Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Җәлил маршруты: «Барсын илгә минем йөрәгем»

Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлил шәхесенә һәм язмышына без һәр юбилей датасы саен әйләнеп кайтабыз. Җәлилнең һәм көрәштәшләренең каһарманлыгы – безгә балачактан кереп урнашкан милли-менталь код. 120 еллыгы уңаеннан Җәлил йөргән маршрутлар буйлап узыйк әле.

Оренбург губернасы,
Мостафа авылы

«ПОСЫКАЕМ»

Әбүбәкер бабалары авылның көтүчесе була. Җәлилнең әтисе Мостафа Шарлыктагы зур бай Гыйбадулла Госмановның кызыл мал кибетенә малайлыкка эшкә бирелә, аннан приказчикка билгеләнә. Татарча-русча укырга һәм язарга өйрәнә, сату‑алу эшен үзләштерә. Госмановтан вексель алып, авылына кайтып, кечкенә генә кибет ача, төп кәсебе – вак сәүдә эше.

1906 елның 15 февралендә Мостафа белән Рәхимә гаиләсендә Муса алтынчы бала булып дөньяга килә. Беренче дүрт балалары кечкенәдән үлә, беренче исән калган уллары Ибраһим була. Аннан Зәйнәп белән Хәдичә туа, алар белән Муса арасындагы балалар да ачлык елны үлә.

«Шушы ишле бала арасында әбиебезнең иң сөекле оныгы Муса булды. Ул аны бик кадерли һәм бик ярата торган иде. Мусага ул яратып, үзенчә «посыкаем» дип дәшә».

Ибраһим Җәлилов истәлекләреннән.

Муса – мулла кызы, уку‑язу таный торган һәм балаларын да укытып кеше итәргә тырышкан, мөнәҗәтләр чыгарган әнисе Рәхимәнең дә кадерлесе. Гомумән, бу гаиләдә балалар ярату, наз күреп үсә, шул ук вакытта эшчән, булдыклы, тырыш та итеп тәрбияләнә.

1911 елда корылык, ачлык килә, әтиләре байның векселен түли алмый башлый. Аны долговой төрмәдә утыртып чыгаралар. Маллар сатылып, кибет ябыла. Мостафа, гаиләсен алып, Оренбургка күчеп китә. Әниләре 1928 елда дөнья куя. Җәлиловларның балачак, үсмер еллары нигездә ике арада – Мостафа авылы белән Оренбург арасында уза. Башлангыч белемне Муса туган авылындагы мәдрәсәдә мөгаллим Габдулла Усмановтан ала, аннан укуын Оренбургтагы «Хөсәения»дә дәвам итә.

Ибраһимның да, Зәйнәп белән Хәдичәнең дә, Мусаның үзенең дә табигать кочагында, иркенлек һәм хозурлыкта, маҗаралар, төрле мавыгулар белән узган еллары турында бик кызык истәлекләре бар. Соңрак, инде зур тормышка аяк атлагач та, алар бер‑берсе белән бик якын һәм тату кала.*

__________________________________________________________________________________________________________________________________

Оренбург губернасы,
Оренбург шәһәре

«КЫЗЫЛ ЧӘЧӘК»

Муса шигырьләрне кечкенәдән яза. Хәтта бер кардәшләре килгәч, аяктан төшеп кала торган галушына аның язган шигырен кыстырып китеп, нәни шагыйрьнең бик каты елаганы да апасы истәлегендә теркәлеп калган. Ул чакта аңа: «Елама, тагын язарсың!» – диләр. Һәм ул яза да.

«Бәхет» дигән беренче шигыре Төркестан фронты Сәяси идарәсе басмасы «Кызыл йолдыз» газетасының 1919 елгы 65 нче санында дөнья күрә. 1920 елда Муса Мостафа авылында оештырылган комсомол ячейкасына керә. Аннары Оренбургтагы хәрби‑сәяси курсларда укый башлый. Аларны тәмамлагач, 1922 елга кадәр педагогика училищесында белем ала.

«Оренбургта Дутов диктатурасының байтакка сузылуы да, Оренбург өчен барган көрәшләр дә Мусаның иҗтимагый фикере формалаша башлауга сәбәп булды. 1918 елның гыйнварында шәһәргә большевиклар килеп керде. Муса «Кызыл фронт» хәлләре белән бик кызыксынды... Оренбург кебек, Мостафа авылы да ул чакта кулдан-кулга күчеп торды. Җәй айларында тынычлык урнашты. Муса яңадан Оренбургка килде һәм күбесенчә язу эше белән шөгыльләнә башлады. Ченәкәй квартирасына урнашты. Оренбургның Совет урамында, универмагның өске катында «Фурор» кинотеатры бар иде, шунда әдәби кичәләр була... Әти үлгәч, мин авылга кайтып, балалар укыта башладым. Муса Оренбургта калды. Шушы елда Муса матбугатка чыкты».

Ибраһим Җәлилов истәлекләреннән.

Муса, яңадан абыйсы янына кайтып, Мостафада актив иҗтимагый-агарту эшчәнлеге дә җәелдереп җибәрә. 1920‑1921 уку елында авылда татар укытучылары съезды уздыра. Доклад сөйли, спектакль куя, «Кызыл чәчәк» балалар түгәрәге төзи. Аның уставын да эшләп чыга. Түгәрәк үз газетасын чыгара башлый: Муса газетаның редакторы да, рәссамы да була. Театрны атнага ике мәртәбә куя башлыйлар. Сәхнәдә Ибраһим белән Муса мандолинада уйныйлар.

__________________________________________________________________________________________________________________________________

Казан – Оренбург – Орск – Мәскәү – Казан

«ҺӘРВАКЫТ КАЙДАДЫР ЭШЛИ...»

1923 елның көзенә кадәр Муса «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә күчереп язучы булып эшли. Алга таба рабфакта укый. Аны тәмамлагач, Оренбургка кайта һәм өяз комитеты аны Орск каласына комсомол эшенә җибәрә.

1927 елда аны Мәскәүгә ВЛКСМ Үзәк Комитетына һәм пионер журналы редакциясенә эшкә чакыртып алалар. 1927‑1928 елларда ул «Кечкенә иптәшләр» исемле татар пионер журналының җаваплы мөхәррире була. Журнал аның инициативасы белән Казанга күчерелгәч, «Октябрь баласы» исемен ала.

«Без бәләкәй чакларда уенчык журналлар чыгара идек. ВЛКСМ Үзәк Комитеты «Кечкенә иптәшләр» исемле чын журнал чыгара. Шушы журналда катнаш әле».

Муса Җәлилнең 1928 елда мәдрәсәдән таныш дусты Сәгыйть Агишка язган хатыннан.

1927-1931 елларда Җәлил Мәскәү дәүләт университетының әдәбият һәм сәнгать факультетында укый, тәнкыйтьчеләр курсын тәмамлый. 1929 елда ВКП (б) сафларына кабул ителә. СССР Үзәк Башкарма Комитетының «Коммунист» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлегендә хезмәт куя, Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар дәүләт опера студиясендә әдәби репертуар бүлеген җитәкли. 1934 елда Язучылар берлегенә кабул ителә.

1938 елның декабрендә опера студиясен тәмамлаучылар белән бергә Казанга Татар дәүләт опера һәм балет театрын оештырырга һәм тантаналы рәвештә ачарга кайта, сугыш башланганчы, аның әдәби репертуар бүлеген җитәкли.

1939 елның апрелендә Татар совет язучылары берлеге идарәсенең рәисе итеп сайлана. Шул ук елда Казан шәһәр Советында депутат була.

«Торгач зарядка ясый башлый. Ял алдыннан кич шәһәр читендәге Загорянкага, минем әти-әниләр торган җиргә, чаңгы шуарга китә. Чаңгыга вакыт‑вакыт майкадан гына чыга. Җәй көне дачада яшәгәндә су коенырга йөгерә. Кырымда иң яраткан урыны пляж иде. Иртәнге ашны ашагач ук, эшенә ашыга, һәрвакыт кайдадыр эшли, хезмәт итә иде. Мәскәүдә Столешников тыкрыгында 12 метрлы бүлмәдә тордык. Мусага кая, Чулпанга да йөрерлек түгел. Муса кичләрен, төнлә эшли. Бигрәк тә «Алтынчәч» либреттосы бик күп вариантлар аркылы узды. Муса яза‑яза да сыза, тагын яза, инде язылып бетә дигәндә генә тагын сыза һәм тагын өр-яңадан яза башлый».

Әминә Җәлилова истәлекләреннән.

__________________________________________________________________________________________________________________________________

Курск – Минзәлә – Казан – Мәскәү – Волхов фронты – Мясной Бор – Чусский

«МӘ, ЭНЕМ, БЕРГӘ БУЛЫРБЫЗ...»

Идарә рәисе итеп сайланганнан соң язган хатлары, мөрәҗәгатьләре, берлек эшчәнлеге документлары белән танышып чыккач, Җәлилнең барлык буын язучыларын да ничек кайгыртырга тырышканына, олыны – олы, кечене кече итә белүенә гаҗәпләнәсең. Анда ул чактагы СССР Язучылар берлеге рәисе Фадеевка Литфонд акчаларын татар совет язучыларына калдыруны сорап үтенү, кискен сөйләшү дә, аларның яшәү шартларын яхшырту, сәламәтлеген кайгырту турында төрле оешмаларга җитди мөрәҗәгатьләр дә, азык-төлек, утын, җылы кием сорап язган дустанә, гозер тулы хатлар да очрый...

Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил 13 июльдә Казанның Молотов районы хәрби комиссариатыннан Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе сафларына чакырыла. Аны Курск өлкәсенең Марьино шәһәрендәге политработниклар курсына укырга җибәрәләр. Курслар Минзәлә педагогика училищесы бинасына күчерелгәч, 1942 елның 1 гыйнварына кадәр шунда укый.

«Курслар политсостав буенча урта дәрәҗәдәге командирлар хәзерләү өчен оештырылган иде. Анда төрле милләт вәкилләре тупланды. Зур программаны Муса бик тырышып үзләштерә һәм «отлично»га укый иде. Шуның өстенә ул «Боевой листок»ны чыгаруда да актив катнашты. Ул анда шигырьләр дә, мәкаләләр дә яза, Гитлер илбасарларына каршы аяусыз көрәшкә чакыра иде. Мин бервакыт аның шигырен мактадым. Ул җавапка: «Дошманга каршы корал белән дә, каләм белән дә көрәшәчәкмен!» – диде».

Курсташы И.Г.Степанов.

Мәскәүдә резервта торганнан соң, Җәлил Волхов юнәлешендәге 2 нче Удар армиянең «Отвага» газетасына хәрби корреспондент итеп билгеләнә. 1942 елның 26 июнендә Мясной Бор авылы янындагы хәрби операция вакытында каты яралана һәм әсирлеккә төшә.

Башта ул Ленинград өлкәсенең Чусский станциясендәге хәрби әсирләр лагерена озатыла, октябрь азагы – ноябрь башларында Польшадагы Демблин крепостена китерелә. 1943 елда Вустрау лагерена күчерелә.

__________________________________________________________________________________________________________________________________

Даугавпилс – Демблин – Вустрау – Берлин

ИПТӘШ ГУМЕРОВ

Германиягә илткәндә, Җәлилне Латвиянең «Шталаг-340» (Даугавпилс) концлагере аша да уздырганнар, дип фаразлана. Биредә аның үзе белән нәни блокноты булуын, тагын калын гына бер дәфтәрен гел яшереп, кадерләп сакларга тырышуын искә алучылар бар. Ватник җөендә карандаш очын да бик саклап йөрткән. Очраган бер татар кешесеннән үтенә торган булган: әгәр исән‑сау илгә кайтсаң, зинһар, бу шигырьләрне Казандагы яки Уфадагы теләсә кайсы газета йә журнал редакциясенә илтеп тапшыр, йә хат белән сал. Анда мине беләләр!

«Муса миңа: «Син мине Муса Җәлил дип беләсең, ә монда мине Гумеров дип бел һәм шулай дәш. Мин үземнең кемлегемне һәм узган тормышымны немецлардан яшердем, шулай уңайлырак булыр. Алдагы вакытта да мин немецлар һәм таныш булмаган кешеләр өчен Гумеров булып калырмын», – диде... Берлинга китерделәр. Төрмәдә тикшерү алып барганда, Муса исемен өч тапкыр телгә алдылар: «Гумеровны беләсезме?» «Юк, белмим». «Бәлки, Муса Җәлилне беләсездер?» Кире җавап бирәм. Немецлар Гумеров белән Муса Җәлилнең бер үк кеше икәнен беләләр иде инде...»

Салих Ганиев истәлекләреннән.

Җәлилнең Гумеров исемен шифр итеп йөртүе, «Идел-Урал» легионына яшерен оешма төзү максаты белән керүе ачыкланганнан соң, аның һәм көрәштәш дусларының язмышы инде хәл ителгән була. Тарихтан безгә бүген яхшы билгеле, «җәлилчеләр» исемен йөртсә дә, яшерен оешманың башында җитәкче булып Гайнан Кормаш тора. Алар документларда «Кормаш төркеме» дип атала да. Кормаш лагерьда музыкаль капелла җитәкчесе булып китә. Капеллада катнашучылар төрле концлагерьларда татар-мөселман тоткыннары арасында совет разведкасы тарафыннан куелган бурычны үти: Рейхны алдап, беренче мөмкинлек булуга, кире үзебезнең якка чыгарга.

Җәлил – идеолог, алар белән элемтә тотучы, яшерен оешмада легионга фашистлар эченнән торып булышлык итүче, аның көчен ныгытучы. Кормаш исә сугышчан төркемнәрне туплый, легионга килгән яңа тоткыннар белән өндәү эше алып бара, аларны, ватанга тугрылык антын кабул итеп, немец әсирлеген өзеп чыгарга әзерли. Легион эчендәге яшерен оешма эшчәнлеге нәтиҗәсендә Германиянең Көнчыгыш фронтына җибәрелгән 5 батальонның берсе дә совет гаскәрләренә каршы сугышка керми: йә партизаннар сафына чыгып баса, йә, фронтны кисеп, үз солдатларына барып кушыла. Әлбәттә, күпмедер өлеше, әсирлеге сәбәпле, репрессияләр корбаны була, сөргенгә озатыла һәм ил эчендә юк ителә.

__________________________________________________________________________________________________________________________________

Познань – Варшава – Берлин – Плётцензее

«БАТЫРЛАРЧА ҮЛӘ БЕЛЕГЕЗ!»

«1943 елның 11 августында «Шүрәле»не тикшерү, цензура аша уздыру сылтавы белән барыбызны да ашханәгә чакырып алдылар. Немец солдатлары чолгады. «Сезнең арагызда немец халкының да, татарларның да дошманнары бар», – дип башлады берсе сүзен. Башта җиңелчә генә сорау алдылар. Берничә көннән, кулларыбызны богаулап, Варшаваның хәрби төрмәсенә алып киттеләр. Бу төрмәдә без иң каты газаплар, кыйналулар, провокацияләр кичердек. Кайчандыр Муса яшерен оешма членнарын бик нык кисәткән иде: «Үл, ләкин сереңне чишмә! Әгәр сине факт өстендә тота калсалар, ул чакта да башкаларга күләгә төшермәгез, барлык гаепне үз өстегезгә алыгыз! Батырларча үлә белегез!»

Рушат Хисаметдинов истәлекләреннән.

Диверсияләрдән соң, башка мөселман батальоннарын фашистлар үзләре тарата: Көнбатыш Европага тимер юлларга, башка авыр эшләргә озата. Ә иптәш Гомәров һәм 11 яшерен оешма вәкиле Өченче рейхның югары хөкеме каршына баса. Аларның эше «Курмашев и десять других» дигән гриф белән тамгаланган. Суд хөкеме 1944 елның 12 февралендә Дрезденда чыгарыла, аның тәртип номеры – 36/44, судьяның фамилиясе – Фляйшман. Алар иң хәтәр статья буенча – «Өченче рейхка каршы корткычлык эшчәнлеге алып бару»да гаепләнеп, үлем җәзасына хөкем ителә.

Хөкем 1944 елның 25 августында Берлинның Плётцензее төрмәсендә тормышка ашырыла. Мулла белән очрашып, Коръән тотып, дога укыгач, эшафотка беренче булып Берлин вакыты буенча төгәл 12:06 сәгатьтә Гайнан Кормаш күтәрелә, аннан өчәр минутлык интервал белән – калганнары. Муса Җәлил өченче булып җәзалап үтерелә.

Җәлил шигырьләре ике дәфтәрдә илгә урау юллар белән булса да әйләнеп кайтты. Аларны тоткынлыктан котылган Нигъмәт Терегулов белән Бельгия патриоты Андре Тиммерманс, шагыйрь әманәтен истә тотып, ватанга тапшырды. Исән калган башка блокнотлары да бар дигән хәбәрләр йөри, язмышлары – билгесез. Әле болары могҗиза белән ут эченнән әйләнеп кайткач та, инде һәлак булган Җәлил язмышының куркыныч-кара яңа борылышлары башлана: нәрсә эшләргә хәзер аның шигырьләре белән? Юк итәргәме? Кем ул – сатлыкмы, каһарманмы?

Әмма монысы инде – аерым бер тарих.

 

* Укырга: Рафаэль Мостафин, «Муса Җәлил турында истәлекләр», «Рухият» фондының «Җыен» проекты кысаларында басылып чыккан «Муса Җәлил» басмасын.

 

Луиза Янсуар

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера