Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Әлфия Айдарская: «Үз миссиямне үтәдем, дип саныйм»

Әлфия Айдарская: «Үз миссиямне үтәдем, дип саныйм»

Җырчы һәм композитор Сара Садыйкова белән актёр һәм режиссёр Газиз Айдарскийның бердәнбер кызлары – балерина Әлфия Айдарская янында булып кайттык. Шушы көннәрдә аңа 100 яшь тула. Татарстанның атказанган артисткасы Казан үзәгендәге ике бүлмәле фатирында ялгызы яшәп ята. Маникюры ясалган, фатиры җыелган, суыткычы тулы ризык... Әлфия Айдарская сугыш чорына туры килгән яшьлеге, әнисенең Муса Җәлил белән дуслыгы турында сөйләде һәм тагын бик күп истәлекләр, серләре белән бүлеште.

17 июня 2025

– Әлфия апа, кәефләр ничек? Ялгыз гына яшисез, сезгә кемнәр ярдәм итә?

– Берәү дә ярдәм итми. Ике көн элек кенә идәннәрне юып чыгардым. Көн саен булмаса да, кибеткә дә үзем йөрим. Дөрес, хәзер башым әйләнгәли. Шулай да үз көнемне үзем күрәм әле, шөкер. Хәлемне белергә килүчеләр дә байтак: укытучылар, журналистлар, сәнгать әһелләре

– Әлфия апа, яшьли вафат булгангамы, әтиегез Газиз Айдарскийның иҗаты гел күләгәдә калган кебек. Югыйсә ул Мәскәү кадәр Мәскәүдә татар театры булдырган кеше. Сез шулай дип уйламыйсызмы?

– Уйлыйм. Ни кызганыч, әти иртә вафат булган. Утыз дүрт яшь кеше гомере өчен бик аз. Әти вафатыннан соң, Мәскәүдә татар театры да ябылган. Исән булса, әллә ниләр майтарган булыр иде, дим.

Әти туберкулёз белән чирләде. Ул вафат булганда, миңа 8 яшь иде. 1933 елның октябрь аенда хастаханәдә үлде. Әнинең бик нык бәргәләнгәне истә, аны әтинең мәетеннән көчкә аерып алдылар. Хәтерлим, әтине озату мәрасимендә бик күп кеше чыгыш ясады. Аннан соң без әни белән йөк машинасының кузовына утырып кайттык. Хушлашу мәрасимендә безнең янда гел бер абый булды, ул миңа елмаеп карады. Башымнан йомшак кына сыйпап куюы да истә. Соңыннан гына ул абыйның шагыйрь Муса Җәлил икәнен аңладым.

Бибигайшә һәм Гариф Садыйковлар – Әлфия Айдарскаяның әби-бабасы.

–  Әтиегезне ничек истә калдырдыгыз?

– Әтине биш яшемнән генә беләм, чөнки әти белән әни башта Мәскәүдә укыганнар, аннары эшләгәннәр. Ә мин Казанда – Бишбалта бистәсендә әби белән бабай тәрбиясендә үстем. Биш яшемдә беренче тапкыр Мәскәүгә, әти белән әни янына кунакка бардым. Ул чак- та бер авыз русча белмим һәм моңа бик ояла идем. Ешрак күргәнгә, әнидән кыенсыну булмады, ә менә әтигә башта кем дип эндәшергә дә белмәдем. Тәрәзәдән Айдарскийны күреп, әнигә: «Әнә, синең кешең кайтып килә», – дип әйтә идем. Шулай да әтигә тора‑бара ияләндем, ул миңа карата назлы, игътибарлы булды. Өчәү бергә паркта һава сулап йөргәнне хәтерлим. Тагын бер вакыйга истә калган: әти белән күзәтү тәгәрмәченә мендек, аска карасам, әни безгә елмаеп кулын болгый. Мәскәүне шундый биеклектән күрү үзенә күрә бер вакыйга булган иде.

Әлфия Айдарская әнисе Сара Садыйкова һәм улы Ростислав белән.

– Газиз Айдарскийның кабере дә юк икән...

– Әйе, әти исән вакытында ук мәетен крематорийда яндырырга кушкан. Әлеге эшләр белән ул вакытта Муса Җәлил шөгыльләнгән. Алар әтием белән бик якын дуслар булганнар. Хастаханәгә дә Газиз Айдарскийны ул урнаштырган, тик аяныч, өч көннән әти барыбер мәрхүм булган. Мәетне крематорийда яндыргач, көлен банкага салып, әнигә биргәннәр. Беренче елларда әни аны өйдә өстәл астында саклаган. Соңрак әни ул банканы Камал театры музеена тапшырган. Тик 1987 елда, Камал театры хәзерге Тинчурин театры бинасыннан Татарстан урамына күченгәндә, ул банканы югалтканнар... Эзләтеп-эзләтеп карасак та, барыбер очына чыга алмадык. Әни бу хәлгә бик борчылды, әлбәттә.

«Бахчасарай фонтаны» балеты. Зарема ролендә.

– Әтиегез Муса Җәлил белән бик дус булган, үзегез дә әйтеп уздыгыз. Сара апа аларның дуслыгы турында нәрсәләр сөйли иде?

– Муса Җәлил белән әтинең идеаллары уртак булган. Ул чорда Мәскәүгә бик күп татар яшьләре укырга килеп, заманына күрә зур эшләр башкарганнар.

Сугыш башланганчы, әниләр Казанда Муса Җәлил белән күрше бүлмәдә яшәгән. Әни ул чагында Казан дәүләт опера һәм балет теат- рында эшләде. Муса абый да шунда хезмәт куя, тик ул гаиләсен вакытлыча Мәскәүдә калдырган була. Шуның өчен дә иртәнге чәйгә ул еш кына әни янына кергән. Әле мин дә ул чакларны яхшы хәтерлим: Муса абый кулына зур гына чынаягын, сыер маен, ак ипиен күтәреп, бөтен коридорны шар ярып килеп керер иде. Телгә үткен, бик чибәр кеше булып истә калган. Муса Җәлилне «халык дошманы» дип игълан иткәч, әни бик борчылды. «Мин моңа ышанмыйм, алай була алмый», – диде.

– Балерина буларак лаеклы ялга чыккач, Казан циркында эшләдем, – диде Әлфия Айдарская.

– Әлфия апа, сез – сугыш чоры баласы. Шул турыда да күбрәк сөйләшсәк иде. Сугыш башланган көнне хәтерлисезме?

– Хәтерлим. Мин ул чакта А.Я. Ваганова исемендәге Ленинград дәүләт хореография училищесының (хәзерге Рус балеты академиясе – авт.) икенче курсында укый идем. Безне Ленинградтан эвакуацияләделәр, чөнки анда мәхшәр башланды. Башта Уфага кайттым, тик әнинең мине Казанга кайтарасы килде. Ул да түгел, Уфага үзе дә килеп җитте. Татар дәүләт опера һәм балет театрына эшкә чакырабыз, дигән кәгазе дә бар иде. Шулай итеп, әнигә ияреп, Казанга кайттым. Сугышның беренче кышы бик авыр булды, 40 градус салкын. Карл Маркс урамы, 59 нчы йортта яшәдек. Бүлмәбез боз кебек, «буржуйка» мичен ягабыз, утын юк. Җылыныр өчен бөтен нәрсәне, хәтта укыганнан соң, китапларны да яга торган идек. Өстә – бишмәт, аякта киез итек. Әле итеге дә юк, әнигә каяндыр табып бирделәр. Татар дәүләт опера һәм балет театрында бер ел да эшләмәдем, штат кыскартылды. Әни дә кыскартуга эләкте. Нишләргә? Яшәргә кирәк.

Казанның 543 нче заводына кеше кирәк дигәч, шунда бардым. (Хәзерге «Сантехприбор» заводы. 1941 елда Луганск шәһәреннән эвакуацияләнә һәм 6 нчы тегү фабрикасы территориясендә урнаштырыла. Завод ул чакта сугыш патроннары эшләп чыгара – авт.). Мине шунда 2 нче цехка алдылар. Вазыйфам – хәрби товарны үлчәп тору. 12 шәр сәгать ялсыз эшләдек. Шуның өчен кырык сум хезмәт хакы түлиләр. Аны әни белән икегә бүләргә кирәк.

Акчасы – бер хәл, кибетендә ризыгы юк. Кайбер көннәрдә өстәлебездә бер стакан кайнар су гына була торган иде. Бер кило бәрәңге тапсаң, бәхет инде! Аннары талоннар бирә башладылар. Су буе чират торып, ипи, май аласың.

1943 елда завод янындагы кибеткә балыклар кайта башлады. Гел шунда кереп йөргәч, кибетчеләр таныйлар, шуның өчен дә балыкны күбрәк бирәләр. Мин исә балыкны алам да колхоз базарына төшеп китәм. Кибет бәясеннән арттырып сатам: хәзер алып бетерәләр. И, әни янына сөенеп кайтам инде, акча эшләдем бит. «Кызым, әле ярый син булгансың, ачка үләр идек», – дип, әни мактый иде үземне. Сугыш елларын менә шулай зур авырлык белән үткәрдек.

Әни кочагында. 1934 ел.

– Балерина булу теләге каян барлыкка килде, Әлфия апа?

– Казанда, Бишбалта бистәсендә яшәгәндә, безнең ишегалдына көн саен бер сукыр скрипкачы кереп йөрде. Аның скрипкада уйнаганын ишетеп алуга, буялмаган агач баскычтан шуып төшеп, бии башлый идем. Нәрсә уйнаганын аңламыйм, әмма бу көй миңа шундый якын иде. Югары сәнгатькә тартылу шуннан башланмадымы икән?

1935 елда әни мине үзе белән Уфага, гастрольләргә алды. Ул вакытта инде танылган җырчы иде ул. Уфада без аның дусларында яшәдек. Әни – репетициядә, ә мин ялгызым урамнарны карап йөрим. Берсендә, шулай шәһәр буйлап йөргәндә, игълан күреп алдым: «Башкорт һәм татар милләтеннән булган, 12 яшькәчә малай һәм кызларны Ленинград балет мәктәбенә укырга чакырабыз», – диелгән иде анда. «Ленинград» сүзе мине сихерләгәндәй итте, анда бит бер тапкыр да булганым юк. Әмма күз алдыма театр, биючеләр, музыка килеп басты... Ике дә уйламыйча, шушы белдерү эленеп торган бинага кердем.

Анда 300 ләп бала җыелган иде. Хәтерлим, аякларыбызны капшап-капшап карадылар, төрле якка боргаладылар. Аннары ритмны тоемлау, ишетү сәләтен тикшерделәр. Шуларның барысын да эшләп чыктым. Нәтиҗәдә, ишегалдында медицина тикшерүе узарга куштылар. Шуннан соң дүрт көннән вокзалга килергә әйттеләр. Баксаң, бары тик 12 баланы гына сайлап алганнар! Мин моны соңыннан гына белдем.

– Әниегез, белгәч, шаккаттымы? Ун яшьлек бала өчен бик зур, көтелмәгән адым булган бит...

– Әлбәттә, шаккатты. Миңа калса, ул башта бик ышанмады да. Безне училищега 1 еллык сынау срогы белән генә алдылар. Ярар, ошамаса китәр, дип тә уйлагандыр. Тик мин теш-тырнагым белән ябыштым. Яшермим, уку бик авыр булды. Ленинградта бөтен кеше русча сөйләшә, ә мин белмим. Тик шуны ачык аңлый идем: тырышып укымасам, өйгә кайтарып җибәрәчәкләр. Нәтиҗәдә, бер ел эчендә рус телен яхшы өйрәндем. Әлбәттә, укытучыларыбызның зур тырышлыгы да бу. Кечкенәдән хәтер яхшы иде: бер күрсәм, барысы да исемдә кала. Көн‑төн китап укыдым, шуның нәтиҗәсендә диктантларны гел «5»кә яздым.

Бию элементларын да шулай – беренче тапкырдан ук истә калдыра идем. Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлагач, балетмейстерыбыз Гай Таһиров мине Мәскәүгә – Зур театрга җибәрде. Минем максат – Рейнгольд Глиэрның «Красный мак» балетын истә калдырып, кайткач, шуны кабатлап күрсәтү. Барысын да истә калдырдым. Гай Таһиров мактаган иде.

– Сез 20 елдан артык Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән артистка. Кайсы рольләрегез белән аеруча горурланасыз?

– Артист өчен һәр роле якын инде ул. Алай да мәңгегә истә калган рольләр була… Укуны тәмамлагач, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында беренче зур ролем Аданның «Жизель» балетында Мирта партиясе булды. Ул вакытта балет труппасы белән СССР Зур театрының элеккеге биючесе Леонид Алексеевич Жуков җитәкчелек итә иде. Репетицияләрдә беркайчан да беркемгә дә тавышын күтәрмәде, һәр артистка ягымлы итеп эндәшә иде. Мин исә яшь актриса, һәр хәрәкәтемне сынап кына карый... Репетицияләрдә миңа бармак очына гына басарга куша. Ә бу бер дә җиңел түгел. Аяк бармаклары канга кадәр ышкылып чыга, ә сиңа йөгерергә, сикерергә яки «йөзәргә» кирәк. Һәм көн саен шул укхәл кабатлана... Юкка гына: «Балерина хезмәте – ат хезмәте ул», – димиләр. Леонид Алексеевич алдында барыбер сер бирмәдем. Нәтиҗәдә, ул миңа мактау сүзләрен җиткерде. Тик канга баткан аяк бармакларымны күреп, әнинең йөрәге өзгәләнде. «Ташла балетны, икенче һөнәр сайла», – баштарак гел шулай дип әйтә иде. Нинди ташлау! Бу бит үз‑үзеңә хыянәт итү була!

Нәҗип Җиһановның «Зөһрә»сендә – Җамал, Петр Чайковскийның «Лебединое озеро»сында – Одеттаны һәм башка күп кенә партияләрне башкардым. Әле Камал театрында «Хуҗа Насретдин» спектаклендә көнчыгыш халыклары биюен биедем. Балерина буларак лаеклы ялга чыккач, Казан циркында эшләдем. Шөкер, бик кызыклы, актив тормыш белән яшәдем һәм бер дә үкенмим.

– Әлфия апа, инде әниегез Сара Садыйкова турында да сөйләшми мөмкин түгел. Ул сезгә карата таләпчән булдымы, әллә инде, киресенчә, йомшак идеме?

– Әнкәй бик сабыр, гадел, шул ук вакытта таләпчән кеше иде. Ленинградта укыганда дәү әнием вафат булган, тик бу яман хәбәрне әни миңа әйтмәде. Укуыма зыян килер дип уйлаган. 1940 елда дәү әтием дә бакыйлыкка күчкән, бу кайгылы хәбәрне дә миннән яшергән. Дәү әтине аеруча яраттым, ул миңа карата бик мәрхәмәтле, игътибарлы иде.

Казанга кайткач, башта әни миңа карата кырысрак булды кебек. Тик мин аның өчен әнигә бер тамчы да үпкәләмим, шул рәвешле тормышка өйрәткән, дим. Аның ярдәме белән генә хатын‑кыз эшләренең барысына да өйрәндем. Сер түгел, башта – әби, бабай тәрбиясендә, аннан Ленинградта тулай торакта яшәгәндә, йорт эшләрен бөтенләй белми идем. Кайчагында әни, ачуы килеп: «Бу кадәр дә Айдар­ ский булырсың икән!» - дип әйтә торган иде. Ә инде аңа ошый торган гамәл башкарсам: «Вот, моя школа!» – дип мактый иде.

– Сезгә шушы көннәрдә 100 яшь тула. Болай матур картаюның сере бармы, Әлфия апа?

– 100 яшь дип уйлап куям да... куркыныч булып китә. Дөресме икән, дим. Югыйсә күңел бер дә ышанмый. Кеше 120 яшькә кадәр яши ала, дип укыдым. Шулай булгач, өмет бар әле...

91 яшемә кадәр көн саен физкультура ясадым. Хәзер ташладым, андый теләк юк. Бүген менә шулай үз дөньямда, үткәннәр белән яшәп ятам. Бик яхшы ир белән тордым, тик ул 1985 елда ук вафат булды. Данлыклы виолончелист Всеволод Грекуловны хәзер дә аерым даирә кешеләре хәтерли, белә. Бердәнбер улым да дөньялыкта юк, ул да музыкант иде. Әнә шулай итеп ялгыз калдым. Дөрес, бер генә көнне дә бушка уздырмыйм. Әле дә Сара Садыйкова җырларыннан торган концертлар оештырам. Соңгысы 6 майда Актёрлар йортында булды. Әнинең, әтинең мирасын барлап, күп китаплар бастырдым. Алар каршында үз миссиямне үтәдем, дип саныйм…

 

Руфия Фазылова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера