Әниләребезнең Әнисе
Әбиләребез исән чакта аларның кайчан да булса кинәт кенә безне ташлап китәчәге хакында уйламыйсың да. Ә инде аннары ниндидер тирән югалту хисе уяна һәм, бу кеше янында күп еллар яшәп тә, аның төрле вакыйгаларга бай озын гомере турында берни дә ваемламый калганыңа үкенә башлыйсың. Югыйсә 92 еллык гомернең сюжеты теләсә кайсы китапныкыннан да мавыктыргычрак бит...
05 ноябрь 2025
Аның бакыйлыкка күчкәненә инде алты ел. Һәм бу елларда аның 9 баласы белән 17 онык-оныкчыгының кадерле «баш әниләрен» искә алмаган бер генә көне дә юктыр.
Нәсимә Әмирхан кызы Гайфетдинова 92 еллык гомерендә күп кыенлык кичерде: сугыш та, ачлык та, янгын да, яңа туган кызының үлемен дә, улының үз-үзенә кул салуын да. Ул безнең зур гаиләнең яклаучысы һәм саклаучысы иде. Бик зур хуҗалык алып барды. Табигатьне һәм үзенең кече ватанын өзелеп яратты. Бәйләргә бик оста иде, һәр буш минутын шушы шөгыльгә багышлады.
БАЛАЧАК ХЫЯЛЛАРЫН СУГЫШ УРЛАГАН
Нәсимә Әмирхан кызы 1926 елның 24 июнендә Украинаның Матвеевка авылында туган. Әти-әнисе анда акча эшләргә дип туган авыллары Салкын Чишмәдән (Малмыж районы, Киров өлкәсе – Ред. иск.) чыгып киткән, анда аның абыйсы һәм сеңлесе туган. Күп еллар узгач, инде абыйсын да, сеңлесен дә югалткач, ул үзенең алар өчен дә яшәвен кат-кат әйтә торган була.
Нәсимәгә биш яшь тулгач, гаилә Салкын Чишмәгә әйләнеп кайта. Әмма, ни күрсеннәр, аларның туган йортлары буш түгел икән – аны авылдашлары яшерен рәвештә гыйбадәт кыла торган мәчет итеп файдалана башлаган булып чыга. Ул елларда совет хакимияте чиркәү һәм мәчетләрне юкка чыгарган, складлар һәм ашлык саклый торган урыннарга әйләндергән.
Нәсимә әтисенең авылдашлары ярдәме белән янәшәдә тагын бер йорт салганнарын хәтерли – кызның балачагы да, яшьлеге дә шунда үтә.
Ул, мәсьәлә һәм тигезләмәләрне чикләвек ваткандай җиңел чишеп, мәктәптә үзенең математик зиһене белән барысын да таң калдыра. Укытучы булырга хыяллана, әмма 1940 нчы еллар балаларының барлык хыяллары да тормышка ашмый шул – сугыш комачаулый.

1986 ел. Җәмәгате һәм балалары арасында – 60 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән көннәре.
ГОМЕРЛЕК ТАМГА БУЛЫП КАЛГАН
Сугыш аңа унбиш яшь тулгач башлана. 1941 елның июнендә үк әтисе һәм абыйсы фронтка китә. Нәсимә әтисен бүтән күрми инде, ә абыйсы, исән-сау әйләнеп кайтып, авыл советы рәисе була. Әнисе Нәсимә һәм кечкенә сеңлесе белән генә кала. Гаилә турында кайгырту унбиш яшьлек чандыр гына кыз җилкәсенә төшә.
Ул үзенә тиешле хезмәт көннәрен дә тутыра, икмәккә акча табу өчен урман да кисә. Ничек тә булса тамак туйдырыр өчен, аларга колхоз басуыннан өшегән бәрәңге дә җыярга туры килә. Ул елларда барысы да шулай яшәгәнлектән, Нәсимә зарланмый.
1942 һәм 1943 еллар – иң уңдырышсыз чор, халык ачлыктан бик интегә. Нәсимә исенә төшереп сөйләгәнчә, колхозчылар үз хуҗалыкларыннан натураль салым түли, хезмәт көннәре өчен нибары берничә уч ашлык ала... Ничек тә исән калу хакына, он белән тукранбаш кушып әвәләгән катнашма ашап тукланырга туры килә. Ачтан үлмәс өчен, бөтен яшүсмерләр дә олылар белән бергә җәй уртасыннан урман кисәргә китә.
Ә андагы михнәт! Урман кисүчеләрнең күбесе фронтта, барлык кирәкле техника һәм атлар да сугышка армия ихтыяҗларына җибәрелгән. Шуңа күрә җәен-кышын чабата кигән хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм картлар агач ега, ботак турый, метровкалар кисә – алардан аннары корал түтәләре ясыйлар. Болар барысы да балта һәм пычкы ярдәмендә генә башкарыла. Нократ буйлап урман агызалар, бүрәнәләрне, киптерер өчен кул белән күтәреп, биек ярга менгезеп өяләр.
– Әнинең картайганчы башында бер төере бетмәде, – дип искә ала Нәсимәнең кече кызы Фәймә Кәлимуллина. – Урман кискәндә ботак кадалды дип, искә алып сөйли иде әни.

1952 ел. Сулдан уңга: Нәсимә, олы кызы Фидания, каенсеңлесе.
АВЫЛНЫҢ ИҢ ОСТА ГАРМУНЧЫСЫ
Сугыштан соң Нәсимә үзенең гомерлек мәхәббәтен – авылның иң оста гармунчысы Нуретдинне очрата. Алар 1947 елда өйләнешәләр, ә берничә айдан Нуретдинны армиягә – Орёл шәһәре янындагы коры җир гаскәрләренә хезмәткә алалар. Ул авылга кабат 1952 елда гына әйләнеп кайта, өйдә аны хатыны һәм инде өч яшьлек кызы көтеп тора.
Армиядән соң Нуретдин Киров өлкәсендәге Мелетские Горки авылында «Передовая» колхозында тимерче булып эшли, гаиләсен Салкын Чишмәдән шунда күчерә. Аннары алар Никольскоега күченеп, йорт сала. Гаиләдә бер-бер артлы тагын ун бала туа, әмма 1967 елда туган кызлары исән калмый, Нәсимә бу югалтуны гомере буе бик авыр кичерә.
Башта ярлы гына түгел, бик хәерче яшиләр. Бигрәк тә – йорт салганда. Нәсимәнең кунакка киярлек күлмәге дә булмый. Бервакыт аларны туганнары туйга чакыра, һәм ул, мәҗлестә башкалардан ким булмас өчен, күршесеннән кияргә күлмәк сорап тора. Киеме бик килешле була, тик кече кызы кинәт бөтен кеше алдында: «Әни, син нигә күрше апаның күлмәген кидең?» – дип сорап куя. Нәсимә шунда ничек оялуын үлгәнче онытмый.

2006 ел. Оныклар янәшәсендә.
КОТОЧКЫЧ ЯНГЫН ХАРАП ИТӘ
Нуретдин тимерче алачыгында эшләгәндә, Нәсимә берсеннән-берсе кечерәк балаларын тәрбияли һәм хуҗалыкны алып бара: яшелчә бакчасы, абзар тулы мал-туар – барысын да ул карый. Сыер саву, мал-туар ашату, бакча утаулар арасында ул әле балаларына шәл, башлык һәм оекбашлар бәйләргә, гөлҗимеш һәм гөмбә җыярга, иренә очын-очка ялгарга һәм гаиләсен туендырырга ярдәм итәр өчен каен себеркесе хәстәрләргә дә өлгерә.
Бәла көтмәгәндә килә. 1985 елның августында гаилә печәннән кайтып кичке ашка утыргач: «Тизрәк чыгыгыз! Янабыз!» – дип кычкырып, өйгә уртанчы уллары Нургаян йөгереп керә.
Коточкыч янгын бөтен хуҗалыкны юк итә. Гаиләгә Никольскоедан Малмыжга күченергә туры килә. Нәсимәгә ул вакытта 60 яшь була. Күченү аның өчен зур хәсрәткә әйләнә. Никольскоедагы газиз йортының юклыгы белән ул һич тә килешә алмый. Ел саен «үз бакчасына» бәрәңге утырта, Сабан туена һәм башка бәйрәмнәргә кайта.
НИКОЛЬСКОЕ АВЫЛЫ ШАГЫЙРӘСЕ
Бервакыт Нәсимә 8 мартта гаиләсе белән тагын Никольскоега бәйрәм концертына кайта һәм барысын да гаҗәпкә калдыра.
– Шул бәйрәм көнне Мәдәният йорты сәхнәсенә менеп, авыл турында үзе язган шигырен сөйләде ул, – дип искә ала кече кызы Фәймә. – Мин моңа бик гаҗәпләнде. Безнең гаилә бик тыныч иде, әти күп сөйләшмәде. Әни дә моңарчы кинәт җыр җырлап яки шигырь сөйләп шаккатырмады. Ә бит аңарда шагыйрьлек сәләте дә булган икән!

2011 ел. Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү тантансында.
ҖӘЙ САЕН БЕРГӘ
Нәсимә Әмирхан кызының балаларын язмыш Россиянең төрле почмакларына тарата. Өлкәннәре – Фидания белән Нурислам – Свердловск өлкәсендә төпләнә, Фирдәүсә – Казанда фармацевт, Ринат Ханты-Мансийскида машина йөртүче булып эшли, дүрт кызы исә Малмыжда кала: Финзия – табиб, Фәйрүзә – бухгалтер, Фәридә – кондитер, Фәймә – дәүләт сатып алулары буенча белгеч.
Әмма һәр елны җәй көне 9 бала, 17 онык һәм оныкчыктан торган зур гаилә «баш әниләренең» туган көненә җыела торган була. Нәсимә әби киенергә ярата, матур күлмәкләрдән, балкып, зур гаиләсен каршылый, «Ана даны» орденын тагарга да онытмый.
– Әниебез инде безнең арада булмаса да, – диләр Нәсимәнең нәсел варислары, – хәзер дә Киров өлкәсендәге Малмыж шәһәренә, әниләребезнең әнисенең туган көнен билгеләп үтү өчен, Россиянең төрле почмакларыннан барыбыз да кайтабыз.
Добавить комментарий