«Татарстан» журналы ноябрь санындагы мәдәни афишасында үз укучыларына иң кызыклы спектакльләрне, чараларны тәкъдим итә.
22 ноября 2022
Китап – иң яхшы бүләк. Башкортостан режиссеры Илсур Казакбаев, илебез һәм чит ил әдәбияты классиклары әсәрләре буенча яңа, кыю спектакльләрне сәхнәләштереп, әлеге афоризмга яңа мәгънә сала.
Октябрьдә Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры сәхнәсендә ул Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сын куя. Казакбаев куйган пьесада төп темаларның берсе – буыннар конфликты. 400 ел эчендә берни үзгәрмәгән: балалар ата‑ана ихтыярына каршы бара, әти-әниләр балаларын өйрәтүдән туймый. Урта гасыр Италиясенең Верона шәһәрендә яшәүче Джульеттага яратмаган кешесенә кияүгә биргәндә хәтта бер генә атна да вакыт бирмиләр. Әгәр гаилә бу карарыннан баш тартса, нәрсә булыр иде? Мондый хәлләрдә бүгенге яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары нишләр иде икән? Әлеге сорауларга режиссер версиясендәге җавапларны 17 ноябрьдә ишетергә һәм күрергә мөмкин.
ГРИШКОВЕЦ ҮЗЕ РОЛЕНДӘ (18+)
«Дөрес, мин искә төшерә алмаган тормыш мизгелләре дә бар. Бу нинди дә булса кичәдән соң булырга мөмкин. Ләкин бераздан дусларың килә һәм кичәге бәйрәмдә булган вакыйгалар чылбырын торгызырга булыша. Һәм әлеге чылбырны торгызу еш кына кичәнең үзеннән әйбәтрәк һәм кызыклырак булып чыга», – дип яза Евгений Гришковец үзенең «Планета» китабында. Бу формула күпмедер дәрәҗәдә Гришковецның үз иҗатын сурәтли: көндәлек тормыштагы гадәти әйберләр аның сөйләвендә кызыклы һәм дулкынландыргыч вакыйгага әверелә, кәеф күтәрелә (беренче чиратта үзебезнеке), ә янәшәңдәгеләрнең шатлык-кайгылары аңлашыларак төшә. Шундый үзенә тартып торган тылсымга ия Евгений Гришковец ноябрь аенда Казан һәм Чаллы тамашачылары каршында чыгыш ясаячак.
Ике сәгатьлек «Монолог-концерт» программасына төрле елларда язылган текстлар кергән. Аларның кайберләрен беркемнең дә ишеткәне юк, дип хәбәр итә оештыручылар. «Монолог-концерт» – авторны тамашачыга максималь дәрәҗәдә якынайта. Гришковец сәхнәгә беренче тапкыр моноспектакль персонажы ролендә түгел, бәлки үзе буларак чыгачак.
21 ноябрь, 19:00 – 21:00
«Уникс» мәдәни-спорт комплексы Казан,
Профессор Нужин ур., 2 бина
БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАР КҮРЕНЕШЕ (16+)
Нәрсә ул бәхет? Аңа ирешеп, аны табып буламы, әллә ул мәңгелек эзләнүме? Фәрит Бикчәнтәевнең «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклендә әлеге әйтелгән һәм әйтелмәгән сораулар кабатланып тора. Татар язучысы Мәхмүт Галәүнең романтетралогиясе мотивлары буенча куелган спектакальнең тулы версиясе ноябрь аенда Г. Камал исемендәге татар театры сәхнәсенә чыга.
«Болганчык еллар» романының төп вакыйгасы – Идел буенда 1877 елда ачлык. «Мөһаҗирләр» романы 1897 елгы халык санын алу нәтиҗәләре турында сөйли: татар авылларын көчләп чукындыруга каршы крестьян фетнәләре биләп алган. Нужа, ачлык, курку төп геройларны чит җирләргә куа, ләкин анда, уңдырышсыз һәм кырыс җирләрдә дә, алар хыяллана һәм бәхет өмет итә. Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле сезонның төп премьерасы гына түгел, режиссер иҗатында иң мөһим эшләрнең берсе булырга дәгъва итә.
12 ноябрь, 18:00
Г. Камал исем. Татар дәүләт Академия театры,
Казан, Татарстан ур., 1
«СКА-ФОЛК-РОК-БАРДАК» СТИЛЕНДӘГЕ КИЧӘ (12+)
Казанда рок-хәрәкәт ничек пәйда булган һәм үскән, ул үз тирәсендәге мәдәниятне формалаштыруга нинди йогынты ясаган, танылган музыкантларның язмышы нинди, Советлар Союзы чорында, 90 нчы елларда рокерлар нәрсә турында җырлаган, бүгенге заман җырчыларын нәрсә рухландыра – әлеге һәм башка сорауларга җавапларны, шулай ук төрле елларга караган җырларны 16 ноябрьдә Казанда, «Волга-Волга» студиясендә узачак кичәдә ишетергә мөмкин булачак. «Татарстан» журналы һәм «ВолгаВолга» ВИА төрле буын рок-музыкантларын, журналист һәм блогерларны ансамбльнең 25 еллыгын билгеләп үтәргә чакыра.
– 90 нчы елларда актлар залы артындагы кысан бүлмәдә оешкан төркемебез совет чорын һәм яңа дәверне бәйләүче күпер булды. Казанда яшьләрне иҗатка рухландыручы төркемнәр бар иде. Бүген исә без яңа буынны рухландырабыз, дип ышанам. Шул ук вакытта без үзебез дә әле яхшы музыка иҗат итәргә сәләтле, – ди «Волга-Волга» ВИА сәнгать җитәкчесе һәм алыштыргысыз солисты Антон Салакаев.
Бүген төркем елына 150 дән артык концерт бирә, шул исәптән хәйрия кичәләрендә, фестивальләрдә катнаша, саундтрек һәм альбомнар яздыра. Стилистик юнәлешләрен музыкантлар «ска-фолк рок-бардак» дип билгели һәм аңа җиңел шәһәр романсы өсти.
Берничә ел элек төркемнең үз студиясе пәйда була. Салакаев киләчәктә аны яшь музыкаль төркемнәргә ярдәм итү буенча продюсерлык үзәге итеп күрә.
16 ноябрь, 19:00,
«Волга-Волга» студиясе.
Кичә социаль челтәрләрдә онлайн-режимда трансляцияләнәчәк
БАШТАГЫ ҺӘМ ИДӘНДӘГЕ ШӘҺӘР (12+)
Мөгаен, Казанда яшәүче һәркемнең шәһәр үзәгендә кадерле урыны бардыр: Черек күл паркындагы эскәмия, Бауман урамына карап торган кафе, Кремль яр буенда роллер юлы... Ләкин күз алдына китерегез, боларның барысы да юкка чыкты, ди. Сез яраткан урыннарны нәрсә белән алыштырасыз? «Моң» театр мәйданчыгында оештырылган «Децентрализация» спектакле шушы хакта. Тамашачыларга районнар буенча командаларга бүленергә һәм перифериядә (ягъни идәндә ясалган Казан картасында) югалган Татарстан урамы һәм Кремль урынына яңа истәлекле урыннар булдырырга тәкъдим ителә. Киров районында космодром булырга тиеш дип уйлыйсызмы? Бик шәп! Совет районында дендрарий? Бик әйбәт! Уен вакытында Казан – сезнең кулда.
12 ноябрь, 19:00,
«Moң» театр мәйданчыгы, Казан,
Пушкин ур., 86, 2 кат
ИЛ ПОРТРЕТЫ – БУЯУЛАРДА (6+)
«Мин ул вакытта портрет яздым кебек, әмма аерым бер субъектны түгел, ә гомуми дөнья портретын – барысын да бер кыяфәттә. Бит‑йөз түгел, тулаем кыяфәт, өстәвенә, куркыныч дәрәҗәдәге таныш булганны...», – диде әңгәмәләренең берсендә Россиянең атаклы рәссам-нонконформисты Олег Целков. Әлеге «битлексез кешелек» йөзе 1960 елда барлыкка килгән. Казан Кремле территориясендәге Манеж бинасында оештырылган күргәзмә совет сынлы сәнгате гөрләп торган чорга туры килгән алдагы 20 ел – «җепшеклек»тән «үзгәртеп коруларга» кадәрге вакытны үз эченә ала. Төрле авторларның 50 ләп эше кергән экспозиция рәсми һәм рәсми булмаган сәнгатьнең бергә яшәвен һәм каршылыгын чагылдыра. Бу контраст әлеге 20 еллыкның атмосферасын кемгәдер – беренче мәртәбә, ә кемгәдер яңадан яисә башкача тоярга мөмкинлек бирә.
2023 елның 26 февраленә кадәр,
«Манеж» күргәзмә залы,
Казан, Казан Кремле
АКЛЫ-КАРАЛЫ ЭТЮД (18+)
«Профессионаллар... бөтен басуны түгел, ә аларга кызык булганны гына төшерә. Мизгелне көтә. Бу иң мөһиме – шул мизгелне көтеп җиткерү, ул җитсен өчен тиешле вакытта тиешле урында булу. Күп тә кирәкми. Бер тапкыр гына эләгергә кирәк», – дип аңлата үзенең эш ысулын совет һәм Россия фотографы һәм фотожурналисты Владимир Лагранж. Аның Заманча сәнгать галереясында оештырылган фотосурәтләре күргәзмәсе 1960–1990 нчы еллардагы совет урамнарына һәм шул урамнардан атлаган кешеләргә багышлана.
«Лагранж урамнары» күргәзмәсе,
2022 елның 27 ноябренә кадәр,
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясы,
Казан, Казан Кремле
Добавить комментарий