Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Афиша

Сезне июнь аенда булачак чараларга чакырабыз


ҖИР ЧИТЕНӘ СӘЯХӘТ (6+)

«Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсендә сез бөек цивилизацияләр тарихы белән таныша алачаксыз. Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан экспозиция инде Санкт-Петербург, Амстердам һәм Сидней тамашачыларын таң калдырган – сез дә кушылыгыз! Барлык теләүчеләр өчен җыелма экскурсияләр һәр чәршәмбе (14.00 сәгатьтә), җомга (18.00), шимбә һәм якшәмбе (16.00) үткәрелә. Рус һәм татар телләрендәге аудиогид белән күргәзмәне көн саен карап була. Сүз уңаеннан, ул бөек патша һәм полководецның Көнчыгыш походы эзләреннән шәхсән үзе сәяхәт кылган күргәзмә кураторы тарафыннан әзерләнгән. «Македонский эзләреннән, яки Җир читенә сәяхәт» махсус интерактив программасы балаларны пәнҗешәмбе (14.00) көнне көтә – легендар полководец белән сәяхәт алар өчен мавыктыргыч маҗарага әйләнәчәк. Шулай ук «Александр Македонский» күргәзмәсе буенча бөтен гаилә белән сәяхәт итү дә мөмкин – һәр шимбә һәм якшәмбе (14.00). Барлык бу программаларга алдан язылып куярга кирәк! Телефоннар: 8  (843) 567-80-32, 8  (843) 567-80-34

18.30-23.00, «Эрмитаж-Казан» үзәге, 3 нче кат, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
 



ҮЗГӘРЕШЛӘР ЗИЛЗИЛӘСЕНДӘ (12+)

Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасы 1910‑1925 елларда Россия җәмгыятендә тектоник үзгәрешләр чорында татар буржуазиясе һәм интеллигенциясе тормышын яктырта, шул ук вакытта революцион чорның тарихи гаделсезлеге темасын күтәрә. 1926 елда сатирик комедия жанрында язылган әлеге пьеса бүген драматик характер ала, милли үзенчәлек һәм татар милләтенең үсеш юлын сайлау проблемаларына кагыла.

«Җилкәнсезләр» интерактив спектакле тамашачыларны артистлар белән бергә, чын мәгънәсендә үзгәрешләр боҗрасында бөтереп, революцион үзгәртеп корулар чорында алып китәчәк.

27 июнь, 13:00, 18:30

К.Тинчурин исем. Татар дәүләт драма һәм комедия театры

Казан, Горький ур., 13
 



«НӘҮРҮЗ»: КАВКАЗ МОТИВЛАРЫ (12+)

XVI Халыкара «Нәүрүз» театр фестивале вакытында татарстанлылар Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстаннан һәм Россиянең 11 төбәгеннән 29 спектакль карый алачак. Быел фестиваль Төньяк Кавказ халыкларының театр сәнгате химаясендә үтәчәк. «Нәүрүз»нең махсус кунаклары – башкаланың «Школа драматического искусства» һәм Et cetera театрлары тамашачыны фестивальнең ачылу һәм ябылу көннәрендә сөендерәчәк. 5 июньдә ШДИ – «Вишнёвый сад» спектаклен, ә Et cetera театры 11 июньдә күренекле актерлар Александр Калягин һәм Владимир Симонов башкаруында «Лица» спектаклен күрсәтәчәк.

«Нәүрүз» фестивале спектакльләре барачак сәхнәләр:

Г.Камал исем. театр,

К.Тинчурин исем. театр,

Г.Кариев исем. театр,

«Әкият» курчак театры,

Казан Яшь тамашачы театры,

«Моң» театры.

Спектакльләр ачык һавада да уйналачак
 



БӨЕК ДАЛА АЛТЫНЫ (6+)

7 июньдә Казан Кремленең Кабул итү урыннарында Көнчыгыш Казахстан тарих-төбәкне өйрәнү музее коллекциясеннән «Бөек дала алтыны» күргәзмәсе ачылачак.

Көнчыгыш Казахстан тарих-төбәкне өйрәнү музее коллекциясеннән «Бөек дала алтыны» күргәзмәсендә беренче тапкыр алтыннан ясалган тиңдәшсез бизәнү әйберләрен, борынгы сугышчыларның коралларын, курганнарны казыганда табылган кием элементларын күрергә мөмкин булачак. Экспозициядә бронза гасырыннан алып, иртә Урта гасырларга кадәр төрле чорларга караган 15 меңгә якын экспонат бар. «Археология тикшеренүләре күчмәннәр мәдәнияте комплексы барлыкка килү һәм формалашу, төрле этапларда күчмәнлек эрасы хакында белемнәрне системалаштыру һәм пропагандалау, әлеге эпохаль процесста Казахстан территориясендәге халыкларның роле турында иң мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәкле материал бирә», – ди тарих фәннәре докторы, профессор Зәйнолла Самашев.

7 июньнән 6 июльгә кадәр, 10.00-18.00, җомга – 11.00-20.00.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Кабул итү урыннарының Күргәзмәләр залы 
 



БАШТА – «АРАФ» (12+)

Төрек рәссамы Рәшит Алтун картиналары АКШ, Франция, Польша, башка илләрдәге күргәзмәләрдә уңыш казанган инде. Хәзер аның иҗаты белән Казанда да танышып була. Рәссамның картиналар сериясе «Араф» дип атала, бу тамашачыга ирексездән Библия мотивларын искә төшерә һәм хәзерге заман турында җитди уйланырга мәҗбүр итә. Нәкъ менә шул серия «Башта» күргәзмәсенең нигезен тәшкил итә дә инде. Картиналар югарыдан, болытлардан өстәнрәк торып язылгандай тоела, шуңа тамашачы рәссамның бу вакытта кайда булуы хакында уйлап куя. «Араф»та тылсымлы сынлы сәнгать галәме күрсәтелә. Серия картиналарында шулай ук киңлекнең (фәзаның) ниндидер бер субстанциягә әверелүен күрергә була: рәссам әйтерсең лә әлеге мизгелне туктаткан һәм киндергә төшергән кебек тоела.

7 июньнән 23 июльгә кадәр

ТР ДССМ Заманча сәнгать галереясы

Казан, Карл Маркс урамы, 57

Фотолар «Эрмитаж-Казан» үзәгеннән, tatar-congress.org, tatar-inform.ru

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: