Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Әдәби серфинг

Әдәби серфинг

Кемнәр ул – «тере кешеләр»?

31 августа 2017

«Китап» төшенчәсе инде шактыйдан фәкать кәгазь вариант кына булудан туктады. Без аларны электрон форматта – ноутбуктан, планшеттан, телефоннардан – укыйбыз. Аннан да бигрәк, «язучы» төшенчәсе үзе дә китап авторы буларак кына кабул ителми башлады. Хәзер аны еш кына «блогер» дигән мөһер белән дә тамгалыйлар. Дөньядагы хәлләргә фикерен махсус сайты, аккаунтлары, блоглары аша белдереп баручы­лар көннән-көн арта бара. Бу язучының – үзе өчен дә, фанатлары өчен дә уңай. Җаның теләгән теләсә кайсы вакытта бер дулкында булыр өчен. 
«КӨЛСӘҢ – КӨЛ, ЕЛАСАҢ – ЕЛА»
Минем яшь журналист танышыма көннәрдән бер көнне интервью әзерләргә кирәк булды. Әңгәмәдәше олыгаеп килгән, заманында гаять популяр булган җырчы ханым иде. Һәм менә ул аны ВКонтакте челтәреннән, Фейсбуктан, ахыр чиктә, Одноклассникидан дөнья бетереп эзләргә тотынды. Тапмады. Үз дөньясы чак җимерелмәде. «Ул беркайда да юк, бәлки, исән дә түгелдер, без генә ишетми калганбыздыр», – дип пошынды. Бәхеткә, җырчы ханым исән иде. Нибары – Интернетта гына түгел.
«Көлсәң – көл, еласаң – ела» дияргә яраталар безнең якларда. Әмма мин танышымны бик яхшы аңлыйм. Ул – замана баласы. Аның өчен ВКонтактеда утырмаучылар тере кешеләр түгел.
«МИН – ТАТАР, ДИМӘК, БУ МИҢА ХАС ТҮГЕЛ...»
Татар Интернеты, ничек кенә «хәзер без дә Интернетта» дип шапырынмасыннар, блогер-язучылары белән әллә ни мактана алмый әле. Фейсбуктагы лентаны «чүпләп» утыру белән кайбер шәхси «мавыгуларны», гафу итегез, блог дип үк атап булмый. Глобаль рәвештә китапханә сайтларына урнаштырылган текстлар һәм биографияләр, рецензияләр дә моңа мисал була алмый. Гәрчә «без Ин­тернетта» дигәндә, өлкәнрәк буын каләм әһелләре нәкъ менә шуны күздә тотса да.
Блог төшенчәсе «бүген һәм шушында» дигәнне аңлата, заманның ачык киңлектәге үзенә бер көндәлек форматы ул. Әйтергә кирәк, интим көндәлек кенә түгел, ә нәкъ менә – язучының социаль-эксперименталь лабораториясе дә. Хәзерге Мюссе белән Байроннарга «Исповедь сына века» белән «Паломничество Чайльд-Гарольда» әсәр­ләренең кайчан нәшрияттән чыгып, замандашларына та­раласын, алардагы фикерләр кайчан хатка оешып киләсен көтеп утырырга кирәкми. Төймәгә бер басуың җитә, вәссәлам...
Әмма безнең менталитет икенче төрлерәк корылган. «Бу татарга хас түгел» дигән төймә кабына бездә иң берен­че чиратта. Ә бит сүз социаль лакунада иҗатың белән ур­таклашып бару мөмкинлеге турында гына бармый, ә чын мәгънәсендә, актив рәвеш­тә гражданлык позицияң һәм дөньяга карашларың призмасы, фәлсәфәң белән бүлешеп, дөньяга таралып яшәп яткан халкыбызга, башка милләт вәкилләренә алып чыгучы элемтә – күпер турында да, асылда.
Аңлагансыздыр инде, бу санда мин әдәби гурманнар­ны бүгенге көндә популяр булган кайбер язучыларның блогларына сәяхәт итеп кайтырга, үзенә күрә «әдәби сер­финг»ка чакырам. Кабул итү-итмәү, кызыксынып китеп, алга таба индивидуаль кемнәрнедер эзләү – күңел эше. Мин әле монда Дмитрий Быков, Дина Рубина, Виктор Пелевин, Януш Леон Вишневский, Татьяна Толстая һ.б. бик күпләрнең популяр блогларына тукталмадым. Бераз экзотигракларына өстенлек бирдем. Блоглар арасында төрлесе бар – кайсылары язучының үз сайтында, кайсыла­ры ЖЖда, кайсылары Фейсбук аккаунтында. Кайберләре һәр өчесендә дә кабатлана, бигрәк тә уңайлы – кайда да үз укучысын эзләп таба, дигән сүз.
«ТАРИХКА МӘХӘББӘТ», ЯКИ БОРИС АКУНИН БЛОГЫ 
Нуленче елларның иң попу­ляр мәйданы булган ЖЖ по­зицияләрен акрынлап зур тиз­лектә популярлашып өлгергән ВКонтакте, Фейсбук һ.б. шун­дый челтәрләргә тапшырды тапшыруын. Әмма кайбер эстетлар өчен актуаль булудан барыбер дә туктамады. Дөрес, аның хәзерге аудиториясе өл­кәнәйде. Шуның белән бергә – тирәнәйде дә.
1-4
Борис Акунин исеме соңгы 15–20 ел эчендә әдәбият тирәсендә ниләр барганын күзәтеп, барлап торучыларга яхшы таныш. Аның нинди язучы, тарихчы, эзләнүче-га­лим булуына, һ.б. статусларына тукталып тору артык булыр, дип уйлыйм. Сүз монда блогер Акунин турында бара. Һәм, блогер буларак та, ул үзенең «фишка»ларын, аннан да бигрәк, менә дигән юморын, ирониясен саклап кала бирә.
Блогны ачуга ук, беренче булып күзгә ташланган кереш сүз – түбәндәге: «Когда-то ЖЖ был живой, потом стал полуживой, а теперь умер. К сожалению, умер некраси­во». Миңа, ЖЖның даими «серфер»ларының берсенә, Акунинның сарказмы аңлашыла. Кайчандыр мин әлеге чыганактан чынлап та күп нәрсә ала идем. Хәзер бу ал­гысу кими төште. Блогерларның да иҗтимагый-иҗади юнәлгәнлеге суынды, дисәк, ялгыш булмастыр. Әмма, шулай да, «үлде» дигән вердикт белән тулаем килешә алмыйм. Чөнки соңгы дистәгә якын ел эчендә генә дә  (ә Интернет-киңлек өчен бу бик тә зур вакыт аралыгы) нәкъ менә шушы «мәйдан» миңа Дана Сидерос (Шут­ник) һәм Лемерт (Алонсо Кехано) кебек авторларны «бүләк итте». Һәр икесенең дә ЖЖдгы битенә сәяхәт итми калган көнем – сирәк. Белеп торыр өчен – нәрсә белән яшиләр бүген Мәскәүдә, Украинада һәм, гомумән, глобальләшкән чынбарлыкта.   Нәкъ менә шагыйрьләр нәрсә белән яши – алар бит заманының пульсын чагыл­дыручылар. Шул пульсны тойганнан соң, инде Пелевин белән Лукьяненко блогларына аяк атларга да була...
Сүз башым бит Шүрәле иде, дигәндәй, Акунинның үз алдына куйган максаты – анык. Ул биредә укучысына китапларының үзләрен, аларга язылган рецензияләрне, аларның таралу-сатылу локацияләрен, маршрутларын тәкъдим итә. Бигрәк тә – яңа идеяләре белән уртаклаша, проектларына апробация уздыра. Аның максаты үзпиар белән шөгыльләнеп утыру түгел, моның өчен ул болай да артык популяр. Акунин өчен иң беренче чиратта ара­лашу, үзенә ниләр ошый, шулар белән безне дә мавыктыру кызыклы. Элек язучыларны очрашуларга алып чыгалар иде. Хәзер дә бар бу традиция, әмма бераз сүлпәнәя төште. Шунда абый-апалар үзләренең кызыксынулары белән таныштыра. Иҗат кешесенең үзен «кабызган» нәрсәләрне башкалар белән уртаклашудан туктый алганы юк әле. Шушы көнгә кадәр. Чөнки, ул – яшенүткәргеч. Ә блог – моның өчен бик тә кулай замана ысулы.
Акунинның битендә серфингка чыгучыларга аерым аның тарихка кагылышлы язмаларына – постларына игътибар итәргә киңәш итәр идем. Чөнки ул тарихның альтернатив булганын – без дәреслекләрдән укып белмә­гәнен яза... Бәлки, безгә дә язып караргадыр? Сүз уңаеннан, ВКонтакте төркемендә бар андый альтернатив төрки‑татар тарихын язу белән мавыгучылар. Монда иң мөһиме – чиктән-чиккә ташланмау...
«ШАЯРЫП КЫНА...», ЯКИ ДАНА СИДЕРОС (LLLYTNIK) БЛОГЫ 
Кайчандыр Хейзинга фор­малаштырган «уен фәлсәфәсе» безнең чор өчен үтә дә акту­аль булып әверелде. Постмодернмы, постның посты­мы без хәзер, анык кына әйтүе кыен, әмма «шаярып кына» күп нәрсәләр эшләнә. Кайчак – артык куркыныч нәрсәләр дә...
1-7
Шул ук ЖЖ. Көннәрдән бер көнне аның киңлекләрендә Дана Сидерос исемле сәер һәм серле исемгә ия кулланучы пәйда була. Имештер, ул 1985 елда Болгариядә туган. Имештер, ул кеше күзенә күренә, интервьюлар бирә, чыгышлар ясый алмый... Ә, гомумән, бармы соң ул?! ЖЖ кулланучылары, бу серле төенне чишәргә тырышып, миф арты миф тудыралар.
Кыскасы, ХХ гасыр башы Көмеш чор әдәбиятында Максимилиан Волошин Черубина де Габриак хакында тудырган миф янә бер гасырдан соң кабатлана, дисәк тә ялган булмас. Дана Сидеросның шигырьләрен әләм итеп күтәрәләр, үзен «заманның күзгә күренмәс җырчысы», хәтта ки «яңа пәйгамбәре» буларак кабул итә башлыйлар. Шутник сәхифәсендә утыручылар да артканнан-арта.   Аның шигъриятен инде 30лар тирәсенә җитеп килеп тә, әле һаман «кечкенә принц»лар, Питер Пэннар булып калырга, могҗизада яшәргә теләгән юзерлар шунда ук үз итә. Гәрчә бу шигъриятнең катламнары күпкә тирәнрәк булса да.
Дети уходят из города
к чертовой матери.  
Дети уходят из города каждый март.  
Бросив дома с компьютерами, кроватями,
в ранцы закинув Диккенсов и Дюма...  
Пишет Кристина:  
«Сами учитесь пакостям,
сами играйте в свой сериальный мир.
Стану гадалкой, ведьмой, буду шептать костям
тайны чужие, травы в котле томить».
Пишет Вадим:
«Сами любуйтесь закатом
с мостиков города.
Я же уйду за борт.
Буду бродячим уличным музыкантом.
Нашел учителя флейты:
играет, как бог».
Взрослые 
дорожат бетонными сотами,
бредят дедлайнами, спят, считают рубли.
Дети уходят из города.
В марте.
Сотнями.
Ни одного сбежавшего
не нашли.
Ахыр чиктә, Дана Сидерос үзебезнең Казан кызы Мария Кустовская булып чыга да, беренче китабын бастырыр алдыннан битлеген салып ташлый. Ә китабын нәшриятлар күз текәп көтә, сорап ала. Кемнәрдер аның бу инкогнито алымын үзен популярлаштыруның бер ысулы буларак тәнкыйтьли, әмма Маша исә аны бик гади генә аңлата: «Текстларымның, үземнең түгел, нәкъ менә авторсыз текстларның, укучыга чын-чынлап ничек тәэсир итәчәген беләсем килде», – ди. Мин аны тулаем аңлыйм. Текст бе­ренчелме укучы өчен, әллә синең тирәңдә хасил булганы антуражмы, дигән мәңгелек сорау белән бимазалануы бу каләм иясенең.
«Шутки кончились» һәм «Ученик дурака» җыентыклары басылып чыкты, Маша һаман да шул ук Мәскәвендә рәс­сам-иллюстратор булып эшләп ятуын дәвам итә. Һәм яза. «Бомба» шартлаганнан соң, популярлыгы артмады да, кимемәде дә кебек. Нәкъ менә аның укучылары шул ук ЖЖда калды, ВКонтактедагы битендәге яңалыкларны күзәтеп бара, Фейсбукта. Һәм, ничек кенә сәер булмасын, китапларын көтә, заказ бирә, сатып ала. Сүз, ничек кенә сәер булмасын, кәгазь китаплар турында бара.
«ЙӨРӘКСЕЗ МУСКУЛАТУРА», ЯКИ ЯШКА КАЗАНОВА БЛОГЫ 
Чорыбызның икенче бер ша­гыйре, сетература вәкиле, шу­лай ук актив блогер Яшка Каза­нова бу җәһәттән социаль экс­перимент ясарга батырчылык итте – краудфандинг ысулын кулланып, «Бессердечная му­скулатура» китабын бастырыр өчен акча җыюны оештырды. Юк, үзе түләп чыгара алмаганлыктан яисә нәшрият аны бастырырга әзер тормаганлыктан түгел. Киресен­ чә, аның челтәрдәге популярлыгын исәпкә алсак, теләсә кайсы нәшрият бишкуллап тотыныр иде. Сүз уңаеннан, хәзерге әдәби мохиттә бу табигый күренешкә әверелеп бара: язучыларны челтәрдән эзләү, аулау. Әдәби агентлар моны яшерми дә.
1-8
Яшка Казанова бары тик үзе теләгән нәшриятта, үзе теләгән бизәлеш белән генә басылуны кулай күрде. Моннан кала, тагын бер бик мөһим үзенчәлекне ассы­зыклады ул: «Болай эшләгәндә, укучым минем белән бергәлекне ныграк тоя, ә мин – аның өчен кирәклегем­не». Көнбатышта җырчылар шулай альбомнар яздыра, һәм аларның тыңлаучылары: «Безнең дә тарихта уры­ныбыз бар, эзебез калды», – дип сөенә. Ә кемнең тарихка кереп каласы килми безнең чорда?! Инстаграмны гына актарып чыгу да җитә...
«ЧОРНЫ ЯЗАРГА ҖЫЕНМАГАН ИДЕМ...», ЯКИ ЛЕМЕРТ БЛОГЫ
1-5
Поэзия бүген чыннан да чел­тәрдә яши. Тагын бер мисал – Украинада яшәүче Лемерт исемле автор. Чын исеме – Анна Долгарева. Мин аны 5-6 еллап күзәтәм. Анна – журна­лист. Күптән түгел «Из осаж­денного десятилетия» кита­бы дөнья күрде. Украинадагы хәлләрне кайнар нокталарга йөреп белгән, шушы иттарткыч эчендә яраткан кешесен, дусларын югалткан дәверебез каһарманы. Әйе, челтәрдә аның ситуациясен җентекләп күзәтеп барды: бергә ела­ды, дулады, борчылды, кайгырды, кичерде, аңлашты, сөенде, дуслашты укучылары. Сүз, беренче карашка, гади бер кешенең әрнүе һәм кичерешләр гаммасы турында гына бара кебек. Әмма бу очракта – алай гына түгел. Ни­ктер Анна Ахматованың Михаил Булгаков хатыны Елена Сергеевнага мәрхүм Булгаковка багышланган шигырен укытып-ятлатуы һәм аннары ул кәгазьне... яндыруы турындагы истәлек хәтеремә килеп төшә. Лемертның бу шигырен, шөкер, безгә әле укырга рөхсәт:
И приходят они из желтого невыносимого света,
Открывают тушенку, стол застилают газетой,
Пьют они под свечами каштанов, под липами молодыми,
Говорят сегодня с живыми, ходят с живыми.
И у молодого, зеленоглазого капитана
Голова седая, и падают листья каштана
На его красивые новенькие погоны,
На рукав его формы, новенькой да зеленой.
И давно ему так не пилось, и давно не пелось.
А от водки тепло, и расходится омертвелость,
Он сегодня на день вернулся с войны с друзьями,
Пусть сегодня будет тепло, и сыто, и пьяно.
И подсаживается к ним пацан, молодой, четвертым,
И неуставные сапоги у него, и форма потертая,
Птицы поют на улице, ездят автомобили.
Говорит: «Возьмите к себе, меня тоже вчера убили».
Шагыйрьнең нервлары – шигырьдә. Лемерт бүгенге чорның чын мәгънәсендә талантлы, үзенчәлекле шагый­ре. Һәм үз чорының елъязмасын язучы булырга да туры килде аңа. Монысын инде кеше үзе сайламый. Язмыш эше. Лемерт үзе бу хакта бер постындаа: «Һич кенә дә чор турында язарга җыенмаган идем, күбрәк – мәчем турында һәм мәхәббәт...» – дип шаярта. Әйе, глобаль челтәр безне никадәр генә якынайтмасын, арабыздагы киртәләрне ничек кенә җимереп ташламасын, күршебездә хәлләр шаярырлык түгел. Йөрәк мускулатурасы чыдый күрсен берүк кызларның, дип теләргә генә кала.
«БЕРДӘНБЕР ҺӘМ КАБАТЛАНМАС», ЯКИ МАРАТ КӘБИРОВ БЛОГЫ 
Әйткәнемчә, безнең язучылар ЖЖ белән дә, үз сайтларын булдыру, әсәрләрен цифр форматында конвер­тизацияләү идеясе белән дә артык нык «җенләнмә­де». Дөрес, матур иттереп, ыспай-җыйнак кына сайтлар эшләп куйдылар күбесе үзенә. Әмма эшләп куелган ул сайт асылда эшләми икән, аның мәгънәсе дә әллә ни сизелми. «Азатлык» радиосы, «Сөембикә» журналы, «Калеб» сайты, «Әдипләр», «Язучылар» һ.б. шундый рәсми порталлар популяррак язучыларга, шәхесләргә үзләрендә блог алып бару мөмкинлеге бирә. Һәм бу – безнең өчен шактый уңайлы, файдалы юл. Социаль челтәрләрдә үз иҗатын популярлаштыру һәм укучысы белән диалог коруны һәркем кирәк дип тапмый, шулай да Фейсбукта, мисал өчен, Фәүзия Бәйрәмова моның белән шөгыльләнә. Бу яктан ул – үзенең «зона»сын тапкан кеше. Әмма, зурдан кубып, бердәм сайт эшләү һәм язучыларның үз махсус блогосферасын булдыру идеясе белән чын-чынлап янып йөргән берәүне генә беләм мин – ул да булса Марат Кәбиров.
1-6
Үз сайтында шактый актив һәм продуктив эшли ул. Сер түгел, 90нчы – нуленче еллар татар әдәбиятында Марат Кәбиров кебек экспериментларга алынган кешеләр бармак белән генә санарлык. Ул татар прозасын яңа баскычка күтәрү, аны мәгърифәтчелек чорыннан калган, сөрсегән шаблоннардан арындыру теләге белән яши тор­ган кеше. «Сары йортлар сере»ннән соң үз укучысын әллә ничә сискәндерде. Соңгы басылган китабы – «Бердәнбер һәм кабатланмас» – шуның янә бер ачык мисалы.
Марат Кәбиров – язучының мин күзаллаган бүгенге портретына туры килә, шуның белән ул күпләрдән ае­рылып тора. Тынгысызлыгы, эзләнүләре, теләсә нинди экспериментка алынырга әзер булуы белән күбрәк көн­батышча фикер йөртү тарафдары, дияр идем мин аны. Шуңа өстәп, ул чын мәгънәсендә – бунтарь һәм хулиган. Такташча, Маяковский, Есенинча. Хыялый бер романтигы һәм цинигы безнең заманның.
Сайты да, блогы да – үзенең чагылышы. Анда без Кә­бировның лирик-романтик шигърияте белән беррәттән, романнарыннан өзекләрне дә, ирониягә корылган үза­нализны да, тәүбә-көндәлекләрен дә, әрнүле-шаярулы язмаларны да очрата алабыз.
Марат Кәбировның «Чиксез табут» дип аталган бер әсәре бар. Андагы каһарман, уянып китә дә, башта – үз бүлмәсенең, аннан – җәмгыятьнең, аннан инде дөньяның ук чиксез бер табут булуын ваемлый. Сартр ноталары да, Кафка чалымнары да, көнчыгыш классиклары сирпе­леше дә бар әсәр гаммасында. Марат Кәбировка кунакка керергә кызыктырып торган тагын бер үзенчәлек: монда аның җилкәсе артыннан тагын йөзләгән шәхес үрелеп караячак – язучының үз мавыгулары, әңгәмәдәшләре. Әйе, әйе, һичшиксез караячаклар: «Тере кешеләр бармы әле?» – диеп.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: