Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Атасы өчен улы җавапка тартылмый...»

Балачак сасы баланда исен хәтерләтергә дә мөмкин икән. Әгәр сиңа дүрт яшьлек чагыңда ук «халык дошманы улы» мөһерен таксалар... Һәм «тоткыннар сабыйлары өчен тәгаенләнгән балалар йортына җибәрергә» дигән хөкем карары чыгарсалар...

Ул үзенең әнисеннән ничек аерылуын хәтерләми диярлек. Бернинди кара машина да килми – НКВДга гына «чакырталар» әнисен. Гадәттә «халык дошманнарының» беренче булып әтисе кулга алына. Әмма нәни Вася башта әнисез кала. Казандагы Черек күл янындагы куркыныч бинага үзен озата килгән иренә ул: «Без бүтән күрешмәячәкбез», – ди.
Аннары исә Васяның тормышыннан әтисе дә югала. Соңрак ул үзләренә тентү белән килгәннәрен, биш бүлмәне (әтисе шәһәр советы рәисе бит, фатир зур була) дә ябып, пичәтләп куйганнарын искә ала. Ул чакта әле дүрт яшьлек сабый фаҗиганең никадәр тирәнлеген аңламый. Фатирдан әйберләрне һәм китапханәне төяп китәләр. Китаплар бик күп, ә менә өй кирәк-яраклары бик аз була. «Патефоннан кала бернәрсәләре дә юк». Аларга иң кечкенә бер бүлмәне калдыралар. Бәләкәй Вася анда әбисе, караучысы һәм ике авыл хатыны белән яши. Нибары бер ай, аннары исә аны да алып китәләр.
Күн курткалы түтәй аны халыкта «эмка» дип йөртелгән ГАЗ М‑1 машинасына утырта. «Әтиең белән әниең янына барабыз», – дип, кәнфит суза. Васяны кулга алынучыларның балалары тупланган коллекторга китерәләр. Анда ул башка балаларның мендәр атышып уйнаганын тыныч кына караватта карап ята. Үзләрен нәрсә көткәнне белми шул әле ул сабыйлар...
Хәтерендә калган чираттагы сурәт – койма эчендәге борынгы зур кирпеч йорт. Аның артында исә әбисе елый – «шундый бәләкәй генә карчык...» Юлга чыгалар, аннары малай ярты ел буе үзе кебек сабыйлар белән Костромадагы махсус балалар йортында яши...
Әгәр абзасы Андриан Васильевич килеп тавыш куптармаса, атаклы язучы Василий Аксёновның язмышы ничек булыр иде, билгесез. Тарихчы доцент ул вакытта Сталинобадтагы университеттан куылган һәм Казанда үзен кулга алуларын көтеп ята торган була. Бернәрсәдән дә курыкмый инде. Үзенең балалар йортыннан ничек котылуын Аксёнов болай сурәтли:
«…Һәм ул (Андриан Васильевич), бераз салып, НКВДга килә һәм йодрыгы белән ишекне дөбердәтә башлый: «Бирегез малайны!» – ди. Һәм аңа кинәт: «Ярар, алып китегез», – диләр. Дилбегә бераз бушаган чак була бу – Сталинның: «Атасы өчен улы җавапка тартылмый», – дигән вакытына туры килә. Әнисе Евгения Гинзбург белән Аксёнов тагын ун елдан соң гына күрешәчәк. Һәм бу инде бөтенләй башка тормышның башы булачак

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: