«Авырлыкларга түзәрбез, без яулыйбыз яңаны»*
1963 ел. Мәскәү дәүләт университеты студентларының чирәм җирләрне үзләштерүдә ярдәм итү өчен махсус төзелеш отряды булдыру идеясен Татарстан да күтәреп ала һәм Казан инженер-төзелеш институтыннан ике йөз студент Казахстан далаларына юл тота. Беркемне дә үгетләргә туры килми – җитештерү алдынгыларының батырлыгы яшьләр өчен иң шәп илһам-көч чыганагы булып тора.
Татарстанның әлеге җыелма студентлар отряды командиры итеп Анатолий Котвицкий билгеләнә. Бик зур җаваплылык! Һәрнәрсәне бөтен вак-төягенә кадәр уйлап бетерергә кирәк була. Эш урынына студентлар «армия»се килгәнче үк барып, Котвицкий проблемаларның муеннан икәнен аңлый. Иң мөһиме – эшләргә бернинди эш коралы да, бернәрсә дә юк. Коралларны, бәлки, барысына да җиткереп тә булыр, ә транспорт бөтенләй баш бәласе.
Өйгә кайткач, ул киң колачлы әзерлек эшләре оештыра. Татарстанның төзелеш оешмалары белән килешәләр, алар отряд «сугышчы»- ларына эш кораллары һәм перчаткалар бирә. Эш киеме тектерәләр. Транспорт мәсьәләсен бөтенләй катлаулы юл белән хәл ителә: Котвицкий ватылган машиналарны ремонтларга тәкъдим итә. Һәм ремонтлап чыгалар да! Ә шуларга өстәп, машина йөртү хокукы булган 40 студент та табалар. Котвицкий хәтта Казаннан автокран да алып килә! Нәтиҗәдә, егетләр һәм кызлар Казахстанның чирәм җирләрен яуларга кирәгенчә коралланып бара.
Ә энтузиазм һәм студентларга хас дәртлелек анда бик ярап куя. Ул вакытта биналарны бут ташыннан, нигездә, кул көче белән төзиләр. Бу ташны исә карьердан чыгаралар, анда да кул белән эшлиләр. Казу эшләре дә кул көче белән башкарыла! Тик ике ай да узмый, чирәм җирләр урынында берничә торак йорт, авыл хуҗалыгы техникасы өчен остаханә, җылылык үзәге, сыер абзарлары һәм хәтта балалар комбинаты да үсеп чыга. Яңа урамны Казан урамы дип атарга карар кылалар. Яшь төзүчеләр хөрмәтенә.
1965 елда Казан төзелеш отряды югары бүләккә лаек була – аңа ВЛКСМ Үзәк Комитетының Кызыл Байрагы күчә. Бу бик зур җиңү була – Союз байрагы автономияле республикага китеп бара!
Добавить комментарий