ӘКИЯТЛЕ ИТКӘН ЯРМИ
Хәмит Ярми турында ишетмәгән татар кешесе күп булырга мөмкин, әмма аның хезмәтләреннән файдаланмаган татар баласы калды микән? Хәзерге буынга балачактан таныш әкиятләрне дә, халык авыз иҗатының башка бихисап үрнәкләрен туплаган, эшкәрткән һәм калын җыентыклар итеп бастырган галимнәрнең берсе бит ул. Тукай премиясенә вафатыннан соң лаек дип табылган сирәк шәхесләрнең берсе дә…
16 мая 2024
Себер татарының Казанга килүе
Хәмит Хөснетдин улы Ярмөхәммәтов, яки кыскача Хәмит Ярми дип фольклор һәм филология фәннәре тарихына кереп калачак егет 1904 елның 5 маенда туган. Туган җире — Тубыл губернасы Төмән өязенең Кырынкүл авылы. Мондый язмаларга хас мөһим бер мәгълүматны уртаклашмый булмый. Кырынкүл шактый билгеле авыл булган. «Булган», дигәннән… Ул тәмам юкка чыкмаган, тора-бара Төмән шәһәре территориясенә кертелгән. Шәһәрнең бер өлеше буларак, ул һаман да яши әле. Бу авыл үзе XVII гасырдан ук билгеле. Ярмиләр нәселе исә монда XIX гасырда төпләнгән булса кирәк.
Гасыр башы зыялыларының шактыена хас булганча, Хәмитнең дә әтисе — мулла кеше. Хөснетдин Ярмөхәммәт (Ирмөхәммәт) улы Кырынкүл авылының имам-хатыйбы вазыйфасын башкарган. Аның язмышы катлаулы: 8 яшендә ятим калып, атаклы Ямбай авылы сәүдәгәре Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуков тәрбиясендә үсә ул. Үзе ата булгач, балалары Сәйфи, Хәмит, Рәшит һәм Гайшәгә тиешле тәрбия һәм белемне бирә. Шулай ук, үзенең балачак тарихын кабатлап, Мөхәммәтгали Тимергалиев дигән ятим баланы да Хөснетдин мулла тәрбияләп үстерә. Соңрак Мөхәммәтгали совет елларында авылның мулласы булып кала.
Хәмит Ярминең әтисе муллалык вазыйфаларын Октябрь инкыйлабыннан соң да калдырмый, шуңа күрә 1930 елда кулга алына, сөргенгә хөкем ителә. Себердә туган кеше тагын да салкынрак, дәһшәтлерәк якларга сөрелә. Ул Ханты-Мансийск ягында үлеп кала.
Кайчандыр әтисен тәрбияләгән Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуков мәктәбендә, Ямбай ягында, Хәмит тә укып чыга. Соңрак ул Төмән шәһәрендә педагогика училищесын тәмамлый. Бик тиз арада авыл һәм шәһәрдәге иҗтимагый тормышта катнаша башлый. 1923 елның 9 мартында «Сабан һәм чүкеч» дигән газетада Хәмитнең беренче мәкаләсе дә басыла. Ул мөгаллим Габдулла Урманчиев турында була.
1923-1930 елларда Хәмит Төмәндәге «Юксыллар чаткысы» газетасында - хәбәрче, Карбан, Бурбар авылларында ызбачы, авыл советы рәисе урынбасары булып хезмәт итә, Төмәннең 7 нче татар мәктәбендә, медтехникумда укыта, халык мәгарифе бүлегендә инструктор булып эшләп ала.
Укымышлы егет 26 яшендә туган ягын калдырып, югары белем алырга дип Казанга китә. Аның нәкъ менә 1930 елда юлга чыгуы очраклы түгелдер. Әтисе мулла буларак кулга алынган дәвердә, Хәмитнең үзенә дә яла якмый калмыйлар. Совет оешмаларында эшләүче егет ничек инде мулла малае була алсын, ди? Бу хакта органнарга донослар гына түгел, газеталарда ачык хатлар да күренә башлагач, аңа үзен коткарыр өчен, Татарстанга китәргә туры килә.
Казан Себер егетен яхшы каршылый. 1934 елда Хәмит Көнчыгыш педагогика институтын тәмамлый. Берничә ел дәвамында төрле оешмаларда: Баулыда район газетасында, Казанда «Кызыл Татарстан»ның культура бүлегендә эшләп ала. Берникадәр вакыт Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе вазыйфасын били, Татарстан китап нәшриятында мөхәррирлек итә.
1939 елда исә ул хәзерге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли башлый. Алга таба аның хезмәте дә, тормышы да шушы оешма белән бәйле. Сугыш елларында институтның директоры вазыйфасын да биләсә, калган чорларда ул фольклор секторын җитәкли. Казан университетының татар бүлегендә фольклор буенча лекцияләрне дә озак еллар буена Хәмит Ярми укый.
Фольклор — ул Ярми
Төмәндә педтехникумда укыган чакта Хәмит беренче тапкыр фольклор экспедициясенә чыга. 1923 ел бу. Техникумда татар әдәбияты укытучысы Тура елгасы буендагы бер татар авылына барырга тәкъдим итә, Хәмит бу өлкәдә беренче тәҗрибәсен ала. Әлбәттә, алар әле фольклористика методологиясе белән якыннан таныш булмагандыр, әмма әле Каюм Насыйридан ук калган «халык сөйләгәнне языгыз» дигән принциптан чыгып, намуслары кушканча бу хезмәтне намус белән башкарып чыгалар.
Хәмит халык авыз иҗатын җыюга яңадан тиз генә әйләнеп кайтмаса да, бу беренче экспедиция барысына да нигез булып чыга. 1939 елда Казанда Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты төзелгәндә, Хәмит Ярми фәнни оешманы нигезләүдә катнаша. Катнашып кына калмый, ул әле аның структурасында фольклор секторын оештыра. Институт архивының татар халык авыз иҗаты фондына да ул нигез сала. Ә бу фонд татар халкы өчен искиткеч кыйммәткә ия. Анда — безнең бөтен тарихыбыз, халыкның күңеленнән саркып чыккан иҗаты.
Ярмигә кадәр татар фольклорчысы булганмы? Әлбәттә. Без халык авыз иҗатын җыйган һәм өйрәнгән Каюм Насыйрины да, Хуҗа Бәдигыйны, Гали Рәхим, Галимҗан Ибраһимов кебек шәхесләрне яхшы беләбез. Тукайның да фольклор туплау белән мавыкканын хәтерлибез. Сүз уңаеннан, Хәмит ага үзе Тукайның халык авыз иҗатын өйрәнүе турында тәфсилле мәкаләләр язган, бөек шагыйрьнең бу юнәлешкә керткән хезмәтен югары бәяләгән.
Әйе, Ярмигә кадәр дә фольклорчылар булган. Әмма аңа кадәр бу фән белән шөгыльләнүчеләр өчен фольклор өстәмә бер эшчәнлек кенә булып торган. Хәмит Ярми исә гомеренең билгеле бер этабын үткәч, төп фәнни көчен фольклорга багышлый. 40 ел буена ул халык иҗатын өйрәнә. Шуңа да аны беренче һөнәри татар фольклорчысы дип йөртәләр. Олуг хезмәтенең нәтиҗәсе — аның җитәкчелегендәге 30 лап фольклор экспедициясе, өйрәнелгән 500 ләп татар авылы, докторлык диссертациясе, «Татар халкының поэтик иҗаты» монографиясе, йөзләгән мәкалә һәм иксез-чиксез санда тасвирланган фольклор берәмлекләре.
«Идегәй»сез, әмма бәетле
«Идегәй» дастанының татарча тәнкыйди текстын беренче булып Нәкый ага Исәнбәт «Совет әдәбияты» журналында бастыру бәхетенә ирешә. 1939-1940 елларда галимнәр тарафыннан дастанның Татарстанда һәм башка төбәкләрдә татарлар арасында таралган вариантларын туплау максаты да куела. Бу эш белән шул исәптән Хәмит Ярми дә шөгыльләнә. Исәнбәт төзегән текстны академик басма рәвешендә әзерли башласалар да, Бөек Ватан сугышының башлануы, ә аннары, 1944 елдан, партиянең Алтын Урда тарихын өйрәнүгә мөнәсәбәтен үзгәртүе бу планнарны челпәрәмә китерә. Хәмит Ярминең дә, башка галимнәрнең дә, XV гасырда иҗат ителгән дастанны халыкка кайтару хыялы ул вакытта чынга ашмый кала. Әмма бәхеткә Ярминең фәнни эшчәнлеге шактый киң булып чыга.
Авыз иҗатының үзенчәлекле шигъри һәм музыкаль жанры булган бәетләрне Хәмит Ярми игътибарсыз калдырмаска тырыша. Бәетләргә ул аеруча саклык белән карый. Ул тарихи бәетләрне дә, «актуаль» темаларга чыкканнарын да барлап бара. Мәсәлән, сугыш елларында ул «Совет әдәбияты»нда илгә килгән хәсрәт турында чыккан бәетләр белән таныштыра. 1960 елда исә аның «Бәетләр» дигән гади генә исемле китабы дөнья күрә. Җыентык бик тиз арада сатылып бетә. Соңрак бу жанрны өйрәнүгә алыначак галимнәр өчен яхшы нигез барлыкка килә.
1976-1988 елларда Татарстанда фундаменталь әһәмияткә ия проект гамәлгә ашырыла: татар халык иҗаты үрнәкләре 12 томлык булып басылып чыга. Кайчандыр Хәмит Ярми милли фольклорны һичьюгы 6 томлык китап итеп нәшер итәргә хыялланса, сәгате суккач, аның укучылары 12 кисәктән торган тупланма әзерләү бәхетенә ирешәләр. 12 томлыкның проспектын төзүгә Хәмит ага күп көч түгә, ә әкиятләрдән торган ике томны башлыча үзе төзи. 1981 елда Хәмит ага вафат булып, алга таба томнарны шәкертләре әзерләп бетерә. Тулаем алганда, бу зур хезмәтне Хәмит Ярми, Илбарис Надиров, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Флора Әхмәтова-Урманче һәм Ленар Җамалетдинов коллективы башкарып чыга. Ярми һәм аның шәкертләре-хезмәттәшләре командасы 1989 елда бу хезмәт өчен Тукай премиясенә лаек дип табыла. Ярми, шулай итеп, данлыклы бүләкне вафатыннан соң алган сирәк шәхесләрнең берсе булып чыга.
Өч дус дастаны
Хәмит Ярми — гасырның әдәби һәм фәнни тормышы үзәгендә кайнаган шәхес. Шуңа да аның төрледән-төрле иҗатчылар белән тыгыз элемтәдә булуы табигый. Кайберләре белән ул аеруча дус булган.
Флора Әхмәтева-Урманче үз хатирәләрендә Ярминең Шәйхи Маннур һәм Гомәр Бәширов, Хәсән Туфаннар белән якын дуслыгын искә ала. Заманында Ярми, Маннур, Бәширов – өчесе бергә, «Идегәй»нең Казан татарларында сакланган вариантларын эзләр өчен, Татарстан авылларына экспедициягә чыга. Эзләгәннәрен тапмасалар да, данлыклы «Алпамша» дастанының борынгы вариантларын язып алып кайталар алар.
Бу экспедиция барышында Гомәр Бәширов көндәлек алып барган. Анда шундый кызыклы юллар бар:
«23 ноябрь 1940. Без Ярми Хәмит һәм Шәйхи Маннур белән бергә йөрдек. Ярми — киң күңелле, юмарт кеше. Эшен яратып, тырышып эшли. Иптәшлеге дә бик һәйбәт. Тик бераз җил як кеше. Үз фикере белән түгел, иптәше фикере белән йөрүчән. Кайчакны, шул кеше фикере белән йөри торгач, үзе дә күңелсезлеккә калгалый».
Имеш, шул вакыттан бу өч дус арасында Гомәр Бәшировның - «Кылтап патша», Шәйхи Маннурның - «Шыяп солдат», ә Хәмит Ярминең «Төпчек малай» һәм «Алпамша» дигән кушаматлары барлыкка килгән. Сөргеннән Хәсән Туфан кайткач, ул да бу дуслар төркеменә кушыла. Бу дүрт ирнең дүртесе дә Себер белән яхшы таныш булган шул: кемнедер тумышы, кемнедер хезмәте, сәяхәтләре, Гражданнар сугышы елларының сынаулары, сөрелүләр чиксез Себер иле белән бәйләп торган.
Хәсән, Шәйхи, Гомәр, Хәмит дуслыгы күпләргә үрнәк булырлык. Алар аксакаллар абруена ирешкәнче дә, ирешкәч тә, бергә күңел ачуның да кадерен белгән. Бергә җыелып, озаклап утыруларын, гәп коруларын шаяртып «мальчишник» дип атаганнар икән. Туган көннәрен дә, башка күңелле вакыйгаларны да бергә үткәрергә яратканнар. Гомәр Бәширов 1964 елда Хәмит дусты турында мондый сүзләр яза:
«Хәмит Ярмине мин беренче мәртәбә моннан утыз ике ел чамасы элек газетада эшләгән вакытында очраткан идем. Уртачарак кына буйлы, калын коңгырт чәчле, беренче карауда берникадәр Алтай ягы халыкларына охшыйрак төшкән калкурак яңаклы, җиңел гәүдәле, хәрәкәтчән кеше. Ул, матросларча бераз алгарак йөгенеп, кулларын болгын-болгый, тиз-тиз атлап каядыр ашыга иде. ...Кайчан гына очрамасын, нинди шартларда гына күренмәсен, Хәмит Ярми һәрвакыт ниндидер җитди бер эш башкарып йөрүче, һәркайчан кайдадыр ашыгучы эшлекле кеше тәэсирен калдыра. Әйе, гомер буе, һәрвакыт аның нинди дә булса бер җитди һәм ашыгыч эше булып килде. Моннан биш ел элек, ун ел, унбиш ел элек тә шулай иде, әле хәзер алты дистәне тутырып, чәченә чал кергәннән соң да шулай. Әйе, аның һәрвакыт эше бар. Шуның өстенә, ул эшне һич тартырга-сузарга, соңга калдырырга ярамый, һич! Аннары аны кәфен кәфкә, кафын кафка китереп, бөтен ягыннан килештереп, тәмам җиренә җиткереп эшләргә кирәк.
Без халыкның фольклоры (яки авыз иҗаты), дибез. Болай дигәндә без җәмгыять тормышында, аның тарихында һәм әдәбиятында, сәнгатендә һәм көнкүрешендә ифрат зур урын тотучы бик зур бер тармакны, халыкның бик борынгы заманнан бирле телдән телгә, буыннан буынга күчеп килгән чиксез бай күңел хәзинәсен күз алдына китерәбез. Бу — санап бетергесез әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар, әкиятләр, бәетләр, бу —уң меңнәрдән артып китә торган соклангыч җырлар, көйләр, төрле уеннар... Хәмит тә аны һичшиксез шулай күз алдына китергән булса кирәк. Әмма ул моннан байтак еллар элек Тел, әдәбият һәм тарих институтының ике еллык фольклор төркемендә эшли башлаганда, бу кулга кермәгән, хыялдагы байлык кына иде әле. Чөнки фольклорның язып алынган кадәресе ул вакытта кечерәк кенә бер папкага сыеп бетә иде. Диңгездән бер тамчы! Шул вакыттан башлап Хәмит Ярмине, көнен-төнен белмичә, илнең җир асты байлыкларын эзләүче тынгысыз геологка тиңләп булыр иде».
Хәтер турында
Хәмит Ярми 1981 елның 30 октябрендә вафат була. Аны Казанда да, туган ягы Төмән өлкәсендә дә хәтерлиләр. Аңа багышлап үткәрелгән конференцияләр, басылган китаплар бар. Шунысы үзенчәлекле: Хәмит Ярми тормышын сурәтләгән ядкарьләрнең күбесе Төмән өлкәсе туган якны өйрәнү музеенда саклана. Тормыш иптәше Халидә ханым зур галимнең мирасын кече ватанына тапшырган. Шәһәрнең элек мөстәкыйль Кырынкүл (Казарово) авылы урнашкан өлешендә Хәмит Ярми урамы да бар.
Әмма галимнең исемен мәңгеләштергән иң мөһим нәрсә — аның без файдалана торган мирасы. Халык авыз иҗаты тупламалары һәрвакыт Хәмит Ярмине дә киләчәк буыннарга искәртеп торачак.
Добавить комментарий