Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Америкадагы «үзебез»нең егет – Исхак Әхмәров

Америкадагы «үзебез»нең егет – Исхак Әхмәров

АКШта бизнесы, күз явын алырдай матур хатыны һәм Нью-Йоркта фатиры була аның.

25 мая 2025

Исхак Әхмәров, ягъни АКШта совет резидентурасының булачак җитәкчесе 1901 елның 7 апрелендә ярлы гаиләсендә туа. Унҗиде яшенә мануфактура кибетендә приказчик дәрәҗәсенә җитә. Октябрь революциясе аңа чын мәгънәсендә кеше арасына чыгарга мөмкинлек бирә, һәм ул аны кулдан ычкындырмый. Бухгалтерлык курсларын тәмамлаганнан соң, Әхмәров Казанда Мәгариф халык комиссариатында эшли. Аннан соң укырга керә – Мәскәүдәге Көнчыгыш халыклары университетына, МДУның халыкара багланышлар факультетына.

1932 елда төрек, француз, инглиз телләрен камил белгән Исхакны беренче мәртәбә легаль булмаган разведчик сыйфатында Пекинга җибәрәләр. Янәсе, ул – Көнчыгышны өйрәнә торган төрек студенты. 1935 елда яңа бурыч көтә – АКШка командировка. Ул анда китәр алдыннан гына аңлаешсыз, серле рәвештә легаль булмаган разведка резиденты һәлак була.

Энергиясе ташып торган, аралашырга ярата торган интеллектуал тиз арада Америка мохитендә «үз кешегә» әверелә. Ул мәртәбәле Колумбия университетына укырга керә, госдеп, финанслар министрлыгы, башта төр Америка ведомстволары хезмәткәрләре арасыннан безнең разведкага эшләрлек агентлар эзли.

Бу эшкә Америка коммунистлары генераль секретаре бертуганының кызы – күз явын алырдай чибәр Хелен Лоурины да җәлеп итә. Озак та үтми, Хелен аның кәләшенә әверелә. Исхак Әхмәровның Хеленга өйләнергә рөхсәт итүләрен сорап Үзәккә юлланган рапорты, әйтүләренә караганда, барысыннан да бигрәк Лаврентий Бериянең җенен чыгара. Аның ачуын чыгару юньле тәмамланмаган булыр иде, билгеле, әмма АКШ коммунистлары лидерына Сталин бик яхшы мөнәсәбәттә була...

Берия моның үчен барыбер, өлешчә булса да, алмый калмый: аларны ватанга кайтаралар, Әхмәровны разведкада түбәнрәк дәрәҗәгә төшерәләр. Ләкин озакламый Икенче бөтендөнья сугышы башлана, бу парны кабат Америкага җибәрергә туры килә.

1942–1945 елларда Әхмәров АКШта совет резидентурасын җитәкли, Хелен (агент буларак псевдонимы Таня) – аның ярдәмчесе. Әхмәровларның тормышы җитеш һәм җайга салынган: мех эшләнмәләр җитештерә торган фирмалары, Нью-Йоркта фатирлары бар, бизнес эшләре буенча ил буйлап шик уятмыйча йөри алу мөмкинлекләре дә.

Вербовка узган агентлар аша ил буйлап алар җыйган мәгълүмат – бәһасез. Әхмәров аша СССРда Тәһран конференциясе алдыннан АКШның планнары нинди булуын ачыклыйлар, аның аша катгый яшерен «Манхэттен» операциясенең тормышка ашырылуы турында алдан ук билгеле була.

Исхак Әхмәровны совет разведкасының «умыртка баганасы» саналган Рихард Зорге, Ким Филби, Рудольф Абель кебек кешеләр белән бер рәткә куеп карарга була. Атаклы коллегаларыннан аермалы буларак, аның үзенең дә, хатынының да кемнәр булуы ахыргача ачыкланмый. Аларны «ача алмыйлар».

Ирле-хатынлы Әхмәровлар исән‑имин генә Советлар Союзына әйләнеп кайта. Биредә полковник Әхмәров 10 ел дәвамында КГБның легаль булмаган разведка идарәсе башлыгы ярдәмчесе булып эшли. Исхак Әхмәров 1976 елда вафат була, Хелен иреннән соң тагын биш ел яши.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы