Афиша
Басмабызның август санында Казан мәдәни мәйданчыкларында барган чаралар белән таныша аласыз. Сезне кызыклы күргәзмәләр, музыка кичәләре көтә.
АРКАДИЙ ПЛАСТОВ ДӨНЬЯСЫ (6+)
Третьяков галереясының даими экспозициясендә бер бизәк булып торган «Яз» картинасы – сәнгать сөючеләр өчен дә, беркатлы дилетантлар өчен дә бертөрле дәрәҗәдә аңлаешлы һәм якын. Әлеге картина һәм башка җәүһәрләр авторы Аркадий Пластов иҗаты белән хәзер Казанда да танышырга мөмкин. Күренекле рәссам гаиләсенең тупланмасыннан гыйбарәт күргәзмәдә Аркадий Пластов иҗатының барлык чорларын колачлаган 150 дән артык рәсем һәм графика әсәрләре тәкъдим ителә. Шунысы да игътибарга лаек: Аркадий Пластовның беренче шәхси һәм бердәнбер күргәзмәсе 1929 елда нәкъ менә Казанда була. Хәзерге экспозиция авторның тууына 130 ел тулуга багышланган. Күргәзмәдәге картиналар арасында рәссамның иң танылган сугыш чоры эше – «Фашист очып үтте» әсәре дә бар. Сталин күрсәтмәсе буенча ул Тәһран конференциясендә күргәзмәгә куела һәм Рузвельт белән Черчилльне бик әсәрләндерә.
31 августка кадәр 10:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр,
пәнҗешәмбе көнне – 11:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр.
Дүшәмбе – ял көне. ТР ДССМның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясы, Казан Кремле, 3 нче подъезд
БЕЛАРУСЬНЕҢ ТЕРЕ МИРАСЫ (6+)
Союздаш дәүләтнең Брест, Витебск, Гомель, Гродно, Минск, Могилев өлкәләре буйлап үзенчәлекле сәяхәт. Белорус халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышу, рухи хәзинәсен бәяләү. Беларусь Республикасы Милли тарихи музее проекты теләге булган һәркем өчен әнә шундый мөмкинлекләр тудыра. Казанда ачылган күргәзмә «Беларусьның тере мирасы» дип атала, аның экспозициясендә халык һөнәрчеләренең үзенчәлекле эшләнмәләре, милли костюмнар тәкъдим ителә. Туку һәм чигү, мичкә һәм чүлмәк ясау, агачтан уеп ясау, киез басу, салам, чыбык һәм кабыктан әйберләр ясау – күп кенә һөнәрләр безгә, көндәлек әһәмиятен югалтмыйча, бик борынгы заманнардан килеп җиткән. Беларусь мәдәни мирасының мөһим бер юнәлеше – саламнан үреп, төрле әйберләр ясау ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән. Бу факт та экспозициядә тәкъдим ителгән әйберләрнең тиңсезлеген раслый.
17 сентябрьгә кадәр
Сишәмбе – шимбә көннәрендә – 10:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр,
якшәмбе, дүшәмбе – 10:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр
ТР Милли музее, Казан, Кремль ур., 2
КРЕМЛЬДӘ JAZZ (6+)
«Кремльдә Ольга Скепнер белән JAZZ» Бөтенроссия импровизация музыкасы фестивален Казанның җәйге мәдәни тормышының «визит карточкасы» дип атарга була. Фестивальнең быелгы, 17 нче сезоны, һәрвакыттагыча музыка сөючеләрне күренекле исемнәр белән җәлеп итә. Олег Аккуратов, Леван Ломидзе, Дмитрий Илугдин, Андрей Руденко – импровизация буенча танылган артистлар йолдызлыгы чын меломаннарны бер ай дәвамында сөендерә. Фестивальнең алыштыргысыз президенты, авторы һәм алып баручысы – Ольга Скепнер. Сүз уңаеннан, алты искиткеч концертның өчесен август аенда да карарга була. Программада:
3 август – Леван Ломидзе & Blues Cousins
10 август – Саша Алмазова һәм Non Cadenza
17 август – RISE STAR: SEVEN STEPS ТО HEAVEN &Мария Аксенова триосы & Олег Аккуратов триосы
Кабул итү урыннары ишегалды сәхнәсе
«Казан Кремле» Музей-тыюлыгы
БӨЕК АЛЕКСАНДР ЮЛЫ БЕЛӘН (6+)
Көнчыгышка сәфәр вакытында Александр Македонский үткән юлдан сез дә сәяхәт кылыгыз, ә озата баручыгыз барлык яшерен серләрне ачар һәм сорауларга җавап бирер. Бу дөньяда 32 ел гына яшәп калган бөек патша тормышының безгә бүген, 2 мең ярым чамасы ел узгач та, ничек йогынты ясавын белерсез. Моны төрле чорлардагы төрле халыкларның әсәрләрендә күрерсез. Әгәр күргәзмәгә балалар белән килгән булсагыз, уен картасы сезгә борынгы цивилизацияләрнең гаҗәеп дөньясын ачарга ярдәм итәчәк. Әлеге карта белән сәяхәт мавыктыргыч һәм истә калырлык булачак. Сүз уңаеннан, «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» дип аталган күргәзмә әүвәлрәк Санкт-Петербург, Амстердам һәм Сидней тамашачыларының күңелен яулады инде. Нәтиҗәне үзегез ясагыз.
Дүшәмбе – пәнҗешәмбе, шимбә – якшәмбе 10:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр
җомга – 11:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр
«Эрмитаж-Казан» Үзәге, 3 нче кат
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы
Фотолар «Эрмитаж-Казан» Үзәгеннән, ТР ДССМнан, tatmuseum.ru, tatar-inform.ru, russdramteatr.ru сайтларыннан алынды
https://protatarstan.ru/news/afisha/afisa-1690530477
Добавить комментарий