Агачлар – җиңү шаһитлары
Яфраклар ни турында серләшә. Киләчәк паркында агачларны кем утырткан
Паркта бик тыныч – анда сугыш елларында авиатөзүчеләр тарафыннан җитештерелгән легендар Пе-2, По-2, Пе‑8 бомбардировщикларына бер генә ишарә дә юк. Аллеяләр буйлап бала арбаларын этеп яшь әниләр йөри, эскәмияләрдә әбиләр ял итеп утыра, яшьләр Ленин һәйкәле янында селфи ясый, балалар мәйданчыгында – авиатөзүчеләр бүләге: кечкенә «Ансат» вертолёты һәм күпфункцияле Ту-214, соңгысы нәниләр өчен спорт тренажёры ролен үти.
1942 ЕЛНЫҢ ЯЗЫ
Парктагы агачларның Бөек Җиңүнең шаһитлары булуы турында бик сирәкләр генә беләдер. Алар арасында 1942 елның язында утыртылганнары да бар, сугышның гаять авыр чорында самолётлар җитештерүгә бәйле драматик вакыйгаларда катнашканнар алар. Коточкыч авыр хезмәттән, салкыннан һәм ачлыктан кешеләр станок янында ук үлеп китә торган авыр чор. Завод ашханәләрендә азык‑төлек җитми. Булган ризык фронтка озатыла, шуннан калганы гына хастаханәләргә, госпитальләргә, балалар бакчаларына, предприятиеләргә бүлеп бирелә. Авиация заводында бик күп яшүсмерләр эшли. Ашау, витамин җитмәү сәбәпле, авырулар, ачлыктан аңнарын җуеп егылулар – адым саен.
БЕР КӨНГӘ СОҢРАК ҮЛҮ
Завод директоры Василий Окулов завод эшчеләрен ашатуга зур игътибар бирә. Эшчеләр авитаминоздан интекмәсен өчен, кычыткан һәм кузгалак әзерләнә. Ашханә хезмәткәрләре завод аэродромы тирәсендәге үләннәрне чабып, алардан төнәтмә ясыйлар. Аеруча хәлсезләнгәннәргә көчәйтелгән өстәмә паёк – «усиленный дополнительный паёк, ягъни УДП бирелә. Бу паёкка сыра чүпрәсе, тагын бер телем ипи, шикәр керә. Ач эшчеләр әлеге кыскартылма сүзне, таркатып, үзара шаяртырга да көч табалар: «умрёшь днём позже».
ИҢ ХӘЛСЕЗЛӘРНЕ – ПАРККА, АГАЧ УТЫРТЫРГА!
1942 елның язында заводның күп кенә эшчеләре чын мәгънәсендә яшәү белән үлем арасында кала. Дымлы салкын цехларда авыр физик хезмәт кешеләрне тулысынча йончыта-хәлсезләндерә. Шул чакта директор иң хәлсезләрне паркка – агач утыртырга җибәрергә тәкъдим итә. Җылы, язгы саф һавага. Монда килеп, эшнең ничек баруы белән кызыксынгач, директор ярсулы җавап ишетә: «Син безне немецлар өчен агач утыртырга җибәрдең, алар Казанга килеп, шушы паркта йөриячәкләр!» Бу сүзләр Василий Андреевичның йөрәгенә уктай кадала, ул бит кешеләрнең гомерен саклап калу өчен бөтен көчен куя. Җавап тирән яра булып кала – Окулов сугыш чорында иң истә калган нәрсәнең әлеге сүзләр булуын еш кабатлый. Үзенең бөтен көчен туплап җавап биргәнен дә хәтерендә саклый: «Шушы агачлар күләгәсендә сез үзегез, балаларыгыз һәм оныкларыгыз ял итәчәк. Бу җиргә немецлар килмәячәк. Мин моңа юл куймаячакмын, без беребез дә моңа юл куймаячакбыз!»
НЕМЕЦЛАР СОЦГОРОДТА
Шулай да Василий Андреевич бер нәрсәдә ялгыша – немецлар килә бу җиргә. Тик хәрби әсирләр сыйфатында. Сугыштан соң алар Соцгородта Воронеждагы һәм Мәскәүдәге туган йортларыннан үзләре куып чыгарган кешеләр өчен торак йортлар төзи.
Воронеждагы 16 нчы авиамоторлар төзү заводы 1941 елның 7 октябрендә эвакуация турында әмер ала. Ике ай дәвамында Казанга 931 вагон килеп җитә. Җиһазлар, станоклар, кешеләр белән. Станоклар һәм җиһазларны Казан моторлар заводына куялар, кешеләрне исә кайда урын бар, шунда урнаштыралар. Шул исәптән – землянкаларга да. Казан һәм Воронежның берләштерелгән заводлары директоры итеп Макар Лукинны билгелиләр (Авиатөзелеш районындагы бер урам аның исемен йөртә – авт.), ул да Василий Окулов кебек үк зур ихтирамга ия һәм абруйлы кеше була. Василий Окулов исә шулай ук берләштерелгән ике заводның – Казанның һәм 1941 елның көзендә Мәскәүдән эвакуацияләнгән авиация заводының – директоры. Яңа килгән авиация һәм моторлар заводлары эшчеләрен, шул исәптән Соцгород микрорайонында яшәүчеләрнең фатирларына да тараталар. Эркерлы, имән паркетлы һәм колонналы зур заллары булган мәһабәт «сталинка»ларга берьюлы берничә гаилә яшәргә керә. Сугышка кадәр мондый шартларда инженерлар, авиаконструкторлар, авиация җитештерүе җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары яши. Әлеге йортларны заманы өчен иң алдынгы Мәскәү һәм Ленинград архитектура остаханәләре проектлаштырган була. Проектларда иркен ишегаллары, скверлар, стадион һәм әлеге дә баягы парк күздә тотыла...
Фатирлар тиз арада коммуналкаларга әверелә. Колонналы зур бүлмәләрдә берничә гаилә яши, кайсы гаилә – ванна бүлмәсенә, кайсыдыр аш бүлмәсенә урнаша. Мөмкин булганча тыгызланалар.
Сугыш ахырында Соцгородта бараклар пәйда була, анда немец әсирләрен урнаштыралар. Һәм алар үзләрен җиңгән халык өчен яңа торак йортлар төзергә керешә.
ҖИҢҮ ӨЧЕН «ПОБЕДА»
Өр-яңа фатирларга Воронеж һәм Мәскәү кешеләре күчә. Казан авиация заводы ветераны Леонид Ополинский әнә шундый эвакуацияләнгән Мәскәү кешесенең улы була. Леонид шул йортларның берсендә (Белинский ур., 8) Советлар Союзы Герое, сынаучы-очучы Александр Васильченко фатиры астында яши. Һәм ул бөтен ишегалды малайларының «дядя Саша»ның «Победа»сына кереп тулуларын һәм бергә аэропортның тәүлек әйләнәсе эшләүче ресторанына сыйланырга баруларын бик яхшы хәтерли. Александр Васильевич Васильченко «Победа»га Җиңүгә керткән өлеше өчен лаек була. Нәкъ менә ул Сергей Павлович Королёв белән бергә ракеталы тизләткечләр белән җиһазландырылган «Пе-2» бомбардировщикларын сыный.
Леонид Владимирович үз йортларының фасады янында кирпеч тезүче немецларга балконнан бауга бәйләп ипи төшерүен дә искә ала. Изге күңелле малайга әсирләр рәхмәт әйтә. Ә менә күршесе Динә Евсеевна Потехинаның әсирләргә ризык бирергә кулы күтәрелми, гәрчә элекке дошманнарын кызганса да. Сугышның беренче көннәреннән ахырына кадәр госпитальдә эшләп, кайгы-хәсрәтне күп күргән табиб буларак, ул әлеге әсирләрнең кешеләргә һәм аның үзенә дә күпме югалтулар китергәнен яхшы белә. Ханымның өч туганы фронттан әйләнеп кайтмый.
АВИАТӨЗҮЧЕЛӘРНЕҢ ОНЫКЛАРЫНЫҢ БАЛАЛАРЫ
Әйе, немецлар, чыннан да, Соцгородка килгән. Һәм җирле халык аларга ачтан үләргә ирек бирмәгән. Һәм хәлсезләнгән завод эшчесенең усал сүзләренә җавап кайтарган генерал-лейтенант Василий Окулов хаклы булган – үлем чигенә җиткән авиатөзүчеләр утырткан парк буйлап бүген аларның балалары, оныклары, оныкчыклары йөри. Әти-әниләре белән дә, яшьтәшләре белән дә, экскурсовод белән дә – авиация һәм моторлар төзү заводлары ул чор кешеләренең хезмәт һәм хәрби батырлыклары турындагы хатирәләрне саклый, әлеге истәлекләрне яңа буыннарга җиткерергә тырыша.
Леонид Владимирович үз йортларының фасады янында кирпеч тезүче немецларга балконнан бауга бәйләп ипи төшерүен искә ала.
«Хөрмәтле Динә Евсеевнага (беренче рәттә, сулдан беренче – авт.) истәлеккә 7 нче палата командирларыннан. 1943 елның 20 августы» дип язылган әлеге фотога.
Экскурсовод кулында авиация заводы директоры Виталий Копылов исеме белән аталган Ту‑160 стратегик бомбардировщигы фотосы. «Крылья Советов» паркы янындагы урам да аның хөрмәтенә аталган.
Добавить комментарий