Азнакай талантлары
Хобби кайчагында шундый җитди нәрсәгә әверелә, бу эш белән мавыгып киткән кешегә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә шатлык китерә башлый.
08 сентября 2017
Аның җырлары хәтта яңгырлы җәйне дә кояшлы итә ала
Җырларын туйларда, юбилейларда, сабантуйларда һәм концертларда ишетә башлаганчы, үзешчән композитор Ландыш Шәрәфиева иҗаты белән никадәр тирәнгә кереп китүен үзе дә аңлап җиткерми әле.
Илдус Мәрдәншин сүзләренә язган «Каеннардай якты булсын» – аның беренче җыры. Һәм җырга бәяне иң элек кызы бирә: «Әни, бик шәп бит бу!» Дебют җыры беренче альбомының исеме итеп куела. Аннары «Гомер җебе» дигән икенче альбом туа, ул якташ шагыйрьләре белән иҗади хезмәттәшлектә языла...
Хәзер Азнакайның музыка-бәйрәм ландшафтын аның Гөлгенә Кәримова сүзләренә иҗат иткән «Рәхмәт сиңа, табиб!» җырыннан башка күз алдына да китереп булмый. Шәһәрдә һәм районда ул медицина хезмәткәрләренең рәсми булмаган гимны статусын алган. Әйе, гимн, аны беләләр, җырлыйлар һәм яраталар. «Минем төп хезмәтем дә бар бит, югыйсә», – ди композитор үзе. Ландыш Гайсә кызы – район‑шәһәр Мәдәният сарае директоры. Ә җырлар язу – «анысы күңел өчен». Ләкин кешеләр бергә җыелып, синең җырларыңны җырлый икән, бу талант түгелмени? Ландышның җырлары яңгырлы җәйне дә кояш нурларына күмә, дип мактыйлар үзен якташлары. Бәлки бу «нурлылык»ның сәбәпләре аның моңсу текстларны читләтеп узуыннан киләдер?
– Миңа күбесенчә якты хисләр ошый. Күңел тартмаган шигырьләрне алмаска тырышам. Безнең һәммәбез өчен дә мәхәббәт төрле яшьтә моңарчы күренмәгән төрле яклары белән ачыла – туган җиргә, әти-әнигә... Минем өчен кинәт каяндыр иңгән, ләкин анык музыкаль идея шул инде. Ә калганы техника эше – язу, җырлап карау, яздыру.
Бүген аның җырларын Гүзәл Уразова, Салават Миңнеханов, Фәридә – Алсу дуэты, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Эльвира Хамматова, Равил Галиев җырлый. Ул үз иҗатын юмарт өләшә, бик матур тавышка ия буларак, үзе дә җырлый:
– Кайчакта ниндидер җырны җырлый башлыйсың, аны беренче ноталарыннан ук эләктереп алалар – иң ышанычлы штрих шул инде: димәк, килеп чыккан! Мин бит шоу өчен язмыйм, ә тамашачылар өчен. Мондый чакта мин бик бәхетле.
Ландыш Шәрәфиева 100дән артык җыр язган. Бүгенге көндә өченче альбомын әзерли.
Һәр курчакның – үз холкы
Бүген бу курчакларны республика шәһәрләрендә һәм районнарында гына түгел, чит илләрдә дә күрергә була. Шәһәр кунаклары якыннарына бүләккә, бик шатланып, Азнакайдан зифа буйлы, матур милли күлмәкләр кигән курчакларны алып китә.
– Әйе, үз эшеңнең ерак илләргә бүләк булып китүе бик күңелле, әмма курчакларымның аерым характерга ия булуы минем өчен тагын да мөһимрәк. Чөнки аларның һәркайсына без җан өрергә тырышабыз, – ди Галина Герк, «Азнакай курчаклары» Халык һөнәрләре йорты җитәкчесе.
Галина Альвисовна «Халык сәнгати һөнәрләре остасы» исемен йөртә. Ләкин аның персонажларын бары тик халык иҗаты предметлары дип кенә атарга тел әйләнми. Аның курчаклары шулкадәр затлы һәм нәфис. Сүз уңаеннан, бу яклары белән алар үзләренең авторларына охшаган. Галина Альвисовна күп еллар буе Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате укытучысы һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшләгән. Бүген аның укучыларының күбесе иҗат белән шөгыльләнүләрен дәвам итә, инде үзләре укыта.
– Минем әтием немец, ә әнием Азнакай районының Ирекле авылыннан. Мөгаен, әнием ягына тартканмындыр, мин татар бизәкләренә, чигүләренә, милли костюмнарына битараф түгел, – дип елмая Галина Альвисовна. – Халык һөнәрләре йортының нәкъ менә Азнакайда ачылуы бик сөендерде. Кибетләрдә примитив кытай сувенирларын күреп җан әрни. Бер-берсеннән аерылып тормаган мондый уенчыклар урынына без үз осталарыбызның уникаль эшләрен тәкъдим итәбез. Без бу юнәлештә эшли белгән талантларны, төрле әйберләр ясау белән мавыгучы кешеләрне эзлибез, – кыскасы, эшчәнлегебез юнәлешен бик тырышып үстерәбез.
Чыннан да, күргәзмәгә куелган курчаклар һәм сувенирлар күңелләрне әсәрләндерә, аларда халыкның җаны яши кебек. Алар, рухи кыйммәтләрне һәм халык традицияләрен саклап, безне үткәннәргә кайтара, гүзәллек бүләк итә.
Халык һөнәрләре йорты дистәгә якын халыкны эшле иткән, алар арасында күбесе – мөмкинлекләре чикле кешеләр, инвалид балалары булган ата-аналар.
Добавить комментарий