«Әти сүзеннән чыкмадым...»
Харис Салихов хәрби хезмәткә унсигез яше тулганчы ук алына. Башта егетләрне элемтәче булырга укыталар, аннан сугышка җибәрәләр. Шундый авыр минутларда да Харис намазын калдырмый. Берсендә, татар егетләренең бергәләп сәҗдәгә киткәнен күргәч, командирлары килә: «Нишлисез сез?» – ди ул, аптырап. «Богу молимся», – ди яшь солдат. Шуннан Харис Салихов командирына бәйнә‑бәйнә аңлата: «Сезнең исәнлек, үзебезнең исәнлек өчен дә «Бог»тан сорыйбыз...» Командир шактый гына карап торганнан соң: «Просите, просите», – дип китеп бара. Ул гомер буе Аллаһ исеме белән яши. Сугышка киткәндә әтисе аңа шундый әманәт әйтеп җибәрә. Әнә шул догалары Харис Салиховны берничә тапкыр үлемнән алып кала. Һәм 96 яшенә кадәр саклап йөртә...
– Харис хәзрәт, сез чагыштырмача «яшь» сугыш ветераны. Бөек Ватан сугышына 1944 елда киткәнсез. Белгәнебезчә, сугышның иң авыр еллары – 1941 елдан 1943 елга кадәр. Әллә инде сугышны авыр һәм җиңел елларга бүлеп карау дөрес түгелме?
– Сугышның иң авыр чоры 1941 елның ноябрьдекабреннән башланды. Шуннан ул Сталинград сугышына барып тоташты. Немецлар белән иң каты бәрелешләр 1943 елның февраленә кадәр дәвам итте. Аннан инде дошман чигенә башлады. Немецлар Мәскәүгә килеп җитәргә утыз чакрым ара калган иде. Ул вакытта бөтен ил сулаудан туктады, радиодан гел шул турыда сөйләделәр. Һәр гаиләнең дә газиз кешеләре сугышта, алар исән калырмы, юкмы... Ятсаң да, торсаң да уйда шул гына иде.
Әлбәттә, сугышта берәүгә дә җиңел булмады. Бөек Ватан сугышы 1945 елның 9 маенда тәмамланса да, безнең өчен төгәлләнмәде ул. Безгә Көнбатыш Украинанага барып, бандерачыларны, качкан немецларны эзләргә дигән боерык бирелде. НКВДга караган бүлектә хезмәт иттек, элемтәчеләр идек. Сугышның иң авыр чоры минем өчен шул булгандыр.
– 18 тулганчы ук сезне хәрби хезмәткә алганнар. Әллә үзегез теләп гариза яздыгызмы?
– Ул чагында безнең кебек укуы булган егетләрне хәрби хезмәткә чүплиләр иде. Арча педучилищесының икенче курсында укыганда военкоматка чакырдылар. «Егет, сиңа вакыт», – диделәр. Тугыз сыйныф белеме булган егерме егетне элемтәчегә укытырга дигән боерык булган. Мәктәпнең җиде классы, педучилищеның ике курсы, барысы тугыз класс булып санала иде. Әнә шулай, салам матрасны бушатып, әйберләрне тулай торакның комендантына калдырып, өйгә кайтып киттем.
Сугыштагы хәлләрне сөйли китсәң, көн генә җитмәс. Менә бер генә очракны мисалга китерәм: 1945 ел, Австрия, Дунай елгасы. Күпер аша элемтә чыбыгы суздык. Эшне бетергәч, янә чыбыкны ялгарга дигән приказ булды – төнлә немецлар күперне шартлаткан, элемтә өзелгән. Сафка тезелеп, командирның кемне сайлаганын көтәбез. Беребез дә куркак түгел, ләкин барыбызның да яшисе килә – кырык метрлап өскә менәргә кирәк, фашистларның атып үтерәселәре көн кебек ачык. Командир көр тавыш белән: «Үз теләге белән алынучылар бармы?» – дип сорады. Шунда Саратов өлкәсендә элемтәчегә бергә укыган дустым Сәгъдулла сафтан чыкмасынмы! Һәм ике дә уйламыйча:
– Үземә ярдәмгә Харисны чакырам, – диде.
– Ә ник аны? – ди командир.
– Ул Аллага ышана. Мин күпергә менәм, ул астарак чыбык төргәген сүтеп торыр. Һәм Алладан минем исән калуымны сорар.
Командир елмаеп куйды һәм безгә приказны үтәргә боерды.
Сәгъдулла пуля яңгыры астында чыбыкны ялгады. Аның ничек елан кебек бормаланып хәрәкәт итүен күрсәң, исең китәр. Барыбыз да җиңел сулап куйдык. Әнә шул вакыт Аллаһы Тәгалә безне ярдәменнән ташламады.
– Харис хәзрәт, сез 2017 елда ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алгансыз. Нинди хезмәтләрегез өчен мондый мәртәбәле бүләккә лаек дип табылдыгыз?
– Унбиш ел дәвамында китап яздым, «Дин вә фән» дип исемләп, аны бастырдым. Ул чорда бик күп галимнәр белән эшләдем. Улым – танылган физик, Америкада яши. Аның ярдәме белән Америкага барып, анда да тикшеренергә насыйп булды. Ул китапта баланы, ата‑ананы дини һәм дөньяви мәдәниятләр нигезендә тәрбия кылу ысуллары тәкъдим ителә. Эшемне тарихчы Рафаэль Хәкимов, Энгель һәм Индус Таһировлар, Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Айдар Хәлимнәр бәяләде. Тукай премиясен бирүне дин белән фән бергәлеген тану, дип кабул иттем.
Әйе, китап язарга алынганда Тукай премиясенә тәкъдим итәрмен дип башыма да китермәгән идем. Барлык максат – Габдулла Тукай, Александр Пушкин иҗатында Коръәннең, дини мотивларның чагылышын ачыклау иде.
Совет власте юк ителгәч, илдә идеология калмады. Үзләренә кыйбла таба алмаган кешеләр саны көннән-көн артты. Бу шартларда кешеләрнең әхлакый дәрәҗәсен дин вә фән белән генә күтәреп була иде. Әгәр тарихка күз салсак, мәҗүсилек чорында ук халыкны бер Алла тирәсенә җыярга тырышканнар. Безнең эрага кадәр яшәгән галим Аристотель, галәм сукыр бер очрак, могҗиза көче яисә күп алла тарафыннан идарә ителми, ә югары көчнең рациональ законнарына буйсына, дип әйтеп калдырган. Гасырлар үтү белән, гарәп дөньясы зур алгарыш кичерде. Җәдитчеләр динне фән белән дә аңлата башлады. Әл-Хәрәзми, Әбүгалисиналар дин белән фәннең бергәлегенә хезмәт итте. Бу бергәлек минем аңыма әтием тарафыннан сеңдерелде. Мәктәптән кайткач, әтинең беренче соравы: «Нинди дәрес үттегез?» Пушкин дисәң, аның Коръән турындагы шигырен укып күрсәтә. Тукай дисәң, халык шагыйребезнең иҗатында дини теманың нчек яктыртылуы турында сөйли. Минем беренче фәнни эшем дә Габдулла Тукай, Александр Пушкин иҗатларын өйрәнүгә багышланды. Ул вакытта шагыйрь атеист дип сурәтләнә, дини шигырьләре дөнья күрмәгән иде. Тукайның «Күктәге пар йолдыз кебек дин белән фән тора» дигән шигъри юллары хезмәтемнең төп принцибы булды. Татар фикере белән аңлатканда, дин ул – вөҗдан, фән ул – аң. Аларның икесе дә тигез булганда гына тәрәккыяткә ирешеп була. Тукай шушы тәрәккыят өчен көрәшкән.
– Сугыштан исән кайткан әтиегезне гел зур хөрмәт белән искә аласыз. Әтиегез шулай тирән белемле кеше идеме?
– Әтием Гыйбадулла улы Салихҗан Балтач районы Чутай авылының гыйлемле, алдынгы карашлы кешесе санала иде. Шуның өчен күп кыйналды, күп җәберләнде. 1941 елның сентябрендә әтигә сугышка китәргә чакыру килде. Алар авылда берничә кеше булып чыкты. Ул көнне һич онытмыйм: олы юл кырыена сугышка китәсе кешеләр җыелды. Озатучылар бик күп иде. Әнкәй коймак пешереп алып килде. Мулла абзый белән шунда бергәләп намаз укыдык. Аллаһтан хәерле сәфәрләр сорап, сугышка китүчеләрне озатып калдык. Алар башта Суслонгерда булды.
1941 елның азагында аларны Мәскәү янына җибәрделәр.
Әти 1942 елны сугыштан яраланып кайтты. Сул кулы скелет шикелле асылынып тора иде, исләнеп беткән... Мазь‑фәлән түгел, яраны юарга сабын да юк. Әни, селте сулары ясап, әтинең кулын төзәтте. Әти миңа: «Безнекеләр барыбер җиңә, менә күрерсең. «Кәтүшә» дигән машина уйлап тапканнар. Үз күзләрем белән күрдем: снарядларны секунд эчендә җибәрә», – дип сөйләде. Аннары колхозга эшкә чыкты. Әтинең миңа рухи йогынтысы турында сөйләп бетерә торган түгел. «Шул атаңны Сталиннан да зур күрәсең инде», – дип әйтә иде нәнә (әни). Сугыштан кайткач, әти бер фикер әйтте: «Татар үз илендә берсе икенчесенә көнче, ә менә татар иленнән аерылса, аз булсалар, ул очракта берсе икенчесенә туган», – диде. Чөнки сугышта бөтен татарлар дус‑тату булып, ярдәмләшеп торган.
Әти белән бәйле тагын бер вакыйганы сөйлисем килә. 1944 елның декабрь башы, авылдашым Сәйфетдин белән сугышка китәбез. Әти безне ат белән озата барды. Зиратка җиткәч, атын туктатты да: «Улым, дөнья хәлен белеп булмый. Менә монда әбиең, башка бик күп туганнарың, авылдашларың ята. Аларның исемнәренә тап төшерәсе түгел. Командирыңны тыңла. Тәртипле булсаң, бәлки исән кайтырсың», – диде. «Әти, борчылма, синең сүзеңнән чыкмам. Син минем өчен әүлия», – дидем мин. «Бездә әүлияләр юк, бөтен кеше дә гөнаһлы. Мин сиңа һәр көн дога кылып торырмын, син дә намазыңны калдырма», – дип җавап кайтарды ул. Әтигә биргән вәгъдәне үтәдем...
– 1970 нче елларда Казан шәһәренең Совет районы эчке эшләр бүлегендә җитәкче урынбасары булгансыз. Илдә вазгыять ничегрәк, җинаятьчелек көчле идеме?
– Милициядә утыз ике ел хезмәт куйдым. Мин эшләгән чор – 1960–1980 нче еллар, Совет властенең чагыштырмача бик тә тыныч еллары иде. Бер генә мисал: Татарстан буенча 1990 нчы елларда елына алты йөзләп үтерү очрагы булды. Ә 1970 нче елларда бу сан йөз, иң күбе ике йөздән артмады. Менә шушы саннар илдә булган ваз‑ гыять турында сөйлидер. Без эшләгән чорда про‑ филактика, ягъни җинаятьчелекне булдырмауга зур игътибар бирелә иде.
– Нинди профилактика ул?
– Һәр участковый үзенең территориясендәге җинаять кылырга сәләтле кешене белергә тиеш иде. Алар белән даими элемтәдә булып, конт‑ рольдә тотты.
Кул астымда 400 кеше эшләде. Мактану булмасын: минем вазыйфа бик «блатной», бөтен рөхсәт документларына кул куйдым. Теләсәм, үзем өчен әллә нинди файдалар эшләргә мөмкин иде, ләкин мин бер тиен дә алмадым. Әлеге дә баягы, әти биргән тәрбия, дини кыйблам – барысы да га‑ дел булырга өйрәтте.
– Димәк, сез дин иреге кайтуны зур сөенеч белән кабул иттегез? Эчке эшләр органнарыннан киткәч, Татарстан мөфтие урынбасары булдыгыз. Һәм әле берничә тапкыр ТР мөфтилегенә кандидат та идегез. Бу югары постка биләргә нәрсә комачаулады?
– Дин иреге булмаса да, гомер буе иман белән яшәдем, Аллаһка шөкер. Ә менә 1990 нчы елларда, авыл саен мәчет төзелә башлагач, ихластан сөендем.
Махсус дини белемем булмау сәбәпле, шул юнәлештә укырга керергә карар кылдым. Һәм 1993 елда Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсен тәмамладым. Һәм шуннан соң мине ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенә рәис урынбасары итеп куйдылар.
ТР мөфтиенә кандидатлыкка килгәндә, бу ва‑ зыйфада эшләргә миңа насыйп булмаган, күрәсең. Соңгысында хәзерге мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җиңеп чыкты. Гаҗәп түгел, яшем дә бар иде. Юк, үпкә дә, үкенеч тә юк. Үземне бик бәхетле дип саныйм. Төрле җирләрдә эшләргә туры килде. Бүгенгә кадәр сау-сәламәт яшим. Дөньяның агын да, карасын да күрдем, Аллаһыма мең шөкер.
– Харис хәзрәт, бездә дин белән дәүләт аерым. Әмма дәүләт күпмедер дәрәҗәдә дини эшләрне контрольдә тотарга тырыша. Бу начармы, яхшымы? Ничек уйлыйсыз?
– Начар түгел дип саныйм. 1990 нчы еллар башында мине мәчеттә үтергәнче кыйнап киттеләр. Ул чорларны күпләр хәтерлидер, дин тирәсендә зур чуалышлар килеп чыкты. Ә бүген республика‑ да дини вазгыять тыныч, димәк, дәүләт игътиба‑ рында булуы яхшы.
– Тиздән сезгә 96 яшь тула. Яшь барганын сизәсезме? Сәламәтлек ничек?
– Биш үлемнән калдым мин. Биш тапкыр һө‑ җүм иттеләр, икесе сугышта, аннары милициядә эшләгәндә, мәчеттә... Барысында да аякка бастым. Ә сәламәтлеккә килгәндә, үземне яхшы хис итәм. Билгеләнгән табибларым бар, алар әйткәнне төгәл үтим. Майлы, баллы ризыклар бөтенләй ашамыйм. Гомер буе тәмәке тартмадым, аракы эчмәдем. Аллаһ кушканча яшәдем. Әнә шулар ба‑ рысы да әле дә сафта булырга ярдәм итәдер.
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий