
«Әти сүзеннән чыкмадым...»
Китәләр... Бөек Ватан сугышы ветераннары елдан‑ел кими Кеше гомере санаулы гына шул. Бүгенге көндә исән‑сау булган ветераннарның да күбесе Җиңү бәйрәменә бара алмады, сәбәбе яхшы аңлашыла – картлык. Тик, шөкер, арада егәрен югалтмаган ветераннар да бар. Батырлык өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Харис Салихов әнә шундыйларның берсе.
21 мая 2025
«ТУГЫЗ КЛАСС БЕЛӘН СУГЫШКА АЛДЫЛАР»
Харис Салихов хәрби хезмәткә унсигез яше тулганчы ук алына. Башта яшь егетләрне элемтәче булырга укыталар, аннан сугышка җибәрәләр.
– Ул чагында безнең кебек «укуы» булган егетләрне хәрби хезмәткә чүплиләр генә иде, – дип, хатирәләре белән бүлеште Харис абый. – Арча педучилищесының икенче курсында укыганда военкоматка чакырдылар. «Егет, сиңа вакыт», – диделәр. Тугыз сыйныф белеме булган егерме егетне элемтәчегә укытырга дигән боерык булган. Мәктәпнең җиде классы, педучилищеның ике курсы, барысы тугыз класс булып санала иде. Әнә шулай, салам матрасны бушатып, әйберләрне тулай торакның комендантына калдырып, өйгә кайтып киттем.
Сугыштагы хәлләрне сөйли китсәң, көн генә җитмәс. Бер генә очракка мисал китерәм: 1945 ел, Австрия, Дунай елгасы. Күпер аша элемтә чыбыгы суздык. Эшне бетергәч, янә чыбыкны ялгарга дигән приказ булды – төнлә немецлар күперне шартлаткан, элемтә өзелгән. Сафка тезелеп, командирның кемне сайлаганын көтәбез. Беребез дә куркак түгел, ләкин барыбызның да яшисе килә – кырык метрлап өскә менәргә кирәк, фашистларның атып үтерәселәре көн кебек ачык. Командир көр тавыш белән: «Үз теләге белән алынучылар бармы?» – дип сорады. Шунда Саратов өлкәсендә элемтәчегә бергә укыган дустым Сәгъдулла сафтан чыкмасынмы! Һәм ике дә уйламыйча:
– Үземә ярдәмгә Харисны чакырам, – диде.
– Ә ник аны? – ди командир.
– Ул Аллага ышана. Мин күпергә менәм, ул астарак чыбык төргәген сүтеп торыр. Һәм Алладан минем исән калуымны сорар.
Командир елмаеп куйды һәм безгә приказны үтәргә боерды.
Сәгъдулла пулялар яңгыры астында чыбыкны ялгады. Аның ничек елан кебек бормаланып хәрәкәт итүен күрсәң, ис китәрлек. Барыбыз да җиңел сулап куйдык. Әнә шул вакытта Аллаһы Тәгалә безне ярдәменнән ташламады.
Харис абый бүген балаларының зур игътибарын тоеп яши. Кызы белән кияве көн саен янына килеп йөри.
«ӘТИГӘ БИРГӘН ВӘГЪДӘМНЕ ҮТӘДЕМ»
Харис Салихов гомере буена Аллаһка таянып яши. Сугышка киткәндә әтисе аңа шундый әманәт әйтеп җибәрә. Әнә шул догалар аны берничә тапкыр үлемнән алып кала. Һәм бүгенгәчә саклап йөртә кебек.
– 1944 елның декабрь башы, авылдашым Сәйфетдин белән сугышка китәбез, – дип дәвам итте хөрмәтле ветеран. – Әти безне ат белән озата барды. Зиратка җиткәч, атын туктатты да:
«Улым, дөнья хәлен белеп булмый. Менә монда әбиең, башка бик күп туганнарың, авылдашларың ята. Аларның исемнәренә тап төшерәсе түгел. Командирыңны тыңла. Тәртипле булсаң, бәлки исән кайтырсың», – диде. «Әти, борчылма, синең сүзеңнән чыкмам. Син минем өчен әүлия», – дидем мин. «Бездә әүлияләр юк, бөтен кеше дә гөнаһлы. Мин сиңа һәр көн дога кылып торырмын, син дә намазыңны калдырма», – дип җавап кайтарды ул. Әтигә биргән вәгъдәне үтәдем.
Салих абыйның әтисе Салихҗан Гыйбадулла улы үзе дә Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайта. Балтач районы Чутай авылының гыйлемле, алдынгы карашлы кешесе була ул. Балаларын белемле, динле итеп тәрбияли. Салих абый бүген дә әтисен бик зур хөрмәт белән искә ала:
– 1941 елның сентябрендә әтигә сугышка китәргә чакыру килде. Алар авылдан берничә кеше иде. Ул көнне һич онытмыйм: олы юл кырыена сугышка китәсе кешеләр җыелды.
Озатучылар бик күп иде. Әнкәй коймак пешереп алып килде. Мулла абзый белән шунда бергәләп намаз укыдык. Аллаһтан хәерле сәфәрләр сорап, сугышка китүчеләрне озатып калдык. Алар башта Суслонгерда булган. 1941 елның азагында Мәскәү янына җибәргәннәр.
Әти 1942 елны сугыштан яраланып кайтты. Сул кулы скелет шикелле асылынып тора иде, исләнеп беткән... Мазь-фәлән, димим, яраны юарга сабын да юк. Әни, селте сулары ясап, әтинең кулын төзәтте. Әти миңа: «Безнекеләр барыбер җиңә, менә күрерсең. «Кәтүшә» дигән машина уйлап тапканнар. Үз күзләрем белән күрдем: снарядларны секунд эчендә җибәрә», – дип сөйләде. Аннары колхозга эшкә чыкты. Әтинең миңа рухи йогынтысы турында сөйләп бетерә торган түгел. «Шул атаңны Сталиннан да зур күрәсең инде», – дип әйтә иде нәнә (әни). Сугыштан кайткач, әти бер фикер әйтте: «Татар үз илендә берсе икенчесенә көнче, ә менә татар иленнән аерылса, аз булсалар, ул очракта берсе икенчесенә туган», – диде. Чөнки сугышта бөтен татарлар дус‑тату булып, ярдәмләшеп торган.
НАМАЗ БЕЛӘН УЗГАН ГОМЕР
Харис абый сугыш вакытында да намазын калдырмый. Берсендә, татар егетләренең бергәләп сәҗдәгә киткәнен күргәч, командирлары килә: «Нишлисез сез?» – ди ул, аптырап. «Богу молимся», – ди яшь солдат. Шуннан Харис Салихов командирына бәйнә‑бәйнә аңлата: «Сезнең исәнлек, үзебезнең исәнлек өчен дә «Бог»тан сорыйбыз...» Командир шактый гына карап торганнан соң: «Просите, просите», – дип китеп бара.
– Дин иреге булмаса да, гомер буе иман белән яшәдем, Аллаһка шөкер, – дип дәвам итте ветеран. – Сугыштан кайткач та намазны калдырмадым. 1990 нчы елларда авыл саен мәчетләр төзелә башлагач, ничек сөенгәнемне белсәң! Югыйсә минем һөнәр кайда да, дин кайда: утыз ике ел милициядә эшләдем. 1970 нче елларда Казан шәһәренең Совет районы эчке эшләр бүлегендә җитәкче урынбасары да булдым.
Олыгаеп барганда күңел кушканча эшләдем: 1993 елда Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсен тәмамладым. Һәм шуннан соң мине ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенә рәис урынбасары итеп куйдылар. Бүгенге көнгә кадәр ТР Эчке эшләр министрлыгына караган «Хәтер» мәчетенең имам-хатыйбы булып торам.
«ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕН БИРҮНЕ ДИН БЕЛӘН ФӘН БЕРГӘЛЕГЕН ТАНУ ДИП КАБУЛ ИТТЕМ»
Алда әйтелгәнчә, Харис Салихов Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Әлеге мәртәбәле исемне аңа «Дин вә фән» исемле китабы өчен 2017 елда бирәләр. Бөек Ватан сугышы ветераны бу китабын унбиш ел әзерли. Дөрес, үзе генә түгел, күп галимнәрне дә җәлеп итә. Ә иң төп ярдәмчесе – Америкада яшәүче улы.
– Китап язарга алынганда, Тукай премиясенә тәкъдим итәрмен дип башыма да китермәгән идем, – ди Харис Салихов. – Төп максат Габдулла Тукай, Александр Пушкин иҗатында Коръәннең, дини мотивларның чагылышын ачыклау иде. Бу теманы ныклап өйрәнү өчен улымның ярдәме белән Америкага барып, анда да тикшеренергә насыйп булды. Ул китапта баланы, ата‑ананы дини һәм дөньяви мәдәниятләр нигезендә тәрбия кылу ысуллары тәкъдим ителә. Эшемне тарихчы Рафаэль Хәкимов, Энгель һәм Индус Таһировлар, Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Айдар Хәлимнәр бәяләде. Тукай премиясен бирүне дин белән фән бергәлеген тану дип кабул иттем.
Совет хакимияте юк ителгәч, илдә идеология калмады. Үзләренә кыйбла таба алмаган кешеләр саны көннән-көн артты. Бу шартларда кешеләрнең әхлакый дәрәҗәсен дин вә фән белән генә күтәреп була иде. Әгәр тарихка күз салсак, күп аллалык чорында ук халыкны бер Алла тирәсенә җыярга тырышканнар. Безнең эрага кадәр яшәгән галим Аристотель, галәм сукыр бер очрак, могҗиза көче яисә күп алла тарафыннан идарә ителми, ә югары көчнең рациональ законнарына буйсына, дип әйтеп калдырган. Гасырлар үтү белән, гарәп дөньясы зур алгарыш кичерде. Җәдитчеләр динне фән белән дә аңлата башлады. Әл-Хәрәзми, Әбүгалисиналар дин белән фәннең бергәлегенә хезмәт итте.
Бу бергәлек минем аңыма әтием тарафыннан сеңдерелде. Мәктәптән кайткач, әтинең беренче соравы: «Нинди дәрес үттегез?» Пушкин, дисәң, аның Коръән турындагы шигырен укып күрсәтә. Тукай, дисәң, халык шагыйребезнең иҗатында дини тема яктыртылышы турында сөйли. Минем беренче фәнни эшем дә Габдулла Тукай, Александр Пушкин иҗатларын өйрәнүгә багышланды. Ул вакытта шагыйрь атеист дип сурәтләнә, дини шигырьләре дөнья күрмәгән иде. Тукайның «Күктәге пар йолдыз кебек дин белән фән тора» дигән шигъри юллары хезмәтемнең төп принцибы булды. Татар фикере белән аңлатканда, дин ул – вөҗдан, фән ул – аң. Аларның икесе дә тигез булганда гына тәрәккыяткә ирешеп була. Тукай шушы тәрәккыят өчен көрәшче булган.
БӘХЕТЛЕ КАРТЛЫК
Харис абый бүген балаларының зур игътибарын тоеп яши. Кызы белән кияве көн саен килеп йөри. Ә оныгы Алинә күрше фатирда гына тора икән. Кадерле кешеләрен үзен генә бик калдырырга тырышмыйлар, ни дисәң дә, туксан сигез яшь бит!
– Бабай үзен карт дип күрсәтәсе килми, – диде Алинә. – Һаман да егетләр егәре белән йөрисе килә. Тик яшь бара шул. Соңгы арада кан басымы уйный, шуңа ялгызын урамга бик чыгармыйбыз. Ә үзенең гел йөрисе килеп тора. Җиңү бәйрәменә дә алып бардык. Ничә көн алдан җыенды. Әйтәм бит, кеше арасында буласы килә аның.
Чынлап та, Харис абый тынгысыз, җор телле кеше. Әледән әле шаяртып ала, «матурым» дип кенә сөйләшә. Тугызынчы май алдыннан игътибар аеруча күп булган үзенә: атна саен журналистлар килгән. Ул һәркайсыбызга шат, истәлекләре белән бүлешергә әзер. Саубуллашканда, дога кылды һәм болай диде:
– Биш үлемнән калдым. Биш тапкыр һөҗүм иттеләр, икесе сугышта, аннары милициядә эшләгәндә, бер тапкыр мәчеттә үтергәнче кыйнап киттеләр... Барысыннан соң да аякка бастым. Бүген дә үземне әйбәт хис итәм. Билгеләнгән табибларым бар, алар әйткәнне төгәл үтим. Майлы, баллы ризыклар бөтенләй ашамыйм. Гомер буе тәмәке тартмадым, аракы эчмәдем. Аллаһ кушканча яшәдем. Әнә шулар барысы да һаман сафта булырга ярдәм итәдер...
Добавить комментарий