түгел, бәлки иҗтимагый эш принцибы буенча расланган», – дип белдерә. Һәм тагын болай дип тә өсти: «Театр яхшы солистларны эшкә алмый, күрәмсең, бөтен кеше дә Мәскәүгә бара алмас, дип шикләнә...»
«Хрущев җепшеклеге» беркатлы, хәйләсез интеллигенциянең башын әйләндерә, аларны буш хыялларга чумдыра. Партия өлкә комитетына агылган хатларда – мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын мәҗбүри укыту, абитуриентларга имтиханнарны туган телдә тапшыру хокукын бирү һәм Казандагы югары уку йортларында татар телендә укыта башлау тәкъдимнәре. Язучылар Нурихан Фәттах, Әмирхан Еники, Шәйхи Маннур совет татарстанлыларының күпчелегенең яшерен хыялын – ТАССРны союздаш республикага әйләндерүне – һәркем ишетерлек итеп яңгыратырга кыюлык таба...
Хыяллар-хыяллар... Мәскәүдә 1957 елның җәендә уңышлы үткән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы чыныккан партиялеләр белән хыялый интеллигенция бәхәсендә кем җиңүен ачык күрсәтә. Әлеге вакыйгага махсус язылган һәм тиз арада онытылган «Давыл кошының яшьлеге» һәм «Язылмаган законнар» (нефтьчеләр хезмәте
турында) пьесалары, «Татарстан һәм Кытай нефтьчеләре арасында иҗади тәҗрибә уртаклашу» картинасы һәм башка шундый җәүһәрләр,әлбәттә инде, илһам килгәч язылган. Какшамас татар‑кытай дуслыгы турында пьеса да шундыйлардан. Дөрес, ул барыбер башкала сәхнәсендә күрсәтелмәгән – совет‑кытай мөнәсәбәтләре кисәк начараю сәбәпле, аны КПСС ҮК куярга рөхсәт итмәгән...
Әмма хәтта партия-гегемон да гүзәллек хисеннән мәхрүм түгел. Мәскәүгә милли сәнгатьнең чын җәүһәрләре дә бара: «Шүрәле» балеты һәм «Алтынчәч» операсы, «Зәңгәр шәл» спектале... Соңрак, Декаданы әзерләү һәм уздыру комиссиясе хисабында, уңышның төп илһамчысы һәм оештыручысы кем булуын тыйнак кына билгеләп үтәчәкләр: «Спектакль, концертлар һәм башка чараларның идея һәм сәнгать дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар күрелде...»
Ә джаз ни хәлдә соң? Олег Лундстремның эстрада оркестры – программаның каймагы, Декаданың тулы хокуклы катнашучысы. Дөрес, коллектив хәзер Казанга гастрольгә генә киләчәк...
ЦЫЦ, МЕЛОМАННАР!
«Росгастрольбюроның» Казанда эч пошудан интеккән администраторының Лундстремның иске цирктагы нәкъ менә шул планнан тыш куелган концертына барып эләгүен күр әле син! Тыңлап таң кала һәм, халыкны терсәкләре белән ера-ера, сәхнә артына ашыга: «Егетләр, сез нишләп бу Казанда ятасыз, әйдәгез Мәскәүгә!» – ди. Мәскәүдә исә ярдәм сорап куәтле Сергей Михалков янына барган, диләр. Янәсе, Казанда чын джаз музыкантларын тапкан, шуларга күченергә булышасы иде. Михалков мондый могҗизага бик ышанып бетмәгәч, инандыру өчен каты итеп әйтергә мәҗбүр булган, диләр: «Мин бит сезгә б... тәкъдим итмим инде!»
Казан меломаннарын ирекле Шанхай джазыннан мәхрүм иткән кешенең фамилиясе Цыц булып чыккан. «Цыц, егетләр, джаз – сайлап алынганнар өчен генә», – дип нервланып шаярта бу җәһәттән яраткан концерт ризыгыннан мәхрүм калган Казан публикасы.
Ә калган шәһәр нишли? Казанда хәзер яңа авазлар яңгырый. Соцгород артында һаваны вертолет калаклары выжылдап кисә – биредә илдә беренче геликоптерларны җыялар. Яңа елга портында канатлары су астында булган судноларның двигательләре гүли – беренче «Ракета»лар Казаннан Горькийга кадәр йөри. Караваево, Казансу өстендә исә, көне-төне, үрдәкләрне куркытып, әле генә авиация заводында җыелган дәһшәтле стратегик Ту‑26 очкычлары гөрелди. Алар инде Американы куркытырга, теләсә кайсы вакытта атом бомбасын төяп юлга чыгарга әзер...
Коммунизмга ышанычлы адымнар белән барыр өчен бер аяктан атлау зарур. Димәк, бернинди дә импровизация булмаска тиеш. Дәртле маршлар, якты киләчәк, бөтен шикләнүләрне кире кагучы идеология бар икән, безгә джаз нәрсәгә соң? «Җепшеклек»? Провинциядә ул башкаладагы кебек сизелми, Мәскәүдәгедән иртәрәк тә төгәлләнер, мөгаен...
Хуш, үзгәреш җиле, булып чыгамыни инде? Илленче еллар Казаны моңа риза түгел. Менә, йомры таш түшәлгән Тельман урамы буйлап, туфли үкчәсен сындырмаска тырышып, кара чәчле, ябык Сонечка Гобәйдуллина консерваториягә йөгерә. Менә Ленин урамында, университет аудиториясендә, мәңгелек күн курткасын һәм чаңгы ботинкаларын кигән Слава Говорухин лекция барышында ук студентлар капустнигы өчен сценарий уйлап таба... Музыка училищесында, оялчанлыгын җиңәргә тырышып, кулларын кая куярга белмичә, кичә генә авылдан килгән Илһам Шакиров моңлана. Мехчылар клубында исә, үзенең яңа төзелгән «Казан утлары» ансамбленә кушылып, татар сандугачы Әлфия Авзалова җыр суза. Ун яшьлек Альберт Әсәдуллин исә, билетсыз килеш трамвай баскычына басып, Постау бистәсеннән төшеп килә. Әнә тагын, ял итәргә көч‑хәл белән вакыт табып, авыл хуҗалыгы институтының иң җитди студенты һәм ялкынлы җанатары Минтимер дуслары белән стадионга китеп бара...
Тиздән, кайберләре – иртәрәк, икенчеләре – соңрак, алар яңа музыка, яңа стиль, яңа кино һәм яңа тормыш авторларына әйләнәчәк.
Добавить комментарий