Акварельдә сакланган кала
Агач йортлы Казан. Узган гасырның 80 нче еллар азагы–90 нчы еллары башында шәһәрнең һәркайсы җәүһәргә тиң агач өйләренә урамы‑урамы белән эзсез юкка чыгу куркынычы яный. Бу хәл архитектор Равил Айдаровны әлеге мирасыбызны үзенчә саклап калуга этәрә.
20 апреля 2023
Равил Сәйяр улы Айдаров. РФ Архитекторлар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган архитекторы, КДАТУ профессоры. 1973–1986 елларда – Казанның Вахитов районы баш архитекторы. «Казанский деревянный дом ХIХ – начала ХХ веков в акварели и графике», «Деревянные общественные здания Казани ХIХ–начала ХХ веков в акварели и графике», «Деревянная архитектура малых городов и сел Татарстана в акварели и графике. Актанышский и Муслюмовский районы», «Деревянная архитектура малых городов и сел Татарстана. Рыбно-Слободский и Сабинский районы» тарих-архитектура монографияләре авторы.
- Менә бу кызыклы бина – трамвай маршрутының диспетчерлык павильоны гына, югыйсә, – дип сүзен башлый Равил Сәйяр улы. – Әле күптән түгел генә ул Волков урамында тора иде. Карагыз әле, архитектурасы нинди үзенчәлекле аның: тар такта белән тышланган дивар, аттик һәм фронтоннар стильләштерелгән барокко элементлары белән ничек шәп яраша. Сүтеп ташладылар шуны. Ә бит бу Казанда агачтан салынган соңгы җәмәгать бинасы иде, башка юк...
Бәхеткә, җимереп ташлаганчы әлеге корылманы Айдаров мәңгеләштерергә өлгереп кала. Аның акварель рәсеме иң вак детальләргә кадәр – бөтенесен дә искиткеч төгәл саклаган, архитекторның ниндидер уйдырма сурәтләргә хакы юк бит. Әйе, безнең каршыда искиткеч оста башкарылган акварель генә түгел, бәлки, узып киткән чорның ышанычлы дәлиле булган чын документ та.
АКВАРЕЛЬ ҺӘМ ДЕТАЛЬЛӘРДӘГЕ ТӨГӘЛЛЕК
1980 нче елларда Равил Сәйяр улы Казанның Вахитов районы архитекторы була. Мөгаен, ул чакта бу районда агач йортлар ташларыннан күбрәк булгандыр. Свердлов (хәзерге Санкт-Петербург), Волков, Тихомирнов, Тельман, Ульяновлар… – бу урамнар тулысы белән диярлек агач йортлардан торган, кирпеч биналар берән‑сәрән генә очраган. Гади йортлар арасында еш кына сырлап ясалган нәфис бизәк беркетелгән үзенчәлекле фасадлы чын архитектура җәүһәрләрен дә күрергә мөмкин булган. Эчке якта революциягә кадәрге байларның чынаяк кирпеч белән тышланган мичләре, имән паркет идәннәре һәм башка зиннәтлелек элементлары сакланып калган. Йортларның кайберләре XIX гасыр – XX гасыр башы агач төзелеш сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре булып саналырга лаеклы. Казанда гына түгел, бөтен Идел буенда да...
Шунлыктан әлеге гүзәллекнең искерүен һәм җимерелүен күзәтү аерата аянычлы була. Заманы да агач архитектура мирасын саклау өчен көрәшү файдасыз булган вакыт. «Алты йөз тарихи һәм мәдәни ядкәрнең елына бер дистәсен торгызуга гына акча бүленде, нигездә бу Кремль объектлары һәм берничә җәмәгать бинасы белән дини корылмалар була торган иде», – дип искә ала соңрак шәһәрдәге һәйкәлләрне саклау идарәсенең ул чордагы башлыгы Фәридә Зәбирова.
Һәм нәкъ менә шул вакытта Айдаров эшкә керешә. Йортларны, ишегалларын, детальләрне, декор элементларын фотога төшерә. Әгәр сурәткә генә төшерсә, күп нәрсәгә өлгерә алмас иде: агач Казан искиткеч тизлектә җуела бара. Аннары инде шул фотоларга карап, акварель рәсемнәрен ясый: детальләр төгәллек таләп иткәндә, үз хәтереңә генә ышанырга ярамый.
Трамвай маршрутының диспетчер павильоны (хәзерге Волков ур.).
Тельман урамы. Кирпечтән салынган ярымподвал каты булган агач торак йорт.
ИСКЕРМИ ТОРГАН НАТУРА
Тельман урамындагы, вакытлар үтү белән искереп каралса да, зиннәтле нәфислеген җуймаган агач йортлар. Юкка чыккан урамнардан яңа йортларга күчерелгән казанлылар бирегә әле еш килеп йөриләр – гомерләре монда узган чорның һавасын булса да сулап калырга телиләр. Ничек кенә сакларга тырышсалар да, бу йортлар барыбер ишелә. Хәзер бу купшы йортлар Айдаров акварельләрендә генә сакланып калган. Менә алар, карап хозурланыгыз. Сергеевның табышлы йорты – төбәктә эклектика элементлары кергән классицизмның соңгы үрнәге. XIX гасырның икенче яртысына караган, терраса һәм эркерлары бизәкле шкатулканы хәтерләткән ике катлы йорт. XIX гасырның тагын бер йорты – бусының кирпечтән салынган ярымподвал каты булган.
Рәсемнәрне җентекләп карагыз әле: боларның барысы да чын. Пропорцияләр, фасад элементлары, хәтта тәрәзә йөзлекләрендәге бизәкләр – барысы да математик төгәллек белән сурәтләнгән. Шул ук вакытта Айдаров үзенә генә мәгълүм ниндидер ысуллар ярдәмендә рәсемнәренә шул заманнарның сулышын өрә алган – ул дәвердә әлеге йортлар искергән натура түгел, бәлки шәһәр урам-мәйданнарының төп бизәге булган бит.
ЮККА ЧЫККАН ТАНЫШ МАНЗАРА...
Бервакыт Равил Айдаровның агач Казанны сурәтләгән йөз акварелен сыйдырган «Казанский деревянный дом ХIХ – начала ХХ века в акварели и графике» дигән альбомын актарганда, йөрәгемне ешрак тибәргә мәҗбүр иткән бер рәсемгә юлыктым. Күз алдына китерә аласызмы, үземнең тәрәзәмнән ике дистә ел буе күзәткән һәм берничек тә сакланып кала алмастай тоелган картина иде бу. Инде күптән әлеге тәрәзә дә, каршыдагы йорт та, хәтта урамның үзе дә юк бит...
Әмма «Свердлов урамы фрагменты» дигән акварельдә – башка бер генә бина белән дә бутап булмаслык нәкъ шул йорт иде. Мезонины өстендәге Эрмитаждагыдай үтә зиннәтле вазон шәһәрдә башка юк. Мондый мезонин да, беренче, таш кат аша узган арка да бердәнбер... Һәм болары да искиткеч төгәллек белән сурәтләнгән. XIX гасыр уртасында салынган бу истәлекле йорт урынында хәзер – метро станциясе...
Үзләренең юкка чыккан йортларын Айдаров акварельләрендә табучы казанлылар шактый – алда атап кителгән альбомда гына да алар йөзгә якын бит. Равил Сәйяр улы исә үз рәсемнәрендә барлыгы ике йөзгә якын агач йортны сурәтләргә өлгергән. Әлеге акварельләр куелган күргәзмәләргә һәрвакыт кеше күп килә. Халык рәсемнәрне озаклап карый, узып киткән чор детальләре – балкон, терраса, эркер, сырлы йөзлекләр, капкаларны күреп ләззәтләнә. Юкка чыккан Казан – сагыну-сагыш кына түгел, тарихыбызның тулы бер катламы да ул.
Свердлов урамы (хәзерге Петербург ур.) фрагменты.
Тельман урамының сул ягы фрагменты.
ТОРГЫЗУ ЗАРУР
– Әле XIX гасыр азагында да Казандагы биналарның җитмеш проценты агачтан булган, – дип сөйли Равил Айдаров. – Агач җәмәгать биналары, агач табышлы йортлар, шәһәр читләрендә ярлыларның агач өйләре – боларның барысы бергә каланың ул вакыттагы йөзен тәшкил иткән. Һәм, боларны юкка чыгарып, без тиңдәшсез шәһәр мохитеннән мәхрүм ителәбез.
Автор рәсемнәрендә сурәтләнгән йортларның һәркайсы турында яхшы белә. Стиль, конструкция үзенчәлекләре, үлчәме, төзү материаллары. Акварельләр – аның Казан альбомының бер өлеше генә. Биредә исә – моннан 100–150 еллар элек төзелгән биналарның архитектура проектлары, план-схемалары, төгәл пропорцияләре, эчке планы. Һәм һәр рәсем астында – тикшерелгән мәгълүмат: йорт кайсы чорда, нинди стильдә төзелгән, аеруча үзенчәлекле элементлары нинди...
Рәсемнәр – сәнгатьнең үре, аеруча күренеп торган өлеше. Иске йортларның проектларын, шәһәр төзелеше нормаларын һәм кагыйдәләрен өйрәнеп, архивларда никадәр вакыт үткәрүен Айдаров үзе генә белә. Өлкәннәр белән аралашып, агач биналарны сүткәнне күзәтеп, төзелешкә кагылышлы никадәр сер ача!
– Минем яхшы бер танышым, агач йортларның чарлакларында элек махсус тузан үстергәннәр, дип сөйли иде, – дип сүзен дәвам итә Айдаров көтелмәгән «табылдыкларының» берсе турында. – Яңгыр тамчысы, тузанга эләккәч, шуңа сеңә һәм аска агып төшми икән...
Хәзер исә аның бәһасез мәгълүматларыннан һәркем файдалана ала. Ә иң мөһиме – аларга ихтыяҗ зур икән.
Бәхеткә, бөтен агач биналар тузып юкка чыгарылган вакытлар инде артта калды. Киресенчә, без хәзер калган мирасны ничек тә сакларга, торгызырга тырышабыз. Һәм бу юнәлештә Айдаров туплаган мәгълүмат алтынга тиң. Бигрәк тә реставраторлар яки «Том Сойер Фест» хәрәкәте энтузиастлары моңа шат һәм рәхмәтле. Алар өчен Равил Сәйяр улының акварельләре еш кына теге яки бу йортның тышкы кыяфәтен ачыклауда бердәнбер мөмкинлек булып тора. Иске Татар бистәсендәге биналарны торгызганда әлеге акварельләрнең ничек булышуы хакында исә күп сөйләп булыр иде, хәзер бу йортлар үзләренә туристларны магнит кебек тартып тора.
Панаев бакчасында Панаев рестораны («Динамо» стадионы территориясе).
Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы, элекке «Рус Швейцариясе». Җәйге театр.
Казан. Идел пристане. Сыра лавкасы.
1890 елгы Казан фәнни-сәнәгать күргәзмәсенә төп керү урыны. Күргәзмә Николай мәйданында урнашкан була.
ЙӨЗ ЕЛ ЭЛЕКТӘГЕ КЕБЕК
Моннан ике ел элек Айдаровның тагын бер тиңсез альбомы дөнья күргән – «Деревянные общественные здания Казани ХIХ – начала ХХ века в акварели и графике». Анда Казанның агач җәмәгать биналары рәсемнәре. Бөтенләй юкка чыкканнары. Алдарак Равил Сәйяр улы сөйләп үткән Волков урамындагы тукталыш павильонын ул үзе дә, без дә күреп белсә һәм хәтерләсә, калганнарының бөтенесе диярлек күптән җуелган. Казанда 1909 елда үткән Бөтендөнья сәнәгать күргәзмәсенә атап төзелгән гаять зур агач павильоннар хакында бүген кем белә? Замандашларын мәһабәтлеге белән таң калдырган агач театр турында кем хәбәрдар? Ә Панаев бакчасындагы Панаев рестораны хакында белүче бармы? Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белсә генә.
– Һәм шундый данлыклы биналар Казанда берән‑сәрән генә түгел, дистәләрчә булган, – дип сөйли Айдаров. – Алар сакланган очракта ачык һавада агач архитектура күргәзмәләре оештырып булыр иде.
Равил Айдаров күптән юкка чыккан корылмаларны акварельләрендә ни рәвешле сурәтли алган соң? Биредә дә архивлар, сакланып калган иске фотографияләр, хәтта революциягә кадәр чыккан открыткалар булышкан.
– Рәсемнәрендә абсолют төгәллеккә ирешү өчен, ул фотографияләрне кулына лупа тотып өйрәнде, – дип, рәссамның иҗат лабораториясе серләрен бераз ача безгә архитектура докторы, Равил Сәйяр улының хезмәттәше һәм хәләл җефете Галина Айдарова-Волкова. – Сурәтләрне чагыштыра, исәпли, төсләрен сайлый...
Казанның Иделнең иске үзәнендәге агач пристаньнары, Дары бистәсендәге агач мәчет яки «Рус Швейцариясе»ндәге ачык эстрада. Әлеге корылмаларны Айдаров акварельләрендә беренче тапкыр күрсәгез, бер дә шикләнмәгез: моннан йөз ел элек алар нәкъ шундый булган.
Швециядәге «Скансен» кебекме? Шәбрәк!
Айдаров акварельләре – борынгы шәһәр рәсемнәре ул. Аларга карагач, башта үзеннән-үзе әллә нинди зур планнар туа. Шулардан берсе – агач Казанның бер өлешен торгызу. Аерым йортларны гына түгел – тулы бер тарихи мохитне. Җәмәгать биналары, бай табышлы йортлары һәм гадирәк йортлары, сәүдә мәйданы һәм хәтта театры белән.
Ихтимал, бу бүген бөтенләй юкка чыккан Тельман урамы сыман бер урам яки берничә урам булыр... Моның өчен сакланып калган раритетларның барысын бер җиргә тупларга, кайбер корылмаларны исә иске сызым һәм документлар буенча яңадан төзергә кирәк. Булмаслык хәлме бу? Бүген – әйе, утопия генә. Әмма әле егерме ел элек кенә безгә берәр агач йортны реставрацияләү утопия булып тоела иде түгелме. Хәзер исә дөньяда тарихи мохитне торгызу һәм аны туристлар өчен Мәккәгә әйләндерүнең җитди тәҗрибәсе тупланган – шведларның атаклы «Скансен»нары гына да ни тора.
Иманым камил, кайчан да булса без моны һичшиксез тормышка ашырачакбыз. Һәм шул чакта Равил Айдаров акварельләре үзләренең төп миссиясен тулысынча үтәр – безгә җуелган мирасны кире кайтарырга булышыр иде.
Әскар Сабиров
Фотолар: Равил Айдаровның шәхси архивы, tatar.inform
Добавить комментарий