Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Әкрен генә, сиздермичә, яшьлек гомере үтә...»*

«Әкрен генә, сиздермичә, яшьлек гомере үтә...»*

–СССРдагы пенсияләр турында йә елмаеп, йә моңаеп искә алалар, – ди Александр Гайнетдинов. – Минем әбием, Анна Жилина, гомере буе эшләсә дә, 20 сум гына пенсия ала иде. Тик мин беркайчан да аның тормыштан зарланганын ишетмәдем.

11 января 2022

Әти белән әни эшли, без оныкларны исә әби карый. Күп кенә совет гаиләләрендәге кебек үк, безнең барыбызны да нәкъ менә ул бер йодрыкка төйнәп тота. Өч буынның бер түбә астында яшәве – ул дәвер өчен гадәти хәл. Балалар киендерелгән, ашатылган, йоклатылган. Ата-ананың күңеле тыныч, алар эштә. Әбиләр һәм бабайлар исә пенсия тиеннәрен санап кайгырып утырмый. Минемчә, пенсиясенең аз саналуы әбиемнең башына да килмәгәндер.
Аның язмышы ул чактагы күп хатын-кызныкыннан әллә ни аерылмый. Ирен сугышта югалткан. Дүрт баласын берүзе аякка бастырган. Әмма язмыш сынауларын һәм тормыш мохтаҗлыкларын һәрвакыт бик сабыр кичергән.
Бервакыт безгә кунакка әбиемнең туганы килде. Пенсиясенең шундый аз булуын белгәч, гаҗәпкә калды. Шул көннән соң өйдә: «Зинаида юллап йөри», – дигән сүзләр ишетелгәләде. Күпмедер вакыттан соң гаделлек торгызылды, һәм, бик азга гына булса да, әбинең пенсиясен арттырдылар.
Мин университетка укырга кергәч, өйгә кайткан саен ул шыпырт кына учыма 45 сум акча сала иде: «Улым, менә сиңа бераз акча. Ач йөрисеңдер инде», – дип. Бик сагынам мин аны хәзер...
1930 ЕЛДА ХАЛЫК КОМИССАРЛАРЫ СОВЕТЫ КАБУЛ ИТКӘН «СОЦИАЛЬ ИМИНИЯТЛӘШТЕРҮ БУЕНЧА ПЕНСИЯ ҺӘМ ПОСОБИЕЛӘР ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ»НЕҢ 12 НЧЕ МАДДӘСЕ СССРДА ПЕНСИЯ СИСТЕМАСЫ ТӨЗЕЛҮДӘ МӨҺИМ АДЫМ БУЛА. Барлык дәүләт предприятиеләрендә эшләүчеләргә картайгач пенсия алу хокукы бирелә. Гәрчә ул чакта СССР күбесенчә аграр ил булса да, колхозчы һәм крестьяннарга дәүләт пенсиясе бирү каралмый.
1936 елгы Совет Конституциясе гражданнарның картлык яки хезмәткә яраксызлык буенча пенсиягә хокукын игълан итә. Бу ни рәвешле гамәлгә ашырыла соң? Ул чакта илдә бернинди пенсия фонды да булмый. Һәр предприятиегә үз социаль фондын булдыру йөкләнә. Колхозларда авыл хуҗалыгы артеле идарәсе гомуми карар буенча социаль фонд һәм үзара ярдәм кассасын төзергә тиеш була. Колхоз бюджеты исә иң әүвәл шул мизгелдәге хаҗәтләргә тәгаенләнә, һәм күп очракта колхозчы пенсионерларга бернинди акча да тәтеми.
Бары тик 1956 елгы дәүләт пенсияләре турында закон гына аларга хокукы булучылар даирәсен киңәйтә һәм күләмен арттыра. Әмма ул да пенсияне нигездә эшче һәм хезмәткәрләр өчен билгели. Һәм бары тик 1964 елгы закон гына колхозчыларны дәүләт пенсиясе белән тәэмин итүнең бердәм системасын кертә.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: