Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Асыл Зиннәт

Зыялы кеше 100 яшендә дә зыялы булып кала. Егетләрчә төз гәүдә, һәр сүзне төгәл, урынлы итеп әйтү, кирәк вакытта мәзәк сүз кыстыру – 100 яшьлек бабай күз алдына киләме? Юк. Апас районы Шәмбалыкчы авылында яшәүче Зиннәт Хәйруллин исә безне әнә шулай шаккатырды. 1941 елның августында Бөек Ватан сугышына китеп, туган ягына 1947 елны гына әйләнеп кайткан Зиннәт ага ким дигәндә ике кешелек язмыш яшәгән.

«АЛТЫ ЕЛ ЙӨРЕП КАЙТТЫМ...»

1941 елның 21 августында яшь егетнең кулына повестка тапшыралар. Ул вакытта Зиннәт Хәйруллинга 18 тулган була. Көне-сәгате белән дигәндәй Чувашиянең Канаш шәһәренә чыгып китә алар. Берничә көннән яшь солдатларны Чебоксарга күчерәләр. Әнә шунда ул беренче тапкыр кулына автомат тотып карый.

– Безне Чебоксарда атарга, тиз йөгерергә дә өйрәттеләр, – дип сөйләде Зиннәт ага. – Дүрт‑биш кирпеч салынган капчыкны иңгә асып, егерме-утыз чакрым әйләнеп кайта идек. Ротабызда 28 кеше, барыбызга бер мылтык. Идел буена төшеп, шул мылтыктан чиратлашып аттык.

Октябрь урталарында тулы бер ротаны Мәскәү янына алып китәләр. Бөек Ватан сугышының иң авыр чоры – немецлар Мәскәүгә якынлашканнан якынлаша бара. Көчләр тигез түгел. Нәкъ менә шул чакта совет армиясенең бөтен көче башкаланы саклауга юнәлдерелә.

– Мәскәүдән 30 чакрым ераклыктагы бер авылны фашистлар басып алган да, безне чиркәүнең чаң манарасына менеп күзәткәннәр, – диде Зиннәт ага. – Ул чагында Мәскәүгә эшелон-эшелон солдат агылды, шул исәптән безнең 81 нче корпус та. Хәтерлим, Ерак Көнчыгыштан күп килделәр. Һәм шул көчләр белән немецларны Мәскәү яныннан куалап җибәрдек. Мәскәү яны, Тула, Калинин өлкәләре азат ителде. Һәлак булучылар да күп булды. Аннары Белоруссия, Польшаны азат иттек. Шуннан безне, исән калган солдатларны, Көнчыгыш Пруссиягә җибәрделәр. Аны үз вакытында немецлар Россиядән тартып алган була. Без менә Көнчыгыш Пруссияне яңадан Россиягә кайтару өчен көрәштек. 1945 елның 9 маен да шунда каршы алдык.

Зиннәт ага сөйли, ә мин шаккатып утырам: Бөек Ватан сугышында катнашкан күпме кеше белән очрашып та мондый төгәл, барысын да истә тотучы ветеранны күргәнем юк иде. Бөтен нечкәлекләренә кадәр хәтерли бит!

– Үзләре чигенгән вакытта немецлар кечкенә-кечкенә отрядлар калдырган, – диде әңгәмәдәшем. – Шуның өчен безне сугыш тәмамлангач та өйгә кайтарып җибәрмәделәр, яшьрәк, зур яралары булмаган солдатларны, шул фашистлар белән көрәшергә калдырдылар. Алар төнлә белән казармада йоклаган солдатларга яки юлда барганда һөҗүм итәләр иде. Менә шундый фашист отрядлары белән безгә дә берничә тапкыр очрашырга туры килде.

– Алты елдан артык фронтта булып, берәр тапкыр яраландыгызмы? – дим Зиннәт агага.

– Яраландым. Бер генә дә түгел. Башыма снаряд кыйпылчыклары тиеп, бик озак дәваландым. Аягым да җәрәхәтләнде. Тик Аллаһның рәхмәте белән гел аякка бастым.

«ГОМЕРЕМНЕ БАЛАЛАРГА БАГЫШЛАДЫМ»

Сугыш тәмамлангач та, Зиннәт Хәйруллин шулай ике ел иленә хезмәт итә. Аннан соң исә туган авылына кайта. Әти‑әнисе янында өч айлап яшәгәннән соң, Казанга килеп заводта эш белешә, тулай торактан урын да ала. Тик әти‑әнисе бу хәбәргә бик көенә. «Абыең да безне ташлап читкә китте. Инде син дә чыгып китсәң, без нишлик?» – дип, әни кеше күз яшьләре белән елый. Сугыш кичкән егет, болынга чыгып, хәтфә үләнгә ятып озак уйлана. Әнә шул көнне ул туган авылында калырга карар кыла. Өлкән яшьтәге ата белән ана, улларының аркасыннан сөеп: «Авылда да кеше булырсың. Озак, бәхетле яшәрсең, менә күрерсең. Без сиңа хәер-догада торырбыз», – ди.

Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры киләме, әллә әти-әнинең ихлас теләкләре кабул буламы, Зиннәт Хәйруллин авылда гына түгел, район, республика күләмендә дан казана...

– Авылда калуымны күреп, ул чактагы мәктәп директоры Рәшит абый мине эшкә чакырды, – дип дәвам итте Зиннәт ага. – Хуҗалык эшләрен алып барырсың, диде. Мәктәптә бер ел эшләгәннән соң Рәшит абый миңа укытучылыкка укырга киңәш итте. Сугышка кадәр Алабуга шәһәрендә сәүдә техникумында ике ел белем алган идем. Шуннан документларны алып, Тәтеш педагогика училищесына читтән торып укырга кердем. 1950 елда училищены бары бишле билгеләренә генә тәмамладым. Һәм шул елны КДПИның география факультетына читтән торып укырга кердем. Биш ел шунда белем алып, чын мөгаллим булып чыктым.


Хәләл җефете Саимә Искәндәр кызы белән.

Читтән торып уку дәверендә Зиннәт Хәйруллин Шәмбалыкчы төп белем бирү мәктәбендә география, астрономия фәннәрен укыта. Һәм шуңа төшенә: укытучы һөнәре аныкы икән! Яшь мөгаллимнең шул өлкәдә үсәсе килә: мәктәптә яңа укыту алымнарын өйрәнә башлый, балаларның белемен карточкалар ярдәмендә тикшерүне кертә. Мәскәүдән география фәнен укыту буенча махсус журналлар яздырып ала...

– Үзебезнең мәктәп каршында география мәйданчыгы оештырдым, – дип дәвам итте зур тәҗрибәле мөгаллим. – География фәнен тирәнтен өйрәнү өчен махсус приборлар сатып алдым, кайберләрен кулдан да ясадык. Мәктәпнең үз остаханәсе бар, әнә шунда эшләүче Исхак абыйның кулы алтын иде. Ул безгә бик ярдәм итте. Мәктәп каршына флюгер урнаштырдык, махсус будкалар ясадык. Районның башка бер генә мәктәбендә дә мондый мәйданчык юк иде. Безгә хәтта күрше районнардан да килеп өйрәнә башладылар.

Зиннәт ага газета-журналлар белән дә даими элемтәдә тора. Укытучылар өчен ул язган дәрес конспектлары Мәскәү журналларында басыла. Балалар белән оештырылган экспедицияләре турында республика газета-журналларында таныштырып бара. (Идел буенча гына да балаларны берничә тапкыр сәяхәткә алып чыга ул.) Кыскасы, тынгысыз мөгаллим, үз эшенең фанаты була ул.

– 1972 елда Шәмбалыкчы мәктәбе башлангычка калды, – ди әңгәмәдәшем. – Һәм без укучылар белән күрше Морзалар урта мәктәбенә күчтек. Анда мине укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп куйдылар. Шәмбалыкчы мәктәбендә дә күп еллар завуч булып эшләдем. Бик сагынам шул чакларны... Дүрт тапкыр бөтен Союз күләмендә Мәскәүдә үткән укытучылар конференциясенә барып чыгыш ясадым. РСФСР күләмендә оештырылган конференцияләрдә дә катнашып, докладлар сөйләдем. Тик тормый идем инде. Хәләл җефетем Саимә Искәндәр кызы да укытучы булгач, бер-беребезне бик аңлап яшәдек. Безнең өйдә төп тема мәктәп булды.


Укытучылар съездында.

МУЗЕЙ ДИРЕКТОРЫ

Лаеклы ялга чыккач та, Зиннәт Хәйруллин мәктәптә эшләвен дәвам итә. 1990 елны исә, яраткан һөнәрен калдырып, икенче юнәлешкә кереп китә.

Шәмбалыкчы татар дөньясына ике атаклы опера җырчысын биргән авыл – Фәхри Насретдинов белән Бану Вәлиеваны. Ләкин Шәмбалыкчы авылында әлеге данлыклы авылдашларына багышланган истәлекле бер урын да булмый. Зиннәт абый бу турыда күптән уйлап, шуңа борчылып йөри, тик мәктәптә эшләгәндә моның белән шөгыльләнергә җай чыкмый. Ниһаять, лаеклы ялда Шәмбалыкчыда атаклы опера җырчыларының исемен мәңгеләштерү артыннан йөри башлый.

– Бану Вәлиева безнең нәселдән, – диде Зиннәт ага. – Уфадан кайткан чакта безгә килми калмый иде. Фәхри абыебыз да онытылмасын дип, бу зур эшкә алынырга булдым. Район җитәкчелегенә дә әйттем. Фәхри абыйның туганнары белән дә элемтәгә кердем. Алай каршы килүче булмады, ләкин ярдәм итәм дип ашкынып торучы да табылмады.


Ярдәм итүчеләрне ул Казаннан таба. Кайчандыр Фәхри абый, Бану апа эшләгән Татар дәүләт опера һәм балет театрына барып керә. Театр музее җитәкчесе Рәмзия Такташ (Һади Такташның килене) Зиннәт абыйны дикъкать белән тыңлый һәм аның идеясен хуплый. Нәтиҗәдә, шул көнне үк Зиннәт ага Шәмбалыкчыга Фәхри абыйның концерт костюмын, Бану апа басып йөргән келәмнәрне алып кайта, шул исәптән дистәләгән фотосурәтне дә кулга төшерә.

– Рәмзия Такташ исенә төшерде: Фәхри абыйның дус фотографы булган, – диде Зиннәт ага. – Шул фотограф циркта эшли икән. Шуны эзләп, Казанның Ирек мәйданыннан циркка кадәр җәяү киттем. Фотографны эзләп таптым. «Фотоларым шактый, негативларда сакланган сурәтләр дә күп, мин сезгә аларны бик рәхәтләнеп тапшырам», – диде дусты. Шулай итеп, Казанга икенче килүемдә Фәхри абыйның әллә никадәр эксклюзив фотоларын алып кайттым.

Шәмбалыкчыда атаклы опера җырчыларына багышланган музей әнә шулайрак оеша. Башта музей кулак дип авылдан сөрелгән Хәлил абзый йортында эшли. Ике елдан соң Шәмбалыкчыда яңа мәдәният йорты ачыла. Шуның ике бүлмәсен музейга бирәләр. Авыл кешеләре дә канатланып китә – үзләрендә булган борынгы әйберләрне берәм‑берәм музейга тапшыралар.

– Тиз арада ТР Милли музее белән дә дуслык күпере урнашты, – ди Зиннәт ага. – Казанга барып, башта үзләре белән таныштым. Аларны Шәмбалыкчыга – үзебезнең музейга чакырдым. Алар миңа музей фондын рәсми рәвештә теркәргә, алып барырга өйрәтте. Нәтиҗәдә, без рәсми рәвештә музей исемен алдык.

Үзе ачкан музейда 20 ел эшли Зиннәт абый. Шул гомер эчендә ике меңнән артык экспонат туплый. Арада затлылары да бар – Фәхри Насретдинов белән Бану Вәлиеваның шәхси киемнәре, аларның тавышы яздырылган пластинкалар, мәшһүр җырчылар көндәлектә кулланган предметлар...

– Зиннәт ага, сез бит әле дә егетләр кебек. Ни өчен музей эшен ташладыгыз? – дидем аксакалга.

– Үз теләгем белән китмәдем, кызым... 2010 елга минем урынга кеше куйдылар. Яшем зур дигәннәрдер. Шулай да бер ел буе музейны сагынып йөрдем. Хәтта экспонатлар төшемә керә иде.

ТЫНГЫСЫЗЛЫК...

Тынгысыз кеше шул Зиннәт ага. Бүген ул үз өен музей иткән. Монда һәр картина, һәр предметның астында язу бар. (Улларыннан компьютерда яздырган.) Чигүле сөлгеләр дә түрдә тора, алар да бүләк икән. Шулай ук кемнән икәнлеге язылган. Бабайның өендә фотолар ябыштырып ясалган плакатлар бихисап. Аларны карагач, балачакка, мәктәп елларына кайтып килгәндәй буласың.


Зиннәт ага уллары һәм оныгы белән.

Зиннәт ага җәмәгате Саимә апа белән өч ул үстергән. Ике улы гаиләсе белән Казанда, берсе Красноярскида яши. Ни кызганыч, 50 елдан артык бергә гомер кичергән хәләл җефете вафат инде. Бабай бүген ике улы карамагында. Кышын алар янына китеп тора, җәен исә уллары чиратлашып кайта.

– Әтинең колагы начар ишетә, соңгы бер елда күзләре начарланды, ә калган җиренә зарланмый, – диде Зиннәт аганың уртанчы улы Илгизәр абый. – Әти кыш беткәнен түземсезлек белән көтә – туган авылына кайтасы килә аның. Май аеннан октябрьгә кадәр үзгә кеше – шат күңелле ул. Казанда исә боегып кала, көннәрне саный башлый. Авылдан киткәндә, яшәгән йортының бүрәнәләренә кадәр сыпыра...

– Зиннәт ага әти буларак нинди иде? – дим.

– Әйбәт булды. Без зыялы гаиләдә үскән бәхетле балалар. Дәрес әзерләгәндә әти аңлата иде. Безнең өчен авторитеты зур булды. Хәзер дә шулай – әти сүзеннән чыкмыйбыз.

Июнь аенда бик зурлап Зиннәт аганың 100 яшьлек юбилеен уздырганнар. Район мәдәният хезмәткәрләре бабайның капка төбендә махсус концерт куйган. Матур бәйрәмгә Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин килеп, Зиннәт агага ихлас теләкләрен җиткергән. Монысы медальнең бер ягы. Ләкин аның икенче ягы да бар – Шәмбалыкчыда юллар начар. Ветеран яши торган йортка килү өчен дә кыр юлыннан барырга кирәк. Язын‑көзен ул юл өзелә. Ә авыл уртасындагы юлдан йөрү өчен күпер чыгасы бар. Тик ул агач күпер ватык, машина белән түгел, җәяү йөрергә дә куркыныч. Бу мәсьәлә безне генә түгел, бөтен авыл халкын борчый булып чыкты.

– Күперне якын көннәрдә ясыйбыз, – дип вәгъдә бирде Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин. – Авыл җирләре «Ибраһимов һәм К» хуҗалыгына карый. Аның җитәкчесе Таһир Ибраһимов бу проблеманы хәл итәргә алынды. Илле ике мең сумга шпалларга заказ бирелгән, китергәннәрен көтәбез. Аннары күперне сүтеп, тиз арада эшләргә дип сөйләшенде. 

...Һәр авылның үз аксакалы, тарихка кереп каласы кешеләре була. Шәмбалыкчыда ул, һичшиксез, Зиннәт ага Хәйруллин. Җырлый, шигырьләр иҗат итә. Әле «Балкыш» фестивалендә катнашмый башлаганына ничә генә ел. (Берничә тапкыр лауреат та булган.) Гомере буе туган авылына хезмәт иткән, аның кешеләрен белемле, зыялы итү өчен бөтен көчен куйган тынгысыз Зиннәт агага чын күңелдән исәнлек телибез. Тагын күп җәйләрне туган ягында уздырырга язсын аңа...

Руфия Фазылова

Фото: Лилиана Вәлитова 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: