"Әйләнә сәхнә, әйләнә..."
"Сезгә әле финалга ерак", - диде камаллыларга маэстро Рөстәм Абязов.
23 декабря 2016
Камал театры үзенең 110 еллык юбилеен билгеләп узды. Бу тантанада Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.
Кичәнең беренче бүлегендә Камал театрында соңгы ун елда куелган иң уңышлы спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителсә, икенче бүлек котлаулардан тора иде.
Кичәнең дәрәҗәле кунагы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, театрны бәйрәм белән котлап, берничә артистка дәүләт бүләген тапшырды. Камал театры артисты Илсөя Төхвәтуллина Татарстанның халык артисты исеменә лаек булды, яшь артистлар Гөлчәчәк Гайфетдинова һәм Алмаз Сабирҗановларга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.
Камал театрын Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Россиянең Театр әһелләре берлеге рәисе, РФнең халык артисты Александр Калягин, Мәскәүнең Чехов исемендәге сәнгать театры сәнгать җитәкчесе Олег Табаков, Малый театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин, Большой драмтеатр сәнгать җитәкчесе Андрей Могучий, ГИТИС ректоры Григорий Зилавский, Санкт-Петербург Европа театрының сәнгать җитәкчесе Лев Додин телеграмма һәм видеомөрәҗәгатьләр аша котлады.
Владимир Мединский Камал театрын “Татарстанның мәдәни бренды” дип атады.
Режиссер Лев Додин Камал сәхнәсендә чыгыш ясауның һәр театр өчен зур дәрәҗә булуына басым ясады.
"La Primavera" оркестры һәм Рөстәм Абязов камаллыларга үзләренең соклануын белдерде. "Кульминациягә җиттегез, дисәм, кульминациядән соң - түбәнгә төшү көтелә. Апофеоз, дип атасам, финалга җитәргә сезгә әле иртәрәк. Шуңа да без сезгә бүген увертюра уйныйбыз, һәм сезнең һәр сезоныгыз шулай увертюра булсын", - дип теләде маэстро.
Аннары камаллыларны башкалабызның башка театрлары, Татарстан буенча таралган театрлар һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән театр коллективлары да котлады. "Әкият" курчак театры сәхнәгә милли киемдәге олы курчакны чыгарып биетте. Ә менә Качалов театрының директоры Александр Славутский: “Сәхнәдә сез татарча, без русча сөйләшсәк тә, без бер телдә – игелек, рухи байлык телендә сөйләшәбез”, - дип ассызыклады. Һәм, театрны рус традициясендә тәбрикләп, аракы бүләк итте. Башкортлар исә затлы төлке тиреләре белән бал китергән иделәр. Ә менә Алтай, Тыва якларыннан килгән кунаклар, борынгы дала рухын, төрки тамырларны хәтердә яңартып, бугаз җырулары белән сөендерделәр.
Татарстанның театр коллективлары исеменнән Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева чыкты һәм хезмәттәшләрен театрларның уртак бәйрәме белән котлады.
Салават Фәтхетдинов котлавы театр тарихын гына түгел, ә татар мәдәниятенең үткәненә дискурс булып та яңгырады. Җырда саналган исемнәрнең артык күп булуы бераз гына колакны ялыктырса да, мәдәни символ, код булган шәхесләрне барлау үзен аклагандыр, дип ышанасы килә. Һәрхәлдә, бу чыгышны зур дулкынлану белән кабул иткән тамашачыларның булуы да ачыкланды соңыннан.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, актер, драматург Данил Салихов театрны гына түгел, ә курсташы булган Фәрит Бикчәнтәевны да тәбрикләде. “Әйләнә сәхнә, әйләнә, авыр заманнарда да әйләнде ул, мәчет манараларын кискәндә дә әйләнде, без театрга килеп килеп, миләтебезнең җанын эзләдек, телен эзләдек”, - диде Язучылар берлеге рәисе чыгышында.
Минем үземне кайбер театрларның вәкилләре, җитәкчеләре булмавы борчыды. Хәер, монысы инде бу олы юбилейга бәйле фактор түгел, монысы - тормыш факторы, мөгаен.
Ә 110 еллык бәйрәм, ничек кенә булмасын, бәйләкәй тантана түгел.
Һәм ул чыннан да тантана булды.
Фотолар Камал театрының ВКонтактедагы төркеменнән алынды.
Добавить комментарий