Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Акмаңгай

Акмаңгай

Нәбирә Гыйматдинованың юбилее уңае белән, сезгә аның бер хикәясен тәкъдим итәбез.

11 сентября 2016

Язучы Нәбирә Гыйматдинованың юбилее уңае белән, сезгә аның «Татарстан китап нәшрияты»нда яңа гына басылып чыккан «Сөйлим, тыңла...» китабында тупланган хикәяләреннән берсен тәкъдим итәбез. Әдибәгә киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез! 
Редакция
***
– Му-у-у...
Аның «җыры», дулкын-дулкын булып, тирә-юньгә таралды. Дөнья яңгыратып мөгрәмәде ул, нибары «у-у» дигән авазлар белән генә «көйләде». Мондый илаһи тынлыкны бозалар димени! Әй, рәхәт тә соң! Беркем дә «Әйдәгез, әйдә, мәхлуклар» дип, арттан кумый, беркем дә колак төбен дә чыбыркы шартлатмый.
Бүген аны авыл көтүенә кумадылар, бүген дә үз иркенә җибәрделәр. Чөнки хуҗалары ышана: Акмаңгай – акыллы хайван, тәртип бозмый, иген кырын да, хуҗалыкларның бакчасын да таптамый, елан кебек бормаланып яткан бердәнбер сукмагыннан аланга гына юырта.
Иртән генә ләйсән яңгыр явып узды, шуңа күрә үлән яфракларында җемелдәгән чык бөртекләре, кояш нуры белән куышып, күзне камаштыра... Акмаңгай кинәт кенә күшәвеннән туктап калды. Менә ничәнче көн инде урман артыннан сәер гөрелдәүләр ишетелә. Бу нәрсә икән соң? Шуны беләсе килеп угаланса да, ул хуҗалары тамгалаган биләмәдән читкә тайпылырга җөрьәт итмәде. Син башбаштак, дип, бүтән урам чырае күрсәтмәсләр! Әмма кызыксыну көчәйгәннән-көчәя, хәзер инде ул мөгездән тоякка кадәр төшеп җиткән, аңа карышу мөмкин хәл түгел иде.
Акмаңгай авызындагы ризыгын ашык-пошык йотты да, тәвәккәлләп, урман эченә томырылды. Аланда гына тулганып, урманның көчен бәяләмәгән икән: галәмәт куе икән ул, галәмәт зур икән. Мөгезе белән куак ботакларын аралый-аралый юл ярып хәлдән тайса да, ул ниятеннән кайтмады. Алда исә тамаша: чакрым баганасы хәтле генә ераклыкта өсте ябулы корылмалар тезелешкән иде. Акмаңгай аларның ферма икәнлеген чамалый. Димәк, хуҗасы Фәндәс һәр иртә, тракторын кабызып, шунда ашыга икән! Корылмасы... гадәти нәрсә инде, ә менә аның тирәсендә булышкан әкәкмәт җанварларны кемнәр дип атарга икән? «Болар кайсыдыр ягы белән миңа охшаган да, охшамаган да... Бер үк тегүчедән тектереп кигәннәрмени, һәммәсе дә аклы-каралы, үзләре койрыксыз, үзләренең башында мөгез дигән «таҗлары» да юк. Үзләре Акмаңгай кебек үк «му-у-у» диләр тагы. Алларында печән, тик нигәдер ул кипкән, гадәттә андыйны кыш айларында гына салалар, әле бит җәй, болыннарда котырып үлән үсә!
Иң кырыйда – койма читендә – берсе ялгыз гына моңая иде, Акмаңгай шунда таба китте. «Әкәмәт» тә аны күзәтә иде. Алар шулай бер-берсенә озак кына сынап карагач, Акмаңгай:
– Иптәш, син кем? – дип сорап куйды.
– Сыер, мадам.
– Кит аннан! Мин дә сыер. Исемем – Акмаңгай. Ә синеке ничек?
– «Әкәмәт», гаҗәпләнеп:
– Нәрсә соң ул исем? – диде.
– Һи, җүләр! Хуҗабикәң кушкан ат инде! Ул сиңа иркәләп эндәшәдер лә?!
– Унөчле мин, колагымдагы язуны укы, мадам!
– Һи, сан, имеш! Исемсез нинди хайван инде ул? – Акмаңгай шикләнеп: – Син тучны сыермы соң? – диде.
– Сөтемне саугач, сыердыр инде, мадам.
– Мадам да мадам дип ят сүзләр кыстырмале! Үзебезчә, татарча сөйләш! Бәй, әллә син безнең татар сөтлебикәсе түгелме?
– Без – чит илдән кайтартылган нәселле токым! – «Мадам» мөгезсез башын горур гына өскә чөйде. Аның күз карашында тәкәбберлек һәм мин-минлек шәйләнә иде. Акмаңгайны түбәнсетте бу «койрыксыз», ләкин «авыл бичәсе» гарьләнүен сиздермәде. Аны беркем дә ирексезләмәде, ул үзе урман ерып килде, шуңа үпкәләргә хакы да юк иде.
– Әйдә, чык, аланда ямь-яшел үлән, авызда шикәр төсле эри, – диде ул, артка чигенеп. Койма аша гәп куерту уңайсыз, аннан битәр хуҗасы Фәндәс абзыйның күзенә чалынсаң, эш харап иде.
«Унөчле» моңсу гына мөгрәде:
– Ярамый...
– Нишләп?!
– Без тоташ ябылуда гына яшибез.
– Бәтәчулла! Нәселле дигәч тә, урларлар дисеңмени? Тансык, ди сез! Авылда болай да йорт саен өчәр сыер. Көтүдә йөртмиләр мәллә?
– Нәрсә соң ул көтү?
Акмаңгай койрыгы белән шапылдатып корсагына сукты.
– Үлеш! Көтү нәрсә диме?! Без, авыл сыерлары, зур төркемгә оешып, көнозын сахраларда йөрибез. Әле пыяла минем тояк итен яралаган иде, шул сәбәпле хуҗаларым көтүгә чыгармады. Төзәлгәч барам! Анда күңелле!
– Бездә дә күңелле анысы. – «Әкәмәт» нәселдәшенә ымлады. – Без дә сезнең кебек серләшәбез, җаныбыз тыныч. Ниемә ул ирек! Бүре очраса, ничек качып котыласың, ди?!
– Һи, җүләр! Бүре очрасамы? – Акмаңгай башын уңлы-суллы чайкады. – Очлы мөгезләрем белән кадап корсагын тишәм мин аның!
– Кигәвен ише бөҗәкләр каныңны суыра ди әле.
– Койрыгым белән чәпәсәм, ун кигәвен кырыла! – дип гайрәтләнгән Акмаңгай кисәк авызын йомды.
«Унөчле» ямансулап башын аска игән, ул яңа танышы мактанган «кораллардан» мәхрүм иде шул.
– Кайгырма әле син, мөгезең дә, койрыгың да булыр... Син яшь бит, – дигәч, тегесе:
– Булмас инде, – диде. – Кальций дигән витамин сөттә күбәйсен өчен, артык җирләребезне кисеп ташлыйлар...
– Табигать безгә артык әйберләр тагып мәшәкатьләнмәс иде! Йә, борыныңны салындырма, син болай да матур! Безнең кебек төсе уңган кызгылт киемнән йөрмисең, тирең ефәкмени – ялык-йолык итә. Үгез әфәнделәр үлеп гашыйктыр әле сиңа.
– Үгез? Бездә андый зат күренми! – «Унөчле»нең төймә кебек түгәрәк күзләре тагын да зурайды. – Кем ул, нишли ул?
Акмаңгай кызарса да, кызыл йөзендә ул күренмәс иде. Бу мәхлукка үгезнең кем икәнен ничек төшендерергә икән? Көтүдә гайрәтле Батырҗан бар... Ул һәммәсен дә тигез ярата... Сөтлебикәләр аңардан биһуш...
– Син соң... – Акмаңгай оялуыннан нишләргә дә белмичә, тоягы белән җирне тырмаган булды, – бозаулыйсыңдыр ич?
– Бозауладым, күрсәтмәделәр генә. Аерым аранда тәрбиялиләр.
– Үгездән башка гына нәсел үрчеми инде ул...
Чит мәмләкәттән килгән «унөчле», укымышлы «халык», Акмаңгайның кая суктырганын аңлады:
– Шуны әйтәсеңмени, – диде. – Ул эш бездә ясалма юл белән башкарыла.
– У-у-у, мәхәббәттән мәхрүм икән сез, алайса, – дип, аяныч тавыш белән мөгрәде Акмаңгай. Җүләр, тагын хаталанды, тагын саксыз сүз белән аклы-каралы танышының йөрәген яралады. – У-у-у, сез бәхетле икән, көндәшлек утында янмыйсыз икән. – Юри шулай такмаклады, юкса көтүдә беркем беркемнән көнләшми иде. – Кызганыч, син тоткынлыкта, Батырҗан сине дә ошатыр иде... Әллә киртәне җимеримме? Безнекеләр белән күрешер идең...
Акмаңгай койманы мөгезе белән этәм дигәндә генә калай зеңгелдәде. Зең-зең.. Зең-зең...
– Төшке тәгамгә чакыралар, – диде «унөчле». – Вакытында ашамасак, тагарак автомат рәвештә ябыла. Иртәгә кил! Кил, зинһар, Акмаңгай!
Акмаңгай өенә ашыкты. Баягы кичерешләрдән аның башы әйләнә иде. Хуҗабикәсе чиләге белән абзарга алма күтәреп керде һәм аның муеныннан сыйпый-сыйпый:
– Кимер, матурым, сөтең балланыр, – диде. – Терелдең инде, иртәгә көтүгә куарбыз, матурым.
«Матурым»ның исә үз хәсрәте хәсрәт иде. Вәгъдәсе җилгә очар микәнни? Көтүдән качулары бик икеле... Акмаңгай тәҗел кирәк чакта мөгез очы белән капка келәсен шудыра иде, иртән, кояш уяныр-уянмас кымшанган арада, ул әкрен генә урамга чыгып тайды. Бу юлы калын урманны ашкынып-ашкынып ерып барды ул. Ләкин киртә янында «унөчле» күренмәде. Инде борылам дигәндә генә, таныш мөгрәү колак яфрагын иркәләде.
– Му-у-у... Гафу ит, Акмаңгай, яңа гына саудылар.
– Хуҗабикәңнең кулы йомшакмы соң? Минекенеке мамык төсле...
– Заманнан артта сөйрәлмә, сыерларны күптән машина сава! – «Унөчле», киресенчә, аны җүләрләнгән дип уйлады.
– Ай, харап икән! Оператор, диген кызый! Андук шикләндем, фермагызда хатын-кыз заты күренми. Хуҗам Фәндәс шулайрак дигән иде шул. Кул белән савуга җитми инде, тәнеңә ничек тимер ыргаклар белән кагылдырмак кирәк.
– Тикмәгә генә чит ил хәтле чит илдән ташымаганнардыр, хикмәтледер инде сез?
– Без бик күп сөт бирәбез.
– Без дә кимен куймыйбыз инде анысы. Табыш дип инде... мөгезне сындырмыйлар, койрыкны кисмиләр.
Авыл көтүе Акмаңгайның телен генә чарламаган, ул анда йөри-йөри сүз көрәштерергә дә остарган иде. «Унөчле»дән ризалык та сорамыйча, Акмаңгай мөгезе белән койманың читен ишәргә тотынды. Алар, җил белән куышып, урман кочагына атылды. Юлдашы, чын мәгәр, сабый инде: агачта тукылдаган тукранга шаккатты, түмгәктә мыжлаган кырмыскаларга аздан гына борынын тыкмады, ботактан ботакка сикергән тиен баласына әсәренде. Бигрәк тә ул шау җиләкле аланга хәйран калды. Ямь-яшел үләнне керт-керт өзеп, тел өстенә салгач:
– Шәп деликате-е-ес, – дип сузды.
Акмаңгай кояш кыздыруыннан чамалады: көннең кыл уртасы. Хәзер авыл көтүе Хан елгасына төшәчәк.
– Кузгал, дустым, – диде ул. – Мин сине хәзер карендәшләрем белән таныштырам.
Сөтлебикәләр, «унөчле»не күргәч, башта «җен, җен» дип, койрык чәнчешеп, тирә-якка сибелде. Акмаңгай аларны «Әдәпсезләр! Затсызлар!» дип тиргәгәч, сыер халкы, янә җыелышып:
– Кем соң син? – дип сорады.
Бөрешебрәк калган «унөчле», кыяр-кыймас кына:
– Сыер мин, – диде.
– Рас, ул безнең кебек үк сыер! – дип куәтләде Акмаңгай.
– Му-у-у, – диеште сөтлебикәләр, мөгезең белән койрыгың кайда соң?
– Илле бүре белән сугышканда сындырган-өздергән!
Акмаңгай тагын нәрсә дисен инде? Киләчәктә безне шундый кырыкмыш токым алмаштырачак дисә, бичараларның йөрәге ярылып егылып үләчәкләр бит.
– Исемең ничек? – дип сорады Карлыгач атлы бичә, ул көтүдә иң тыйнагы иде.
Юлдашы ык-мык килгән арада Акмаңгай чатнатып:
– Мадам ул! – диде.
– Күркәм исем, – диеште халык.
Ул да түгел, яр астыннан Батырҗан күтәрелде. Аның күзләре очлы иде, Мадамны шунда ук шәйләп алды. Дөньяның бөтен хикмәтләрен күргән, төрле җирләргә «кунакка» чакырылган Батырҗан аклы-каралы яңа сыерга шаккатмады.
– Кунак кызы бар икән, – диде ул. – Көн эссе, тирләтә, әйдә, минем белән берчәк йөзеп ал...
Һәммәсе дә Мадамга юл биреп читкә тайпылды. Батырҗан ике әйттергәнне яратмый иде.
...Иртән Акмаңгай уң колагы белән тыңлап ятты. Абзар ишеге төбендә хуҗа белән хуҗабикә сөйләшәиде:
– Фәндәс, Акмаңгайга ниндидер зәгыйфь хайван ияреп кайтты. Ни кусам да китмәде.
– Нәселле сыердыр ул, Румия. Ярты ел элек Франциядән кайтардылар. Күндәм алар, мин бит шуларга азык ташыйм.
– Тизрәк урынына илт, Фәндәс! Урлаган диярләр!
– Димәсләр, хатын! Алла үзе китереп кертте аны безнең йортка. Комплекс директоры Әшрәфиев хезмәт хакы исәбеннән берәр сыер бирәм дигән иде. Бирде дип сана! Үзең бит, ике-өч сыер да саумагач, авылда ник яшәргә дисең! Рәхәтен күр менә!
Сап-сары салам өстендә җәйрәп йоклаган Мадам, әлбәттә, аларны ишетмәде. Кичәге күңелле сәяхәт аны бик арыткан иде. Беркатлы Акмаңгай: «Авылда яшәсә, дустыма мөгез дә, койрык та үсәр әле. Мәрхәмәтле Табигать, шәт, адәмнәрнең хатасын төзәтер», – дип уйлап куйды.
Хикәя кыскартып бирелде. 
Бизәлеш: А.Н. Степанов картинасы. Коровы на водопое. 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: