Афиша
– Казан рок-сәхнәсенең барлык буыннарын да берләштереп, Казанда җанлы музыка бәйрәмен үткәрергә телибез, – ди Казандагы иң популяр бер музыка мәйданчыгы хуҗасы Григорий Корнилов. Шул рәвешле Big Twin Fest һәм Волга‑Волга Fest уртак фестивален үткәрү идеясе туа...
26 января 2023
«ИРА» ҺӘМ БАШКАЛАР (16+)
Махсус кунаклар исемлегендә карьераларын каеннан үзләре ясаган гитарадан һәм кулдан эшләнгән барабаннан башлаган кешеләр бар. Рокерлар дәртле яшьләр ярдәмендә бөтен Казанны шау‑гөр китерергә вәгъдә итә.
9 февральдән 11 енә кадәр
BIG TWIN ARENA. Казан, Ямашев пр., 115А
ЙӨЗЕҢНЕ АЧ, ГӨЛЧӘҺРӘ (16+)
– Аршин мал алан! Аршинлап алыгыз! – дип өметләнеп кычкыра тукыма сатучы егет гүзәл Гөлчәһрә тәрәзәсе каршында. Чынлыкта ул монда тукыма сатарга дип түгел, кәләшенә бер генә тапкыр күз салу өчен килә, ә бу шәригатьтә тыелган гамәл. Әскәр Гөлчәһрәне күргәннән соң нәрсә булыр?
8 февраль, 19:00
Пушкин исем. Мәдәни үзәк.
Казан, Карл Маркс ур., 26
ТОРФ ҺӘМ ЛӘМ ТАРИХЫ(6+)
Урта гасыр урамыннан бер кыз атлый, ялгыш торф пычрагына агач тарагы төшеп китә. Тарак җир катламына бата. Моннан соң бер, ике, ун ел, гасырлар уза. Тарак тирәнгәрәк бата бара. Аның тирәсендә булган башка металл предметлар – тәңкә, прәшкә, кадак, дага һ.б.лар шулай ук җир катламында югала. Ә тарак исән кала, археологларның тырышлыгы белән казып чыгарыла һәм үзе турында күп нәрсә сөйли ала. Татарстан Милли китапханәсендә «Зөя утрау-шәһәре» музейтыюлыгы оештырган күргәзмәдә менә шундый тарихлар белән танышырга була.
30 гыйнварга кадәр
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе.
Казан, Пушкин ур., 86
КАГЫЛЫРГА РӨХСӘТ! (6+)
Кыздырылган кош ите исе, XVIII гасыр тәмтомнары – яшел үлән, устрица, шикәр комы катырылган җиләк-җимеш, пешерелгән груша, аш‑су рецептлары һәм табын бизәү әйберләре муляжлары – әлеге һәм башка «ингредиентлар» Петр I заманындагы күңел ачу тамашалары атмосферасын тудыра. Казанга турыдан-туры Петергофтан килгән «Күңел ачу өчен генә түгел, эш өчен дә» дип аталган күргәзмәдә император галиҗәнаплары мәҗлесе нечкәлекләре белән танышырга, анда катнашучыларны күрергә һәм хәтта экспонатларга кагылырга рөхсәт ителә.
30 гыйнварга кадәр
Татарстан Республикасы Милли музее.
Казан, Кремль ур., 2
КАЙСЫ БОЛАН СИНЕКЕ?(12+)
Бер-берсенә охшамаган ике хатын‑кызны бер нәрсә – кайгы берләштерә. Аяз Гыйләҗев пьесасы аларның киләчәктә нәрсәне сайлавы турында сөйли. Төп геройларда калган курку, өмет, мәхәббәт һәм мөмкинлекләрнең гәүдәләнешен чагылдыручы сыйфатында сәхнәдә зур болан йөри. Ул игелекле затка әверелерме яисә гамьсез генә башкалар бәхетен үзенеке хакына корбан итәрме?
16 февраль, 19:00
А. Гыйләҗев исем. Яр Чаллы театрының гастроль спектакле.
Г.Камал исем. Татар дәүләт Академия театры.
Казан, Татарстан ур., 1
«КИНО» КИНОДА ҺӘМ МАХСУС ЭФФЕКТЛАРДА(12+)
1980 нче елларның иң популяр төркеме тәэсирен үзендә тоясы килгән һәр кеше узганнарга сәяхәт кыла, мультимедиа шоуда булып, Цой тавышын ишетә ала. Музыка өчен коллективның оригиналь составы вәкилләре – Александр Титов, Игорь Тихомиров һәм Юрий Каспарян музыка өчен җавап бирә. Ике сәгатьлек концерт графикадан, анимациядән, яңа һәм архив фотосурәтләреннән торган тулыметражлы диярлек фильм белән бергә бара. Музыкаль композицияләрнең зур өлеше оригиналга мөмкин кадәр якын ясалды, әмма импровизация һәм яңача укылышлардан башка да булмый, дип ышандыра оештыручылар.
10 февраль, 19:00
«Татнефть Арена».
Казан, Чистай ур., 42
ТАНЫШ СУРӘТЛӘР (16+)
Тондо – түгәрәк эчендәге рәсем. Мондый картиналар форматы антик рәссамнарда популяр була. Мең еллар дәвамында бернәрсә дә үзгәрмәде – без тондоны кулланабыз. Кайда дип уйлыйсыз? Петербург рәссамнары Екатерина Бородавченко һәм Алан Хатагты Казанга 70 әсәрдән торган «Көлке, күз яшьләре һәм хыяллар» күргәзмәсен алып килә, аларның һәркайсы – түгәрәккә язылган портрет. Сезгә алар арасында үзегезгә якын хисләрне табуы авыр булмастыр...
26 февральгә кадәр
ТР ДССМның Заманча сәнгать галереясы.
Казан, Карл Маркс ур., 57
Фото: tatar-inform.ru, culture.ru, peterhofmuseum.ru, izo-museum.ru, Константин Куликов, vk.com/bigtwin_volgafest2023, kino.band/kazan
Добавить комментарий