
Абдулла Алиш. «Беләм, кайгың зур, әмма тыныч бул – исән калсам, кайтам...»
Балалар өчен гаҗәеп әкиятләр иҗат иткән язучыны Плётцензее төрмәсендә җәзалап үтерәләр. 2968 номерлы әсирнең карточкасында төрмә хезмәткәре битараф кына: «Үлеменең сәбәбе: башы киселү» дип теркәп куйган.
23 мая 2025
Концлагерьның 2968 номерлы әсире татар халкының сөек ле язучысы Абдулла Алиш була. Кыска гына гомере эчендә (1908 елның 15 сентябрендә туа) төрле өлкәләрдә хезмәт куярга өлгерә: мелиоратор да була, КазГРЭС төзелешендә десятник та, журналист та. Ниһаять, профессиональ язучы булып җитешә. 1939 елда Муса Җәлил, Алишка характеристика биреп, болай яза: «Язучы Абдулла Алиш әсәрләре теленең җиңеллеге, мавыктыргыч һәм һәрчак эчтәлекле булуы белән аерылып тора...»
Алиш балалар өчен яза. «Бөтен иҗатымны балаларга бүләк итәргә телим», – дия ул. 1940 елда «Ана әкиятләре» китабы дөнья күрә – татар әдәбиятының алтын фондына кергән җыентык. Берничә мәртәбә рус телендә дә басыла.
Әкиятче Алиш 1941 елда үз теләге белән сугышка китә. Фронттан язган хатларының берсендә ул әнисенә болай мөрәҗәгать итә: «Беләм, кайгың зур, әмма тыныч бул – исән калсам, кайтам. Әле куанычлы очрашулар да булыр, туганнар да җыелыр...»
Табигате буенча оптимист Алиш, язуын‑яза да, ләкин бу очрашуның буласына үзе үк ышанмый, диярсең. Тагын мондый юллар да өсти: «Әнием, сиңа зур һәм соңгы үтенечем бар: минем балакайларны, үземне тәрбия кылгандай, иркәләп, кайгыртып тор, хәлләрен белеп яшә...»
Алиштан хатлар октябрьдә өзелә: хәбәрсез югала... Еллар узгач, сугыш тәмамлангач кына, беләләр: Брянск фронтында сугышкан, әсирлеккә эләккән. Аннан соң – концлагерьлар: Литвада, Польшада, Германиядә. Соңгысында – Җәлил белән очрашу. Җәлил аңа үзенә ышангандай ышана.
«Идел-Урал» легионында шулай итеп яңа кеше пәйда була – «тәрҗемәче». Бу версия – «хуҗалар», ягъни немецлар өчен. Җәлил белән көрәштәшләре өчен – тагын бер «үз» кеше, подпольщик. Аннары инде батальоннарны бер‑бер артлы партизаннар ягына чыгару буена яшерен оешманың хәвефле эшчәнлеге башлана.
Җәлил, Алиш һәм яшерен оешманың башка әгъзаларын легионерлар фетнәсен күтәрер алдыннан кулга алалар. Аннан соң – Моабит төрмәсе. Кыйнау-җәзалаулар, сорау алулар…
1944 елның башында Абдулла Алиш тоткынлыктан иреккә хәбәр юллауга ирешә. Анда ул барысының да дәүләткә янаучы җинаятьчеләр буларак кулга алынуларын, судны көтүләрен әйтә. Алиш дусларына сәламнәр юллый, бәхет һәм шатлык тели, кем дә булса сугыштан исән әйләнеп кайтса, улларын аның өчен кочаклап үбәргә васыять әйтә...
Яшерен оешмада катнашучыларны 1944 елның 25 августында Берлинда Плётцензее төрмәсендә җәзалыйлар. Төрмә чиновнигы Глюк әсир Алишның төрмә карточкасында 2968 нче номерны терки һәм болай язып куя: «Берлин. Шарлоттенбург. 26 август, 1944 ел. Язучы Абдулла Алишев, мөселман. Казанда, Дзержинский урамы, 18‑19 адресы буенча яши. Вафат булды: 1944 ел, 25 август, Берлин, Шарлоттенбург, Кенигсдамм, 7. 1908 елның 15 сентябрендә Көектә туган (Россия). Үлеменең сәбәбе: башы киселү».
P.S. Төрмәдә башта – суд көнен, ә аннан соң җәза көнен көткәндә, Абдулла Алиш шигырьләр язган. Аның блокнотларының берсе (15 шигырьне туплаган), дистәләгән куллар аша үтеп, элеккеге әсир Нигъмәт Терегулов кулына эләгә. Ул аларны ватанга алып кайта. «Без – әсирлектә, әмма барыбер сугыш эчендә, – дип яза әкиятче Алиш, үләренә санаулы гына көннәр калганда. – Ни генә булмасын, үлемне без кыю, күзенә карап каршыларбыз. Гомеребезне Ватан өчен биреп, аның изге җиңүе хакына һәлак булырбыз».
Добавить комментарий