Атлар телен аңлаган «татар чегәне»
Шәкүр карак маҗаралары. «Татар чегәне» атлар белән уртак телне ничек тапкан
Татарлар һәм башкортлар элек- электән оста ат караучылар буларак танылган. Мәскәүдә извозчикларны «барабыз» дип йөрткәннәр. Казандагы Печән базарында, шулай ук Бөгелмә, Бәләбәй, Стәрлетамакта бахбайларны көтүләре белән сатканнар. Анда тере товар алырга бөтен Россия сәүдәгәрләре агылган. Биредә нәселле чабышкылар булмаган үзе, нигездә чыдам, талымсыз кыргыз атларын куып китергәннәр – аларның тамырларында Чыңгызхан урдасы Европаны яуларга җилдергән тәбәнәк буйлы монгол «адуу» токымы каны аккан.
«АТЫҢ БЕЛӘН ЭТЕҢӘ ЫШАН, ТИК ХАТЫНЫҢА ЫШАНМА»
Ат телгә алынган татар халык мәкальләре шактый. Татар әдәбиятында да атлар еш очрый. Классигыбыз Әмирхан Еникинең «Җиз кыңгырау» хикәясен ачсак, аның бик яратып авыл атын сурәтләвен күрербез: «... һәм сары ат, аның кулын тоеп, озын яллы матур башын аккоштай кырынрак бөгеп, кыска аякларын күз иярмәс тизлек белән юлны типчегәндәй вак‑вак кына алыштырып, йомры янбашын тибрәтә-тибрәтә юргалап кына элдерергә тотынды».
Авыл кешесе өчен ат – алыштыргысыз җан иясе ул. «Атсыз» кеше исә – беркем дә түгел. Кесәсендә җил уйнаган хәерче! Үзенә нинди дә булса ат кисәге сатып алмыйча, ул яучы да җибәрә алмаган. Атсыз калу – олы хәсрәт. Аны төнгелеккә абзарга бикләп, этләрне чылбырдан ычкындырып калдырганнар. Алла сакласын, яман кешеләр урлап китә күрмәсен, янәсе. Якын-тирәдә чегәннәр пәйда булса, ат хуҗалары, сәнәк белән коралланып, печән кибәнендә төн кунган. Ярый инде чегән – аңа нәрсә әйтәсең, ә менә үз якташларың ук атыңны урлап далага качса, нишләргә, кая барырга?
Казан губернасының үзенең «татар чегәне» булган. Аның даны еракларга таралган. Шәкүр каракның ни белән шөгыльләнүен хакимият тә белгән, әмма шунысы гаҗәп – аның кайда яшәвен, ниләр майтаруын яхшы белсәләр дә, тота алмаганнар. Бәлки тотасылары килмәгәндер. Урядникның үзенә дә өлеш чыгарганнардыр, күрәсең, югыйсә бу караклар өеренең тотылмас булуын берничек тә аңлатып булмый бит.
Шәкүр – ат караклары нәселеннән. Аның бабасы, әтисе, агай-энеләре, уллары, бертуганнарының балалары... – барысы да ат урлаган. Вазыйфалары төгәл бүленгән: кемдер разведкага бара, кемдер каравылда тора, кемдер урлый, кемдер «товарны» урманга яшерә, кемдер ат сәүдәгәре белән сөйләшә, килешә, кемдер кирәкле кешеләрне сатып ала.
Совет хакимияте генә караклар оясын пыр тузгыта, ниһаять. Бер кизәнүдә юкка чыгара! Гәрчә революциядән соң бик аз вакыт үткән, илдә бөлгенлек хөкем сөргән, җинаятьчелек котырынган, тикшерү органнарыннан иске кадрлары киткән, яңалары әле тәҗрибә туплап өлгермәгән вакыт була. Органнар рәтләп формалашып та бетмәгән мәл бу. Шундый кыска вакыт эчендә аларның Казанны гына түгел, күрше губерналарны да куркытып торган ат караклары бандасының башына җитүе гаҗәп хәл!
АТ ПСИХОЛОГЫ
Әмирхан Еникинең шул ук хикәясен укуны дәвам итәбез: «Авылдан кырга чыккач, абзыкай дилбегәне миңа бирде. Ат та шунда ук, дилбегәнең кем кулына күчүен сизеп алды булса кирәк, юргалап баруыннан туктап, гади юыртуга күчте. Мин, тарткалап, суккалап карасам да, аны барыбер тыңлата алмадым».
Ат чит кешене якын җибәрми, ул сезгә пони түгел. Тешләшә, киреләнә башлый, өйрәтелмәгән айгыр кебек дулап, җайдагын иярдән бәреп төшерә. Кешни, аңа кушылып этләр өрә. Бөтен кешене аякка бастыра! Ә крестьяннар урядникны көтеп тормый бит, шунда ук самосуд ясыйлар. Каракны колга һәм камчылар белән үтерә язганчы яралар. Һәм аларны аңлап та була. Ат карагы хуҗалыктагы иң кыйбатлы малга, туендыручыга нәфесен суза бит. Димәк, шул кирәк аңа...
Шәкүр атлар телен белгән, диләр. Теләсә кайсы атны буйсындыра алган. Колагына ниндидер назлы сүз пышылдап, сохари белән сыйлауга ук, тегесе, бер дә киреләнмичә, гашыйк кыз кебек артыннан ияреп тә китә икән. Тавыш чыкмасын һәм эзе калмасын өчен, Шәкүр ат тоякларына киез ката кидерә торган була.
Күбрәк вакыт үткән саен, халык аны яхшы сыйфатларга баета бара. Юлбасар игелекле һәм гадел кешегә
әйләнә. Билгеле, ул ярлыларны таламый (аксак алаша аңа нигә кирәк булсын?), ә менә байларныкын урлый да, фәкыйрьләргә тарата. Менә шундый татар Дубровские килеп чыга. Әмма боларның кайсы чын, кайсы ялган соң?
КАРАК НИЧЕК ӘДӘБИЯТКА КИЛЕП ЭЛӘККӘН?
Казан язучысы Евгений Сухов, Чүти каракларының җинаять эшләрен өйрәнеп, 1990 нчы еллар башында Эчке эшләр министрлыгы (ЭЭМ) архивында берничә ай утыра. Аннары әлеге материаллар, тарихи романга әйләнеп, Татарстан китап нәшриятында басыла. Бу Суховның беренче китабы була, хәзер исә алар инде киштәгә дә сыймый – Мәскәү нәшриятларында миллионлаган тиражлар белән чыккан 130 криминаль һәм тарихи роман өчен саллы гына китап шкафы кирәк. «Алмазы Сталина» дигәне буенча 2016 елда режиссер Борис Казаков фильм төшергән, кайберләре буенча Леонид Каневский алып барган «Следствие вели...» тапшырулары әзерләнде.
Шәкүр карак турында иҗат юлының иң башында – 1994 елда язган Евгений күптән инде Австриядә яши, әмма үзенең туган җирен онытмый. Һәм менә быел җәй мин аның белән очраклы рәвештә Пушкин урамында очраштым. Яшьлек елларын, ул чактагы Казанны, уртак танышларны искә төшердек, аннары җинмин аннан «Шәкүр карак» («Шакур-карак») романы турында сораштым.
– Женя, ничек башланды бу мавыгуың? Әлеге «намуслы» разбойник сине нәрсәсе белән җәлеп итте?
– 1992 елда язучы Диас Вәлиев алып барган әдәби остаханәгә (дәресләр «Комсомолец Татарии» редакциясендә үткәрелгән – ред. иск.) ЭЭМ матбугат үзәгеннән Әнвәр Маликов килде һәм совет милициясе, тикшерүчеләр турында нәрсә дә булса язарга тәкъдим итте. Әлбәттә инде, ул позитив булырга тиеш иде. Дистәләп кеше теләк белдерде. Архивта эшләү мөмкинлеге тудырылачак, дип ышандырдылар. Җинаять эшләре белән танышырга, дәлил булырдай әйберләрне тотып карарга, тикшерүчеләр белән очрашырга мөмкин иде. Мине ике эш – Шәкүр карак һәм Кормаков бандасы хакындагылары – җәлеп итте. Татарстан ЭЭМ музее директоры Людмила Мещерякова күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Ул җинаять эшләрен бик яхшы белә иде. Сүз уңаеннан, аннары драматург Туфан Миңнуллин да, «Ат карагы» пьесасына материал җыйганда, минем эздән китте. Шул рәвешле карак әдәбиятка үтеп керде һәм «икенче гомерен» башлады.
– Ат карагының җинаять эшендә ничә том иде?
– Күп. Бер кырыклап бик калын папка булгандыр. Банданы закон кысаларында бик каты тикшергәннәр. Зыян күрүчеләрнең гаризалары да, үз гаебен танулар да, шаһитлар күрсәтмәләре дә, карау актлары, сорау алулар да тәфсилләп тупланган. Нәрсәдер машинкада басылган, кайберләре русча һәм татарча (ул чакта гарәп шрифты белән язганнар) кулдан язылган. Андыйларын русчага тәрҗемә иткәннәр. Җинаятьчеләрнең фотосурәтләре дә беркетелгән. Шул көннәр һәм вакыйгалар атмосферасына чумып, мин көннәр буе архивта яттым. Кичкә таба колагыма ат тоягы тавышлары һәм ат карагының сызгыргалап алуы ишетелә башлый иде. Мин әле
берәр бандитка, әле берәр тикшерүчегә әйләнәм, алар тормышы белән яшим. Өйгә кайткач, «Москва» машинкасында бармакларым авыртканчы таңга кадәр басам... Бик мавыгып эшләдем…
– Син ничек уйлыйсың, Шәкүр – каракмы, әллә халык каһарманымы?
– Әлбәттә, карак! Нәселдән килгән, профессиональ, рәхимсез җинаятьче. Ул вөҗдан газаплары кичермәгән. «Язмышым шундый, нәселебездә бөтен кеше ат карагы, бу «һөнәрне» миңа васыять итеп калдырдылар», – дип әйтә торган булган. Ул башка бернәрсә дә эшли белмәгән. Әйтергә кирәк, Шәкүр әйдаман, лидер, сөйкемле сөякле кеше дә булган. Өйрәтелмәгән айгырны да тынычландыра, теләсә кайсы кешене дә кызыксындыра, үзе артыннан ияртә алган. Салмак кына, ышандыргыч итеп сөйләгән. Гипнозлау сәләтенә ия булган. Аңарда ниндидер бер эчке куәт сизелеп торган. Аны хөрмәт иткәннәр, аның белән санлашканнар. Таҗ кидерелмәгән законлы карак дип әйтергә була! Әлбәттә, фәкыйрьләр ярдәм сораса, ул булышкан. Кемгәдер ун тиенлек, кемгәдер бер сумлык акча яки үз өстеннән салып казакиен биргән, кемгәдер ат та тәтегән. Урланган ат, билгеле. Хәйләкәр булган, шул рәвешле якташларын үз ягына аударган, җинаятендә катнашучы итеп калдырган. Милиция пәйда булса, алар тизрәк хәбәр биргәннәр. Җинаятьчеләр бандасын кулга алырга килгәч исә хәтта сәнәк күтәреп якларга да чыкканнар. Әйе, шулай да булган. Шул вакыттан бирле ат карагының ватанында – Кайбыч районы Чүти авылында – бу бандитны милли каһарманга саныйлар. Хөрмәтләп, «Шәкүр бабай», дип йөртәләр!
– Мәчетләр төзегән, ятимнәргә, янгыннан зыян күрүчеләргә булышкан, диләр...
– Булышкан, әмма бу, шуның белән беррәттән, шәкүрнекеләргә 1923 елда Ульяновск губернасындагы авыл хастаханәсен талап чыгарга да һич комачауламаган. Ул чакта алар барлыгы 150 мең сумлык савыт-саба, сабын, урын‑җир кирәк-яраклары, күлмәк-ыштан, ашъяулык-тастымал урлый. Димәк, бу гади караклар булып чыга...
– Ул нинди булган? Мөгаен, кулга алынганнан соң, милиция фотографы төшергән сурәтләр аның бердәнбер рәсемнәредер?
– Каракүл папаха кигән, 63 яшьлек чал чәчле мөлаем бер карт, асылда. Какча гәүдәле. Кем икәнен белмәсәң, авыл мулласыдыр, дип уйлап була. Ат урларга барыр алдыннан Шәкүр намаз укый, Аллаһтан ярдәм сорый торган була. Игелек һәм явызлык турында менә шундый үзенчәлекле күзаллау хас була аңа. Сүз дә юк, ул урлашуның зур гөнаһ икәнен аңлаган, әмма туктый алмаган. Караклык аны үзенә суырып алган. Ул инде үзе төзегән, яхшы оештырылган структураның тоткынына әйләнгән. Бу гаилә кланы булган, анда читләр кертелмәгән. Чүти якларында берәр чит кеше күренсә, Шәкүргә шунда ук бу турыда җиткергәннәр. Бөтен җирдә үз кешеләре сакта торган – милициядә дә, урланган атларга мөһерле «паспортлар» бирә торган контораларда да. «Паспортсыз» атны сатуы кыен булган, болай да ярты бәясенә генә биреп җибәргәннәр. Урланган мал белән хәзерге Үзәк универмаг урнашкан урында, Мокрая урамында сәүдә иткәннәр. Ул чакта анда бөтен җир тирескә баткан булган. Яз җиткәч, сасы су әйләнә-тирәгә таралган. Бик яхшы оештырылган җинаятьчел төркем булганга күрә, аларны озак вакыт буе эләктерә алмаганнар да инде. Засада оештыруга ук, шайка ничектер сихерле рәвештә юкка чыга торган булган...
– Тик шулай да эзләренә төшкәннәр бит. Ничек эләктерделәр икән?
– Чекистларның берсе Шәкүр Рәхимовның туганына өйләнгән. Яратыпмы, әллә кемнеңдер кушуы буенчамы, белмим, әмма карьерасының шуннан соң югарыга үрләве хак. Бу туйдан соң Шәкүр каракның капкачына аргамак төшерелгән алтын сәгате аның бандасының соңгы ай һәм көннәрен саный башлаган да инде.
Сөйләшә-сөйләшә Кремль калкулыгындагы элекке онкология хастаханәсенең озынча бинасы янына килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Кирмән дивары артындагы бинаның кырый тәрәзәләренә күрсәтеп, Сухов хикәяләвен дәвам итте:
–1926 елның 17 декабрендә аларны нәкъ менә шушында атып үтергәннәр. Ерактагы камерада. Элек биредә төрмә булган. Мин ул камераны җентекләп карадым, өйрәндем. Китап язганда бу мөһим – барысын да ишетеп торган диварларны тотып карау, аңа сөялеп тору... Эш барышын «Красная Татария» газетасы яктыртып барган. Җәмәгатьчелек тә бик кызыксынып күзәткән, билгеле. Миңа хөкем карарын гамәлгә ашырган кешенең адресын да бирделәр. Бу – җинаятьчеләрне эзләү-тикшерү бүлегенең элеккеге башлыгы Мәхмүт абый иде, фамилиясен хәтерләмим (ТАССР ЭЭХК Татцентророзыск башлыгы Мәхмүт Мөхәммәтҗанов. – Ред.иск.). Аның янына Арчага киттем. Ул чакта инде 101 яшендә булса да, хәтере яхшы иде. Аның бөтен детальләрне хәтерләве гаҗәпләндерде. Ул вакытта шайканың 78 әгъзасы кулга алынган, 15 бандитка үлем җәзасы бирелгән. Атып үтерү процесссы турында да сөйләде ул миңа. Иртәгә җәза үтәләсе дигән көндә ТатЦИК бинасыннан төрмәгә телефон чыбыгы сузганнар, аның буенча суд карарының гамәлгә ашырылуы турында доклад тыңланылган. Мәхмүт абыйга, төрмә башлыгына һәм прокурорга «Наган» системасындагы револьвер биргәннәр. Барысы да тыныч, эшлекле үткән. Җинаятьчеләрне беркая да алып чыкмаганнар, подвалга төшермәгәннәр, дивар буена тезеп бастырмаганнар, күзләрен бәйләмәгәннәр. Камерада ук атып үтергәннәр. Ишеген ачып, кизү кулындагы телефон аппаратына: «Ат каракларының берничәсе утыра торган камераны ачтык», «Исемлекне тикшерәбез», «Хөкем карарын укыйбыз», – дип хәбәр бирә барганнар. Икенче башта исә тыңлаганнар: «Автономияле Татар Социалистик Республикасының эшче, кызылармияче һәм крестьян депутатлары Советы исеме белән...» Аннары ату тавышы яңгырый, кычкыру, ыңгырашу ишетелә. Каршылык күрсәтергә маташканнарга беренче булып аталар. Шәкүр Рәхимов үзе исә намазлыгына утырып дога укый башлый, аңа өстән, түбәтәенә төзәп аталар. Пуля тай тиресе белән тышланган Коръән китабын тишеп чыга. Җәсәдләрен туганнарына бирмиләр, шәхси әйберләрен, шул исәптән Коръәнне, кайтарып бирәләр. Аларны кеше күрмәгәндә каядыр Казан читенә алып чыгып җирлиләр. Фаразларның берсе буенча, бу хәзерге «Мәскәү – Свердловск» тимер юлы үтә торган чокыр була. Малай чакта без еш кына бу ерынтыда уйный идек. Бер язда, кар эреп, чокыр хасил булгач, аның төбендә кеше сөякләрен күрдек. Мин менә хәзер уйлап куйдым – Шәкүр карак һәм аның әшнәләренең сөякләре булмадымы икән бу?..
– Синең китабыңда уйдырмалар күпме?
– Күп түгел, мин документлардан ерак китмәскә, дөреслеккә хилафлык китермәскә тырыштым. Әмма романның үз законнары да бар бит. Шунлыктан мин Шәкүрнең хатыннарын хыялымдагыча сурәтләдем (аларның фотолары да, тышкы кыяфәтләрен тасвирлаулар да сакланып калмаган), шулай ук банданы саткан кияүнең холкына башкарак төсмерләр өстәдем. Кайбер вакыйгаларны үземчә сурәтләдем. Әмма бик сак кыландым. Кулъязма әзер булгач, ЭЭМ кешеләре аның белән танышырга теләр, дип уйлаган идем, әмма авыр 90 нчы еллар җитте, болганчык чор башланды, аларның әдәбият белән кызыксынырга вакыты калмады. Мин моңа хәтта шатландым да, чөнки кулъязмам цензура иләге аша үтеп кыскармады. Татарстан китап нәшриятына илтеп бирдем. Бераз вакыттан соң кулъязмамның хуплануын хәбәр иттеләр, тик каты тышлыклары беткән икән. Мин йомшак тышлыкка ризалаштым. Романның басылып чыгуын Бауман урамы буйлап барганда белдем. Карыйм – чия төсендәге тышлыкка исемем язылган китапны сатып утыралар. Ул көнне миңа фән кандидатлыгы өчен эш хакын биргәннәр иде, берьюлы биш данә сатып алдым – беренче китабым бит! Барысы да шул китаптан башланды да инде…
КАРА ЮРГАҢНЫ БИШ КАТ ЙОЗАК АСТЫНА ЯПСАҢ ДА, БАРЫБЕР УРЛАП ЧЫГАРМЫН...*
* «Неуловимые мстители» фильмындагы җырдан.
Добавить комментарий