«Әфган җиле исә, әфган җиле, исә йөрәкләрне телгәләп!..»*
Әфган сугышы аның тормышын икегә бүлә. 19 яшендә үзе теләп Әфганстанга хезмәт итәргә китеп, аннан сугышның ачысын-төчесен татыган, дусларын югалту газабын кичергән ир-ат булып кайта.
Әлеге госпитальдә җиде көн ятканнан соң, аны Кабулдагы 40 нчы армиянең Үзәк хәрби госпиталенә күчерәләр. Монда ул 1985 елдан 1987 елга кадәр Кабулдагы Үзәк хәрби гопитальдә өлкән ординатор булып хезмәт иткән Бурденко исемендәге Хәрби-клиник госпиталь хирург-травматологларының берсе Александр Теплов кулына эләгә. Икенче аякны коткарып калу өчен көрәш башлана. Теплов егеткә биш (!) операция ясый һәм, бәхеткә, аякны ампутацияләүдән саклап кала.
Ильяс яраланганнан соң иң беренче авырлыкларны җиңәргә хәрби медикларның ярдәм кулы сузуы турында искә ала: «Кабул госпиталендә аерым бер атмосфера хөкем сөрә иде: чыннан да ихтирамлы, игътибарлы мөнәсәбәт сизелеп тора, вазыйфаи бурыч буенча гына түгел. Бөтенесе бер-берсенә хәрби звание буенча мөрәҗәгать итә, бүлектә дисциплина кушылганга түгел, табигый рәвештә саклана. Без – авыр яралар алган солдатлар өчен болар барысы да бик мөһим иде. Бигрәк тә башкаларның сафта калып, үзебезнең кинәт кенә сугышчан гаиләдән аерылуыбыз газаплый.
Безгә шәфкать туташлары нинди җылы мөнәсәбәттә иде! Болар барысы да яшәргә көч бирде. Безгә, егетләргә, алар дөньяда иң матур кызлар булып тоелды! Иң авыр, иң кискен мизгел: солдатның госпитальдән чыгып, кайтып китүе. Шәфкать туташлары инвалид калган япь‑яшь егетләргә бу чорның авырлыгын җиңеләйтергә булышты».
Ильяс Дауди тыныч тормышка югалтуларсыз әйләнеп кайта ала. Гәрчә бу юл бик сикәлтәле булса да. Бик күп дәвалау учреждениеләре аша уза ул. И.М. Губкин исемендәге Россия дәүләт газ һәм нефть университетында яңадан укый башлый, контузиядән соңгы авырлыкларга карамастан, аны кызыл дипломга тәмамлый.
1986 елның 23 августында кылган батырлыгы өчен Россия Героеның Алтын Йолдызын Ильяс Даудига Кремльнең Георгий залында 2010 елның 19 февралендә тапшыралар.
Ә хәрби хирург-травматолог Александр Теплов, Әфганстаннан Бурденко исемендәге госпитальгә әйләнеп кайтканнан соң, травматология бүлегенең өлкән ординаторыннан госпитальнең травматология һәм ортопедия үзәгендәге бүлекләрнең берсенең башлыгына кадәр хезмәт баскычы уза.
– Көйләнгән, төгәл эшли торган сәламәтлек саклау системасы советлар союзының төп, бәхәссез казанышларыннан берсе, – дип сөйли рф һәм трның атказанган табибы ростислав туишев.
– Ул елларда алдынгы, заманча җиһазларның булмавы, күп кенә препаратларның, шул исәптән авыртуны баса торганнарының да, җитмәве – болар барысы да табибларның компетентлыгы, тәҗрибәсе, аларның уйлый, үзара хезмәттәшлек итә белүе белән компенсацияләнә иде.
Добавить комментарий