Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Тарих өчен җаны фида иде»

«Тарих өчен җаны фида иде»

Альфред Халиков - иң беренче археология докторы

17 сентября 2020

Космонавтлар белән футурологлар безгә хыялланырга, археологлар исә үткәнне белергә мөмкинлек бирә. Язмабыз данлыклы археолог Альфред Хәсән улы Халиков истәлегенә багышлана.
КАЛЫН КҮЗЛЕКЛЕ ӨМЕТЛЕ ЕГЕТ
Замандашлары Альфред Халиков хакында фикер йөрткәндә, еш кына: «Археолог булып туган инде ул», – диләр. Мәктәптә укыганда ук, аны серле та­рих дөньясы кызыксындыра, әле моңарчы беркем белмәгән, үткәннәрнең калын тузанында күмелеп калган вакыйгаларны, серләрне ачарга омтыла ул. Тарих дәресләрендә укытучыны йотлыгып тыңлый торган була. Олыларның да башына килеп карама­ган фактларның төбенә төшәргә омтыла. Казанның Альфред Халиков укыган 2 нче мәктәбендә сугыш­тан соңгы елларда туган якны өйрәнүче зур галим Николай Калинин эшләгән, биредә ул тарих фәнен дә укыткан. Халиков мәктәптә укыганда ук атак­лы археолог белән таныша, ул оештырган туган якны өйрәнү түгәрәгенә йөри. География, әдәбият фәннәрен тиз үзләштергән егет чит ил әдәбиятына да мөкиббән була. Чит ил язучыларына хөрмәтен ул гомер буена җуймый, әдәбият укудан беркай­чан да туктамый. Киң эрудицияле зыялы булуы да шуннан килә, күрәсең. Республиканың Туган як музеенда эшләгән вакытта Николай Калинин мәктәп укучылары өчен «Туган як» түгәрәге оеш­тыра һәм еш кына укучыларын Казан Кремленә, шәһәрнең тарихи урыннарына сәяхәтләр, экспе­дицияләргә алып чыга. Ул вакытта ук инде кызык­сынучан егет археологик казу эшләрендә катнаша башлый. Сорауларына җавап эзли, тик җавапларга караганда, сораулар күбрәк туып тора...
Мәктәпне тәмамлап, университетның тарих- филология факультетына укырга кергәч, узган га­сырларда булган вакыйгалар чолганышы аны тагын да күбрәк җәлеп итә. Университетта ул профессор Николай Калинин җитәкчелегендә җитди рәвештә тарих, археология белән шөгыльләнә башлый. Мө­галлим калын пыялалы күзлек киеп йөрүче актив егеттә өмет барын мәктәптә укытканда ук си­зеп алган була. Күп укырга яратучы, тарих белән төптән кызыксынучы егет, чыннан да, башкалар­дан аерылып торган. Матди юклык заманы булса да, ул үҗәтләнеп белем ала, тормыш-көнкүреш авырлыкларына бирешми. Университетта укый башлаган елны әтисе – физика-математика фәннә­ре кандидаты, педагог Хәсән Халиков 43 яшендә
үлеп китә. Альфред университетта тырышып укый, актив студентлар рәтендә санала. Беренче Сталин стипендиясенә ул костюм сатып ала һәм шуны укуын тәмамлаганчы киеп йөри. Хезмәт сөючән­леге, тапкырлыгы, тырышлыгы аны гомере буена озата бара.
Замандашлары искә алганча, Альфред Халиков теләсә кайда: вокзалда, самолетта, юлда, кешеләр арасында да эшли алган, уңайлы шартлар эзләп йөрмичә генә, кулъязмаларын төзәткән, материал­ларын язган. Аның беренче иң зур фәнни хезмәте Казан университетының тарих-филология факуль­тетында укыганда языла. СССР Мәгариф министр­лыгының беренче премиясенә лаек дип табыла. Альфред Халиков 27 яшендә кандидатлык диссер­тациясен яклый. Ә 37 яшендә Татарстанда беренче булып археология докторы дәрәҗәсенә ирешә.
1969 елда «Наука» нәшриятында (Мәскәү) галим­нең «Урта Идел буеның борынгы тарихы» («Древняя история Среднего Поволжья») дигән монографиясе басылып чыга. Әлеге хезмәт аның докторлык дис­сертациясе нигезендә башкарыла. Монография Россиядә генә түгел, ә чит ил тарихчылары ара­сында да танылу ала. Галимнәр фикеренчә, әлеге хезмәт төньяк-көнчыгыш Европаның борынгы чорын өйрәнүче галимнәрнең өстәл китабы булып саналырга лаек.
 
h3
Студент Альфред Халиков үзенең укытучысы Николай Калинин белән.
 
h4
СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантлары Альфред Халиков белән Владимир Генинг.
 
 
ГАДИЛЕКТӘ – БӨЕКЛЕК
Альфред Халиков археологиягә генә табынып яшәгән икән диючеләр ялгыша. Ул тормышны яратып, һәр мизгелдән тәм табып гомер иткән. Беренче хатыны Алиса Алексеевна белән студент елларында ук өйләнешәләр. Ике балалары – Наил һәм Елена туа. Беренче хатыны белән галим озак яшәми, ләкин һәрвакыт балалары янында була, аларны кайгыртып тора. Киләчәк язмышларын хәл иткәндә дә төпле киңәшләрен бирә. Наил Ха­ликов – әтисе кебек үк танылган галим, озак еллар этнография өлкәсендә хезмәт куйган белгеч. «Әти безне яратып үстерде, аерым яшәсәк тә, һәрвакыт үз тирәсендә йөртте, безнең туган көннәребез җиткәч, чит төбәкләрдә булса да, элемтәгә кереп, котларга онытмый торган иде. Мин өч яшьлек чагымнан ук аңа ияреп, экспедицияләргә чыга идем», – дип искә ала Наил Халиков.
Галимнең икенче хатыны – Елена Александровна – шулай ук археолог. Алар еш кына экспедицияләргә дә бергә йөргәннәр. Елена Александровна – фәндә билгеле шәхес. Әмма ул 50 яшендә, вакытыннан алда, бакыйлыкка күчә. Галим тормыш иптәшен, фикердә­шен югалтуны авыр кичерә, әмма өченче тормыш иптәше Маргарита Кузьминична белән берләшү галимне кабат тулы канлы тормышка кайтара. Маргарита ханым, археологиядән ераграк торса да, атаклы иренең тормыш принципларына, яшәү рәвешенә тиз ияләшә. Алар бик бәхетле гомер кичерәләр.
Башка милләт вәкилләре белән тормыш корган, нигездә, рус телендә аралашкан булса да, танылган археолог татарның озын, моңлы көйләрен ярат­кан, аларны үзе дә оста башкарган. Халиковның күңеленә хуш килгән «Урман кызы» (Һ.Такташ сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы) әсәрен аңа галим Сәяр Айдаров өйрәткән. 15 август – Археологлар көнен билгеләп узганда, Альфред Хәсәнович вокал мөмкинлекләрен бик теләп коллегаларына күрсәтә торган була. Машина кузовына төялеп кырга, казу эшләренә чыгып киткәндә дә ачык һавада куе бас тавышы белән җырлап җибәргәнен укучылары бүген дә сагынып искә ала. Күңеле сөйгән эшенә кузгалган чакта җаны җыр сорагандыр, күрәсең...
Тормышта мәшһүр археолог үзен бик гади тота, теләсә кем белән яратып аралаша. «Ул академик белән дә, авыл тракторчысы белән дә бик тиз уртак тел таба белә иде», – ди коллегалары. Беркайчан да гозер яки сорау белән килгән кешеләрне кире бормый. Гомеренең күп өлеше кырда, археологик эзләнүләрдә узгангамы, еш кына аңа аш‑су остасы да буларга да туры килә. Ашарга пешерү, табын ко­руны аеруча зәвыклы итеп башкаруын искә алалар.
Аның хезмәттәшләре белән мөнәсәбәтендәге тыйнаклыгы күпләрне сокландыра. Кайчак, ка­бынып китеп бәхәскә кергәләсә дә, әңгәмәдәшлә­рен, оппонентларын беркайчан да рәнҗетми ул. Студентларын да шәхес буларак хөрмәт итә, үзен алар белән тиң куеп, һаваланмый гына сөйләшә, шуның өчен аны яшьләр ярата да. Фәнни кадрлар әзерләүне нык кайгырта, бу мәсьәләгә җитди карый. Асылда, аны Казан археологларының атасы дип әй­тергә дә мөмкиндер, чөнки йөзгә якын кандидат һәм дистәдән артык фән докторы нәкъ менә аңарда укып, җиргә яшеренгән тарих дөньясына атлый.
 
h2
Студентлар белән экскурсиядә. 1980 нче еллар.
 
 
«АРХЕОЛОГ ЗАМАНДАШЛАРЫНЫҢ ФИКЕРЛӘҮ ДӘРӘҖӘСЕН КҮТӘРӘ»
Археолог тормышы романтикадан гына тора диючеләр дә очрый, әмма башка галимнәрдән аермалы буларак, аның эзләнүләре кулга көрәк тотып җир казудан, ягъни авыр физик хезмәттән башлана. Гомеренең соңгы елларына кадәр Альф­ред Хәсәнович экспедицияләрдә катнаша. Остазы Николай Калинин башлаган зур эшне Халиков тәмамлый: «Татарстанның археологик картасын» (1981–1990, 1‑6 томнар) төзеп төгәлли. Бу саллы хезмәтне эшләүдә катнашуы өчен талантлы тарих­чыга Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт пре­миясе тапшырыла. Татарстан – Идел буе һәм Урал алды төбәкләре арасында археологик һәйкәлләргә иң бай республика. Үткен күзле галим башкалар күрә алмаган эзләрне таба алуы белән дә безгә бик кадерле.
«Археолог – бик кызыклы һәм катлаулы профес­сия,» – дия торган була галим үзе. Бу һөнәр аның яшәү рәвеше, хәтта холкының бер өлеше дә булып тора. Ул үз ачышлары аша замандашларының фи­керләү, аң дәрәҗәсен югарырак күтәрергә омтыла. Халиков, шул фикеренә тугры хәлдә, тарихи байлык­ларны барлау, аларны саклау, киләчәк буыннарга тапшыру мәсьәләләрен кайгырта. Аның Куйбышев ГЭС зонасында тарихи һәйкәлләрне саклап калу, Имәнкискә шәһәрлеген казып чыгарудагы тырыш­лыгы фәндә аерым бер чорны тәшкил итә.
Күренекле археолог шулай ук Олы Тархан кабер­легендә, Биләр шәһәрлегендә, Казанда, Алабугада археологик казу эшләре алып бара. XII йөз гарәп географы әл-Идриси картасы буенча мәгълүм бо­рынгы Болгар – Киев сәүдә юлларын тарихи-ар­хеологик яктан тикшеренүләр Украина галимнәре белән берлектә уздырыла. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары йогынтысында җимерелү­че археологик истәлекләрне саклап калу буенча да системалы эшләр оештыра.
Ул – урта гасырлардагы Биләр шәһәре һәм аның тирә-ягы, Казан Кремле территорияләрендә музей-
тыюлыкларны оештыруга башлангыч бирүчеләр­нең берсе. Болгар истәлекләрен беренче тапкыр аэрофотога төшерү дә Халиков җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла.
Хезмәтләре Көнчыгыш Европаның төрки телле һәм фин‑угор халыкларының археологиясенә, бо­рынгы һәм урта гасырлар тарихына, шул исәптән татарларның килеп чыгышына, Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда тарихына карый.
 
h1
Биләр шәһәрлеге. 1970 нче еллар.
 
 
КАЗАН ТАРИХЫНА ЯҢА КАРАШ
Студент елларыннан ук Халиковны Казанга нигез салу тарихы да кызыксындыра. Ул калада тикше­ренү эшләренә яшьтән үк ымсына, тик шәһәрдә казырга рөхсәт алу гына авыррак була. Шунысын да өстик: Казанның тарихын барлаганда галимгә зур сынаулар аша да узарга туры килә.
Казан тарихы күп галимнәрне, шул исәптән ре­волюциягә кадәргеләрне дә ымсындырган. Бил­геле булганча, башкалабызның барлыкка килүен борынгы рус елъязмаларында Казанның беренче телгә алынуы белән генә бәйлиләр. Беренче бу­лып Казан тарихын өйрәнүне нәкъ менә Альфред Халиковның остазы Николай Калинин башлап җибәрә, тик ул үз тикшеренүләрен тәмамларга өлгерми. Халиков укытучысының эшен дәвам итеп,
узган гасырның 70 нче елларында, хезмәттәшләре һәм укучылары белән бергә, Казанның билгеләнгән яшеннән өлкәнрәк булуына дәлил таба. Җәмәгате Елена Халикова белән берлектә, Казан яны куль­турасын аерып чыгара. Кремльдәге казылмалар һәм Казан елъязмасындагы мәгълүматлар галимне 1976 елда Казанга 800 ел дигән фикергә килергә этәрә. Әлбәттә, башта бу яңалыкны сөенеп ка­бул итәләр. 1977 елда Казан зур юбилеен да кар­шы алырга әзерләнә. Әмма ул чактагы фән әле бу яңалыкны кабул итәргә әзер булмый: галимгә хаталанасың, дип ишарә ясыйлар. Аның профес­сиональлеген шик астына куючылар да табы­ла. Шул вакытта икенче хатыны вакытсыз дөнья куя да. Галим депрессиягә бирелә, хәтта Казаннан күчеп китәргә микән әллә дип тә уйлана баш­лый. Әмма аны данлыклы Биләр көткән булган икән! Биләргә ул гомеренең 25 елын багышлый. Яңа тикшеренү ысулы Биләрне галимнәргә башка яктан, монголларга кадәр яшәгән болгарларның беренче һәм бердәнбер башкаласы буларак ачарга мөмкинлек бирә.
«Болгар-татар чыгышлы 500 рус фамилиясе» хезмәте киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята. «Бу мәсьәлә белән байтак тикшеренүчеләр шөгыльләнгән. Шулар арасында Степан Веселовс­кий үзенең «Ономастикон. Борынгы рус исемнә­ре, кушаматлары һәм фамилияләре» (М. 1974); Н.А.Баскаков күрсәтеп үтелгән «Төрки чыгышлы рус фамилияләре» (М. 1979) исемле китапларында бу мәсьәләләрне җентекләп өйрәнәләр. Ләкин алар моңа төрле фәннәр күзлегеннән карый: беренчесе тарихчы буларак, икенчесе – филолог. Җитмәсә, бер-берсенең хезмәтләрен дә белмиләр. Алар башка авторларның хезмәтләрен дә, шул исәптән XV–XVII йөзләрдәге Писцовый кенәгәләрне, бигрәк тә Казан, Казан өязе буенча язылганнарны файдаланмыйлар.
«Без төрки чыгышлы рус фамилияләре туплан­масының тулырагын тәкъдим итәбез һәм Болгар, Казан, татар‑мишәр фамилияләренә игътибарны мөмкин кадәр күбрәк юнәлтәбез», – ди Халиков үзе.
«Альфред Хәсәнович монда күбрәк популярлаш­тыручы буларак күренде дияргә мөмкин. Ул язган китаплар киң җәмәгатьчелеккә адреслана, һәм алар үтемле тел белән язылган» – дип белдерә аның эшен дәвам итүчеләр.
Бу хезмәткә карата да фикерләр бертөрле генә түгел. Фамилияләрнең кайберләре тупланмага дөрес кертелмәгән, диючеләр бар. Берәүләр фа­милияләрнең мәшһүрлегенә, танылганлыгына исе китеп, горурлык кичерсә, кемнәрдер: «Миллә­теннән йөз чөергән шәхесләр нәфрәт хисе генә уята ала, шуңа күрә мондый китап чыгарга тиеш түгел иде!» – дип тә әйтәләр. Ни генә булмасын, без бу фамилияләрне белергә тиешбез. Алар рус тарихы­ның да, татар тарихының да бер өлешен тәшкил итә. Күпмедер дәрәҗәдә алар татар кавеменең генетик егәр кимәлен дә чагылдырадыр әле.
Язылганнарга нәтиҗә ясап шуны әйтик: чын дө­реслекне Кремль тавында эзли башлыйлар. Галим­нең шәкертләре остазларының эшен дәвам итә. Ниһаять, күптән көтелгән сер пәрдәсе дә ачыла. Казаныбыз тагын да борынгырак тарихка ия булып чыга: аңа 800 ел гына түгел, ә 1000 ел икән!
 
h5
Экспедициядә вакытта.
 
 
БЕЛЕШМӘ:
Альфред Халиков 1929 елның 30 маенда ТАССРның Нурлат райо­ны Кизләү авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әтисе Хәсән Хали­ков, чыгышы белән Тәтеш районы, Олы Туарма авылыннан. Әнисе Газизә Әхмәтова – Казан кызы. Кизләү авылына комсомол оеш­масы тарафыннан халыкны агарту программасы буенча җибәрелгән булалар. Гаилә, икенче балалары – Альфред тугач, Казанга күченә. Альфред Халиков 1947 елда урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт университетының тарих-фило­логия факультетына укырга керә. 1952 елда аны кызыл диплом белән тәмамлый.
1951 елда ук ул СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм та­рих институтына эшкә урнаша. Анда ул гади фәнни хезмәткәрдән башлап, фән докторына һәм про­фессорга кадәр юл үтә. 1951– 1994 елларда әлеге институтында: директор урынбасары (1962 елдан), археология бүлеге мөдире (1965– 1988), баш гыйльми хезмәткәр (1990–1994). Бер үк вакытта Казан университеты профессоры. 500 дән күбрәк фәнни хезмәт, 30 дан артык китап авторы. Археология фәннә­ре докторы. Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы. ТАССРның атказанган фән эшлек­лесе. ТРның Фән һәм техника өлкә­сендәге дәүләт премиясе лауреаты (вафатыннан соң).
Казанның бер урамы Альфред Халиков исемен йөртә. 2014 елда ачылган Археология институты шулай ук Альфред Халиков хөрмә­тенә аталды. Нурлат районы Кизләү мәктәбендә Альфред Халиковка ба­гышланган музей почмагы бар.
 
 
ШУЛАЙ БЕРВАКЫТ...
Фаяз Хуҗин, шәкерте, тарих фәннәре докторы:
1969 елның 1 июлен мин бик ачык хәтерлим әле. Без, бер төркем пединститут студентлары, борынгы Болгар хәрабәләрен казырга дип, Биләргә археологик практика үтәргә килдек. Экспедиция җитәкчесе Альфред Хәсә­нович – әле ул чакта 40 яшен яңа гына тутырган яшь галим. Бер айга якын барган экспедиция чорында студентларны шаккатырган нәрсәләр күп бул­ды булуын. Барысы да яңа иде бит безнең өчен. Әкренләп күнектек тагын. Альфред Хәсәновичның профессорлыгына гына күнегә алмадык. Бер ка­расаң, коеп куйган галим инде үзе: ак чалбар белән күлмәктән, башында эшләпә, муенына фотоаппарат аскан. Калын пыялалы күзлек кигән. Әмма профессор өчен яшьрәк кебек. Кешеләр белән чамадан тыш гади, егетлә­ребез белән дә кул биреп исәнләшә, барыбызның да исемнәрен белә. Ма­шинада барганда җыр башлап җибәрүче дә, кирәк вакытта мәзәк сөйләп, күңелләребезне күтәрүче дә ул. Искиткеч ярдәмчел, һәрвакыт көләч йөзле, тәкәбберлек, мин-минлек дигән нәрсәнең эзе дә юк. Кыскасы, без күреп гадәтләнгән профессор халкына бөтенләй охшамаган. Кулына көрәк тотып, әле бер, әле икенче студент янына ашыга: аңлашылып җитмәгән урынна­рын үзе казып карый, яхшылап кабат‑кабат чистарта, тузанга батып бетә, һаман безнең арада кайнаша иде. Иң беренче чиратта шушы сыйфатла­ры Казан дәүләт университеты профессоры Альфред Халиковны студент яшьләренең кумиры иткәндер. Биләрнең символына әверелеп киткән про­фессорыбыз безне барыбызны да магнит кебек үзенә тартып тора иде.
Археолог галимнең бихисап укучысы бар. Бүген алар данлыклы остазла­рының эшен уңышлы дәвам итә. 40 тан артык китап һәм фәнни җыентык­ларның җаваплы мөхәррире булып исәпләнә. Төрле халыкара конферен­цияләрдә чыгыш ясаганнарын санап та тормыйм.. .
 
Елена Халикова, кызы:
– Әти һәрвакыт эш белән мәш­гуль иде. Җәй айларында – архео­логик экспедицияләрдә, кышын Фәннәр академиясе филиалында, төрле ил һәм шәһәрләргә коман­дировкаларга да еш йөрде. Әти Ка­занда булган чакта без аның белән еш очраша идек. Эше тыгыз булса да, Наил белән миңа вакыт таба торган иде. Әти белән без йөзәргә, чаңгыда йөрергә, гөмбә җыярга өйрәндек. Аның белән һәрвакыт күңелле була торган иде. Әти бөтен нәрсәне белә, һәр сорауга җавап таба торган кеше буларак күңелемә кереп калган. Казан тарихы, Идел Болгарстаны турында сөйли башла­са, авызны ачып тыңлап тора идек. Ул безне шәһәрнең төрле кызыклы урыннарына алып бара, шунда йөргәндә әллә нинди борынгы әйберләр казып чыгара торган иде. Безнең мәктәптәге тормыш та аны кызыксындыра иде. Мин аның беркайчан да балаларына тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Нәрсәгә булса да ачуланганда ул миңа «Лена» дип дәшә, ә инде күңе­ле булганда «Аленушка, кызым» дия торган иде.
Наил Халиков, улы:
– Әти үзендәге белемен башка­лар, бигрәк тә яшьләр белән бүле­шергә кирәк, дип санады, һәрвакыт фикер алышуны яратты. Бәхәсле мәкаләләр язудан курыкмады. Ка­зан, Мәскәү матбугаты өчен дә төн утырып җитди, саллы дәлилләргә бай, нигезле материаллар әзерли торган иде. Борынгы һәйкәлләрне саклап, берничә тапкыр бәхәскә кергәнен яхшы хәтерлим. Әйтик, Горький урамында Боратынскийлар утарын җимерүгә каршы төшкән иде. Идел буе‑Урал татарлары бар­лыкка килүнең Болгар нигезе тео­риясен яклап чыкты. Тарих өчен җа­нын фида кылырга әзер иде инде! Дөреслекне яклап, һәр нәрсәнең фәнни асылына төшәргә омтылып, үз‑үзен аямыйча эшләде. Бәлкем шуңа да ул бик иртә киткәндер...
 
Мөршидә Кыямова
 
Фотолар гаилә архивынанан

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: