Дөньяда бердәнбер әлифба музее кайда урнашкан
Әлифба музее
Ә менә 1965 елда гамәлгә кергән әлеге әлифба 50 елдан артык яшәде. Сәләй Гата улы Вәгыйзов белән Рәмзия Гыйләҗ кызы Вәлитова эшләгән әлифбаны күздә тотам. Мөгаллимнәрнең язмышы турында ишеткәч: «Шәп әйберләр зур фаҗигаләрдән соң гына туа, ахры», – дип уйлап куйдым... Иң сөендергәне шул: гомер буе Арча педагогия училищесында белем биргән ирле-хатынлы укытучыларның истәлеге, якты эзе югалмаган. Арчадагы Әлифба музее турында әйтүем.
АЛТМЫШ БИШ ТЕЛДӘ...
Әл и ф б а м у з е е Ро сс и я д ә бер генә. Алай гына да түгел, музей хезмәткәрләре аны дөньяда бер генә, диделәр. Шуңа күрә дә аларга Норвегия,Финляндия, Германия, Франция, Италия, АКШ, Кытай һәм башка илләрдән экскурсиягә киләләр. Кунаклар, беренче эш итеп, туган телләрендәге әлифбаны эзли башлый. Әгәр тапсалар, сабый бала кебек сөенәләр икән.
– Әйе, музейның даны еракларга таралган, – диде Әлифба музее җитәкчесе Дамир Таҗиев. – Безгә дип махсус атап килүчеләр дә бар. Узган ел булган бер хәлне сөйлим әле. Ингушетиянең мәгариф министры килгән иде. «Сезнең хакта интернеттан укып белдем. Музейда ингуш телендәге әлифба бармы?» – диде. Киштәләргә тезелгән әлифбалар арасыннан ингушныкын алып бирдем. И, сөенде инде министр!
«Бу бит мин укыган әлифба», – диде. Безнең белән туганнарча саубуллашты.
Музейда бүген барлыгы 65 телдәге әлифба бар. Башта шуны әйтим: нәкъ егерме ел элек оешкан бу музейны болай дан казаныр дип уйламаганнар. Ниятнең һәм эшнең башы татар әлифбасы авторлары – Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитовага барып тоташа. Мөгаллимнәр, эштән киткәндә, Арча педагогия көллиятенә үзләре «тудырган» әлифбаны, башка кадерле ядкарьләрне бүләк итә. Шул вакытта көллият коллективы, үзара киңәшләшкәннән соң, Әлифба музее булдырырга карар кыла.
Музей җитәкчесе Дамир Таҗиев безгә менә ниләр сөйләде:
– Карар кабул ителгәч, көллият укытучылары төрле телләрдәге әлифбаларны эзләү хәстәренә керешә. Тарих укытучысы Хөсәен Хәйруллин автоном республикаларга хатлар яза. «Әлифба музее ясыйбыз. Зинһар, шушы адреска үзегезнең телдә басылып чыккан әлифбаны салыгыз әле», – ди. Һәм, бүләк итеп, татар телендәге үзебезнең әлифбаны да юллый. Хатлар үзенекен эшли: бер‑бер артлы әсбаплар килә башлый. Шул рәвешле төрле төбәкләрдән егермеләп әлифба җыела.
Егерме ел элек башлаган эш бүген дә дәвам итә. Укытучылар, берәр чит җиргә барса, әлифба эзли башлый. Бигрәк тә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте директоры Мусина Лилия Надыйр кызы бу эш белән яна икән. Кая гына барса да, берәр әлифба алып кайтырга тырыша ул.
Музейга елына күпме кеше килә дигәндә, мең ярымнар тирәсе, икән. Чит ил, Россия төбәкләреннән, якын‑тирә районнардан, авыллардан да киләләр. Арчаны әйткән дә юк инде.
– Безнең музей – Әлифбалар тарихы гына түгел ул, ә ата-бабаларыбызның ничек итеп гыйлем үрләрен яулаулары турында да, – диде Дамир Таҗиев. – Менә, карагыз, 1778 елда Сәгыйть Хәлфин төзегән татар телендәге беренче әлифба. Ә менә монысы – Мәскәүдә 1634 елда басылган Василий Бурцовның беренче рус әлифбасы. Әлбәттә, болар күчермәләр генә. Ләкин бу бит – тарих. Монда төрле милләтләрнең тарихына сәяхәт кылып кайтырга була. Мәгълүм булганча, шәкертләр элегрәк укырга кайда яхшы мөгаллим бар, шунда юнәлгәннәр. Мисал өчен, күренекле дин белгече Габделнасыйр Курсави (1776–1812), Бохарада белем алып кайтканнан соң, туган авылы Курсада (Арча районы) мәдрәсә оештыра. Бирегә бөтен тирә‑яктан укырга килә башлыйлар. Шулай ук ул чорда Ташкичү авылында да көчле мәдрәсә эшли. Андый гыйлемле мөгаллимнәр башка төбәкләрдә дә була. Безнең музейда шул чорга караган шактый дәреслек, аларның күчермәләре бар. Боларның барысы турында да кунакларга бәйнә‑бәйнә сөйлибез.
– Безнең музей – Әлифбалар тарихы гына түгел ул, ә ата-бабаларыбызның ничек итеп гыйлем үрләрен яулаулары турында да, – диде Дамир Таҗиев.
Илзидә Саттарова музей экспонатлары белән таныштыра.
«СИН МИННӘН ВАЗ КИЧ...»
Әлифба музеена җан өргән шәхесләр, арчалыларның хөрмәтле мөгаллимнәре – Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитовага аерым тукталмый мөмкин түгел. Бу исемнәр Арча педагогия көллияте студентларына гына түгел, ә бөтен татар дөньясына таныш. Әйе, ничә буын аларның «Әлифба»сы буенча укырга, язарга өйрәнде бит.
Баксаң, аларның язмышлары бик тә гыйбрәтле, хәтта ки фаҗигале булган икән. Мөгаллимнәрнең икесе дә Арча кешеләре түгел. Сәләй Вәгыйзов Самара губернасы Камышлы районы Байтуган авылында туып-үсә. Әтисе үлгәндә аңа биш ай гына була. Әнисе, сабыен күтәреп, кайнанасы яныннан китәргә җыенганда, әби кеше кырт кисә: «Шәригать буенча бала ир ягында үсәргә тиеш». Әби кулына калган Сәләй бу йортта озак яшәми. Әбисе, сәламәтлеге начараю сәбәпле, оныгын баласыз авылдашларына тәрбиягә бирә. Шул көннән башлап Сөләйман Хәлиуллин атлы малай Сәләй Вәгыйзовка әйләнә. Булачак мөгаллим унҗиде яшькәчә тәрбиядә була. Рәмзия Вәлитова исә Башкортостанның Стәрлетамак балалар йортында үсә. Ике ятим Казан педагогия институтында очраша. Шактый вакыт дуслашып йөргәннән соң, институтның соңгы курсында өйләнешәләр.
1937 елда яшь белгечләрне юллама белән Арча педагогия училищесына эшкә җибәрәләр. Ир белән хатынга зур булмаган торак бирәләр. Һәм шунда бер‑бер артлы ике балалары – Камил белән Римма туа. Ә аннан соң сугыш башлана. Медицина тикшеренүе уздырмыйча да 1942 елда Сәләй Вәгыйзовны сугышка алалар. Ә аның күзе бик начар күрә торган була. (Гомер буе калын пыялалы күзлек киеп йөри). Мылтыктан ата алмаганлыгын аңлап, солдатка снаряд ташып торуны йөклиләр. Озак та үтми, Харьков янында отрядлары чолганышта кала, солдатлар барысы бергә әсирлеккә төшәләр. Сугыш бетеп, әсирлектән котылгач та, туган ягына кайтырга насыйп булмый аңа. Хыянәтче, дип, ун елга төрмәгә утырталар. Хатыны, ике баласын ияртеп, Печора елгасы тирәсендәге лагерьга ике ел рәттән бара. Шуннан кайткач, «хыянәтче ире янына йөрүче» хатынны эшеннән алалар, фатирдан куып чыгаралар. Ике баласы белән вакытлыча танышларына сыенган анага иреннән хат килеп төшә: «Рәмзия, баш тарт миннән. Хыянәтче иремнән ваз кичәм, дип, рәсми хат яз. Фамилияңне алыштыр. Шунсыз сиңа көн күрсәтмәячәкләр. Балалар турында уйла... Ә мин монда ничек тә түзәрмен, борчылма...» Рәмзия Вәлитова шулай эшли дә. Аны кире эшенә кайтаралар, тораклы итәләр.
Сәләй солдат, лагерь срогын тутырып, гаиләсе янына Арчага кайта. Аны элеккеге эшенә алмыйлар, район җитәкчеләре сүздән курка. Вак‑төяк эшләрдә йөри. Аннан укучысы – районда җитәкче урында эшләүче Равил Галиәхмәтов Сәләй Вәгыйзовны Арчаның Мөндеш авылы мәктәбенә урнаштыра. Ә биш елдан соң, ул инде хатыны белән бергә Арча педагогия училищесында эшли башлый. Шул елларда Татарстан Мәгариф министрлыгы «Әлифба» китабына конкурс игълан итә. Сәләй Вәгыйзов белән тормыш иптәше бергәләп кулъязма китап эшли. Аны Казанга алып барып, комиссиягә көч‑хәл белән тапшыралар. (Кулъязманы башта алмыйлар, янәсе, «Әлифба»ны галимнәр эшләргә тиеш. Ә алар кем?! Гап‑гади авыл укытучылары). Дистәләгән эшләр арасыннан нәкъ менә Арча педагогия училищесы мөгаллимнәренеке җиңә! Укытучыларның кулъязмалары 1965 елда басылып чыгып, бөтен татар мәктәпләренә таратыла. Соңрак Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова тагын 43 төрле дәреслек һәм методик әсбап эшли.
Күпме авырлыклар күреп тә, бер-берсенә һәм эшенә тугры калган ир белән хатын турында арчалылар бүген дә сокланып сөйли. Мәхәббәтләре кебек үк, гомерләре дә озын була: Рәмзия Вәлитова – 88 яшендә, Сәләй Вәгыйзов 96 яшендә дөнья куя.
...Әлифба музееның өч залы бар. Аның иң зуры – Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитовага багышланган. Һәр килгән кеше бу ике мөгаллимнең фаҗигале язмышын күз яше белән тыңлый икән. Кемдер аларны «татар әлифбасының әтисе белән әнисе» дип атаган. Мин дә килешәм. Арча якларына барып чыксагыз, һичшиксез, музейга кереп чыгыгыз. Беренчедән, яңадан балачакка кайткан кебек булырсыз. Икенчедән, фаҗигаләр аша килеп ирешкән бу тарихны без белергә һәм күңелдә сакларга тиеш...
КАЙБЕР ФАКТЛАР:
Беренче славян әлифбасы Львов шәһәрендә басыла. Авторы – Иван Федоров. Унбишәр юллы кырык биттән торган әлеге беренче әсбапның бердәнбер данәсе Гарвард университетында саклана. (Аерым сәбәпләр аркасында Федоровның әлифбасы Россиядә популярлык казанмаган).
Бик күп гасырлар буенча татар гаиләләрендә Коръән төп китап саналган.
Беренче татар әлифбасын 1778 елда Сәгыйть Хәлфин төзи. Нәкъ шушы чорда 1 нче Казан ирләр гимназиясендә татар телен өйрәтү сыйныфлары ачыла. Хәлфиннең әлифбасы Мәскәү университеты типографиясендә басыла һәм берничә дистә ел татар телендә укырга-язарга өйрәнү өчен бердәнбер укыту әсбабы була.
XX гасыр башын татар милләте өчен алгарышлы дәвер дип атап була. Күп кенә урыннарда кыска вакыт эчендә укытучылар әзерләү курслары эшли башлый. Биредә ирләр дә, хатын-кызлар да укый. Яңа дәреслекләр бастыруга зур игътибар бирелә. «Әлифба»да рус букварьларыннан алынган рәсемнәр күренә башлый. Дөрес, татар дәреслекләрендә сурәтләрнең урынсызлыгы турында каты бәхәсләр дәвам итә. Тик алдынгы карашлы авторлар текстларын барыбер рәсемнәр белән тулыландыра.
1919 елның 26 декабреннән 8 яшьтән 50 яшькә кадәр укый‑яза белмәгән барлык кешеләрнең үз теләкләре буенча йә татар телендә, йә рус телендә белем алырга хокуклы булулары турында декрет чыгарыла.
1928 елда латин графикасы – Яңалиф кертелә. Яңалифтә 33 хәреф була. Ул 1938 елга кадәр кулланылышта була. Аннан кириллицага нигезләнгән татар әлифбасы керә.
Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев тарихка өч графикада татар әлифбасын эшләгән гаҗәеп шәхес буларак кереп кала. Башта – гарәп, латин графикасында, соңрак кириллицага нигезләнгән татар әлифбасы төзи.
Добавить комментарий