Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
«Әгәр пуля мине сайласа, син бу хатны алырсың...»

«Әгәр пуля мине сайласа, син бу хатны алырсың...»

«Әниеңнән бу хатны саклавын һәм сиңа егерме яшь тулган көнне тапшыруын үтендем... Әгәр пуля мине сайласа, син бу хатны алырсың. Менә сиңа егерме яшь тулды да. Котлыйм, улым! Әйдә, ирләрчә кочаклашыйк...»

24 мая 2025

Яулар арасында хәл җыеп алганда өенә язып салган бу хаты турында Җиңү китерәчәк 1945 елның апрелендә, госпитальдә ятканда, Кызыл Армиянең кече лейтенанты Гадел Кутуй, әлбәттә, искә төшерми калмагандыр. Улы Рөстәмнең аны кайчан да булса укыячагына да өмете зурдан булгандыр. Кечкенә генә Польша шәһәре Згеж һәм аның госпиталендә пулялар очуын-очмый. Дөресен генә әйткәндә, Кутуй бирегә кечкенә генә бер пүчтәк аркасында килеп эләкте лә... Польшаны азат итеп барганда, сугыш- чан заданиеләрне үтәгәндә, бик каты суык тидереп, вакытында дәваланмыйча...

Бөек Җиңүне көтеп җиткерә ул. Әмма гаиләсе белән очрашырга, туган ягына әйләнеп кайтырга гына насыйп булмый. Әтисенең хатын Рөстәм Кутуй егерме яше тулган көнне укый. Бөек Ватан сугышы фронт хәбәрчесе Гадел Кутуй госпитальдә 1945 елның 16 июнендә вафат була. Диагнозы – туберкулёзның катлаулы формасы.

Ул болай да сәламәтлеккә артык туенмый, әмма гел көр күңелле, энергиясе ташып торган кеше була. Сугыш башланганда инде Кутуй – күренекле татар язучысы (аның «Тапшырылмаган хатлар» повестен бөтен ил егылып укый). Күп кенә башка коллегаларыннан аермалы буларак, ул эвакуациягә китми, сугыштан ераккарак качмый. Үз теләге белән, доброволец булып язылып, туптуры фронтка юл ала.

Сталинград мәхшәреннән имин чыга, алгы сызыкта артиллериядә көрәшә. Рядовой була. «Батырлык өчен» медале ала. 1944 елның көзенә аның күкрәген инде Кызыл Йолдыз ордены бизи, офицер дәрәҗәсенә күтәрелә. Хәзер Кутуй – «Кызыл Армия» фронт газетасының хәбәрчесе, очерклар белән репортажлар өчен материалларны яу вакытында шулай ук алгы сызыкта туплый.

Ә ял иткән араларда улына багышлап фантастик әсәрен яза – «Рөстәм маҗаралары»н. Шигырьләр иҗат итә. «Рус шәһәрен ярсып яклаганда, Күзләремә Казан күренә!» – дип яза ул фронтта тетрәнгеч шигъри юлларын.

«Тапшырылмаган хатлар» 1930 нчы елларда беренче мәртәбә дөнья күрә, язучы үзе һәлак булгач та, озак еллар дәвамында, хәзерге көнгә кадәр әллә ничә мәртәбә басыла. Рус телендә – 16, татар телендә 6 басмасы бар. АКШта, Мисырда һәм башка илләрдә дөнья күрә.

Бу кадәр популярлыкның сере нәрсәдә соң, диярсез? Әдәбиятны производство романнары басып алган бер чорда Кутуй кешеләрнең чын тойгы-хисләре турында язарга җөрьәт итә. Бәлки, шундадыр? Ә бит ул хисләр вакытның үзеннән дә, тарихи хәлләр белән шартлардан да һәрчак өстенрәк.

«Тапшырылмаган хатлар» сериалын төшерү вакыты.

Сүз уңаеннан:

2017 елда ТНВ каналында «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча төшерелгән сериал экранга чыкты. 2022 елның декабрендә Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Рөстәм маҗаралары» спектакле куелды. Спектакль – күпсанлы фестивальләр һәм «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты. Финалы Гадел Кутуйның улы Рөстәмгә язган хатыннан юллар белән тәмамлана. Менә ул хат: «Әниеңнән бу хатны саклавын һәм сиңа егерме яшь тулган көнне тапшыруын үтендем. Шул чакта без синең белән сөйләшербез. Гапгади бер көн булыр ул. Синең өчен. Сугыш инде хатирәләрдә генә калыр. Без җиңәчәкбез, улым, безнең җиңми хакыбыз юк. Ишетәсеңме? Әниең: «Сиңа хат бар, улым, ул бик озак еллар буе килде, бар, икенче бүлмәгә чык та укы аны...» - дияр. Мин үлем турында уйламыйм, чөнки ул гел янәшәдә, ахыр чиктә, аңа ияләшәсең. Юк, мин куркусыз булганга түгел, әмма үзең турында уйлап-кайгырып утырырга вакыт булмаганга. Артыбызда иге-чиге юк ватаныбыз җәелеп ята. Әгәр пуля мине сайласа, син бу хатны алырсың... Менә сиңа егерме яшь тулды да. Котлыйм, улым! Әйдә, ирләрчә кочаклашыйк... Син тәмам үсеп беткәнсең, улым! Сиңа васыятем шул: кешеләрне ярат… Әтиең.»

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы