Олы Әтнәдәге сәүдәгәр Даутов йорты
Олы Әтнә туган якны өйрәнү музее
10 января 2020
1 НЧЕ ТАРИХ. ХӘКИМ КИБЕТЕ
– Без йортның арткы яктагы ишегеннән керәбез, – дип башлый сәүдәгәр Гатаулла Даутов биләмәләре буйлап экскурсияне музей директоры Эльмира Гыйләҗева. – Беренче катта – «кара өй». Элек биредә келәт, чолан урнашкан булган, хәзер исә – базар. Атаклы Әтнә базары.
Киштәләргә товарлар тезелгән: матур бизәкле читекләр, балчык чүлмәкләр, керосин лампалары, чуар тукыма төргәкләре, бауга кигертелгән түгәрәк клиндерләр...
– Бирегә Казаннан, башка шәһәрләрдән сәүдәгәрләр килгән, – дип сөйләвен дәвам итә Эльмира Мәхмүт кызы. – Базар һәр шимбә саен гөрләгән һәм узган гасырның 70 нче елларына кадәр эшләгән. Үзенең Кырлайда Сәгъди абзыйда яшәгән чагын сурәтләгәндә, Габдулла Тукай да «Исемдә калганнар» әсәрендә: «Кайвакыт җәй көне әти белән Әтнә базарына бара идек. Ул үзенең хезмәтләре илә базар арасында йөргәндә, мин атны тотып тора идем», – дип язган. Бәләкәй Апуш базарга Комыргуҗа авылыннан килеп үзе пешергән икмәкне сатучы Хәкимнән бик тәмле ак күмәч сатып алып сыйлана торган булган.
Атаклы якташлары хакында әтнәләр сәгатьләр буе сөйли ала. Менә хәзер дә Эльмира Мәхмүт кызы Тукайның балачагы гына түгел, үсмер чагы да Әтнә белән бәйле булуын искә алды.
– Ул 1907 елда хәрби хезмәткә чакырылыр алдыннан медкомиссия үтәргә дә бирегә килгән. Волость идарәсе бинасы Олы Әтнәдә булган – хәрби хезмәткә чакырылучылар шунда тикшеренү узган. Шунлыктан бездә күп оешмалар Габдулла Тукай исемен йөртә. Ул чакта Әтнә районы булмаган әле, Кушлавыч авылы Оvлы Мәңгәр волостена кергән, тик ул безнең территориядә урнашкан булган. Хәзер Кушлавыч Арча районына керә һәм арчалар да Тукайны үзләренеке саный. Әмма ул безнеке!
2 НЧЕ ТАРИХ. ӘТНӘ МАМЫК ШӘЛЕ
«Икмәк пешерүче Хәкимгә» «Татарстан» журналының яңа санын бүләккә калдырып, «безнең төбәкнең һөнәрләре» хакында сөйли торган башка «залларга» күчәбез. Бер кечкенә генә чоланда әтнәләрнең әби-бабаларының ни белән шөгыльләнүе белән танышабыз. Ир‑атлар чыпта суккан, чабата үргән, эшләпә ясаган, киез итек баскан...
– Кече Әтнә авылында итекләрне хәзер дә кулдан басалар, – дип аңлата экскурсовод. Аннары без «хатын-кызлар» ягына борылабыз. Туку, чигү, бәйләү... Күңелле бизәкләр күзне иркәли.
– Бездә хәзергә кадәр шәл бәйләү белән шөгыльләнүче оста куллар күп. Оренбургның мамык шәле турында ишеткәнегез бармы? Менә бездә дә шундый «оренбур» шәлләре инде! Хәтта алардан яхшырак та әле!
Келәтләрдән берсе базарны дәвам итә – анда элек һәр йортта булган күмерле үтүкләр, савыт-саба, самавыр, сәгатьләр (алар монда тулы бер коллекция тәшкил итә), май атлагыч – гөбеләр куелган. Һәм Әтнәдәге һәр йорттан диярлек музейга әби-бабаларының нинди дә булса бер әйбере китерелгән.
3 НЧЕ ТАРИХ. ТАТАР ЙОРТЫ СЕРЛӘРЕ
Киләсе «зал» бусагасында безне әтәч каршы ала. Чынга охшаган гайрәтле кошны сак кына урап узып, татар өенең эченә үтәбез. Каршыбыздагы сәке үзенә чакыра, ял итәргә ымсындыра.
– Һәр татар өендә сәке булган, – дип сөйли Эльмира Мәхмүт кызы. – Сәкедә утырганнар да, йоклаганнар да, чиккән-теккән-бәйләгәннәр дә, чәй дә эчкәннәр, ашаганнар да... Йоклаганда, сәкене чаршау белән каплаганнар. Бик уңайлы урын булган ул. Өйдә өстәл булган очракта да, аның өстендә савыт‑саба гына саклаганнар, табынны исә сәкедә корганнар. Мич исә өйдә үзәк урын биләгән. Татар мичендә һичшиксез казан булган – анда су да җылытканнар, ашарга да пешергәннәр. Мич янында – самавыр, күмер, табагач... Сөтне балчык чүлмәктә саклаганнар, ә шикәрне махсус шикәр ваткыч белән ваклаганнар.
Болары исә – балалар әйберләре: бишек һәм чыгыр.
4 НЧЕ ТАРИХ. ИШЕГАЛДЫНДАГЫ БАЙЛЫК
Эльмира Мәхмүт кызы безне «ишегалды территориясенә» алып чыга һәм бик күп төрле кызыклы предметлар күрсәтә. Чаналар, арбалар, көянтәләр, кирпеч сугу җайланмасы...
– Сез моны нәрсә дип уйлыйсыз? – дип хәйләкәр елмаеп сорый ул, безгә урта гасырлардагы җәза бирү коралына охшаган әйберне күрсәтеп...
– Гильотина! – дип сөенеп бертавыштан җавап бирәбез без.
– Юк шул! – дип көлә экскурсия үткәрүчебез. – Бу – кул пычкысы тоткасы. Әлеге җайланма белән бүрәнәне такталарга ярганнар.
Без дә башта күз алдыбызга да китерә алмадык – ни рәвешле эшли соң бу пычкы? Җайланманы музейга бүләк итүче кеше аның ничек эшләвен аңлатты. Менә нинди баһадир булган Әтнә ирләре! Бүрәнәне буйга кул белән кискәннәр! Тигез итеп! Бернинди электр җиһазы да булмаган бит ул чакта, барысын да кулдан эшләргә туры килгән...
Әтнә крестьяннарының куәтенә һәм зирәклегенә таң калып, сәүдәгәр гаиләсе яшәгән икенче катка менәбез.
5 НЧЕ ТАРИХ. СӘҮДӘГӘР ЯЗМЫШЫ
– Бу кат ирләр һәм хатын-кызлар ягына бүленгән, – дип ике юнәлешне күрсәтә экскурсия үткәрүчебез. – Ягылмый торган урта өлеше – өйалды.
Гатаулла Даутов ике тапкыр өйләнә. Беренче хатыныннан баласы булмый, шунлыктан икенчегә өйләнергә ниятли. Мәңгәрнең яшь гүзәле өчен сәүдәгәр 5 мең сум күләмендә калым түли. Ул заман өчен бу гаять зур сумма була, гади кешеләр калымга нибары 100–200 сум акча бүлә ала. Әмма Даутов Әтнәдәге дүрт миллионерның берсе була һәм шулкадәр калым бирү аның хәленнән килә. Утары ишегалдында ук аның үз кибете дә була (бина бик яхшы сакланган), анда ул бакалея һәм мануфактура белән сәүдә итә. Товар төягән ат олаулары хәтта күрше Шәкәнәс авылына кадәр сузыла...
Әмма, миллионнарына һәм зур калымына карамастан, икенче хатыны да сәүдәгәргә варис тудыра алмый.
Бу мәгълүмат уйланырга мәҗбүр итә. Бик бай һәм халык мәхәббәтен яулаган сәүдәгәрләрнең (Даутов исә нәкъ шундый – юмарт меценат һәм хәйрияче була. Кеременең бер өлешен һәрвакыт ярлыларга тарата. Аның ике коесы була, берсе ишегалдында, икенчесе – урамда, йорт каршында, һәм җирле халык шуннан су ташый) варисы булмау турында бу беренче генә хикәят түгел. Романтик мәхәббәт тарихын саклаган музей-йортлары Тәтеш районы Долгая Поляна авылында урнашкан морза Молоствовлар гаиләсендә дә бала тумый. Шәһәргә бушлай суүткәргеч, хастаханә корпусы, кызлар гимназиясе бүләк иткән Чистай сәүдәгәре Василий Львович Челышевның да варислары булмый... Ихтимал, тарих бу гаиләләрне булачак революциядән нәкъ менә шул рәвешле саклап калгандыр – әти-әниләренең игелекле эшләре күп булуга карамастан, «кызыл террор» сәүдәгәр һәм морза балаларын бер дә аямас иде...
– Аны кулакка чыгаралар. Атмакчы булалар, – дип дәвам итә Эльмира Мәхмүт кызы. – Әмма җирле халык моңа ирек куймый. Даутовны төрмәгә алып киткән булалар, әмма, мөгаен, юлда барганда ук атканнардыр. Аннары, юлда йөрәк өянәгеннән җан тәслим кылды, дип хәбәр итәләр... Аңа 64 яшь була. Крестьяннар Даутовның икенче хатынын, ирләр киеменә киендереп, төнлә атка утыртып алып китәләр, атылудан коткару өчен яшерәләр. Менә шундый рәхимсез язмыш. Хәзер без Гатаулла Даутовның шәҗәрәсен язабыз. Аның бит кыз туганы була, ул 16 бала таба. Без шулардан дүртесенең исемен һәм язмышын ачыкладык инде…
6 НЧЫ ТАРИХ. КАЛА ТАВЫ
– Музейның икенче каты проектлаштыру стадиясендә, – дип, моңсу хатирәләрдән бүгенге көнгә күчә Эльмира Мәхмүт кызы. – Бу – Кала тавы залы (төрки теленнән тәрҗемәдә «Ныгытма-тау», «Кала-тау»). Әтнә районындагы иң борынгы һәм изге урын – Әйшияз шәһәрлеге. Тауда ныгытма булган, галимнәр аның калдыкларын тапкан. Анда ханнар төрбәсе бар – сакланып калган өч кабер ташы X гасырга карый.
Хәзергә кадәр анда июньнең беренче җомгасында «Әләшә бәйрәме» үткәрелә. Халык Кала тавы итәгендә җыела һәм мәрхүмнәр рухына дога кыла. Бу – уникаль, борынгы бәйрәм, аны бары тик биредә генә уздыралар.
7 НЧЕ ТАРИХ. ЛЕГЕНДАР МӘЧЕТЛӘР
Ислам дине залы Әтнә районы мәчетләренең катлаулы язмышы хакында сөйли. Түбән Бәрәскә авылында 1769 елгы беренче таш җәмигъ мәчете сакланып калган, хәзер анда реставрация эшләре бара. Ул Әби патша фәрманы буенча салына. Патшабикә Казанга килгәндә, Әтнә сәүдәгәре Ибраһим Борнаев та тантанада катнаша һәм мәчет салырга рөхсәт бирүен үтенә. Әлеге тантанада Мәңгәр һәм Казан сәүдәгәрләре дә була. Екатерина II таш мәчетләр салу турында указны имзалый. Шуннан соң Казанда 1771 елда Мәрҗани мәчете пәйда була. Әмма Ибраһим Борнаев мәчетне моннан да иртәрәк, 1769 елда ук төзергә өлгерә! Мәрҗанинең әтисе һәм бабасы әлеге мәчет каршындагы мәдрәсәдә укый.
– Шиһабетдин Мәрҗани дә тумышы белән Әтнә районыннан. Ул Япанчы авылында туган – былтыр аның тууына 200 ел тулуны билгеләп үттек. Барлык бөек шәхесләр дә – безнекеләр, әтнәләр! – дип һаман кабатлаудан туймый Эльмира Мәхмүт кызы һәм дәвам итә. – Түбән Көек авылында тагын бер уникаль мәчет бар – ул ике манаралы. Көек – «янган» дип тәрҗемә ителә. Шундый риваять бар – янәсе, бу авылда гел янгын чыккан. Авыл халкы, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, янгын чыкмасын өчен үзләре нишләргә тиешлекне аңлатуын үтенгән. «Әгәр ике манаралы мәчет төзесәгез, янгыннар туктаячак», – дигән җавап ишеткәннәр. Әйткән сүз – аткан ук. Мәчет салына, янгын чыгу туктала. Әлеге мәчет хәзер дә эшли. Мокшы авылындагы гыйбадәтханә исә – 1930 нчы елларда манарасы киселми калган бердәнбер мәчет. Менә нинди легендар мәчетләр бар безнең Әтнә районында!
8 НЧЕ ТАРИХ. АК ЯК АКСӨЯКЛӘРЕ
Ислам дине залыннан әкренләп башка залга – сәнгать хакында сөйли торганына күчәбез. Район күренекле язучылар, музыкантлар, артистларга бай. 2018 елда Әтнә театры йөз еллык юбилеен билгеләп үтте. Театр елын да нәкъ менә биредә ачтылар.
– Әтнә районын ак як дип йөртәләр, – ди Эльмира Мәхмүт кызы. – Бу төбәктә сәнгать һәм мәгърифәтчелекнең бик күп вәкиле туган. Камал театрында Бәрәскә авылында туган артистлар күп. Биредә Мәрҗани дөньяга килгән... Бу күп нәрсә турында сөйли. «Ак як» русчада «голубая кровь» мәгънәсен аңлата.
Музейда Дан залы да ачарга җыеналар, анда Гражданнар, Ватан, Чечен, Әфган сугышларында катнашучылар турында мәгълүмат тупланачак. Әмма әлегә аның урынында... гөлләр үсә, чөнки...
– Чөнки бинага кагылышлы проблемалар бар. Өрлек-матчалар, баскычларның барысын да ныгытырга һәм яңартырга кирәк. Бирегә туристларның зур төркемнәрен алып керү әлегә куркыныч, ишелү ихтималы бар... Совет чорында йорт коммуналь торак итеп файдаланылган. Берара биредә военкомат, соңрак тулай торак булган. Бу йортта ул чакта бик пөхтә һәм сакчыл кешеләр яшәмәгәнен үзегез дә аңлыйсыздыр. 1994 елда бинаны реставрацияләи башлыйлар, 2010 елда утар территориясен Әтнә туган якны өйрәнү музее фондларына тапшыралар.
9 НЧЫ ТАРИХ. ЧЫН ТАРИХ
Шыгырдавык басмаларга сак кына басып, өченче катка менәбез.
– Бу – кызлар бүлмәсе. Гатаулла Даутов туганының кызын тәрбиягә алган. Ул биредә – иң якты һәм иң җылы бүлмәдә яшәгән, – дип экскурсияне дәвам итә музей директоры. – ТР Диния нәзарәте исә биредә «Мәрҗани» фильмын төшерде. Чөнки монда барысы да чын. Йорт үзе – һәйкәл. Ниндидер экспонатлар куеп та тормыйча, йорт буйлап экскурсияләр үткәрергә була. тәфсилләп сөйләрлек хикәятләр хәттин ашкан. Татарстан территориясендә мондый агач йортлар бүтән юк. Биредә борынгылык рухы сизелә, коммуналка, военкомат, тулай торак дәверен кичерсә дә, әлеге рух барыбер сакланып калган... Казан арты территориясендә мондый архитектура традицион була, мондый йортлар күп салына. Әмма 1931 елда зур янгын чыгып, ярты Әтнә янып бетә. Сәүдәгәр Бакировның 1838 елда салынган йорты сакланган, ул Даутовныкыннан күпкә зуррак, әмма күпкә тузганрак та. XIX гасыр һәйкәле булган Вәли бай йортының агачтан салынган өске каты 2013 елда янгында харап булды, аскы таш өлеше генә сакланып калды. Тагын бер ядкарь – Әтнә үзәгендәге даруханә бинасының 1886 елда төзелгән бинасы – заманча сайдинг белән тышланган, аны хәзер тарихи һәйкәл дип әйтеп булмый инде.
Халык безнең музей ачылышын түземсезләнеп көтә. Һәм безгә халыкны җәлеп итү өчен бернинди интерактив уеннар да кирәкми. Минемчә, музейлардагы заманча әйберләрнең бер дә кызыгы юк. Безнең проектны эшли башлауга, мин шундук кисәттем: берүк пластик витриналар куя күрмәгез! Мондый йортка ничек итеп пластик витрина куясың инде?! Бу бит тарихны үтерү була. Бу инде тарих түгел, бәлки гаджетлар гына булачак, ә алар хәзер һәркемнең кулында, алар белән берәүне дә таң калдырып булмый. Әйе, мөгаен, интерактив табло ул җайлыдыр. Бармак белән генә төртәсең дә, якынайтып та, ерагайтып та карыйсың. Тик моның өчен музейга бару мәҗбүри түгел бит – өеңдә тик карап утыр. Әмма инде борынгылык белән гаҗәпләндерә, сихәтләндерә торган элемтә урнашмаячак. Без бу йортта чын Үткәннәргә чумабыз. Бу урынны һәм бу тойгыларны саклап каласы һәм киләчәк буыннарга да җиткерәсе килә.
Фото: Александр Гайнетдинов
Добавить комментарий