Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Җәһәннәм газаплары күргән бер кызын химайәгә милләтне чакырам...»

ХХ йөз башы вакытлы матбугатында шигырьләре «Гыйффәт туташ» тәхәллүсе белән басылган Заһидә Бурнашева шәхесе вә язмышы гаять үзенчәлекле. Бу язмыш ул чорның феминистик хәрәкәте һәм хатын-кызлар эмансипациясе белән бәйләп киң тарихи полотнода да карала ала, әдәбиятта феноменаль күренеш булып, яңа баш калкыткан шагыйрәләр плеядасы барлыкка килү фокусында да үзенә бер урын тота. Шагыйрә, прозаик, публицист, партия һәм җәмәгать эшлеклесе буларак, аның биографиясе Россия – Татарстан җирлеге генә түгел, ә Урта Азия белән дә бәйле.

ДӨНЬЯНЫ ЯУЛАГАН ҺӘМ ТОТКАН ХАТЫН-КЫЗЛАР

Әдәбият аренасына «Гыйффәт туташ» тәхәллүсле шагыйрә килгәндә, татар хатын-кызлары арасында инде мәдрәсәләр, аерым мәктәп-курсларда гына түгел, ә Мәскәү, Петербург, Европаның мәртәбәле уку йортларында чит телләрдә затлы белем алган плеяда формалашып килгән була. Казанда гына да Маһруй Барудия, Ләбибә Хөсәения, Маһруй Мозаффария, Фатиха Аитова мәктәпләре эшли. Матбугатта хатын-кызлар мәсьәләсенә кагылышлы мәсьәләләр киң яктыртыла. Хәтта хатын-кыз псевдонимы белән бу темага кагылышлы язмалар белән әсәрләрне бастыру очраклары да күренә. 1913 елның октябреннән «Сөембикә» журналы дөнья күрә башлый.

Хатын-кызлар эмансипациясе бары тик зур калаларны Казан, Җаек, Оренбург, Уфа һ.б.ны гына колачлап калмый, ә милли тормыш кайнап торган төбәкләрдә дә җәелә. Россия картасындагы шундый җирлекләрнең берсе – Рязань губернасы. Биредә татар сәүдәгәрләре һәм зыялы катламы яши, аларның Россия шәһәрләре белән генә түгел, ә Көнчыгыштан алып Көнбатышка хәтле сату-алу багланышлары җайга салынган була. Юкка гына беренче хатын-кыз табиб Разыя Котлыярова, математик Сара Шәкулова да бу яклырдан чыкмагандыр, дип фаразлый кайбер тарихчылар. Сүз уңаеннан, Сара Шәкулованы хәтта «Парижны алган беренче татар хатын-кызы» дип тә атыйлар.

Мондый шартларда хатын-кызларның әдәбиятка һәм сәнгатькә килүе табигый, әлбәттә. Маһруй Мозаффария «Казан мөхбире», «Әл-Ислах», «Сөембикә» белән хезмәттәшлек итә, шигырьләрен, мәкалә-хикәяләрен бастыра. Сания Гыйффәт Уфадагы «Тормыш» газетасында шигырьләре белән даими күренә башлый. Кайберләренең язмышы, яңа «кызыл хәрәкәт»нең иске кануннардан азат булу омтылышы белән кушылып китеп, табигый рәвештә аларны совет системасына яраклаштыра. Шундыйларның берсе – беренче шигырьләре «Ил», «Сүз» газеталарында дөнья күргән, иҗатын шул чор әдипләре дәррәү күтәреп, хуплап каршылаган Заһидә Бурнашева.

«ТУКАЙ АБЫЙ: «ҺАМАН, ҺАМАН АЛГА БАР», – ДИ…»

Без аны әдәбият тарихында Гыйффәт туташ буларак беләбез. «Гыйффәт туташ» тәхәллүсе инкыйлабка кадәрге мохиткә туры килеп, табигый яңгыраса, «яңа тормыш» төзүгә, искелек, буржуазия калдыкларын себереп түгүгә йөз тоткан совет иленә, билгеле, үз исем-фамилиясе кулайрак җайлаша. Совет чоры җыентыклары һәм энциклопедияләрендә ул «совет-татар шагыйрәсе» буларак теркәлеп калган.

Заһидә Бурнашеваны беренче каләм тибрәткән үрнәкләреннән үк «Тукай мәктәбе»нә нисбәтлиләр, ул үзе дә «Тукай оясыннан очып чыккан карлыгачларның берсе» булуын беркайчан да инкарь итми, киресенчә, аның эзеннән баручылардан булуын гел раслый. Бер шигырендә, Тукайга багышлап, мондый юллар да яза:

Тукай абый: «Һаман, һаман алга бар», – ди, –
Юлда манигъ (киртә) күрсәң, тибеп аудар аны,
Яшь шагыйрьгә курку, өркү харам ул», – ди.

ЗАМАНА ГЫЙСЪЯНЫ, ЯКИ ИРЕК СИМВОЛЫ

Гыйффәт туташ 1895 елда Рязань өлкәсенең Әҗе авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Татар сүз сәнгатен яхшы белү өстенә, русча иркен аралашкан кыз чит ил әдәбияты үрнәкләре белән дә таныш була. Матбугатта әсәрләре басылып, чордаш әдипләре белән язышу факты ачыклангач, әти-әнисе аның дәфтәрләре белән китапханәсен яндыра, Заһидәнең үзен өйдә бикләп тота башлый, дус кызлары белән аралашудан тыя. Яңа тормышка омтылу ыргылышы белән әнисенең бәргәләнүләре арасындагы бу каршылыкны соңрак шагыйрә «Әнигә хат» дигән поэтик триптихында тасвирлый:

Беләм, әнкәй, беләм, авыр сиңа.
Миндән күп өмидләр иткәнсең:
Бай йортлардан килгән яучыларны,
Туйларымны өзлеп көткәнсең.
Казан-табак, аш-су тирәсендә
Маугып гомер итәр дигәнсең;
Дин-гадәтләр колы – тыйнак кына
Бер абыстай булыр дигәнсең.

Заһидә әле моннан бер гасыр элек «пиар»ның иң хәтәр дә, бер үк вакытта искиткеч үтемле дә ысулын куллана – гыйсъянга барып, туган шартларны үз файдасына бора. Үз өеннән качып китеп, хәлләрнең ничек булуы хакында үз карашын матбугатта ачыктан-ачык белдерә. Гәрчә әти-әнисе аның качып китү фактын: «Патшага каршы кешеләр оешмасында эшләү өчен, авылдан китә», – дип аңлаткан булса да.

Әлбәттә, күп еллар дәвамында ата-ананың бу шикаяте аларның ни дәрәҗәдә артта калган, кадыйми затлар булуына ишарә итеп, негатив бәяләнеп килде. Үз баласының өстенә яла ягу, аны иске тормыш зинданына ябарга теләү буларак каралды. Әмма шуны да истә тотарга кирәктер: гомер-гомергә сәүдә итеп, тормыш-көнкүрешен билгеле бер эзлеклелектә күрергә ияләшкән Бурнашевлар өчен кыз балаларының туган йорттан җәнҗал ясап чыгып китүе, большевикларга иярүе, коммунистик идеяләргә йөз тотуы, үзе тәрбияләнеп үскән җирлекне тулаем инкарь итүе, чынлап та, зур фаҗига булырга мөмкин ләбаса.

Әмма илдә яңа тормыш белән яңа хакимият төзиләр, анда, әлбәттә, иске тормыш элементларына урын юк. Шуңа да Заһидә Бурнашева хакыйкате өстен чыга, ул үзе искелекне, караңгы залим тормышны җиңеп чыгу, ирек символына әверелә. Басмадагы хаты да укылып, ятланып бетә, чор кызлары өчен культ рәвешен ала.

Әнкәсенең: «Ул минем акчаларымны урлап чыга торгандыр!» – дип, бөтенесе алдында тентетүен, приставка жалу биреп, караклыкта гаепләвен, икенче көнне барып: «Кызым Төркиягә, фәхешханәгә кача», – дип, волость идарәсенә язып бирүен дә фаш итә Заһидә. Аңлашыла ки, бу җан авазы берәүне дә битараф калдырмый. Татар дөньясының алдынгы карашлы вәкилләре шагыйрәгә бар җәһәттән, шул исәптән матди яктан да, иҗади планда да ярдәм кулы суза. «Гыйффәт туташ шигырьләре» исеме астында аның бер-бер артлы өч мәҗмугасы дөнья күрә. Шигырьләр тиз арада укучысына барып ирешә, гаять зур популярлык казана.

Әлеге драматик вакыйгаларга үз карашын белдергән галимнәр арасында Тәэминә Биктимерова да бар. Ул мондыйрак фикердә тора:

– Көчләп чукындырулардан интеккән халыкның иманына туры бер вәкиле, ягъни Заһидәнең әнисе кызының күрше авылга йөреп укуына, шигырьләр язуына риза булмый. Урысча укыса, кызы «марҗа» булыр дип курыккан ана гаҗизлектән газиз баласының шәхесенә, намусына тиярдәй каты сүзләр дә әйтә. «Гыйффәт туташ» тәхәллүсен Заһидә нәкъ менә шул хаксыз сүзләргә җавап рәвешендә ала. Бу хакта ул 1915 елның 6 сентябрендә «Вакыт» газетасында басылган ачык хатында әйтә, шул исем белән дөньяга чыга. Ягъни, «намусым пычранмаган» дип, әнисенә җавабын да ул киң җәмәгатьчелек алдында бирә.

Урта Азиядә эшләгән чор.

«Минем гөнаһсызлыгымны, языксызга вә залиманә бер сурәттә түктерелгән күз яшьләремне күрә торып та, минем залимнәр тырнагы арасында чытырдавымны ишетеп тә, миңа Әҗе тарафындан бер мәрхәмәт иясе чыгып, үзенең шәхси мәнфәгатьләрендән, шкурасындан вөҗдан вә инсаниятне артык күрүче табылмагач, үземнең рәнҗетелгән йөрәгемне, мәзлуманә түгелгән яшьләремне матбугат аркылы милләткә аңлатып, үзенең хаксызга җәберләнгән вә уку юлында бу кадәр җәһәннәм газаплары күргән бер кызын химайәгә милләтне чакырам».
Заһидә Бурнашева, «Мәрхәмәт наменә бер үтенеч»
(«Өмет йолдызлары» китабыннан)

МӘСКӘҮ – ТӨРКЕСТАН – БУА – КАЗАН

1917 елның апрелендә Казан шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары корылтаена Пермь шәһәрендәге кызлар мәдрәсәсе мөгаллимәсе Гыйффәт туташ танылган шагыйрә буларак чакырыла. Тарихта беренче тапкыр үткәрелгән бу мәртәбәле мәҗлестә ул докладлар буенча фикер алышуларда катнаша, хатын-кызларның гаиләдә тоткан урыны, юридик хокуклары хакында карарлар чыгару өчен төзелгән комиссиягә сайлана. Мәскәүдә җыелган I Бөтенроссия мөселманнары съездында да чыгыш ясап, Казанда үткән Мөслимәләр мәҗлесенең карарларын мөнбәрдән җиткерә. Нәкъ менә биредә язмышын төптән үзгәрткән вакыйга була. Корылтайда Төркестан вәкиле татарлардан мәгариф өлкәсендә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Заһидә, бу мөрәҗәгатьне кабул итеп, үз теләге белән Төркестанга китә.

1918 елдан ул Сәмәркандта үзбәк телендә чыга торган «Хезмәт ияләре тавышы» («Мехнаткашлар говуши») исемле газетада мөхәррир булып эшли. Соңрак аны Каттакурган өязенә җибәрәләр, анда 1919 елга кадәр халык мәгарифе бүлеге мөдире урынбасары вазыйфасын башкара. 1919 елда Төркестан коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты каршындагы хатын-кызлар бүлеге, оештыру сәләтен һәм белемен исәптә тотып, Заһидә Бурнашеваны Ташкентка күчерә. Ул Иске Ташкент шәһәрендә беренче хатын-кызлар мәктәбен ача, хатын-кызлар өчен оештырылган төбәк педагогика курсларын җитәкли. Тора-бара курслар Хатын-кызлар мәгариф институты булып үзгәртелә.

Заһидә Төркестан халыкларының телләрен үстерүгә, хатын-кызларның тормыш шартларын яхшыртуга күп көч куя. Аның тырышлыгы белән мәктәпләрдә ярдәм атналары оештырыла. 1920 елда Төркестан хатын-кызларының I корылтаенда Төркестан фронты командующие Михаил Фрунзе чыгышын үзбәк теленә тәрҗемә итү аңа йөкләнә. Ул ТКП ҮКның хатын-кызлар бүлеге мөдире, РКП(б) ҮКның хатын-кызлар бүлеге инструкторы булып эшли, партиянең Төрекмәнстан өлкә комитеты каршындагы хатын-кызлар бүлекләрендә төрле вазыйфалар башкара.

Заһидә Бурнашева шигырьләре.

Утыз яшенә дә җитмәгән кызның җаваплы эшләре моннан кала да әйтеп бетергесез: Ташкентта Урта Азия коммунистик университеты лекторы, хатын-кызлар институтының укыту эшләре мөдире, Урта Азия ефәк сәнәгате техникумы директоры, Үзбәкстан дәүләт нәшриятының сәяси мөхәррире... Бу елларда ул Мәскәүдәге юридик институтта читтән торып белем ала. Диплом алгач, Кыргызстанга күчә. 1933 елдан 1951 елга кадәр Кыргызстанда партиянең җаваплы вазыйфаларында хезмәт куя.

Инструкторлар Урта Азия җирлегендә хатын-кызлар арасында зур пропаганда эшчәнлеге алып бара. Аларның көнкүреш шартларын яхшырту, белемнәрен арттыру, мәктәпләр өчен әсбаплар, методичкалар эшләп чыгару, хезмәт урыны белән тәэмин итү һ.б. Нәтиҗәдә, биредә менә дигән кадрлар үсеп чыга, педагогика, әдәбият, сәнгать, фән өлкәсендә алгарыш барлыкка килә. Идел һәм Урал буеннан ачлыктан коткару өчен күчерелгән кешеләргә дә актив ярдәм оештырыла, балалар йортлары белән интернат-мәктәпләрне кайгыртуга зур игътибар бирелә.

1951 елда Заһидә Бурнашева кире Татарстанга әйләнеп кайта. Башта ул Казанда түгел, ә Буада төпләнә. Тәрбиягә алган кызын да үзе белән ияртеп алып кайта. 1956 елда Казанга күченә. Гомере буена хыялланган, тик җаваплы эшләрдә эшләп гел кулы җитмәгән язмасына тотына – татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихын бәян итәргә керешә. Ул хезмәт 1971 елда дөнья күрә.

Заһидә Бурнашева Урта Азиядә җаваплы вазыйфалар башкарган елларында «Гыйффәт туташ» исеме әдәби-мәдәни дөньядан югалып тора. Шигырьләр бастырмый, партия эшен башкарганда, үзен шагыйрь буларак билгеләми. Әмма кайбер әдәбият галимнәре фикеренчә, асылда, Заһидә Бурнашева иҗаттан беркайчан да туктамаган.

– Заһидә Бурнашева революциягә кадәр язган шигырьләрен, туган ягына әйләнеп кайткач, бигрәк тә Казанда яңадан төпләнгәч, заманга яраклаштырып үзгәртергә дә тырышкан, – ди әдәбият галиме, текстолог Зөфәр Рәмиев. – Бүген безгә аларны үзара чагыштырып өйрәнү, Гыйффәт туташ фигурасына заман күзлегеннән яңача караш ташлау бик кирәк...

Бу җәһәттән шагыйрьнең яшьлек максимализмы белән өретелгән тагын бер шигыре искә килеп төшә:

Ялтырачы күктә, өмид йолдызым,
Сиңа бит төбәлгән минем күңлем күзе.
Кайгыларымны тараттырган да син,
Алга рух берлән караттырган да син.
Ялтыра, дим, миңа күрсәт тугъры юл,
Алга бастыр – син миңа ярдәмче бул!

Яшьлегендә үзе эзләгән әнә шул «өмид йолдызы» миссиясен, асылда, гомере буена бик күпләр өчен үзе үтәп яши Заһидә Бурнашева. Безгә, һичшиксез, аның язмышын әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе.

 

Луиза Янсуар

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера