ӘДӘБИ МИРАС САГЫНДА: МАҺИНУР ФӘЙЗУЛЛИНА
Яшь бара, гомер ага һәм инсан, җыйган тәҗрибәсеннән чыгыпмы, калебендә барган физиологик процессларның сүлпәнләнүенә карапмы, дөньядагы кыйммәтләргә яңа өстенлекләр куя, карашларны үзгәртә, мөнәсәбәтләрне яңача бәяли икән.
ТАРИХ ПӘРДӘСЕНЕҢ БЕР ЧИТЕН АЧЫП...
Соңгы вакытта Батулланың «Урыннары җәннәттә булсын» дигән китабын укыйм. Китапның беренче битенә язылган «Мәрхүм шәхесләребез турында мәрсияләр, хатирәләр» дигән рәсми сүзләр артында титаник, бик тә мәгънәви һәм кирәкле хезмәт ята. Ул шушы китабы белән генә дә әдәбият тарихына кереп кала алыр иде.
Татар дөньясының йөзек кашы булган талант ияләрен ул тормыш‐көнкүреш шартларында, дуслары һәм хезмәттәшләре белән аралашуда, киеренке, катлаулы, кайчак кәмит шартларда күрсәтеп, аларның да, нәкъ безнең шикелле үк, ипи‐сөт ашый торган гади кешеләр булуын тасвирлый. Язучы безнең алда галәмәт катлаулы да, фаҗигале дә тарих пәрдәсенең бер читен ача.
Татар дөньясы катлы‐катлы һәм тармаклы икән. Монда эзләнәсе‐тикшеренәсе өлкәләр күп, торган саен яңа яклары белән ачыла тора ул. Моны үзем эшләгән КФУ филиалы булган Алабуга институты мисалында гына да әйтә алам. Мәсәлән, 1913 елда үткәрелгән бокс ярышында Россиянең беренче чемпионы исемен яулаган Нур Алиев узган гасырның 20 нче елларында Алабугада башкарма комитет рәисе булып эшли. Татар хатын‐кызлары арасында беренче булып филология фәннәре кандидаты исемен алган Маһинур Фәйзуллина исеме тар даирәгә генә билгеле. Ләкин соңгы вакытта бу исемгә институт директоры Елена Мерзон игътибар итеп, татар филологиясе кафедрасына Маһинур Фәйзуллина эшчәнлеген ачыклау бурычы йөкләнде.
Татарларны инкыйразга китергән биш сәбәп‐ не Гаяз Исхакый әле 1903 елда ук «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендә формалаштыра. Шуларның берсе буларак татар зыялыларының тамак туйдырып көн итәр өчен вак‐төяк эшләр белән шөгыльләнеп, дөнья мәшәкатьләренә батып, зур эшләргә вакытлары да, көчләре дә калмавы күрсәтелә. Ягъни тормыш‐көнкүреш мәшәкатьләренә батып, зур, милли гамьле хезмәттән читләшүләре ассызыклана.
Узган ел Маһинур Фәйзуллина яшәгән йортка институт хисабына мемориаль такта урнаштырылды. Быел галимәнең киңкырлы эшчәнлегенә багышланган Бөтенроссия фәнни‐гамәли конференция узды. Биш‐алты ел элек, бәгъзе фәкыйрегез әле кафедра мөдире йөген тарткан чагында, Маһинур Фәйзуллинаның кызы Ария апа сау‐исән һәм әледән‐әле институтка килеп йөри иде. Килгән саен әнисе турында мәкаләләр басылган газета йә фотография күтәреп килә. Ни үкенеч, агымдагы эшләр белән мавыгып, вакытында бу апага һәм ул алып килгәннәргә тиешле игътибар бирелмәгән, соңыннан, ремонт вакытында, кафедраны бөтен кәгазьләре белән башка бүлмәгә күчерделәр, аннан кире кайтардылар... Кыскасы, болганды дөнья, буталды. Ләкин чынлап торып еласаң, сукыр күздән яшь чыга, дигәндәй, эзләнә торгач, Маһинур Фәйзуллинага кагылышлы документлар тутырылган тартма килеп чыкты.
ХАТЛАРДАГЫ ЯЗМЫШЛАР
Маһинур Фәйзуллинаның тормыш юлы чордашларыныкына бик тә охшаган. Ул 1901 елда Арча якларыннан бәхет эзләп чыгып киткән Гайнулла гаиләсендә, казах далаларында урнашкан Атбасар шәһәрендә дөньяга килә. Башта туган шәһәрендә, аннан Троицк шәһәрендәге укытучылар семинариясендә укый. Гражданнар сугышы вакытында Омскига күченә, «Азат Себер» газетасында эшли, 1922 елда шушы газета редакторы Хәбиб Вәлиевкә кияүгә чыга.
1925 елда яшь гаилә Мәскәүгә килә, бер‐бер артлы ике уллары – Ук белән Өмет, кызлары Ария туа. 1928 елда ирен Казанга җир эшләре буенча министр урынбасары итеп билгелиләр. Бераздан Хәбиб Вәлиев репрессия дулкыннарына эләгеп һәлак була. «1941 елның көзендә Маһинур Фәйзуллина Алабугага «командировкага» җибәрелә (асылда исә – сөрелә)», – дип яза Наип Лаисов «Татар язучылары – Алабугада» хезмәтендә. Гомеренең ахырына, 1983 елга кадәр, Маһинур Фәйзуллина Алабугада яши, татар әдәбияты укыта, 1956–1967 елларда татар филологиясе кафедрасы мөдире вазифаларын башкара.
Табылган тартмада сакланган язмалар арасында Афзал Шамов, Мөхәммәт Мәһдиев, Габдрахман Әпсәләмов кебек әдипләрнең Маһинур апага язган хатлары кызыклы һәм кыйммәтле. Хатлар арасында миңа Заһидә Тинчуринаныкы очравы да кызыклы тоелды. Белгәнебезчә, Заһидә ханым – драматург Кәрим Тинчурин «халык дошманы» буларак репрессияләнгәч тә, аңа тугры калып, бер урыннан бер урынга күчеп йөреп, булдыра алган кадәр иренең кулъязмаларын, шәхси әйберләрен саклап калган кеше. Үзе әдәби иҗат белән шөгыльләнмәсә дә, ул, татар язучылары, театр әһелләре белән тыгыз аралашып, элемтә тотып яши.
Революциягә кадәр «действительный статский советник» дәрәҗәсенә ирешкән Шаһбазгәрәй Әхмәров гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килгән Заһидә, русча белем алгангадыр инде, күрәсең, Маһинур Фәйзуллинага хатларын русча яза. Әлбәттә, өлкән яшьтәге ике ханымның сүзләре, беренче чиратта, сәламәтлек, олыгаю белән килә торган авырулар турында, һәм бу табигый. Ләкин, нигездә, татар дөньясында барган вакыйгалар, шуңа бәйле рәвештә теге яки бу күренекле кешегә, аның иҗатына бәя бирү – алары да бар. Заһидә ханым Маһинур апага Казан яңалыклары, үзе катнашкан чаралар, аерым шәхесләрнең эшчәнлеге турында сөйли: «Дорогая Майнур, − дип яза ул 1963 елның 1 гыйнварында, − в татарском театре смотрела «Аирле юл» по роману Абсалямова. Не понравилось. Скучно, нудно. Сарымсаков совсем не справился с передачей романа в пьесу. Роман хорош, а пьеса очень плоха».
Дуслар, хезмәттәшләр арасында.
МИЛЛИ ГАМЬ
Габдрахман Әпсәләмов − Маһинур Фәйзуллинаның укучысы. Язмыш Маһинур апаны ерак Себердән Мәскәүгә китереп куйгач, ул Нариманов исемендәге татар мәктәбенә эшкә урнаша, булачак язучыга татар теле һәм әдәбияты укыта. Әлеге мәктәп янәшә-сендәге бинага татар эшчеләр клубы да урнашкан була, монда еш кына ул вакытта шулай ук Мәскәүдә яшәүче Муса Җәлил килә, татар милли музыкасының булачак сандугачы Сара Садыйкова чыгышлар ясый.
Кыскасы, Казанда гына түгел, Мәскәүдә дә татар дөньясы яши. XX гасыр башы күтәрелеше әле дәвам итә, ләкин, кызганычка каршы, озын гомерле генә булмый.
Әпсәләмов, иҗатының иң югары ноктасына менеп, татар әдәбиятында иң продуктив эшчәнлек күрсәтүче әдип булып танылгач та, укытучысы Маһинур Гайнулла кызы белән элемтәсен өзми. Маһинур Фәйзуллина бер мәкаләсендә болай ди: «Әпсәләмовка язган бер хатымда үземнең Казаннан ераклашуым, әдәби хәрәкәттә катнаша алмавым турында зарланып язганмын...»
Укытучысының күңел халәтен тоеп-аңлапмы, аңа язган җавап хатында Габдрахман Әпсәләмов болай ди: «Сез гомерегезне бушка уздырмадыгыз бит... Сезнең изге эшегез укучыларыгызның, шәкертләрегезнең күңелендә, эшендә җимеш бирә. Әгәр мин язучы булганмын икән, моның өчен мин бит иң элек үземнең укытучыларыма бурычлымын, алар минем күңелемдә ана теленә, туган әдәбиятка мәхәббәт уяттылар. Ә минем шикелле кешеләр сезнең шәкертләрегез арасында бик күп...»
Кеше күңеле – карурман, нинди генә омтылышлар, нинди генә хисләр һәм серләр яшәми анда. Башлангыч белемне яхшы әзерлекле, яңача укыта торган мөгаллимнәрдә алган Маһинур милли җанлы булып формалаша. Укытучылар семинариясендә Газиз Гобәйдуллиннан, Петербургта Бестужевлар курсын тәмамлаган Ракыя Юнысовадан белем алу бәхете тәти аңа. Үз чоры белән аның кыйммәтләре дә рухи нигез булып, умырткасын билгели, әлбәттә.
Маһинур Фәйзуллинаның бала чагы. Атбасар, 1910 ел.
Семинаристкалар. Троицк шәһәре. 1916 ел.
Муса Җәлил автографы куелган бүләк китап.
ТУКАЙ ФӘНЕ БАШЫНДА
Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңеле ниләр сизгәнен;
Мескин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Кандидатлык диссертациясенең тикшеренү үзәгенә Тукай иҗатын ала Маһинур Фәйзуллина. Тәрәзә артында – 30 нчы еллар, һәр нәрсәгә марксизм ноктасыннан, һәр әдәби образга сыйнфыйлык күзлегеннән бәя бирелә торган вакыт. Шуларны исәпкә алып, ул Тукайның 1905–1907 еллар иҗатындагы сәяси карашларны өйрәнүне максат итеп куя. Ләкин әле бу вакытта Тукай фәне юк.
Бар истәлекләр, бар аерым мәкаләләр, әмма алар җыелмаган, тупланмаган һәм система-лаштырылмаган. «Ул елларда Тукай иҗаты басылган газета-журналларның редактор Камил Мотыйгый кулында сакланганын әйттеләр, − дип яза Маһинур Гайнулла кызы. – Мин аның белән таныштым. Мотыйгый миңа кулында сакланган барлык газета-журналларны файдаланырга бирде».
Моны укыгач, Батулланың инде алдарак телгә алынган китабында язылган сүзләр искә килеп төште: «Кызганыч ки, без һәрвакыт соңга калабыз. Ун елга, егерме елга соңга калабыз, гасырга соңга калабыз. Татар акылы төштән соң. Башка килмәгән, өлгермәгәнбез, курыкканбыз; кыскасы, бик тә ялкау без. Ялкау өчен сыныкка сылтау табыла тора. Картлар белән озаклап сөйләшмәдек, әбиләргә йөрмәдек, аларны сөйләтмәдек, алардан фотолар, архивлар алып калалмадык». Маһинур апабыз, күргәнебезчә, ялкау да, битараф та булмаган һәм ул шушы гамәле белән генә дә совет чорында археографик эзләнүләрне башлап җибәргән Сәид Вәлиди, соңрак бу эшне яңа биеклеккә күтәргән Миркасыйм Госманов, Җәүдәт Миңнуллин, язма мирасны җыеп, халыкка кайтару кебек күзгә күренмәс, әмма бәһаләп бетермәслек кыйммәтле хезмәткә бөтен гомерен багышлаган һәм әле хәзер дә дәвам иттерүче Раиф Мәрданов кебек галимнәр белән бергә тарихка кереп калырга лаеклы.
Үзеннән торганны, ягъни тиешле таләпләргә туры китереп диссертация язуны Маһинур Фәйзуллина тиз һәм югары кимәлдә башкарып чыга. «Ләкин... тиз арада гына аны яклый алмый. Репрессияләр, кулга алулардан соң татар филологиясе буенча белгечләр калмый дияргә була», – дип яза Наип Лаисов. Ниһаять, 1943 елда диссертация яклана. Ләкин... «халык дошманы хатыны» дигән кара сакал ияргән галимәгә филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми исем Югары аттестацион комиссия тарафыннан 1949 елны гына раслана.
ҖӘЛИЛГӘ СУКМАК
Татарда шагыйрьләр күп. Ханлыкка пайтәхет булып торган Казанны элек «шагыйрьләр шәһәре» дип атаганнар. Дәүләтчелекне югалтканнан соң да язма әдәбият яшәүдән туктамаган. Ләкин дөнья татарның ике шагыйрен белә: Тукай һәм Җәлил.
Маһинур Фәйзуллина беренчесе турында тәүге өйрәнүче галимнәр рәтендә гыйльми тикшеренүләр үткәрсә, икенчесе белән шәхси таныш булып, тыгыз аралашып һәм иҗатына шулай ук беренчеләрдән булып бәя биреп яши. Мәскәүдә эшчеләр клубында башланган дуслык, дуслык кына да түгел, ә иҗади хезмәттәшлек Казанга кайткач та дәвам итә. «Хат ташучы» поэмасы басылып чыккач, шагыйрьнең автограф язып галимәгә бүләк иткән экземпляры сакланып калган. Аңа кадәр Маһинур Фәйзуллина Җәлил иҗаты турында мәкалә бастырып чыгара һәм моның әһәмияте ул чор өчен гаять зур була.
Галимә үзе болай дип яза: «1939 елда Оренбург педагогика институтының татар бүлеге студентларына совет әдәбияты курсын укытырга җибәрделәр. Программада Муса Җәлил иҗатын өйрәнү дә куелган иде. Күпме эзләнсәм дә, аның иҗаты турында тикшеренү һәм тәнкыйть материалларын тапмадым». Сүз уңаеннан шуны әйтик: тәнкыйть мәкаләләре булмау, бәлки, шагыйрьнең бәхетенә дә булгандыр. Чөнки кайбер тәнкыйтьчеләрнең бары марксизм ноктасыннан гына бәя бирелеп язылган язмалары кешегә ярлык тагуга кайтып кала һәм андый хәл булган очракта, бик мөмкин, без бүген Казан уртасында һәйкәл куелган каһарман Җәлилне белмәс тә идек. Муса Җәлилнең башлангыч чор иҗаты күбрәк марксизм ноктасыннан язылып, аны чын мәгънәсендә шагыйрь итәчәк мәңгелек кыйммәте булган әсәрләр әле соңрак туачагын беләбез...
Маһинур Фәйзуллина шагыйрь әсәрләрен укып, анализ ясый, Җәлилнең үзе белән очрашып, иҗатының идея-тематикасын ачыклый, шигъриятендәге автор позициясен билгели һәм мәкалә «Совет әдәбияты»нда (хәзерге – «Казан утлары» журналы) басылып чыга. Бу Җәлил шигъриятен фәнни тикшерүдә беренче адым була.
Татарстанның көнчыгышында урнашкан кечкенә генә шәһәрдә яшәп, әдәбиятта, мәдәнияттә әнә шундый тирән эз калдырган, педагогик эшчәнлек алып барган тирән рухлы кеше Маһинур Гайнулла кызы Фәйзуллина булганын истә тотыйк әле. Бөтен гомерен татар халкына хезмәткә багышлаган әлеге шәхескә сүзебез дога булып барса иде!
Соңгы вакытта Маһинур Фәйзуллина эшчәнлегенә институт директоры Елена Мерзон игътибар итеп, татар филологиясе кафедрасына аның эшчәнлеген өйрәнү бурычы йөкләнде.
Гомәр Даутов
Добавить комментарий